8 нче сыйныфта татар теле дәресе. Сөйләм һәм аралашу.
план-конспект урока (8 класс)

Камалова Найля Ахмятовна

1. Аралашу, сөйләм, тел турындагы белемнәрен актуальләштерү һәм формалаштыру; яңа белемнәр алу; күнегүләр һәм биремнәр ярдәмендә ныгыту, тирәнәйтү.

   2. Психологик. Укучыларда  телебезгә карата кызыксыну уяту;аралашу, сөйләм әдәбенә өйрәтү, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар булдыру.

    3. Тәрбияви. Язучыларның, күренекле кешеләрнең тел турында әйткән сүзләре аша туган телгә, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_tatar_mktbe_8_klass_no1_soylm_hm_aralashu.docx27.08 КБ

Предварительный просмотр:

8 сыйныф. Татар теле.

Тема: Сөйләм һәм аралашу

Максат: 1. Аралашу, сөйләм, тел турындагы белемнәрен актуальләштерү һәм формалаштыру; яңа белемнәр алу; күнегүләр һәм биремнәр ярдәмендә ныгыту, тирәнәйтү.

   2. Психологик. Укучыларда  телебезгә карата кызыксыну уяту;аралашу, сөйләм әдәбенә өйрәтү, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар булдыру.

    3. Тәрбияви. Язучыларның, күренекле кешеләрнең тел турында әйткән сүзләре аша туган телгә, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү;  мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Ш ә х е с к ә кагылышлы-балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

 Метод: традицион, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

 Дәреснең төре: иҗади эзләнүле, әңгәмә.

 Дәреснең тибы: белемнәрне билгеле бер системага салу, ныгыту.

                                     Дәрес барышы

   1.  Уңай психологик халәт тудыру, әңгәмә.

    - Хәерле көн, укучылар.Укучылар, әйдәгез, иң беренче әңгәмә үткәреп алыйк әле. Экрандагы рәсемнәргә карыйк һәм шулар турында сөйләшик ( 2 слайд )( Ике алмагач рәсеме. Берсе корыган, икенчесе мул уңыш биреп утыра) Ике рәсемдә дә нәрсә сурәтләнгән, аларның уртак якларын табыгыз.

- Ә хәзер һәрбер алмагач турында аерым-аерым сөйлик.

- Юл буеннан барганда, сезгә шушы ике агач очраса, сез кайсы янына барыр идегез?

- Әйе, укучылар, алмалары өлгергән , үзенә тартып тора торган агач янына барырбыз. Укучылар, кешеләрне дә без иң беренче тышкы кыяфәте буенча бәялибез. Тик алар белән аралаша, сөйләшә башлагач, аларның үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләре, кылган гамәлләренә карап, бу кеше турында фикер туа. Укучылар, әдәпле, тәртипле, акыллы кеше белән дуслашырга, аралашырга рәхәт, килешәсезме? Димәк,  бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез икән? (Аралашу, сөйләшү, сөйләм)

-  Ничек уйлыйсыз, нәрсә ул аралашу? Бу тормышта аралашмыйча яши алабызмы? Өйдә кем белән аралашасыз? Мәктәптә? Ә әбиләрегез бит эшкә дә, мәктәпкә дә бармыйлар. Алар аралашамы? (Фикер алышу)

- Әйе, укучылар, без хәтта космик корабль кабинасында булсак та, барыбер аралашабыз. Очышны идарә итүче үзәк белән радио аша сөйләшер, хәбәрләшер идек.

    2.  Сөйләм һәм аралашу.

           “Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗы тоеп яши”, - дигән К.Маркс.(3 слайд) Безнең аралашу даирәбез көннән – көн киңәя, артканнан – арта бара. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алышудан гыйбарәт. Беренчедән, ул - әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән, үз уеңны әңгәмәдәшең аңларлык итеп әйтә белү. Кеше  башка кешеләр белән бәйләнешкә кермичә яши алмый. Ул үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен, ниятләрен башкаларга җиткерергә, алар белән киңәшергә омтыла. Шуңа күрә ул аралашуга мохтаҗ була. Төп аралашу коралы булып тел санала. Димәк, тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр бер-берсен аңлый алмаслар иде. Тел шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният өлкәләрендәге тәҗрибәсен яңа буынга тапшыру чарасы.(4 слайд) Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.

     Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга кадәр китереп җиткерүче зур хәзинә. Тел барлыкка килеп, яшәешнең бөтен этапларында да җәмгыять белән аерылгысыз бәйләнештә булган. Аралашу ихтыяҗы булмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмас иде.

