Внеклассное мероприятие "Үрнәк гаилә"
классный час (6 класс) по теме

Хасанова Эльмира Галимулловна

Үрнәк гаилә кунакка чакырылып уздырылган чара. Тлевизион  тапшыру сыман алып  барыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urnk_gail.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Җыр яңгырый: “Пар канатлар” Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруындагы җыр.

Зур итеп  “Үрнәк гаилә” диеп языла, пар балдаклар, пар күгәрченнәр рәсемнәре  белән бүлмә бизәлә.

“Гаилә-гомер чишмәсе”, “Киләчәккә нигез гаиләдә салына”, “Кош - канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле”дигән плакатлар, тактада 60 дигән сан. Мультимедиа проекторы аша презентация  - гаиләнең фотографияләре, темага кагылышлы  шигырьләр  бара.

Исәнмесез, кадерле укучылар,хөрмәтле кунакларыбыз !

Быелгы ел “Гаилә елы” диеп игълан ителде. Гаилә һәрберебезгә кирәк, гаиләдә без ял итәбез, яклаучыларыбыз гаиләдә булырга тиеш. Гаилә безнең – олы терәгебез. Гаиләдә дуслык, татулык , бер-берләренә карата олы хөрмәт, кайгыртучанлык белән караган якын кешеләр яши.

Безнең кечкенә генә Чәчкаб авылында пар канатлы, авыр сынаулы тормыш юлларын иңне- иңгә куеп , һәркемгә үрнәк булып яши торган күркәм гаиләләребез бар. Бүген  без аларның берсен- Габидуллиннар гаиләсененнән Сәлимҗан абый белән Әминә апаны кунакка чакырдык. Бүген без , кадерле укучылар, алар гаиләсе белән танышырбыз.

Сәлимҗан абый белән Әминә апаларны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Алар чын мәгънәсендә һәрьяклап  үрнәк гаилә.

Ә хәзер алар белән якыннанырак танышыйк.

-Сәлимҗан абый, Әминә апа, яшьлек елларына  кайтыйк әле. Үзегезнең гаилә корып җибәргән көннәрне искә төшерик әле.

-Әйе, 1948 елда 6 мартта без гаилә корып җибәргәннәр. Туйлар уздырып матур гына яши  башлаганнар. Иң беренче булып яшьләр туе – кызыл туй уздырганнар.Ул вакытта беренче көннәрдә олылар, соңгы көнгә яшьләрне чакырганнар.

Укучылар башкаруында “Яратыгыз” җыры.

-Тормыш юллары сикәлтәле, аклы-каралы була. Менә сез инде 60 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерәсез. Тату, үрнәк гаилә булып торуның серләре сезнеңчә бармы?

-Сәлимҗан абый көннәр буе эштә, иртән 3 тә китеп кич 9ларда гына кайткан. Бар тырышлыгын куеп хезмәт иткән. Башта төзелеш бригадасында, аннан 5 ел  амбарда, 25 ел ферма мөдире булып эшләгән. Яшьлек еллары сугышка туры килә: бүген Сәлимҗан  абый Бөек Ватан сугышы ветераны. Әлбәттә инде, йорт эшләрен алып барырга, балаларны карау Әминә апа җилкәсендә була. Бу гаилә 5 ир бала тәрбияләп үстерә. 1949 елда дөньяга беренче уллары Фәһимҗан абый  туа, кызганычка каршы, хәзер ул инде мәрхүм. Гаиләсе Тольятти шәһәрендә яши. 1953 елда Фәннур абый, матур гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә гомер итә, югары белемле, фидакарь хезмәте өчен  “Атказанган инженер-конструктор” исемен алган. Өченче балалары  Фирдүс абый 1955 елда  туа, Казан шәһәрендә шәхси фирма җитәкли, Илдүс абый шулай  ук гаиләсе белән Казанда яши, төпчек уллары Илшат абый әти-әниләренең ышанычы, караучысы, терәге авылда бик матур гаиләсе белән яши.

Галиева Эльвира башкаруында “Озак яшә, әнкәй, шатлык белән” җыры .

