Музейлар эшчәнлеге.
методическая разработка (8 класс)

«Тарихы барның киләчәге бар», -  ди халык.  Тарих битләренә күз салсак, халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Аларны бездән соң киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль уйный.  1977 елда 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

“Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә.  Иң беренче музей 2500 ел элек Египетта барлыкка килгән. Музейда белем алу өчен кирәкле әйберләр сакланган. Анда студентлар укыган һәм яшәгән.

Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда  музейларның әһәмияте бик зур. Музейлар укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Үткәнебезне өйрәнү бүгенге көндә бик әһәмиятле. Чөнки хәзер интернет заманы. Халык яңаны өйрәнергә омтыла, ә үткәннәр тарих төпкеленә төшеп китеп бара. Киләчәк буыннарга тарихи мирасыбызны тапшыру өчен безгә ярдәм ярдәм кирәк.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh._muzey_-_hter_pochmagy.docx33.68 КБ

Предварительный просмотр:

Фәнни эш

                                           Музей – хәтер почмагы.

   

                                                           Эчтәлек:

  1. Кереш................................................................................................  3 бит
  2. Төп өлеш.  

1) “Татар йорты” музее .............................................................................  5 бит

2)  Гөлзадә Әхтәмова музее ....................................................................... 5 бит

3) Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге батырлык

музее.............................................................................................................6 бит

4) Алабуга – музейлар шәһәре. .................................................................7 бит

III. Йомгаклау............................................................................................. 11 бит

  1. Әдәбият исемлеге.............................................................................. 13 бит

I .Кереш өлеш.

«Музей — кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, ә музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да».

(В.Старцев «Музей педагогикасы турында»)

 «Тарихы барның киләчәге бар», -  ди халык.  Тарих битләренә күз салсак, халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Аларны бездән соң киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль уйный.  1977 елда 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

“Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә.  Иң беренче музей 2500 ел элек Египетта барлыкка килгән. Музейда белем алу өчен кирәкле әйберләр сакланган. Анда студентлар укыган һәм яшәгән. 

Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда  музейларның әһәмияте бик зур. Музейлар укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Үткәнебезне өйрәнү бүгенге көндә бик әһәмиятле. Чөнки хәзер интернет заманы. Халык яңаны өйрәнергә омтыла, ә үткәннәр тарих төпкеленә төшеп китеп бара. Киләчәк буыннарга тарихи мирасыбызны тапшыру өчен безгә ярдәм ярдәм кирәк.  Минем максатым: шәхес тәрбияләүдә музейларның әһәмиятен күрсәтү.  

Шушы максатымны тормышка ашыру өчен, мин түбәндәге бурычларны куйдым:

1.  Мәктәбебездә эшләп килүче 3 музейның эшчәнлеген өйрәнү                  

3. Алабуга шәһәренең музейлар шәһәре икәнлеген дәлилләү.

Өйрәнү материалым:  Алабуга шәһәре музейлары турында материаллар  һәм мәктәбебез музейлары.

II. Төп өлеш.

                   1.Хәтерләүдән курыкма син,

          Үткәнеңне онытма син.

          Бел син ерак бабаларның,

          Ни иккәнен, ни чиккәнен,

          Нинди моңнар, нинди көйләр,

          Безгә калдырып киткәнен.

  Мәктәбебез  музейларга бай. Шуларның берсе  “Татар йорты” дип атала. Мәйданы кечкенә булса да, анда бик күп борынгы әйберләр саклана: ирләр һәм хатын-кызларның борынгы киемнәре, бишек, чиккән һәм тукылган сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, ясалма мич тә бар. Мич янындагы хуҗабикә почмагында төрле хуҗалык кирәк-яраклары: соскы, ипи көрәге, сырлы бәләк урын алган. Башка киштәләрдә тимер үтүкләр, керосин лампасы, төрле фонарьлар, урак, бизмән, агач савытлар урнаштырылган. Бер сүз белән әйткәндә, бу музей – халкыбыз хәзинәсенең кечкенә бер өлеше. Кайсы әйберләргә күз салсаң да, әби-бабаларыбыз тормышына килеп эләккән кебек буласың. “Татар йорты” музеендагы экспонатлар үткән заманда кулланышта булган әйберләрне, әби-бабаларыбызның яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен предметлы итеп күрсәтә һәм шуның белән укучы күңеленә аеруча тирән тәэсир итә. “Йөз тапкыр ишетүгә караганда бер тапкыр күрү яхшырак”,- дип юкка гына әйтмәгән ата-бабаларыбыз. Музейдагы экспонатлар татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан җыелган. Биредә  милли бәйрәмнәр, тематик дәресләр үткәрелә, әкиятләр сәхнәләштерелә.