     Тел – аралашу коралы дидек, ә сөйләм – аралашу ысулы, димәк, сөйләм – телнең хәрәкәттәге формасы. Сөйләм – телнең кулланылышы дигән сүз.(5 слайд) Шулай булгач, аралашу чарасы булган тел нәрсәдән торса, сөйләмдә шул (телнең төрле берәмлекләре һәм аларның бәйләнеш кагыйдәләре) чагыла. Сөйләм тел белән чагыштырганда, үзгәрүчәнрәк, хәрәкәтчәнрәк. Яңа күренешләр башта сөйләмдә барлыкка килә, аннан телгә күчәләр. Күргәнебезчә, сөйләм ул телнең хәрәкәттәге халәте, ул – аралашу процессы. Ә аралашу кешеләрнең бер-берсенә нәрсәдер хәбәр итүе аркылы тормышка ашырыла. Димәк, сөйләмнең беренче төп үзенчәлеге – хәбәр итү, башкача әйткәндә, аралашуны тәэмин итү.

     Аралашу телдән, сөйләмнән башка була алмый. Ләкин хәзерге замана баласының сөйләмендә бик күп кимчелекләр күзәтелә: үз фикерләрен ачык, логик эзлеклелектә белдермәү, артык ашыгучан яисә акрын сөйләшү, монотонный (бертөрле), яисә өзек-өзек, артык каты тавыш белән, сөйләмдә күп кенә чүпле сүзләрр кертү, телдән яисә такта янында авырлык белән җавап бирү. Балада зур кимчелекләр әңгәмәдәшен тыңлый, үз фикерен әдәпле җиткерә , аңлатып бирә белмәү, үз фикерендә тора белмәү дә арлашуның уңышсызлыгына китерә.

    3. Аралаша белү- кеше мәдәниятенең иң мөһим өлеше.

Тел, шулай ук  мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып тора. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Халыкның тормышы, мәдәнияте телнең сөйләм һәм язма формаларында сакланып калган. Димәк, һәр халыкның мәдәнияте – аның сүзләрдә гәүдәләнгән тарихи хәтере. Тел мәдәниятнең бөтен байлыгын үзенә туплый. Милли мәдәният нәрсәгә таянырга тиеш дигәндә, тел саклау проблемасы беренче урында тора. Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе бик мөһим. Ул шул ук телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Шунысы кызганыч, зур тарихы булган татар мәдәнияте башка мәдәниятләр янында зур конкуренциягә ия түгел. Төп проблема телебезнең кулланылыш дәрәҗәсе түбән булуда: татар китапларын укучылар аз, җәмәгать оешмалары рус теленә күчә, радио-телевивидениедә эшләүче дикторларның кайберләре генә чиста әдәби телдә сөйли. Сөйләмнең җаны – сүз. Сүзне урынсыз куллану, мәгънәсен бозу сөйләмнең төзеклегенә зыян китерә. Нәтиҗәдә телебез затлылыгын югалта бара Соңгы елларда сөйләмебезнең сафлыгын, борынгыдан килгән матурлыгын саклыйсы урында аны күрәләтә бозу очраклары күзәтелә башлады. Мин моны телебезне хөрмәт итмәү дип саныйм. Бу тема Тукайлар чорында да актуаль булган, бүген дә шулай булып калачак. Телнең бүгенге яшәеше аның киләчәген билгели, шуңа күрә телебезнең үсешен тоткарлаучы барлык факторларга каршы көрәшергә тиешбез, моның өчен галимнәр генә түгел, барыбыз да җаваплы.

https://nsportal.ru/blog/obshcheobrazovatelnaya-tematika/all/2017/03/27/telnen-zhmgyyat-hm-mdniyat-beln-bylneshe (мөстәкыль танышу өчен) (Слайд 7)

4. Тема буенча биремнәрне үтәү , слайдлар белән эш

 1. Тел турындагы мәкальләрне уку, фикер алышу(Слайд 8)

Теле татлының дусты күп.

Татлы тел тимер капканы да ачар.

Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.

Тел ташны эретә.

Әдәп башы- тел.

Инсафлының теле саф.

2. Сөйләм турындагы текст белән танышу.Биремне үтәү.(Слайд 9)

3. Тел турында әдипләпләребезнең фикерләре белән танышу (Слайд 10-12)

5. Йомгаклау

1.Нәтиҗә ясау.Билгеләр кую.

Өйгә эш

  1.  Сөйләм һәм аралашу(сөйләргә)
  2. Сөйләмне бозу очраклары турында фикерләрегезне язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....