Функциональ грамоталылык – укучының уңыш нигезе
статья (5 класс)

Мифтахова Эльмира Флуровна

Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү мәгариф системасында бүген актуаль проблема.Функциональ грамоталылык – ул кещенең тышкы мөхит белән мөнәсәбәткә керү, тиз җайлашу һәм эзләү сәләте.Функциональ яктан белемле шәхес – ул танып белүче, кеше арасында яши белүче, мөстәкыйль, заманча мәгълүмати технологияләргә ия кеше.Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштырып, без максатчан рәвештә белем бирү сыйфатын күтәрү, уку сыйфатын күтәрү өстендә эшлибез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_ukuchylarnyn_funktsional_gramotalylygyn_usteru_111.docx248.62 КБ

Предварительный просмотр:

Функциональ грамоталылык – укучының уңыш нигезе

        Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү мәгариф системасында бүген актуаль проблема.

        Функциональ грамоталылык – ул кещенең тышкы мөхит белән мөнәсәбәткә керү, тиз җайлашу һәм эзләү сәләте.

        Функциональ яктан белемле шәхес – ул танып белүче, кеше арасында яши белүче, мөстәкыйль, заманча мәгълүмати технологияләргә ия кеше.

        Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштырып, без максатчан рәвештә белем бирү сыйфатын күтәрү, уку сыйфатын күтәрү өстендә эшлибез.

        Татар теле һәм әдәдбияты дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталыгын үстерү өстендә нинди эшләр алып барырга мөмкин?  Алымнар күп, болар: инсерт, көндәлек, сюжет таблицасы, синтез-таблица, текст белән эш алымнары.

        Ә хәзер текст белән эш этапларын искә төшерсәк

  • укуга кадәр (чакыру чоры)
  • уку вакыты (аңлау чоры)
  • укудан соң (рефлексия чоры)

Текст белән эшләү алгоритмы

Текстны аңлау алымнары

  • текстка сораулар кую
  • текстны тезислар рәвешендә тәкъдим итү
  • текстны график, схема рәвешендә тәкъдим итү
  • план төзү
  • аңлатмалы уку
  • логик истә калдыру
  • Укуга кадәр (чакыру чоры), бу этапта укучыларны йөгерек укуга әзерлибез (тиз уку күнекмәләрен үстерү күнегүләре, укыласы әсәргә кызыксыну уяту алымнары)

1. Кушымча өстәп уку

       Кыш килде һәм урамнар... ак юрган җәйде. Рәшитнең әнисе... эше артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты.  Рәшит тә үзе кебек кечкенә көрәк алды да кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән – җиңел.

        Тротуар... кешеләр йөреп тора, берәүләр – бу якка, икенчеләре теге якка баралар. Барысы да ашыгалар, кайберләре хәтта көрәк... дә басып узалар. Баштарак Рәшит алар... игътибар итмәде, эшендә булды.  Менә бервакыт Рәшит көрәге... күтәрә алмады. Караса, бер бабай көрәге... баскан.  Ул уйлап тормыйча: “Йөрмәгез әле эш вакыты... аяк астында чуалып!” – дип кычкырып җибәрде.  Бабай бер генә сүз әйтте: “Ай-һай!”  Әйтте дә китеп тә барды. Эш беткәч тә, ул сүз Рәшит... колак төбендә яңгырап торды.  “Әни, нәрсә дигән сүз ул “ай-һай?” – дип сорады. Әнисе уйлап торды да болай диде: “Ай-һай”мы? Син, малай, эш яратасың икән - әйбәт! Әниеңә булушуың да матур! Тик олылар... тупас сүз әйтү әйбәт түгел дигән сүз ул “ай-һай”. (Абдулла Әхмәттән).

Син –табигать (бала). Табигать – (син) әйләнә-тирәң ул. Кояш, болыт, су, ком, таш, (хайван) һәм (үсемлек) – барысы бергә табигать дип атала. Кеше үзенә кирәк (әйбер) (табигать)  (алырга). Иген, яшелчә һәм җиләк-җимешләр (үстерергә), терлек (үрчетергә).

         (Җир асты) казылма байлыклар (чыгарырга). (Елгалар) һәм (күлләр) балык (тотарга).  (Урман-кырлар) гөмбә һәм җиләк (җыярга).