 2. Музеебызның икенчесе Алабугада яшәп, шәһәребез тарихын, танылган әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын җентекләп өйрәнеп безгә җиткерүче, 40 елдан артык укытучы булып эшләгән язучы  Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмовага багышланган. 1962 нче елдан Алабуга шәһәренә килеп язмышын шул шәһәр белән бәйләгән Гөлзадә Әхтәмованың  иҗаты күптөрле. Аның беренче шигырьләре 1963 елда Алабуга район газетасы “Яңа Кама” битләрендә студент елларында басыла. Алабуга тарихына багышланган “Алабугам минем” һәм “Борынгы Алабуга” китаплары 1995 елда дөнья күрә. Гөлзадә Әхтәмова күбрәк  балалар өчен шигырьләр иҗат итә. Балалар арасында эшләгән еллары нәтиҗәсе буларак, төрле елларда “Бүләк” (1996), “Табигать сәйләннәре” (1998), “Гөлчәчәк” (2000), “Җәйге кар” (2000) исемле шигырь китаплары барлыкка килә.   Музей эшенең максаты булып җирле язучылар иҗаты аша тарихка кереп калган күренекле шәхесләр белән танышу, аларның тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнү тора. Без җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда өйрәнәбез. Укучылар белән бергә аларның иҗаты аша төрле темаларны яктыртып, фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнәбез, күп кенә бәйгеләрдә катнашабыз. Язучы Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова белән очрашулар үткәрү безнең мәктәпнең матур традициясенә әверелде. Укучылар, шагыйрәнең иҗаты белән рухланып, үзләре дә каләм тибрәтә башладылар. Үзләренең язган иҗат җимешләре белән төрле конкурсларда катнашып  җиңүләр яулыйлар.  Шәһәребездә ел саен үткәрелә торган төбәкара “Алабуга Парнасы” иҗат конференциясе, республикакүләм “Туган җир сулышы” фәнни-гамәли коференциясе, «Глаголица» балалар өчен бәйсез әдәби премиясендә катнашып, иҗатлары югары бәяләнгән  укучыларыбыз да бар.  

        3. Мәңгелеккә үтеп бара торган
                      Кешелекнең без бер буыны;
                      Алып кара, өзеп ташлап кара,
                      Тарихтагы безнең урынны.

Мәктәбебезнең тагын бер горурлыгы - Россия Федерациясе Герое                                                              А.Н.Епанешников исемендәге батырлык музее.  А.Н.Епанешников 1969-1971 нче  елларда  безнең мәктәбебездә белем алган.  Урта мәктәпне тәмамлагач, Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә урнашкан очучыларның хәрби авиацион училищесына “Командалы хәрби-транспорт авиациясе” белгечлегенә укырга керә. Аңа нибары 17 яшь була. Училищены ул 1975 нче елның 8 нче октябрендә тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң, Александр Епанешников тормышын мәңгелеккә күк белән бәйли. 1993 нче елның 23 нче августы. Александр Епанешников командалыгындагы АН-12 экипажы махсус заданиегә Энгельс- Әстерхан маршрутына юлга кузгала.  Маршрут Волгоград шәһәре тирәседәрәк була. Очкыч тиешле биеклеккә күтәрелә дә, тыныч кына очышны дәвам итә. ....Очышның 40 нчы минутында килеп туа ул афәт. Очкычның электр белән тәэмин итү өлешендә кыска ялганыш килеп чыга. Дүрт двигательнең икесе шундук сафтан чыга. Александр Епанешников салкын акыл белән очышны дәвам итмәскә һәм якындагы Волгоград аэродромына төшәргә карар кыла. Үзәккә үзләренең карарларын хәбәр итеп рөхсәт алгач, экипаж очкычны Волгоградка бора. Ләкин...Очкычның калган ике двигателе дә эшләүдән туктый. Очкычны калдырырга кирәк. Ә аста шәһәр. Күпме халык һәлак булачак.Нишләргә? Экипаж очкычны кешеләр яшәми торган агачлыкка утыртырга карар кыла. Ләкин очкыч түбәнәйгәч, анда югары вольтлы электр чыбыкларын күрә. Аларны очып үтәргә булыр иде дә... Ләкин агачлар арасында дача өйләре күренә. Очкычны утыртыр өчен уңайлы урында тагын күпме халык... Очкычны тагын боралар, ләкин инде очкычны утыртырга вакыт калмый,  һәм ул җиргә бәрелә. Каты шартлау тавышы ишетелә....

