Экологик кичә
статья на тему

Фаттахова Лениза Динависовна

Воспитание детей,усовершенствование знаний в области экологии

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman_mktbe_serlre_._ekologik_kich.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Урман мәктәбе серләре

(Бөек шагыйрь Г. Тукайның тууына 127 ел тулуга,                                      2013- Экологик тәрбия һәм әйләнә-тирә моһитне саклау елына багышлана)

Максат:

- Г. Тукай тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү;

- Г. Тукай әсәрләрендә экологик теманы ачу;

- Шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту;

-  укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү;

- сәнгатьле укырга өйрәтү;

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, Г. Тукай җыентыклары, магнитафон; интерактив такта, мультимедиа дисклары, укучыларның Г. Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләре.

Кичә буласы зал урман күренеше итеп бизәлгән.  Сәхнәгә алып баручылар чыга.             1 укучы: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,   Нәрсәдәндер, мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!,- дип язган татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай.(Слайд 1)

2 укучы:  Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Бүген чыннан да бездә зур бәйрәм. Моннан  нәкъ 127 ел элек, шигърият дөньясына  исеме мәңгелеккә уелган,   кечкенә Апуш дөньяга килә.

1 укучы:  Әйе,  ул дөньяга аваз салганда кояш күктән җылы нурларын сипкәндер, кошлар багышлап җыр сузганнардыр, гомумән табигатьтәге һәр тереклек дога укыгандыр.

2 укучы:  Моннан 1 гасыр элек шулай булгандыр. Әмма Бөек Тукай бүген исән булса җир анабыз – табигатьне һич кенә дә танымас иде.

1 укучы: Кош тавышы тынып барган урманнарны күреп хозурланмас, пычранган елгаларга карап илһамланмас, бетеп барган авылларыбызны күреп сөенмәс, шапшак болыннарда очкан күбәләкләргә багышлап җырлар язмас иде.

2 укучы: Бу афәт Тукаебызны гына түгел, бүген тәнендә җаны булган һәр  кешене борчый. Менә шуңа күрә дә Татарстаныбызда 2013 ел -  Экологик тәрбия һәм әйләнә-тирәбезне саклау елы итеп иглан ителде. (Слайд 2)

1 укучы: Бөек Тукай иҗаты табигать  белән аерылгысыз.  Әйдәгез, инде күңелдән мең кат ятлаган әкиятләренә сәяхәт кылыйк, үлемсез геройлары белән бергә табигатебезне ничек сакларга икән сорауларга җавап эзлик.

Талгын музыка астында укучылар вальс башкаралар. (Слайд 3-8 Тукай әсәрләрендәге табигать күренешләре .Көй тәмамлануга бер кулына сумкасын, икенчесенә сачок тоткан Шүрәле кызы Урман мәктәбенә укырга бара. Күңелле көйгә уйный-уйный күбәләк куа. Берсен тотып алгандай итеп, кесәсендәге матур коробкага сала. Аны «Урман мәктәбе» янында  Бабасы- карт Шүрәле көтеп тора.

Карт Шүрәле:  Саумы, кызым. Килеп җиттеңме? Юлда озак йөрисең, балам. Укырга соңга калырга ярамый. Әйдә керешик дәресеңә, вакыт җитте.

Бала Шүрәле: Бабакай, бабакай , әнә теге (Экранга күрсәтеп) безнең урманнан шактый еракта урнашкан Кырлай авылы элек тә шундый матур  булганмы?

Карт Шүрәле:  Әйе. Кызым, бик матур иде ул авыл. Урманнан ерак та түгел иде. Аның һәр ягы урман иде. Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Әй, хәзер сагынып кына сөйләргә калды инде.  (Алар парта арасына кереп утырып  дәрескә әзерләнгән  кыяфәт чыгаралар. Шул ук вакытта «Туган авыл» җыры башкарыла)

Бала Шүрәле: Бабакай, безнең беренче дәрес нинди соң?

Карт Шүрәле:   Табигать дәресе, кызым.

Бала Шүрәле: Табигать дәресе? Аның нәрсәсен укыйсы инде. Табигать бит күз алдында. Монысы агач, болары үлән, куян, бүре, төлкеләр. Мин барысын да беләм инде бабакай.

Карт Шүрәле:  Юк шул, балам, табигатьне аны белү генә җитми, аның һәр бөҗәген, һәр тереклеген һәм терек булмаганын да  сакларга  кирәк.

Бала Шүрәле: Ничек инде сакларга бабакай?

Карт Шүрәле:  Ничек сакларгамы? Менә күз алдыңа гына китер әле. Безнең әлеге урман аланында нинди матур күбәләкләр оча. Әгәр алар  бердәнбер көнне үлеп бетсәләр, нәрсә булыр?

Бала Шүрәле: Бабакай, күбәләк  дигәннән,  мин иртән мәктәпкә килгәндә шундый матур күбәләк тоттым. Сиңа да күрсәтимме? (Кесәсендәге коробкадан күбәләкне чыгара)    Ой, әллә үлгән инде. Селкенми дә.

Карт Шүрәле:  Менә күрдеңме инде, кызым. Син аларны тотып ялгыш эшләгәнсең.  Җир шарындагы балалар һәрберсе бер генә күбәләкне тотсалар да, җир йөзеннән  күбәләк юкка чыга. Әйдә без анны иреккә җибәреп карыйк. (Күбәләкне очырып җибәргәндәй итә, читтән күбәләк булып киенгән бала очып чыга. «Бала белән күбәләк» җыры башкарыла.

