Дәрес темасы "Арча ягы- туган ягым"
план-конспект урока (5 класс)
Татар теле дәреслекләрендә туган як темасына дәресләр бик күп. "Арча ягы- туган ягым" дәрес эшкәртмәсен ярдәмлек буларак һәр класста кулланып була.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 27.84 КБ |
Предварительный просмотр:
ТЕМА: Арча ягы – туган ягым
Максат:
- Тема буенча үткән материалны кабатлап ныгыту, укучыларның
Татарстан турында белемнәрен тирәнәйтү; дөрес әйтү күнекмәләрен
камилләштерү; диалогик, монологик сөйләмне үстерү;
2. Фикерләү сәләтен үстерү;
3. Туган илне, туган җирне ярату, аның белән горурлану хисләре
тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Регулятив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирү; күнегү, биремнән чыгып, дөрес үтәү.
Танып-белү: өйрәнелгән темаларга караган сүзләрне таный белү, сөйләм формалаштыра алу.
Коммуникатив: тормыш тәҗрибәсе куллану.
Туган якка ихтирам, кызыксыну уяту
Җиһазлау: проектор, презентация, күрсәтмәлелек.
Дәрес барышы
- ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ
(1слайд- кояш рәсеме)
- Исәнмесез, укучылар,
Хәерле көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычы
Телимен һәммәгезгә.
- Кәефләрегез ничек балалар?
- Минеке кояш кебек.
- Сезнеке дә яхшымы?
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я,кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
-Менә шулай бер-беребезгә елмаеп карап, татар теле дәресен башлап җибәрәбез.
Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим.
- АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ ӨЛЕШЕ
Укучылар, сезгә берничә табышмак әйтәм, җавабын әйтегез әле.
(Табышмаклар 2-5 нче слайдларда күрсәтелә.)
- Ошаган ул ракетага,
Ул басуда, баганада,
Аны белә һәрбер бала
Алфавитны башлый ич
(А хәрефе)
- Шикәрдә бар, конфетта юк,
Кишердә бар, суганда юк.
(Р хәрефе)
3. Чынаяк, чәнечке, чия, чәчәк, чачак, чишмә, чикләвек.
- Бу сүзләрне нәрсә берләштерә?
( Барлык сүзләр дә [ ч] авазыннан башлана.)
4.Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
(А хәрефе)
(Хәрефләр тактага эленә)
-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
(Арча турында)
(6 слайд - Арча рәсеме)
- ДӘРЕС ТЕМАСЫ ӨСТЕНДӘ ЭШ
-Без Арча шәһәрендә яшибез. Арча– матур шәһәр, шәһәрдә биек йортлар, музейлар, киң урамнар, парк-скверлар күп. Балалар, мин сезне Арча шәһәренең берничә истәлекле урынына сәяхәткә алып барам.
Беренче тукталышыбыз “Казансу паркы” булыр.
(7 слайд)
Борынгы бабаларыбыз авылларга нигез салганда, елга, күл буйларына урнашырга тырышканнар. Чөнки ул заманнарда хәзерге кебек краннан су агып тормаган. Суны елгадан ташыганнар, юасы әйберләрне шунда алып төшеп юганнар. Яшьләр, балалар су буена җыелып күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар, ял иткәннәр
Мин бүгенге дәрескә су буйларында үсә торган бер бик матур чәчәк- ромашка алып кердем.
(8 слайд -ромашка)
Татар халкының милли орнаменты буларак, кыр ромашкасын татарлар үзләренең чигү үрнәкләрендә , ювилер эшләнмәләрендә еш кулланганнар.
Сүзлек эше уздырып алабыз.
Ромашка таҗларына сүзләр язылган. Бер таҗны өзеп алып, таҗга язылган сүзне татарчага тәрҗемә итәргә кирәк.
Город –шәһәр
Памятные места – истәлекле урыннар
Памятники –һәйкәлләр
Знаменитые люди – танылган кешеләр
Земляки – якташлар
Писатель – язучы
Поэт - шагыйрь
Гордость – горурлык
Национальность – милләт
Библиотека - китапханә
Икенче тукталышыбыз” Казан арты музее” .
(9 слайд)
Казан арты музеенда татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрергә мөмкин.
10 слайд
Игътибар белән карагыз әле, сез монда татар халкының нинди милли киемнәрен күрәсез. ( Калфак, камзул, алъяпкыч, читек).