-Әминә апа, менә сез инде 21 ел кайнана ролен дә үтисез. Бүгенге көндә яшьләр аерым торуны хуп күрәләр. Сез нинди киңәш бирер идегез? Киленегез Люция апаны да тыңлап китик әле.

-Без инде 22 ел бергә торабыз. Аллага шөкер беркайчан ачы телләнеп сүзгә килгәнебез юк. Минем өчен кайнанам -  үз әнием кебек. Һәрвакыт ярдәмгә килә, балалрымны караучы, төпле киңәшләр бирүче якын кешем ул.

- Менә бу гаиләнең 5 баласы чын  ирләр, гаиләнең дә, татар халкына да горурланырлык кешеләр. Бик тырышлар, уңганнар, начар гадәтләре юк, үзләренең гаиләләре иминлеген булдыру өчен барлык көчләрен куялар. Без моны авылдагы гаиләгә карап беләбез, ә менә шәһәрдә  яшәүчеләренең дә һәрберсе – үрнәк. Роза аспирантура бетерде, Асия -Кипрда турагентлыкта эшли, Казандагылары Илнур, Ләйсән төзелеш институтын тәмамлыйлар.

Хөсәенов Илназ  башкаруында “Әтием юкәләре”.

-Менә сорауны без төп йорттагы оныкка Гүзәлгә бирик әле. Гүзәл, синең өчен йортта олы кешеләр булуы, синең тәрбияләнүеңдә нинди роль уйнады диеп уйлыйсың?

-Әби белән бабам  миңа икенче әти һәм әни кебек,шуңадыр да аларны дәү әни һәм дәү әти диеп әйтәбез. Һәрвакыт өйгә кайтканда алар безне тәмле ашлар белән каршы алалар, юлга чыгып киткәндә догалары белән озатып калалар.Бик зур рәхмәт аларга.

-Гүзәл, бабаң белән әбиеңә бер җыр бүләк ит әле.

Гүзәл башкаруында җыр.

-Гаилә бәхете – ил бәхете диләр. Ә бу бәхетне,әлбәттә ,ир белән хатын  тудыра. Булган бәхетне саклап кала белү мөһимдер күп очракта. Бер-береңне гафу итеп, бер-береңә юл биреп, түзем, сабыр булып яшәсәң генә бәхетне гомерле итеп буладыр. Менә инде бу гаиләнең нигез салынуына 6 мартта 60 ел тула. Без чын күңелдән бу гаиләне тәбрик итәбез.

Сезне тәбрикләп җыр юлллары белән дәшәм.

60 ел бергә сез  гомер иттегез

Авыр юлларны бергә үттегез.

Барысы да уртак булды

Кайгаларны бергә җиңдегез

Бер шатлыкны ике иттегез.

Тормышларыгыз бик мөбәрәк икән

Табыннарыгыз түгәрәк икән.

Тормыш юлларын үткәндә

Сүрелмәслек хис кирәк икән

Аны саклар көч кирәк икән.

Хәзер котлауларыбызны дәвам итеп Гыйләҗев Аяз башкаруында “Дусларым” җыры.

Юбилей - бриллиант туй белән котлап шигырь укыла һәм Мендельсон вальсы астында бүләк тапшырыла.

Соңыннан “Гомерләр үтә икән ул” җыры яңгырый.

-Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан гаиләгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләләрегез матур, тату, тигез булсын. Киләчәктә картлыгыгыз  шулай шатлыклы үтсен, балаларыгыз һәрвакыт миһербанлы  булсыннар, сезне  яратсыннар, сезнең тормышны бизәп торсыннар.

Татарстан Республикасы Кайбыч районы

Иске Чәчкаб гомуми  урта белем бирү мәктәбе

Бәйрәм –очрашу :

“Бездә кунакта- үрнәк гаилә”.

Әзерләде һәм үткәрде: Хәсәнова Эльмира  Галимулла кызы, II квалификацион категория , 6нчы сыйныф җитәкчесе.

                                                -   Март 2008 ел-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...