       Табигать бай, ләкин (ул) сакларга кирәк. (Табигать) (сакларга) – һәр (кеше) изге бурычы.

2. Астан өскә уку

Җәйге каникулга кайткач, Гыйззәтуллинның бер көне авыл белән
танышып үтте. Аларның авылында зур су юк. Электән суны көрәкләр
белән буалар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. Эссе көнне су җылы була,
кояшны аз гына болыт капласа суына. 5) Җәй бик коры килгәндә, ул су кибә.
Шуңа күрә каз-үрдәк авызын ачып әлсерәп, тавышлары бетеп тилмереп
йөри.

Инеш суы кипкәч, халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана. 8) Ул кеше моның сәбәбен белми, әмма Гыйззәтуллин бик яхшы аңлый: сусызлык хикмәте бу. 9) Училищеда укый башлагач, Гыйззәтуллин үзенең күзәтүләрен тагын да тирәнәйтте. 10) Бигрәк тә психология фәнен өйрәнгәннән соң.

Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа
бәйле. Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.
Вакчыл булмый, киң күңелле, байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма
хөр тормышны ярата. Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы һәм
гайбәтчән була.

Өзлекле уку 

Чишмәле, инешле авылның да эш ярыйсы. Болар эштә бик актив, боларның каралты-кура таза, холык-фигыль уртача. Чишмәле авылның тагын бер ягы бар: чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була. Мәсәлән, Гыйззәтуллин үзе җырлый белми, әмма күңеле тулы моң, йөрәгендә һәрвакыт җыр яши. Күңеле гел шуны җырлый. Моның сәбәбе - аларның авылы урманга якын. Ике чакрым үтсәң, урман. Чишмә буенда уйнап үскән кешенең яшьлеге урман белән бәйле. (Мөхәммәт Мәһдиевтән)https://w7.pngwing.com/pngs/101/305/png-transparent-ruler-maths-equipment-math-education-metric-engineering-compass-triangle-drafting.pnghttps://w7.pngwing.com/pngs/101/305/png-transparent-ruler-maths-equipment-math-education-metric-engineering-compass-triangle-drafting.pnghttps://w7.pngwing.com/pngs/101/305/png-transparent-ruler-maths-equipment-math-education-metric-engineering-compass-triangle-drafting.png

Катнаш уку

Астр@огия нилә@ сөй@и?

      Кы@ көне ту@ан бала@ Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр йолды@лыгы@ керәләр. Әлеге ел фа@ылын@ туган ке@е@ тор@ыш@, хе@мә@не яратып, у@ышлары@ сөенеп яш@. С@быр, бик акы@ы һәм бе@емле булу белән ае@ылып то@а@. Үс@әч, ях@ы җитәкче, инженер, г@лим, икъти@адчы, укы@учы, архе@лог б@лырга мөмкин@.

      Көз көне туган бала... Кыз, Ү...чәү, Чаян йолдызл..гына ту..ы килә... Алар — нык ха...актер..., шат күңелле, кешелекле кешеләр. Белемгә омтылулары чиксез. Кешеләр арасында ихтирам казаналар. Үскәч, адвокат, дипломат, журналист, артист, җитәкче, хирург булырга мөмкиннәр.

       Җәй көне туган балалар Игезәкләр, Кысла, Арыслан йолдызлыгына туры киләләр. Алар акыллы, сөйкемле, бөтен нәрсә белән кызыксына, киң күңелле, шәфкать-леләр. Алар — шәп дус, иптәш, ярдәмчеләр. Үскәч, яхшы җитәкче, галим, музыкант булырга мөмкиннәр.

        Яз көне туган балалар Балык, Кучкар, Үгезбозау йолдызлыгына туры киләләр. Алар башлы, хәтерле, белемгә сәләтле, сәнгатьне яраталар. Үскәч, шәп рәссам, сынчы-скульптор, музыкант, табиб, талантлы гаскәр башлыгы, журналист, тегүче, пешекче булырга мөмкиннәр.

        “Укый белү – ул хәрефләрдән тирән мәгънәне таба алу” дип яза К.Д. Ушинский.  Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. 

6с, 7с, 8с, 9с. Хәзер бу технологияне без Татар халык әкияте “Өч кыз”  һәм А.Алишның “Килделәр” хикәясе мисалында  карап үтәрбез. Тестны укуга әзерлек этабын проблемалы ситуция чишүдән башлыйбыз. Рәсемнәр буенча берничә күнегү эшлибез.

