Әдәбият дәресләрендә куллану өчен презентацияләр
презентация к уроку (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
Әдәбият дәресендә язучылар, аларның әсәрләренә презентацияләр куллану укучылар өчен кызыклы һәм истә кала торган алым. Урта һәм югары сыйныфларда укучыларның үзләрендә дә презентация төзү теләге уяна.Бу эшне башкарганда укучылар эзләнәләр, автор турында өстәмә мәгълүмат табалар.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 229.5 КБ | |
| 74.21 КБ | |
| 2.11 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Дәреснең максаты: Шагыйр ь нең биографиясе белән таныштыру; Шигыр ь ләрен уку; Укучыларның сүз байлыгын арттыру; Олы буын кешеләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Дәресне җиһазлау: “ Шагыйр ь нең балачагы һәм яш ь леге” фотостенды; Муса Җәлилнең шигыр ь җыентыклары; “ Моабит дәфтәрләре”.
1906 елның буранлы феврал ь ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында вак сәүдәгәр Мостафа Җәлил гаиләсендә бер бала дөн ь яга аваз сала. Аның тууына багышлап зур бәйрәм үткәрелә һәм мулла аңа Муса исеме куша. Бу исем акыллының акыллысы мәг ъ нәсен аңлата. 1906 - 1944 Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. М. Җәлил
1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигыр ь ләр яза башлый. Аның беренче шигыр ь ләре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән басыла.
1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редак ц иясендә эшли. 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” исемле п ь есаларын яза. Бу п ь есалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела. 1925 елда “Барабыз” исемле беренче шигыр ь ләр китабы чыга. 1927 елдан Муса Җәлил Мәскәү шәһәрендә яши башлый һәм Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә 1931 елына кадәр укый. 1928 елда “Иптәшкә” дигән шигыр ь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйр ь ләре рәтенә бастыра.
1932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябр ь баласы” исемле балалар ж урналларының җаваплы редакторы була. 1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар. Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйр ь “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 нче елда аның “Тупчы анты” дигән җыентыгы басылып чыга. 1942 нче ел. Июн ь. Шагыйр ь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, Муса Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.
Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигыр ь ләр яза: Мин тез чукмәм, катыйл ь , синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә; Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзең генә Юк итәлдем синең сыңарның. Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын. ( « Катыйл ь» шигыре). Катыйл ь - “палач” сүзен аңлата.
Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин аларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигыр ь ләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бел ь гияле Андре Тиммерманс алып чыга.
1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 нче августында Плет цензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Сонгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. (“Җырларым” шигыреннән өзек)
Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә. Муса Җәлил исемен халкыбыз мәнгеләштерде. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды.
Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 нчы елның 2 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.
Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. Назланды җил аларны Тибрәтеп ак чукларын, Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын. Чәчкәләрен, кәефләнеп, Җай гына селкенделәр Һәм кинәт шунда гаҗәп Бер яңа хәл күрделәр. Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы, Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл. Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән; Ничек болай берүзе Ул кызылдан киенгән? Әйттеләр: “Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең?Нишләдең? Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең? Әйтте кызыл ромашка: “ Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы: Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик охшады Чулпанга. Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда, Көн дә, аны сагынып, Балкыйм мин таң нурында. КЫЗЫЛ РОМАШКА.
Өй эше. Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыреннән өзек ятларга. Шагыйрьнең тормыш юлын белергә.
Кулланылган әдәбият: “ Моабит дәфтәрләре” җыентыгы; “ Татар балалары – Советлар Союзы геройлары”, Ханин Л.; Интернет- ресурслар;
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Шәкертләр Чуар-күл Ишле
Сүз кем турында? Иң ярлы, сәләтле, тигез, сабыр холыклы, ялагайлана, масая белми, тыйнак шәкерт. Кешедән әйбер сорарга яратмый, мәдәрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе бар. Калын дәрес-китапларына мохтаҗ. Булганнарын пөхтә тышлап, кадерләп саклый. Скрипкада уйный белә.
Кемнең өе сурәтләнгән? Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Өйнең кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, ишек тәрәзәләре кыйшайган, ә тәрәзә пыялалары тора-бара инде яшькелт-зәңгәр төскә кергән... Капка юк, койма юк, тик урам яклап та, кыр яклап кына ике рәт киртә сузылган.
Портрет хуҗасын табыгыз Киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын. Бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән. Сул күзе бөтенләй кысылып, ә уң күзе иләмсез зураеп калган. Шадра, чалыш, һич йомылмас, кашсыз-керфексез акайган күзле йөз.
Кем портреты? Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы, арык-өшән генә абзый чыкты. Өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар.
Бу кем? Хозыр Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмәк ыштаннан. Бары тик башындагы түбәтәе генә күксел кара. Кипкән, зур, каты куллы. Күзләре ачык булса да, дөм-сукыр.
Хикәядә нинди матурлык турында сүз бара?
Өй эше Бәдретдиннең әнисенә мөнәсәбәтен үз сүзләрегез белән язып килегез
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Балалары Алмаз һәм Таңсылу белән.
Роберт Миңнуллин – лирик шагыйр ь. Көтмәгез миннән фәлсәфә, Мин гади бер лирик. Лирикларга нишләсә дә, Ни язса да ирек. Хисләр белән эш итәм мин: Җан, моң, сөю, сагыш... Андый хисләр һәр кешегә Күптән инде таныш.
Әрнүле балачак хатирәләре .
Роберт Миңнуллин әнисе Гөлҗәүһәр апа белән
Р.Миңнуллин – нәниләр шагыйре.
Туган илем, газиз җирем! Кошлардагы туган җирне сөю Һәм сагыну миңа, аһ, таныш. Мин Сөн кошы! Ике канатымның Берсе – Илеш, берсе – Актаныш! И Актаныш! Күпме җырларымны Талларыңа кунып сайрадым. Туган җирне сайлап алмыйлар да, Сине менә үзем сайладым. Р.Миңнуллин
Китап – күңел көзгесе
Шигыр ь ләрем җырлап тора
Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак... соңрак аңлыйбыз
Дәрәҗәле исемнәре Муса Җәлил исемендәге премия иясе Абдулла Алиш исемендәге премия иясе “ Дөньядагы иң зур алма” исемле китабы өчен Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом белән бүләкләнде. “ Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
Кешеләргә без яхшылык эшлик! Эшләмәсәк – гар ь лек. Тик яхшылык эшләү җиңел түгел, Ул – зур фидакар ь лек! Р.Миңнуллин
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"
Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану
Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану
Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану
Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт сүзләре белән башлыйсым килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану. М...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану
Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дәяраклы итеп укытыгыз.Ризаэддин Фәхреддин....
