Буква Ч
видеоурок по теме

Борисова Лилия Ильдусовна

Буква Ч

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_1_-_chchch.doc69 КБ
Office presentation icon bukva_ch.ppt2.59 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы

Ленино -Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәбе

Ачык дәрес

1 нче сыйныф рус төркеме татар теле

Тема: Тартык [ч ] авазы, Ч, ч                хәрефләре.

Читек – милли аяк киеме. Чишмә.

Борисова Лилия Илдус  кызы

                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Тартык [ч ] авазы, Ч, ч хәрефләре. Читек – милли аяк киеме. Чишмә.

Максат: 1. укучыларның йөгерек укуларын камилләштерү;

                 2. тартык [ч] авазын, Ч, ч хәрефләрен әйтергә, сөйләмдә

                   ишетә белергә өйрәтү;

                3. бәйләнешле сөйләмне үстерү;

                4. балаларга экологик тәрбия бирү;

                5. татар халкының милли аяк киемнәре белән таныштыру;

                   халык авыз иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү;

Җиһазлау: кушылмалар таблицасы, полотнолар, хәреф кассасы,

                таблицалар, Буратино, Чебурашка.

Материал: “Әлифба”, “Әлифба белән ничек эшләргә”, “Мәгариф”(“Кызыклы әлифба”), “Хәрефләр бәйрәме”(Р.Миңнуллин), “Сабантуй” китабы, “Әбием сандыгы”.

                                     Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-- Хәерле иртә, балалар!

-- Имин үтсен көнегез!

-- Кәефләрегез ничек соң?

-- Кояшлы иртә кебек.

-- Тукай телен, анам телен

    Өйрәнергә дип килдек.

-- Уйларыгыз изге икән.

Дәресне башлыйбыз.

II.1) – “Хәрефләр иле “ буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Безнең белән бергә бүген  Чебурашка да юлга чыга.

-- Әйдәгез, өйрәнелгән хәрефләрне әйтеп чыгыйк. (а, ә, и, ы, ү, у, эль, тэ, ...).

-- Кызыл белән язылганнары нинди аваз хәрефләре?(сузыклар)

-- Ә зәңгәрләре нинди авазлар?

2) – Сузыкларны үзләрен генә укып буламы? (була).

   -- Ә тартыклар ничек укыла? (сузыклар белән генә).

  -- Тартык аваз белән сузык аваз кушылса, нәрсә барлыкка килә? (кушылма).

3) – Балалар Чебурашка  безгә кызыклы бирем алып килгән. Менә бу кәрзиндә -- серле тасмалар. Ә тасмаларда сүзләр. Сүзләрне дөрес укыган укучыга Чебурашка бүләкләр дә алып килгән. (бара, бирә, бар, бал, әби, бәби, бала, балык, бака.)  Укучылар сүзләрне укыйлар, ике төркемгә (калын,нечкә) бүләләр.

-- Менә без бераз өйрәнелгәннәрне кабатлап алдык.

III. 1) – Балалар, әйдәгез әле слайдка күз салыйк.Безгә Чебурашка матур, матур рәсемнәр алып килгән аларның исемнәрен атап чыгыйк әле.

(читек төшкән слайдка җиткәч)

  • Читек турында безгз Таня матур шигырь өйрәнеп килгән,тыңлап утик әле.

                                 

                             Бизәк төшкән итекләрне

                              Читекләр дип йөрткәннәр.

                              Аларны татар кызлары

                              Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

(чеби слайдына җиткәч)

-- Алар ничек чыелдашып киләләр? (Чи-чи-чи!)

Безгз  Ярослав шигырь сөйлим ди,тыңлап китик әле.

        Тышта бик җылы булса да,

Тун кигәннәр чебиләр.

Яңа гына тусалар да,

Йөгерешеп йөриләр.

(чишмә слайдына җиткәч)

-- Нәрсә соң ул чишмә?(Что же это родник?)