Кошлар килде

Кунаклар килде

Хат килде

Фашист килде.

Һәр ситуацияне уйнап күрсәтәләр.

Мәсәлән “Фашист килде” темасына балалар үз кичерешләрен язалар. Шушы эшләрдән соң текстны уку башлана. Текст укытучы тарафыннан укыла яки аудиозапись тыңланыла. Аннан соң геройларны билгеләү, әкиятләр булган очракта символны табу, сюжет - план төзү, өлешләргә бүлү башкарыла. Әкияткә, хикәягә модель төзелә. Әкият, хикәянең бер өлешен уйнап күрсәтү.

Туктап уку “ алымы үз эченә түбәндәге этапларны ала.

  • Текстның исеменә яки текстка бирелгән рәсемгә карап, текстның темасын, эчтәлеген ачыклау.
  • Текстны уку барышында туктап “Алга таба текстта нинди күренешләр көтелә. Ни өчен алай уйлыйсыз?” кебек сораулар куела.
  • Өченче этап. Йомгаклау әңгәмәсе. Бу этапта балалар белән фикер алышу, эзләнү, бүлеккә исем кую, текстка туры килгән мәкальләр уйлау, иҗади эшләр керә. Бу алым балаларны текстка анализ ясарга, автор позициясен, үз позициясен дөрес итеп аңлата белергә өйрәтә.

3. “Эзләнеп уку” тексттан кирәкле информацияне таба белергә өйрәтә. Әсәрдән ниндидер вакыйганы, күренешне,текстның төп мәгънәсен аңлаткан җөмләне, тексттан, бирелгән рәсемгә туры килгән өлешне табып уку; рольләргә бүлеп укырга мөмкин булган өлешне табып уку кебек биремнәр тәкъдим ителә.

  1. Терәк сүзләр” алымы. Укытучы балаларга тема буенча терәк сүзләр тәкъдим итә. Балалар, алдагы белемнәренә таянып, бирелгән сүзләрне кулланып җөмлә яки мини-текст төзиләр һәм дәреснең темасын, максатын ачыклыйлар.( Бу алым дәрестә проблемалы ситуацияләр тудыру өчен дә уңайлы.)

Мәсәлән, Константин Ушинскийның “Дүрт теләк” хикәясен өйрәнгәндә, түбәндәге терәк сүзләр бирелә: кыш, яз, җәй, көз;

  • балалар, булган белемнәренә таянып, бу сүзләрне кертеп җөмләләр яки мини-текст төзиләр.
  • дәреснең темасын һәм максатларын ачыклыйлар, түбәндәге җавапларны ишетергә мөмкин:

- текстта ел фасыллары турында укырбыз;

- һәр ел фасылының билгеләрен ныгытырбыз;

- һәр ел фасылының матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәнербез;

 Текст эчтәлеген геройлар исеменнән сөйләтү. Балалар үзләрен герой ролендә хис итәләр. Рәисә Ишморатованың ”Яңа чана” хикәясендә укучы “Әтисе Раиләгә яңа чана алып кайтты” җөмләсен “Әти миңа яңа чана алып кайтты....” дип 1 зат исеменнән сөйли.

«Инсерт» - заметки на полях

Сюжет таблицасы

Синтез – таблица

«Көндәлек”

Озын сүзнең кыскасы шул, эшләр өчен мөмкинлекләребеә дә, технологияләр дә , алымнар да күп. Шуларны кулланып һәр яңа дәресебез яңа иҗат җимешебез дип әйтер идем мин. Без, укытучылар,  барыбыз  да  иҗат  итәбез. Баланың  ак  кәгазьдәй  саф  күңеленә  ак  нур  белән  эзләр  салабыз. Шул  эзләрнең  якты, мәгънәле булуы өчен гомеребез буена тырышырга, эзләнергә тиешбез.

