"Илһам чишмәләре тынмасын"
методическая разработка (8 класс) по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

"Илһам чишмәләре" җыентыгын тәкъдир итү тантанасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ilham_chishmlre.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ресурс авторлары: Шәйдуллина Чулпан Камил кызы һәм

Шәйдуллина Ландыш Камил кызы,

Сарман районы икенче санлы Җәлил урта мәктәбе

Илһам чишмәләре тынмасын!

(Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан басылып чыккан "Илһам чишмәләре"  җыентыгын тәкъдир итү тантанасы)

Үткәрү вакыты: 21 нче февраль, 2014 нче ел

Урыны: МБББУ "Икенче  санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе"

Катнашалар: 8-10 сыйныф укучылары, яшь каләм тибрәтүчеләр

Кунаклар: Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Илүзә Нәбиуллина, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсеннән кунаклар, Д.Гарифуллин, З.Шәрипова, "Сарман" газетасы баш мөһәррире Сабирова А.А., китапханәчеләр, укытучылар.

Кичә барышы

"Бер тауда ун чишмә" җыры яңгырый.

Сәхнәгә ике укучы егет белән алып баручы чыга.

Алып баручы.   Безнең төбәктә "җир мае" турында беренче мәртәбә бик күптән, 1637 нче елгы тарихи чыганакларда ук телгә алына. Шул көннән башлап нефть ятмаларын өйрәнергә һәм чыгарырга теләүчеләр булса да, "Татарстан нефте" дигән сүзләр Бөек Ватан сугышы елларында гына еш ишетелә. 1943 нче елда Шөгер янындагы 1 нче скважинада 648 метр тирәнлектән нефть фонтаны бәреп чыга. Гариф Хәмидуллин җитәкләгән бораулаучылар бригадасының бу җиңүе фронттагы җиңүдән ким булмый

1 егет.  Бу фонтан республикабызда дөньядагы иң зур нефть катламы ятканын искәртүче фонтан була. Ул Татарстанның данын еракларга тарата һәм таратуын дәвам итә. Бүген "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте - иң зур компанияләрнең берсе, республикабызның терәге, ышанычы, көче.

2 егет.  2013 нче елда  зурлап Татарстан нефтенең 70 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бу тантанага "кара алтын башкаласы" булган Әлмәт шәһәренең 60 еллык, Әлмәт Язучылар оешмасының 50 еллык юбилейлары да кушылды. Шулай итеп,

Бергә: Ямь өстенә ямь, бәйрәм арты бәйрәм булды, дуслар.

Алып баручы. Бәйрәмнәр республикабызның нефть табылган һәр районында  хезмәттә, иҗатта зур уңышлар, матур нәтиҗәләр белән каршы алынды. Нефтьчеләребез  үзләренең әдипләрен зурлап хөрмәтләсәләр, шагыйрь һәм язучылар алар хакында  әсәрләр язуларын дәвам итәләр.  Гүзәл әсәрләр Әлмәт каласында гына түгел, Лениногорск, Мөслим, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Чирмешән, Яңа Чишмә, Ютазы, Сарман һәм үзебезнең Җәлил җирендә дә туа, дуслар. Нефть төбәгендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне бергә җыйган Әлмәт Язучылар оешмасы әнә шундый ун чишмәне бергә җыйган тау кебек, безнең күңелләрне сафландыра, рухландыра, уйландыра.

1 егет. Юбилейлар котлаулар гына кабул итү  чоры түгел бит ул. Юбилей – эшләгәннәргә нәтиҗә, киләчәккә уй-хыяллар кора торган вакыт та.

2 егет. Юбилей уңаеннан "Татнефть" берләшмәсенең "Рухият" яңарыш фонды әдәбият сөючеләрне  нефть төбәге әдипләренең иҗаты белән таныштыручы бик матур  китап белән сөендерде.

Алып баручы. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулуга багышланган "Илһам чишмәләре"  җыентыгын тәкъдир итү тантанасын башлап җибәрәбез.