-Балалар, карагыз әле ә менә бу баш киеме сезгә танышмы? -Нәрсә ул? (Түбәтәй)
-Дөрес. Ул безнең әтиләребез, бабаларыбыз кия торган баш киеме. Әйдәгез, ял да итеп алырбыз, татар халкының Түбәтәй уенын уйныйбызмы?
Түбәтәй эченә карточкалар салынган. Сез һәркайсыгыз бер карточканы аласыз, сорауга җавап бирәсез һәм түбәтәйне иптәшегезгә бирәсез .
Син нинди шәһәрдә яшисең?
Син нинди телдә сөйләшәсең?
Син татарча яхшы беләсеңме?
Син кайсы мәктәптә укыйсың?
Арча шәһәрендә нинди милләт кешеләре яши?
Арча районыннан чыккан нинди язучыларны беләсең?
Синең Үзәк китапханәдә булганың бармы?
Татар халкының нинди милли киемнәрен беләсең?
Татар халкының нинди милли бәйрәмен беләсең?
Татар халкының нинди уенннарын беләсең?
Сонгы тукталышыбыз “Арча үзәк китапханәсе”.
(11 слайд)
-Балалар,китапханәдә нәрсәләр саклана? Анда нәрсәләр күп? (Китаплар).
-Бик дөрес.Анда күренекле шагыйрьләр һәм язучыларның китаплары шул ук вакытта төрле кызыклы журналлар да саклана.
-Укучылар, сезгә бу язучыларның кайсылары таныш.
(Г. Тукай, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов)
Бу язучылар һәм шагыйрьләр безнең якташлар, ягъни Арча районында туган кешеләр. Алар безнең горурлыгыбыз.
Китапларга хәзер берничә мең яшь. Аларны башта балчыктан ясаганнар. Кирпеч таяклар белән тамгалар язганнар. Татарларда моннан берничә ел кулъязма китаплар булган. Татар китаплары бакшта гарәп, аннан латин графикасы нигезендә һәм кириллица белән басылган.
Татар халкы укымышлы, белемле, зиһенле булган. Укучылар, әйдәгез әле, сез дә үзегезнең нинди белемле икәнегезне күрсәтеп алыгыз. Мин сезгә җөмләләр бирәм, сез аларны тәрҗемә итеп дәфтәрегезгә языгыз.
- Я живу в городе Арск. (Мин Арча шәһәрендә яшим.)
- Арск-очень красивый город. ( Арча – бик матур шәһәр.)
- В нашем городе очень много памятных мест. (Безнең шәһәрдә истәлекле урыннар бик күп.)
- Памятники, парки, красивые здания украшают город. (Һәйкәлләр, парклар, матур йортлар шәһәрне бизи.)
- В нашем городе живут люди разных национальностей. (Безнең шәһәрдә төрле милләт кешеләре яши.)
- В Арском районе много знаменитых людей. (Арча районында танылган кешеләр күп.)
- Габдулла Тукай – великий поэт татарского народа. (Габдулла Тукай –татар халкының бөек шагыйре.)
- Гумар Баширов, Мухаммат Махдиев, Гариф Ахунов – наши земляки. (Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов –безнең якташлар)
- В библиотеке много интересных книг. (Китапханәдә кызыклы китаплар күп.)
- Арский край - мой родной край. (Арча ягы – туган ягым)
(Өстәмә эш: Арча турында җөмләләр язарга)
- ЙОМГАКЛАУ. РЕФЛЕКСИЯ
- Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
- Дәреснең темасы нинди иде?
- Сез Арча турында нәрсәләр белдегез?
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
- Кемгә дәрес ошады, дәрестә җиңел булды? –шул укучылар бассыннар әле
Молодцы. Мин сезгә “4” ле һәм “5”ле билгеләре куям
- Утырып калган укучылар белән эш. –Сезгә кайсы эш авыр булды?
Киләсе дәресләрдә дә без сезнең белән сүзләрне дөрес әйтү, татар телендә дөрес сөйләшү буенча күнегүләрне дәвам итәрбез.
Өй эше : Арча турында 5 җөмлә язарга
Хәзер барыгыз да басыгыз. Дәресебезне Арча Гимны белән тәмамлыйбыз
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган ягым - Татарстан
Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....
Туган ягым – хәзинә
С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....
"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...
Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе
8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...