-- Җир астыннан агып,бәреп чыга торган су.(Это вода которая

-- Бездә чишмәләр бармы?(бар).(А у нас есть в Ленино родники? Конечно есть)

-- Әйе, безнең туган авылыбыз Апакай – чишмәләр авылы. Без быел җәйге экскурсияләребезне чишмәләр белән танышудан башларбыз.

-- Урманда, басуларда йөреп сусагач, челтерәп аккан чишмә буена килеп чыксаң, суының чисталыгына карап сүзсез калып торасың. Ә инде аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың!

      Чишмәләрне сакларга кирәк       (Родники надо беречь)

-- чүп ташламаска; (не бросать мусор)

-- ага торган юлларын чистартып торырга; (надо чистить родники)

-- читләрен ныгытырга; (укреплять

-- яннарына агачлар утыртырга кирәк. (около родника надо сажать деревья)

-- Чишмәләр турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр язганнар. Әйдә, шуларның берничәсен тыңлап үтик.( 2 укучы сөйли).(Много писателей написали про родник красивые стихи,вот сейчас Ангелина нам расскажет один стих про родник)

Ангелина чишмә турында нинди шигырь беләсең,безгә сөйлә әле.

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

Тау астында чишмәбез –

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

-- Бу рәсемнәр,матур шигырь  сүзләре нинди аваздан башланган соң? (Ч,ч)

-- Без бүген Ч,ч авазларын әйтергә, шул хәреф белән сүзләр укырга өйрәнербез.

                               --ФИЗКУЛЬТМИНУТ.

         ( “Күрсәт әле, үскәнем!” җырына хәрәкәтләр ясап җырлау)

  4.) Ч,ч хәрефләрен күр(“Чишмә” көенә сәтү, әйттерү.

-- Ч хәрефен нәрсәгә охшаталар? (“4” легә)

                                “Ч” хәрефе языла

                                 Нәкъ “4” ле кебек үк.

                                 Ләкин икесен беркайчан

                                 Бутый күрмәгез берүк.

5)-- Әйдәгез,  сузыктан башланган сүзләрне укып алыйк.

                  АЧ    УЧ   ҮЧ   ЭЧ   ИЧ

- Ни өчен бу сүзләр ике рәткә бүленеп бирелгән?(калын,нечкә)

6) --Әйдәгез, инде әлифбаларны ачыйк. 61 нче биттәге рәсем буенча сөйлик.

-- Баганалап бирелгән сүзләрне бергә укыйбыз.

-- Рәсемгә карата бирелгән шигырьне эчтән укыйбыз.

7) – Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын табыгыз.

                         1) Таудан туа, диңгезгә куа.

                         2) Тау куенында анасы,

                          Чыгып кача баласы.

                         3) Күзеннән өзлексез килә яшь,

                           Аккан яше илгә аш.   (чишмә)

                 

       Чиләкләремне алам,

Чишмәгә суга барам.

Чиләкләрем чәчәкле

Алтын-көмеш бизәкле.

       Чишмә сукмагы матур

Күрсәң исең китәрлек!

Шул юллардан көн саен

Әллә ничә үтәрлек.

      -- Балалар, безнең группабызның исеме ничек әле? (“Чишмәкәй”)

-- Ә ни өчен без үзебезгә шундый исем алган идек. Кем әйтә?

-- Безнең мәктәптә балалар оешмасы “Идел” дип атала. Ә без -- бу оешманың башлангычы. Шуңа күрә үзебезгә “Чишмәкәй” дип исем куштык.

-- Идел елгасы чишмәдән башлана бит. Сез дә мәктәпнең иң кечкенә укучылары.

                            -- ФИЗКУЛЬТМИНУТ

                               (“Чишмә” көенә бию).

8) – Балалар, әйдәгез әле “Әбием сандыгына “ да игътибар итик.

  -- Алдагы дәресләрдә без татар халкының милли баш киемнәре, өс киемнәре белән танышкан идек. Аннары рәсем дәресләрендә аларны ясадык һәм милли бизәкләр белән бизәдек. Шуларның иң матурларын үзебезнең стендыбызга куйдык.

