8 нче сыйныфта татар деле дәресе. Контроль диктант "Туган як"
план-конспект урока (8 класс)

Камалова Найля Ахмятовна

1. Орфографиягә өйрәтү, грамматика, пунктуация һәм лексикадан алынган белемнәрне тикшерү;

2. Укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү; мөстәкыйль эшчәнлекне үстерү.

3.Тел үзенчәлекләрен   өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү; кешеләргә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Контроль диктант “ Туган як”.

Максат: 1. Орфографиягә өйрәтү, грамматика, пунктуация һәм лексикадан алынган белемнәрне тикшерү;

            2.   Укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү; мөстәкыйль эшчәнлекне үстерү.

           3.Тел үзенчәлекләрен   өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү; кешеләргә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:   -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                         -Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып-белү УУГ: -   - Аңлап тыңлау, тиешле мәгълүматны сайлап ал

-Текстта әйтелгән төп фикерне таба бел

                                    - Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

 - Фикерне дәлилле итеп җиткерә белү

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Дәрес төре : Контроль.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

   

- Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1) Текст белән таныштыру.

2) Сүзлек эше. Рухи, ду кубып, йөдәтмәде, мәш килгән.

3) Текстны диктант яздыру таләпләренә туры китереп уку.

III.  Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

           1) Текстны яздыру.

2) Текстны кабат уку.

3) Бирем башкару. Биремне үтәгәндә сузык һәм тартык авазлар таблицасыннан экранда чыгарырга  мөмкин. Сылтама:  Сузык һәм тартык авазлар таблицасы.ppt

Биремнәрне түбәндәге сылтамадан кереп карарга мөмкин. Сылтама:  Бирем.pptx

IV. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

Туган як

 Кеше күңеле өчен туган як кирəк. Еракка китсə, сагыныр өчен, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсə, яклар өчен. Ерак җирлəрдə йөргəндə кеше читтəге матурлыкны  əнə шул үзенең туган ягы белəн чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккə сикерү ноктасы, гүзəллек үрнəге булып хезмəт итə. Әлфия менə шушы гүзəллек үрнəген Дамирлар авылында тапты. Рухи яктан ул шушында туды. Кошларның сайравына, урманнарның серле шаулавына беренче тапкыр шушында сокланды. Кешелəргə сөйлəмəгəн  уй-хыялларын  җырчы усакларга, иркə юкəлəргə сөйлəде.  Табигать аны читкə  какмады, аңлады һəм серен бүлеште, тиле хыялларын хуплады. Кирəкмəгəн сораулар биреп йөдəтмəде.

 Әтисенең ду кубып китəргə җыенуын ишеткəч, Әлфиянең күз алдыннан əнə шулар үтте. Лəкин йөрəгендə кайнаган  кичерешлəрен сөйлəп бирə алмады. Әтисе аңардан ни өчен китəргə телəмəвен сорагач:

         - Минем монда дусларым бар!- дип кенə əйтə алды.

          Дуслар рəтенə ул шушы төбəкнең җирен, күген, күктə йөзгəн яшенле болытларын, урманда мəш килгəн кырмыскаларын, җырлый-җырлый бал ташучы умарта кортларын - һəммəсен кертə иде.  (130 сүз)    (Ф. Яруллиннан)

Бирем:

1. Кеше, гүзәллек, дуслар сүзләренә синонимнар уйлап язарга.

2. Ерак, дошман, туды сүзләренә антонимнар уйлап язарга.

3.  Рухи, табигать сүзләренә фонетик анализ ясарга.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....