Беренче класслы очучы, майор Епанешниковның дүрт мең очу сәгате булган. Язмыш кушуы буенча, очышларның берсе фаҗига белән тәмамлана. Командиры безнең якташыбыз булган экипаж гади халык гомерен саклап калу хакына һәлак була. Алабуга урамнарының берсе, ул укыган мәктәп (3нче урта мәктәп) Александр Епанешников исемен йөртә. Геройның исеме шәһәрнең мактаулы китабына кертелгән, мәктәбебез каршында аңа багышланган сквер да бар.

4. Минем фәнни эшемдә чираттагы бурычым - Алабуга шәһәренең музейлар шәһәре икәнлеген дәлилләү иде. 70 меңнән артык кеше яшәгән Алабуга шәһәрендә күп кенә музейлар эшләп килә. Иң беренче итеп бөек рәссам Иван Иванович Шишкинның мемориаль- музее турында сөйләп китим. Музей-йорт  ике катлы бинада урнашкан. Бу музейда бөек рәссам яшәгән чорга караган йорт җиһазлары, ике залда да аның  үз картиналары урын алган.  Гомумән алганда, музей-йортта рәссамның 14 картинасы күрсәтелгән, алар арасында иң беренче рәсемнәреннән “ Урып- җыю” дип аталган картинасы да бар. Экспозициядә төрле вакытларга караган 22 офорт тәкъдим ителгән. Шулар арасында  табигатькә карап сокланучы, аннан көч алучы   зирәк карт образындагы  рәссамның автопортреты да урын алган.

          Чираттагы музей - Туган якны өйрәнү музее. Бу музей Беренче өяз казначействосы йортында урнашкан. Музейда “Шәһәр гербы астында дип аталган экспозиция эшләп килә. Экспозициянең нигезен безнең эрага кадәр VIII-III гасырлардагы ананьин мәдәниятенә   караган әйберләр, XIII-XV гасырларда болгар чорының балчык савытларның калдыклары, 1773-74 нче еллардагы крестьян сугышы вакытындагы кораллар, христиан һәм мөселман диненә караган әйберләр, көн-күреш кирәк- яраклары, эш кораллары күрсәтелгән. Экспозициядә шулай ук театр аксессуарлары, музыка кораллары, исемнәре шәһәр тарихы белән бәйле булган шәхесләрнең фотосурәтләре дә бар.

Алдагы сөйләп китәсе музеем – атаклы кавалерист- кыз, 1812 елгы Ватан сугышы герое, беренче хатын-кыз- офицер Надежда Дурова музей-ихатасы. Бу музей 1993 елда ачыла. Анда 5 зал эшли:  балачак еллары, хәрби хезмәте, әдәби эшчәнлеге, Алабугада яшәү чоры һәм Хәтер залы. Кызганычка каршы, Н.Дурованың  шәхси әйберләре сакланмаган, музейда күрсәтелгән экспонатлар шул чорга караган әйберләрдән тора. Дурова Алабугага, абыйсы городничий итеп куелгач, килә һәм 30 елга якын яши. Ул яшәгән йортның бер өлеше җимерелгән булган. 1980 елда Алабугада 1901нче елларда булган Александр Сакс китабындагы рәсемнәр буенча кабат торгызыла. Надежда Дурова 23 яше тулган көндә, кечкенә улын әтисенә калдырып,чәчен кистереп, ирләр күлмәге киеп, атлы казак полкына ияреп сугышка китә.Ул үзен корнет Александров дип таныштыра. 1807 нче елда Гутштадт шәһәре янында барган сугышлар вакытында, Дурова яралы офицерны  коткарган өчен Георгий тәресе белән бүләкләнә. Тик сер чишелә -  тиздән батыр солдатның  хатын- кыз икәне ачыклана һәм аны өенә, әти-әнисе янына кайтарырга тиеш булалар. Әлбәттә, Н.Дурова моның белән килешә алмый , император Александр I нчегә үтенеч яза. Патша Дуровага армиядә калырга рөхсәт итә һәм Мариуполь гусарлары полкына билгеләргә әмер бирә.  1812 нче елгы Ватан сугышында  Н.Дурова Кутузовның шәхси ординарецы булып тора. 10 ел төрле хәрби походларда катнашып, 1816 нчы елда отставкага китә. 1835 нче елда ул Алабугага яшәргә кайта һәм язучылык эшенә керешә. 1839 нчы елда Дурованың 4 томнан торган “ Повестьлар һәм хикәяләре” басылып чыга. Бөек критик В.Г.Белинский Дурованың иҗаты турында сокланып сөйли торган була.  Дурова барлык тапкан акчасын кешеләргә ярдәм итүгә тота, шуңа күрә  “аның үлеменнән соң бары тик 1 сум акча табылган “,-  диелә истәлекләрдә. 1866нчы елның 21нче мартында Надежда Дурова вафат була һәм Троицк зиратында җирләнә. Бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә бронза атка атланган кавалерист- хатын –кызга һәйкәл куелган.

