Открытый урок "Һөнәрләр"
план-конспект урока

Даутова Кадрия Нургаяновна

Открытый урок "Һөнәрләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.honrlr.docx18.22 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

                                          Дәрес        планы

Тема; Һөнәрләр.

Максат  1)Укучыларны төрле   һөнәр исемнәре  белән  таныштыруны  дәвам   итү.

2)Һөнәр  исемнәрен  сөйләмдә  активлаштыру.Балаларның  белем дәрәҗәсен ,фикерләү сәләтен   үстерү.

3)Укучыларның әти-әниләренең  хезмәтенә ,башка  хезмәт  ияләренә  хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау   дәреслек ,дәфтәр,магнитофон ,тест  битләре,призентация.

                               Дәрес   барышы.

I  Дәресне  оештыру;исәнләшү  ,дежур  укучы  белән  әңгәмә,

Дәресебезне башлыйбыз.Бүген без сезнең һөнәрләр белән танышуны дәвам итәбез.Ә хәзер сүзләр кабатлап алабыз.

Эш-эшче,балык-балыкчы,урман-урманчы,тәрбия-тәрбияче.,нефть-нефтьче,китапханә-китапханәче,

Актуальләштерү.

1)-Укучылар ,сез хәзер    шигырьләр  тыңларсыз.Нинди   һөнәрләр  ишетерсез  ?

1)Минем әти  йорт  төзүче  

Ул сала яңа  яңа йортлар.

Ул салган  яңа  йортларда  

Балкып  яна  утлар.(Ә.Еники).

Нинди һөнәр турында сүз бара?

2)Минем әнием - тегүче  ,

Үз  эшен  бик  нык  сөя.

Ул  теккән  җылы  киемне  

Бик  күп  кешеләр  кия.

3)Ә  менә  минем  апа  

Конфет-прәннек  сата.

Һәммәсе  мактап  китә  ,

Апамны  хөрмәт  итә.

4)Теләгем  шундый  минем-

Шофёр  буласым  килә.

Капка  төбенә  кайтып,

“Җырлап  “торасым  килә.

5)Минем  әби  укытучы,

Үз  эшен  бик  нык  сөя.

Ул укыткан   укучылар  инде

Үз оныкларын  сөя.

Рәсемнәр  күрсәтү  һәм  җаваплар  тыңлау.

-Бу кем ?

-Укытучы   нишли?

-Укытучы  кайда эшли?

-Бу кем?

-Сатучы  кайда  эшли?

-Бу  кем?

-Төзүче нишли?

-Төзүче  кайда  эшли?

-Бу  кем?

-Автобус  йөртүче  кайда  эшли?

-Ул  нишли?

II.Төп өлеш.

Без  бүген  һөнәр  исемнәре  белән  танышуны   дәвам  итәбез.Ә  хәзер,балалар,  тактага  карагыз.

Кайбер  һөнәр  исемнәре     -чы,-че  ,-учы,-үче  кушымчалары  ярдәмендә ясала.

Эш+че=эшче

Балык+чы=балыкчы

Китапханә+че=китапханәче

Нефть+че=нефтьче

Урман+чы=урманчы

-Ә  хәзер  үзегез  яңа  сүзләр  төзегез.

Сат-сатучы,яз-язучы,тек-тегүче,укыт-укытучы.

Презент.-я  ясау  (балыкчы,урманчы,китапханәче,балыкчы).

-Без  сезнең  белән  яңа  һөнәрләр  белән  таныштык  ,әйдәгез,тагын бер  кат  кабатлап  чыгабыз  һәм сүзлекләргә язып куябыз.

Ә хәзер  китапларны ачабыз.2нче  күнегүне  парлап  укыйбыз.Сорауларга җавап  бирү.

-Балыкчы  нишли?

-Урманчы  нишли?

-Китапханәче  кайда  эшли?

-Эшче  кайда  эшли?

Физкультминут.”Күрсәт  әле үскәнем”

-Ничек  йортлар  төзиләр?

-Менә шулай,менә шулай йортлар төзиләр.(балык тоталар,машина йөртәләр,күлмәк тегәләр)

Тест   эшләү.1)Китапханәче кайда эшли?

А  )төзелештә  ,Б)фабрикада,В)китапханәдә,

2)Кем урманда эшли?

А)эшче,Б)балыкчы,В)урманчы.

Балыкчы нишли?

А)балык тота  ,Б)күлмәк  тегә ,В)биналар төзи.

Тегүчегә нинди приборлар  кирәк?

А)   кайчы  ,энә ,җеп  ,линейка.

Б)  дәфтәр  ,ручка  ,бетергеч.

В)  градусник,  шприц  ,мамык , бинт.

Ситуатив   күнегүләр  эшләү.

-Даша  ,скажи  ,что  твоя  мама  работает  в  библиотеке.

--Настя  ,скажи ,что твой папа нефтяник.

-Максим ,скажи, что строители  строят  красивые дома.

Дарина,скажи,что у  Кати  мама  швея.

Спроси у друга

-Какие  профессии он знает.

Где работает его (её) мама?

-Где работает его папа?

-Где работает его дедушка?

-Синең әниең тегүчеме?

-Юк,минем әни тегүче түгел,укытучы.

Синең әтиең төзүчеме?

-Әйе,минем әтием төзүче.

-Синең бабаң балыкчымы?

-Юк,минем бабай балыкчы түгел,урманчы.

Ә хәзер “Кар өеме”уенын уйнап алабыз.

Укытучы сүзен алабыз.

Укытучы нишли?  Укытучы укыта.Укытучы  кемнәрне укыта? Уытучы балаларны укыта.

Укытучы балаларны кайда укыта? Укытучы балаларны нинди  мәктәптә укыта?Ничек укыта?Кайчан куыта.

Төзүче нишли? Төзүче төзи.Төзүче нәрсә төзи? Төзүче нинди йортлар төзи?Кайчан төзи.

Балыкчы нишли?Нинди балык тота.Кайда һәм кайчан тота.

Ә хәзер шигырьукып китәбез.Шиг.нинди һөнәр исемнәре бар.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безең куллар.

Без керләр дә юабыз,

Идәнне себерәбез.

Савыт-саба сөртәбез,

Әнигә булышабыз.

Эре-эре заводлар,заводта  станоклар,

Станокларда эшчеләр,

Бик тырышып эшлиләр.

Табип авыру дәвалый,

Укытучы укыта,

Урманчы урман саклый,

Пешекчеләр ашата.

Шундый матур киемне

Тегүче тегеп бирә.

Һөнәрләр төрле-төрле

Һәммәсе дә кирәкле.

Тиздән үсеп җитәрбез,

Шунда эшкә китәрбез.

Ә сез әти-әниләрегезгә булышасызмы

Алар кем булып эшли?

 Кем үзенең әти –әнисе туында сөйләргә тели?

Яхшы,укучылар

Кроссворд.98нче бит,9нчы к.

 IIIЙомгаклау. Укучылар бүген без сезнең белән нәрсә өйрәндек? Ә кайсы һөнәр яхшырак?

Һөнәрләрнең барысы да яхшы,барысы да кирәкле.Дәресебезне бик матур мәкаль белән тәмамлыйбыз.Һөнәрле үлмәс,һәнәрсез көн күрмәс.(Тот,кто с  прфессией не умрёт,а без профессии  и дня не проживёт.)

Бүген дәрестә бик яхшы эшләдегез,рәхмәт.Билгеләр кую. Өй эше:  һөнәрләр темасына хикәя язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)

Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....

3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого урока от МО муниципального уровня)

3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение  открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист  оценивания, протокол посещения второго открытого у...