-- Ә бүген милли аяк киемнәре белән танышырбыз.

-- Сандыктан читек һәм чүәкне алып карыйк әле. Алар ничек матур итеп бизәлгән. Читеккә карагыз әле, нәкъ җырдагыча:

                               “Эх, Арча читекләре,

                                 Чигүле, искитмәле...”

-- Айнур, сезнең өстәлегездә “Әбиемнең сандыгы” дигән китап бар. Шуның буенча читек турында укы әле.

                             

-- Элек-электән безнең әбиләребез чигү чигәргә яратканнар. Бүген сез монда шундый чигелгән әйберләр күрәсез. Алар ничек төсле җепләр белән матур итеп чигелгән!

-- Ания, китаптан чигү чигү турында укып үт әле.

                             

                              Татар хатын-кызларыбыз

                              Эшнең серен белгәннәр.

                              Кич утырып, җырлар җырлап

                              Оста чигү чиккәннәр.

                              Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

                              Тамбур белән чигелгән.

                              Әллә инде өсләренә

                              Чын чәчәкләр сибелгән.

9) -- Әйдәгез, инде чигү чигү турында Әлифба китапларыннан да укып алыйк. (баганалап бирелгән сүзләрне бергә уку)

-- Рәсемгә күз салыйк. Биби белән Дилә нишлиләр? (чигү чигәләр) 

-- Алар нәрсә чигәләр? ( чәчәк )

   (рәсемгә карата бирелгән хикәяләрне эчтән уку күнегүләре)

10) – Аста ике рәсем бирелгән. Уртада сорау билгесе, аның кырыенда сузык авазлар. (а – калын, ә - нечкә)

  -- Беренче рәсем астындагы схемага карыйбыз. Кызыл түгәрәк буялмаган, нинди сузык була? (нечкә сузык) Куябыз, укыйбыз – чәчәк.

-- Икенче схемага карадык. Кызыл түгәрәк буялган, нинди сузык була? (калын сузык). Куябыз, укыйбыз – чачак.

-- Нәрсә соң ул чачак?

-- Без аны икенче төрле чук дибез.

   IV . 1) – Балалар, без бүген нинди хәреф өйрәндек?

 -- Ч,ч хәрефләрен.

-- Ч хәрефеннән башланган нинди яңа сүзләр өйрәндек? ( чүәк, читек, чигү, чачак, чишмә)

2) Әйдәгез, “Хәрефләр бәйрәме” китабы буенча да сүзләр табып алыйк. ( чирәм, чүлмәк, читлек, чия, чөгендер, чаңгы, чана, чәчәк, чиләк, чыршы, читән).(читән сүзенең мәгънәсе аңлатыла.)Читән – ул чыбыклардан ясалган койма.

-- Рәсем астында бик матур шигырь язылган. Безгә аны Ания укып күрсәтсен әле.

-- Нәрсә ул Чаллы? (шәһәр)

--Нинди хәрефтән язылган? (баш хәрефтән)

    3) – Балалар, Чебурашканың кәрзинендә әле сүзләр калган. Әйдә      аларны да укып үтик. (чеби, уч, чигү, чәчәк, чачак, читек)

-- Чебурашка сүзе дә нинди аваздан башлана? (Ч авазы)

 V . – Дәресебез ахырына якынлашты. Алдагы дәресләрдә әле без хәрефләр өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәреснең бетүен белдереп, кыңгырау чыңлый. 

-- Дәрес бетте. Барыгызга да рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Т артык [ ч ] авазы, Ч, ч хәрефләре. Читек – милли аяк киеме.