Минем үземә иң ошаган музей – Владимир Михайлович Бехтерев исемендәге өяз медицина музее. Музейның экспозициясе медицинаның  фән буларак барлыкка килүе һәм Алабуга өязе мисалында Россиядә җирле медицинаның аякка басуы күрсәтелә. Музейның залларында халык дәвалучыларының өйләре, табиб кабинеты, даруханә, операция бүлмәсе, балалар дәвалау бүлеге,акыллыарына зәгыйфлек килгән кешеләрне дәвалау бүлеге  күрсәтелә. Музейның бер залы якташыбыз, дөньяги исеме таралган галим, күренекле табиб-психиатр , Психоневрология һәм кеше миен өйрәнү институтын оештыручы һәм җитәкләүче В.М.Бехтеревка багышланган. Музейда XIX –XX гасырларга караган  меңгә якын экспонат урын алган. Һәм бу музейда ел саен “Музейлар төне” үткәрелә.  

Чираттагы музей - Алабуга сәүдәгәрләре музее. Университет ишегалдында кызыл кирпечтән салынган зур булмаган  бер катлы өйне күрергә мөмкин. Бу йортта Россиядә тиңе булмаган “Алабуга- рәсәй сәүдәгәрләре музее” урнашкан.  Музей 2006 нчы елның 11 нче июнендә ачыла.  Ул Алабуга җирлегендә яшәгән һәм  игелекле эшләре белән  билгеле булган атаклы Стахеев, Грибасов, Ушаков, Черновлар нәселе белән таныштыра. Музейның университет ишегалдында булуы очраклы хәл  түгел. Университетны  19 нчы  һәм 20 нче  гасыр  чигендә ире В.Г.Стахеев истәлегенә  Глафира Федоровна Стахеева төзетә. Нәкъ менә Г.Ф. Стахеева шәһәрнең педагогик традицияләренә нигез салучы булып санала һәм Алабуга сәүдәгәрләренең игәнәчелек эшчәнлеген дәвам итүләренә йогынты ясый.

Музейда берничә тематик экспозициядән торган ике зал бар. Монда “Алабуга сәүдәгәрләре династиясе”, “Алабуга сәүдәгәрләренең эшмәкәрлеге”, “Алабуга сәүдәгәрләренең җәмәгать һәм иганәчелек эшчәнлеге” ,” Сәүдәгәрләрнең Алабугада һәи Россиядә калдырган  мирасы” темаларына мәгълүмат алырга була.

Стендларда Стахеев, Грибасов, Ушаков, Черновларның нәсел  шәҗәрәләре, сәүдәгәр гаиләләренең фотосурәтләре, сәүдәгәрләренең акчасына төзетелгән уку йортлары һәм чиркәүләрнең  сурәтләре. Гомумән, бу музейга кергәч, үзеңне шул чорга эләккәндәй хис итәсең һәм музейдан чыкканнан соң да әле хис-кичерешләреңнән тиз генә айный алмыйсың. Бу музейдагы экспонатлар барысы да оригиналлар, барысы да чын.

Алабуга  чыннан да музейлар шәһәре. Әле мин берничәсе турында гына сөйләп үттем. Ә алар бездә барлыгы 16!

  1. Йомгаклау өлеше.

