Конференция им. Риза Фахретдина
презентация к уроку

Аскарова Альфия  Ядкаровна

Банк заданий по читательской грамотности

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл riza_f.pptx95.01 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ризаэтдин бине Фәхретдин Китәрбез,калырсыз Сез дә бер көн, Булырбыз килмәгәндәй бер көн.

Слайд 2

1858-1936

Слайд 3

Туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру

Слайд 4

Безнең бабаларыбыз, әти - әниләребез Ризаэтдин Фәхретдин мирасы белән тәрбияләнгән. Ул – мәгърифәтче, публицист, журналист, татар халкының остазы, олуг мөгаллиме. Р.Фәхретдин эшчәнлегенең башында ук халыкка хезмәт итә башлаган, кайсы тармакта эшләсә дә, аның хезмәте халыкка, аның белемен, мәгърифәтне күтәрүгә, аны иманлы итүгә юнәлтелгән. Туган тел дәресләрендә уку грамотлылыгын үстерү максатыннан, Риза Фәхретдинның “Балаларга нәсыйхәт” хезмәтеннән 6 – 7 сыйныфта исемнәр темасын өйрәнгәндә куллану өчен таратма материалдан кайбер үрнәкләрне тәкъдим итәм.

Слайд 5

Карточка №1 1.Укы һәм уйлан... 2.Әдәп сүзен килеш белән төрләндер. Тәрбия һәм әдәп кадәр кешеләрне сөекле күрсәткән нәрсә – дөньяда юктыр, шулай ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр. (41 бит)

Слайд 6

Карточка №2 1.Укы, калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне тартым һәм килеш белән төрләндереп яз. 2.Тәрбия, әдәп,гадәт сүзләрен русчага тәрҗемә ит. Тәрбия һәм әдәп ир балалар өчен никадәр кирәк булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиештер.Шуның өчен, тәрбияле кызлар әдәпле һәм инсафлы булып, ошамаган гадәтләрдән бик сакланырлар. ( 41 бит)

Слайд 7

Карточка №3 1.Күчереп яз,берлек һәм күплек санда килгән исемнәрнең астына сыз. 2. Тартым белән төрләнгән исемнәрне тап, русчага тәрҗемә ит. Як – ягында булган балалар белән төртешкән һәм аларның китап яки язуларына караган, алар белән сөйләшеп утырган һәм вакытларны буш нәрсәләр белән үткәргән балаларны кешеләр бер дә яратмаслар.( 36 бит)

Слайд 8

Карточка №4 1.Нокталар урынына тиешле килеш кушымчаларын куеп, күчереп яз. 2.Исемнәрне татарчага тәрҗемә ит. Тәрбияле бала иптәшләре... каләмнәре., кәгазьләре., китаплары. актармас, ертмас. Аларның әйберләре. каралтмас һәм үз әйберләре. дә пычратмас, югалтмас. ( 37 бит)

Слайд 9

Карточка №5 1.Күчереп яз, килеш кушымчалары астына сыз. 2.Иптәшләреңә дә укып күрсәт. Тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле булыр, аларны кызганыр; үзеннән зурларга бигрәк тә ата – анасына, укытучы һәм остазларына, үзен тәрбияләүче тәрбиячеләргә, хәтта ки үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына да хөрмәт күрсәтер. ( 38 бит)

Слайд 10

Карточка №6 1.Күчереп яз, килеш кушымчаларының астына сыз. 2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне русчага тәрҗемә ит. Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан зурлар белән бервакытта торыр. Чөнки бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, эшлексез,оятсыз,ялкау диләр. (34 бит)

Слайд 11

Карточка №7 1.Күчереп яз, берлек санда килгән исемнәрнең астына сыз. 2.Тартым белән төрләнгән исемнәрне язып ал. Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый торган тарагы үзенә аерым булыр, үз сөлгесенә үзе сөртенер һәм үз тарагы белән тарар.(35 бит)

Слайд 12

Карточка № 8 1.Русчага тәрҗемә ит, күчереп яз. 2.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең килешен күрсәт. Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. ( 43 бит)

Слайд 13

Карточка № 9 1.Күчереп яз, исемнәрнең астына сыз. 2. Калын хәрефләр бирелгән сүзләрне русчага тәрҗемә ит. Тәрбияле бала үзенә хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өстендә ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары җиргә төшеп, аяк белән тапталыр да, гөнаһ булыр.( 35 бит)

Слайд 14

Карточка №10 1.Күчереп яз, тартымлы исемнәрнең килешен күрсәт. 2.Соңгы җөмләне русчага тәрҗемә ит. Әниләре үзләренең кызларына энә, җеп һәм ситса кисәкләре хәзерләп бирәләр.Булдыклы, эшчән, тәрбияле кызлар да үзләренең курчакларына күлмәкләр тегеп кидерәләр.

Слайд 15

Карточкалар белән эшләү, беренчедән, һәр баланың аңлап уку сәләтен арттыра, икенчедән, теманы ничек үзләштерүен ачыкларга ярдәм итә, өченчедән, мисалга китерелгән җөмләләр әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмиятле.

Слайд 16

Кулланылган әдәбият: 1.Фәхретдин Р.Ф. Балаларга нәсыйхәт.Казан: Рухи Мәгърифәт академиясе, 2006.

Слайд 17

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Наставления Риза Фахретдина.

ТБала чакта алынган тәрбияне соңыннан  бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.                (Татар төркемендә әдәбият-журналистика түгәрәгенең бер утыр...

Риза Фәхретдин әсәрләре буенча әхлак дәресе

: укучала           Балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү өчен Р. Фәхретдиннең китаплары менә дигән ярдәмлек. Алар туган телгә, тарихка...

Адаптация первоклассников к условиям обучения в МБОУ «Гимназия №1 имени Ризы Фахретдина».

Адаптация к школе - это процесс привыкания к новым школьным условиям, который каждый первоклассник переживает и осознает по-своему.  Период адаптации ребенка к школе длится от 2-3 недель до...

Проектная работа на тему "Великий путь Р.Фахретдина"

Укучылар белэн әдәбият дәресендә Р.Фахретдиннең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүhttp://rtwiki.iteach.ru/index.php/Учебный_проект Великий_путь Р.Фахретддина...

Интеллектуально - познавательная игра, посвященная юбилею Ризы Фахретдина «Что? Где? Когда?»

Пояснительная записка.   Интеллектуально – познавательная игра «Что? Где? Когда?» по жизни и творчеству Ризы Фахретдина составлена с целью интеллектуально – познавате...