Укучыларга әсәр эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр тәкъдим итәм.Алар әсәр эчтәлегенә бәйле рәвештә бирелгән  рәсемнәр буенча вакыйгаларны әйтә белергә тиешләр.Мәсәлән:

http://www.creattor.com/files/71/4184/snow-screenshots-1.jpg https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=1dcc16dfc0d3f93233bb1046e2f01330&n=33&h=215&w=215 https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=ac9a475cf41b48aac7e17ea63cc42119&n=33&h=215&w=339

 1.Кыш җитте,тик менә Мирбат абый гына ни хәл итсен,һаман да шул ямаулы башы белән йөрүен дәвам итте.Теге цирктагы клоун төсле кызыллы – яшелле бүркен киеп.

http://www.maam.ru/upload/blogs/detsad-34253-1416048498.jpg http://www.sandscripts.com/catalog/business/gif/round_number_seals_10_lt_blue.gif http://lettersandnumbers.org/cursive-style/numbers/cursive-number-15.jpg https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=d8ebaeabb2a525ded8393c0f1de9645d&n=33&h=215&w=320

4. Автор кипкән ботак белән кемне чагыштыра?

 “Бу кипкән ботак миннән дөнья бәясе каерачак.10 ел эзләдем бит мин бу бүрекне”,- дип уйлады Мирбат абый.”Син 10 ел эзләсәң,мин 15 ел сата алмый изаланган идем бу бүрекне”,-диде сатучы.Икесе дә риза булып куллар кысышты.

Лото” уены отышлы. Укучыларга уен башланыр алдыннан әзер таблицалар таратыла.Аларга күренекле шәхесләрнең исемнәре язылган.

Муса Җәлил

Кәрим Тинчурин

 Рөстәм Яхин

Шәүкәт Галиев

Хәсән Туфан

Әмирхан Еники

Туфан Миңнуллин

Байназар Әлминов

Фатих Әмирхан

Кәнәфи Нәфыйков

Гаяз Исхакый

Нәби Дәүли

Хаҗиморат

Козаков

Сәлих Сәйдәшев

Абдулла Алиш

Габдулла Тукай

Укучылар сорауга  туры килгән җавапны сыза баралар.Ахырдан 2 яки 1фамилия генә калырга мөмкин.Ул дәрестә өйрәнеләчәк язучы да булырга мөмкин.

1.Бөек Ватан сугышы чоры язучыларын табып сызыгыз.

2. Татар  рәссамнарын табыгыз.

3.Татар композиторларын уеннан чыгарыгыз.

4.Шагыйрьләрне  билгеләгез.

5.Татар театры үсешенә зур өлеш керткән  драматургларны табыгыз.

Калган фамилия – сезнең җавабыгыз.

Яисә,гади генә менә шундый ысулны да кулланырга мөмкин.Укучыларга тема буенча төрле картиналар тәкъдим итәм.http://soyuz-pisatelei.ru/_fr/77/s2461188.jpg

https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=725912f71dbf0234f170d358cc1bc63c&n=33&h=215&w=320http://img-fotki.yandex.ru/get/9315/157433764.b/0_10fc06_4d8c0685_-1-XL.jpgТатар халкының каһарманы - Муса Җәлил

  Иң элек шундый сорау тәкъдим итәм :”Әлеге рәсемнәрне нәрсә берләштерә?”

     Укучылар бу шигырьләрнең авторы Муса Җәлил булуын әйтергә,шигырьләренең исемнәрен атарга тиешләр. Дүртенче рәсемне күрсәтеп “Бүген нинди шигыре белән танышырбыз?” дигән сорау белән рәсем буенча фикер алышу үткәрәм.(М.Җәлил “Серле йомгак”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш тәҗрибәм. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”

Укытучылык - ул минем һөнәрем, яшәү рәвешем. Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел - зур байлык. Аны дөрес итеп кулланырга өйрәтү - минем максатым. Укучыларны фән белән кызыксындырып...

Презентация. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”.

“Безнең яңа мәктәп“программасы бурычлары •яңа мәгариф стандартларына күчүне тәэмин итү•сәләтле балаларга ярдәм итү системасын үстерү•мәктәп инфраструктурасын камилләштерү•балаларның сәламәт...

Укучының өстәл китабы

Укучы өчен ярдәмлек....

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...

Функциональ грамоталылык

Функциональ грамоталылык...

Туган тел дәресләрендә фукциональ грамоталылык нигезендә әхлак тәрбиясе бирү

Тәкъдим ителгән текст эше укучыларның уку грамоталылыгын булдыруга юнәлтелгән. Әлеге эшчәнлек өчен өч төрле текст алынды. Аларның төрлелегеннән чыгып, һәр текстка мәгълүматны табу, интерпретацияләү, б...