Бала Шүрәле: Белдем, бабакай. Күбәләкләрне тотарга да, рәнҗетергә дә  ярамый. Әйдә дәвам итик.

Карт Шүрәле:  Әйдә кызым  укыйбыз.  (Шулвакыт боларны бүлдереп «Кәҗә белән Сарык» килеп керәләр.

Кәҗә:  Мики-ки-ки, микки-ки-ки. Кара әле, сарык. Бу урманда мәктәп тә бар икән.

Сарык: Әйе, «Урман мәктәбе» дип язылган.

Кәҗә: Якынрак барыйк әле. Бүреләр юк микән.

Карт Шүрәле:  Әй, исәнмесез кунаклар, рәхим итегез безнең мәктәпкә.

Кәҗә:  Әй, Шүрәле абзый син икәнсең әле. Оныгыңны укытасыңмени?

Карт Шүрәле:  Әйе. Телисез икән сезне дә укытам. Рәхим итегез.

Сарык: Юк инде Шүрәле абзый. Әле менә урманы аркылыга, буйга йөреп чыктык, әмма бер генә дә бүре башы тапмадык. Кая булып беткән бу бүре башлары.

Кәҗә: Мики-ки-ки, микки-ки-ки. Бүреләргә очрасак, ничек итеп куркытабыз инде.

Карт Шүрәле:  Әй кәҗәкәй, борчуың бик юкка икән. Бүреләрдән куркасы юк, чөнки бу урманда күптән юк инде алар. Үлеп беттеләр. Исән калганнары да башка куерак урманнарга күчеп  киттеләр.  Барысына да утын кисүчеләр гаепле. Алар урманы сирәгәйтеп бетерделәр, күп кош-кортлар. Җәнлекләр яшәү урыннарсыз, ә урман санитарларсыз калды. Теләсә кайда үләксә аунап ята.

Сарык:   Бүреләрнең булмавы, анысы әйбәт, әмма кызганыч.

Кәҗә: Мики-ки-ки, микки-ки-ки кайтыйк инде. Бик озак йөрдек урманда.

Сарык: Буш капчыкны күтәреп кайтабызмы? Әби белән бабайга нәрсә дип әйтербез инде.

Карт Шүрәле:   Әби белән бабайга сез дару үләннәре җыегыз. Олы кешегә менә дигән урман күчтәнәче.

Кәҗә: Кара әле, рәхмәт инде ярый искә төшердең,  Шүрәле абзый.

Сарык:  Әби ел саен дару үләннәрен киптереп куя, быел әле өлгермәгәгәндер. Әйдә таныганнарын җыйыйк алайса.

Бала Шүрәле: Тик чамалап җыегыз, тамыры белән өзмәгез.

Кәҗә: Әлбәттә, рәхмәт сезгә. Кайтыйк  әйдә. (Китәләр)

Карт Шүрәле:  Дөрес әйттең, кызым.  Үләннәрне тамыры белән йолкырга ярамый.  

(Шулвакыт ат туктаган тавыш килгән кебек була. Сәхнәгә Былтыр кыяфәтендәге егет килеп керә. «Пар  ат» җырын башкара. Шүрәлеләр аның янына килә.

Карт Шүрәле:  Әһә,  Эләктеңме егеткәй,  бармагымны бүрәнә ярыгына кыстырып, урманымдагы утынны рөхсәтсез кискән Былтыр атлы егет бит син. Бармакларым әле дә авырта.

Егет:  Юк Шүрәле абзый ялгышасың.  Былтыр минем бабам булган. Беләм бармагыңны кыстырып ялгыш эшләгән. Үзе дә бик озак үкенеп йөрде ул.

Бала Шүрәле: Алайса син урманы кисеп корытучы, табигатькә зыян салучы буласыңмы?

Егет:  Юк, мин урман кисүче дә түгел. Мин гап-гади бер татар егете. Казанга барышым. Юл оңгае бит, атымны ял иттерим дидем.

Карт Шүрәле:   Алай икән. Рәхәтләнеп ял ит егеткәй саф һавада. Урманга бар кешеләр дә синең кебек ял итәргә һәм матурлыкка хозурланырга гына килсен иде.  (Егет китә)

Шулвакыт көчек, артыннан малай куып килә. «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйлиләр.

Карт Шүрәле:  Бик дөрес әйтәсең, улым. Һәр эшкә дә яшьләй өйрәнергә кирәк.

Бала Шүрәле: Алтыдагы алтмышка дип өлкәннәр юкка әйтмәгән. Табигатебезне дә  сакларга кечкенәдән өйрәник.  Сәхнәгә кабаттан алып баручылар чыга.

1 укучы: Һәр елны  апрельнең иркә кояшы җир йөзенә җылы нурларын сипкән көннәрдә  бар халык Тукайны искә ала, аның шигырьләрен яттан сөйли, буынннардан-буыннарга мирас әзерли.

2  укучы: Олысы-кечесе шагыйрьнең һәр шигырен яттан белә, шулай да беренче кат ишеткәндәгедәй йотлыгып тыңлый. Шул рәвешчә туган теленә, милләтенә булган ихтирамын җиткерә.

Татар телем минем, туган телем җыры белән тәмамлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дөньяның экологик проблемалары

Дөньяның экологик проблемалары  белән таныштыру...

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Кошларның экологик роле

В данной презентации рассматривается экологическая роль птиц, их значение в жизни человека....

Экологик эзләнү эше "Бүлмә экологиясе"

Мәктәпнең1 нче сыйныф укучылары бүлмәсенең экологик-гигиеник торышын билгеләү.   ....

химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга...

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Экологик сукмак буйлап....

Разработка классного часа...