Музейларның әһәмияте нидә соң? Нигә кирәк соң музейларга йөрү? Мин бу сорауларга җавап таптым. Шәһәребездә “Музей педагогикасы дәресләре” дип аталган укулар үткәрелә. Яшь үзенчәлекләренә карап, бу дәресләргә абонементлар белән шәһәребезнең барлык мәктәп укучылары график буенча  дәресләргә йөриләр.  Шәһәр музейлары бер генә көнгә дә тамашачыларсыз калмый. Алай гына да түгел, төрле шәһәрләрдән, хәтта илләрдән бу музейларга туристлар килә. Димәк, безнең шәһәребезнең музейлар шәһәре дип аталырга тулы хакы бар. Музейлар бик файдалы урын да.    Менә шушы конференциягә әзерләнгәндә генә дә мин мәктәбебездәге эшләп килгән музейлардан күпме материал алдым. Әгәр ул чыганаклар бер урында тупланмаган булса, мин күпме кадерле вакытымны әрәм итеп, төрле китапханәләрдән эзләр идем. Ә монда барысы да үзебезнең мәктәп кысаларында гына. Һәм шушы фәнни эшемне эшләү барышында мин мәктәп музейларында нинди кызу эш алып барганлыгын күрдем. Укытучыларым Минзәлә шәһәрендә узган Җәлил укуларында чыгыш ясап, республика буенча 2 нче урын яулап кайттылар. Алар шулай ук музейдагы материалларны өйрәнделәр, Гөлзадә Әхтәмова иҗаты буенча чыгыш ясадылар.  Муса Җәлилгә багышлап үткәрелгән шәһәркүләм чарада катнашу өчен  мин сыйныфташым белән шул ук музейда булган чыганаклардан файдаландым. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында үткәрелгән чараларны үткәргәндә бөтен мәктәп укучысы музейлардын чыгып тормый. Гомумән, безнең мәктәптәге музейларның ишекләре укучыларга көн дә ачыла, аларда кызу эш кайный.  

Нәтиҗә:  Фәнни эшемне язу барышында, мин музейларның кеше тормышында нинди мөһим урын тотуын ачыкладым, музейлар нигә кирәк булуы турында сорауга җавап таптым: киләчәк буыннар истә калдырсыннар, белсеннәр, сакласыннар, кадерләсеннәр өчен. Музейлар алар – тарих.  Һәркем үткәнен белмичә, яхшы киләчәк төзи алмаячагы турында истә тотарга тиеш. Музейлар тик тормый, алар һаман саен үзләренең байлыклары белән уртаклашалар. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейлардагы эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, көнкүреш әйберләрен үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, бабаларыбызның, әбиләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар, якташларыбызның батырлыкларын, тормыш сәхифәләрен өйрәнәләр, материаллар туплыйлар, альбомнар төзиләр, кызыклы очрашулар уздыралар. Мондый эш башкару укучыларда туган як тарихы, халкы белән кызыксыну уята, үз халкы белән горурлану, патриотлык хисе тәрбияли. Мондый чаралар балаларда туган ягының хезмәт сөючән халкына хөрмәт һәм ихтирам булдыра.  Музейларда тарихи хәтер саклана. Монда укучы белем алып кына калмый, еллар дәвамында тупланган тарихи тәҗрибәне өйрәнә. Мәктәп музейлары туган йортка, гаиләгә, Ватанга, өлкәннәргә ихтирам хисе, батырлыкка омтылыш тәрбияли, намуслы вөҗданлы булырга өйрәтә.

Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен күздә тотып, Р.Фәхреддин «Ватан һәм милләт» дигән үгет-нәсыйхәтендә: «…Ватан өчен көчегезне кызганмагыз. Ата-вә анагызны,  якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне «җаныгызга бәхет дип белегез!» – дигән. Ә милләткә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү нәкъ менә мәктәпләрдә башлана. Бу эшнең үзәгендә музейлар торса, эшнең нәтиҗәле булуы бәхәссез.

Кулланылган әдәбият:

     1.Әхтәмова Г.Х. Борынгы Алабуга: тарихи эзләнүләр / Алабуга, 1995 – 3-27 б.

  1. Мөлекова Ф.Р. Музей – тәрбия учагы. Ачык дәрес. Сентябрь, 2010.
  2. Әхтәмова Г.Х. Алабуга – ак кала: тарихи очерк / Сөембикә журналы, 8/2007– 6-9б.

   



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. ...

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.Музейларның кеше тормышындагы ролен билгеләү....

Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...