Слайд 3

чайник чәйнек

Слайд 4

чай чәй

Слайд 5

вишня чия

Слайд 6

Ичиги Татарские сапо жки вышитые специальным татарским,национальным узором читек

Слайд 7

цыплёнок чеби

Слайд 8

родник чишм ә

Слайд 9

Ф и з м и н у т к а

Слайд 11

АЧ УЧ ОЧ ЫЧ ҮЧ ЭЧ ИЧ ӨЧ

Слайд 12

Чч

Слайд 16

www.worldtales.info/aroundworld/ - лучи солнца www . solnet . ee / sol /019/ a _125. html - буква ч чиполлино http://www.razvitierebenka.com/2010/03/blog-post_22.html - буквы http://www.raskraska.com/raskraski/270/8.html - раскраска www.liveinternet.ru/showjournal....3D707720 - ключи www.stroymart.com.ua/ru/publicat...s/21498/ - кирпичи www.scoolkor.ru/ - кабинет врача www. vip.312.kg/%3Fcat%3D259 – ча-ча-ча www.community.livejournal.com/kyky_r...828.html – дети танцуют www.foto.mail.ru/mail/golybka11.11/3...007.html – танцуют дети www . mrsk -1. ru / news / corporate / pap ...3/ page 8/ - танцуют дети www.kvc-kos.ru/shkola.html - дети танцуют www.larisa-studio.ru/ - дети танцуют www. spb.kp.ru/daily/24015.5/87290/ www. otvetin.ru/goroskopgadezo/5242-c...sne.html – доктор www.u-mama.ru/read/article.php%3...d%3D4818 – ребёнок читает www.liveinternet.ru/showjournal....d%3D4596 – девочка www.zastavki.com/rus/People/Chil...2775.htm - дети www.vsg-prazdnik.ru/artist/show/ - чечётка www.blogs . mail . ru / mail / alevtinaserov ... E 69. html – чечётка www.foodsmarket.info/news/conten...ups%3D35 – чай http://www.solnet.ee/sol/019/a_011.html - стихотворение о часах www.auntsharonsattic.com/store//...c7f23628 - часы www.babyblog.ru/user/Abrikosik/917147 - буквы http://rusedu.ru/detail_4447.html - презентация «Письменные буквы русского алфавита», автор – Чулихина Е. А. www.lenagold.ru - чайник, чашка, черепаха, чемодан, черника, чеснок http://filmiki.arjlover.net/ - мультфильм http://clipartcorel.narod.ru/index.html - рамка Аудиофайл для ролика взят с сайта http://alphabook.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Модульная программа и разработка уроков русского языка в 5 классе. М№ 3- М№4 Тема: Звуки речи и буквы. Алфавит. Гласные и согласные звуки. Звонкие и глухие согласные звуки. Твёрдые и мягкие согласные звуки. Значение букв Е, Е, Ю, Я.

Модульная программа и разработка уроков русского языка в 5 классе. М№ 3-  М№4 Тема: Звуки речи и буквы. Алфавит. Гласные и согласные звуки. Звонкие и глухие согласные звуки.Твёрдые и мягкие согла...

Разработка урока русского языка в 7 классе «Одна и две буквы Н в суффиксах страдательных причастий прошедшего времени. Одна буква Н в отглагольных прилагательных»

Цели урока: познакомить учащихся со способами разграничения страдательных причастий и отглагольных прилагательных;формировать навыки написания Н и НН в причастиях и Н в отглагольных прилагательных...

Конспект занятия "Звук и буква М. Знакомство с согласными буквами."

Мною представлен конспект открытого занятия по обучению грамоте детей с ЗПР 6-7 лет....

План-конспект урока русского языка в 6 классе по теме "Буквы о и а в корне -кос- - -кас-". Презентация к уроку русского языка по теме "Буквы о и а в корне -кос- - -кас-".

Данный конспект урока  разработан для уч-ся 6 класса  по материалу учебника М.Т.Баранова "Русский язык ". В конспект урока включены фрагменты презентации, схемы, таблицы для использования ин...

Пособие для изучения букв, используемое в работе с детьми с тяжелой степенью умственной отсталости. Буква А.

Пособие для изучения букв, используемое в работе с детьми с тяжелой степенью умственной отсталости ...

Игра "Прятки с буквами" знакомит с буквами русского алфавита. Учит определять первую букву и количество звуков в слове

Пособие "Прятки с буквами" Примечание: квадратиками на поле показано количество пропущенных букв в слове....