(Күңелле музыка яңгырый)

Алып баручы. Кадерле дуслар,  иҗат җимешләре җыентыкта урын алган районыбыз әдипләре - безнең тантанабызның иң кадерле кунаклары. Сәламлик әле аларны:

  • 1992 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Рафыйков, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия гуманитар фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин;
  • Татарстан Язучылар берлеге   әгъзасы, берлекнең Ш.Маннур исемендәге бүләк иясе, гомерен балалр тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимә шагыйрә  Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова;
  • Атказанган нефтьче ветеран, "Почет Билгесе" ордены кавалеры Булат Сабир улы Әюпов;
  • С.Рәфыйков премиясе лауреаты, шагыйрә Гафифә Салих кызы Гаффарова;
  • Рәссам шагыйрә Флүзә Әзһәр кызы Григорьева;
  • Баянчы, җырчы, хәрби шагыйрә Лилия Җәмил кызы Голымова;
  • 10 елдан артык "Ак калфак" фольклор ансамблен җитәкләгән шигъри җанлы җырчы Расиха Миңнегали кызы Гыйльфанова;
  • "Яшендәй яшнәп яшик" дигән шигырьләр китабы авторы Рәис Әнис улы Кәлимуллин;
  • Нефтьчеләр турындагы җан җылысы кушып язылган язмалары, шигырьләре белән куандыручы Әнисә Галимҗан кызы Минһаҗева;
  • "Сарман" газетасы корреспонденты, журналист, мәктәптә каләм тибрәтүче укучыларның да, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсенең дә якын дусты Зөлфия Әнвәр кызы Шәрипова;
  • Татарстан  Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, бистәбездә 30 елдан артык яшәп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе  Индус Хисмәтулла улы Мәрданшин.

(Һәрберсенә чәчәк бәйләме тапшырыла)

Алып баручы. Бүген без арабыздан киткән Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары  фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидине, күренекле язучы Хәниф Хәйруллиннарны  зур ихтирам, чиксез юксыну хисләре белән искә алабыз. Алар безнең арада, һәрчак безнең күңелләрдә.

Сәхнәгә ике  укучы күтәрелә. Берсе Әзһәр Габидинең җыентыкка кертелгән "Кошчыгым" шигырен, икенчесе Х.Хәйруллинның "Җир сулышы" хикәясеннән  өзек укый.

Алып баручы. Әдипләр - гомер-гомергә халыкка хезмәт итүчеләр, әдәбиятыбызны үстерү, туган телебезне саклауда янып йөрүчеләр алар. Җыентыктагы һәр язмадан күңел җылысы, рухи көч бөркелә. Юбилейга мондый бүләк алу әдәбият сөючеләр өчен генә түгел, әдипләрнең үзләре өчен дә зур куаныч булгандыр. Моның өчен без аның төзүчесе  Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Илүзә Нәбиуллинага рәхмәтле. Ул - безнең бүгенге тантананың кадерле кунагы. Җыентык турындагы фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

(Илүзә Нәбиуллина чыгышы)

 

Сәхнәгә ике укучы күтәрелә. Берсе Р.Ахунҗанованың "Туган тел гомере",

икенчесе Булат Әюповның "Игенчегә, җиргә баш иик" шигырен укый

Алып баручы. "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсенә җан өргән, җанып-көеп йөрүче Индус ага Мәрданшинның да әйтер сүзләре күп. Сүз Сезгә, Индус ага.

(Индус Мәрданшин чыгышы)

Сәхнәгә 2 укучы күтәрелә. Берсе И.Мәрданшинның "Нишләрбез", икенчесе Ф.Григорьеваның "Фәлсәфә" шигырен укый.

      Алып баручы. Җырларда җырланган Сарман ягы, Сарман төбәге... Бу якның никадәр гүзәл як икәнен аңлау, ярату өчен, җәй көннәрендә аның урманнарыннан җиләк җыярга, челтерәп аккан чишмәләренең көмештәй саф, балдай татлы суыннан авыз итәргә, кыш көннәрендә киртләч тауларыннан чаңгы шуарга, көзге урманнарында йөрергә, җыр-моңнарын тыңларга кирәк. Монда һәр тау итәге, һәр агач, болындагы һәр чәчәк, кыскасы, һәрбер нәрсә иҗатка, моңга, шигърияткә рухландыра. Шуңа да тарихка җырлы як булып кереп калганбыздыр да инде без...

 "Чыгарсыңмы каршы алырга?" җыры башкарыла

(Д.Гарифуллин сүзләре, Р.Андреев музыкасы)

Укучы  Ә.Минһаҗеваның "Зәңгәр тау тылсымы"шигырен укый.

"Минзәләбаш авылы җыры" башкарыла

(Р.Кәлимуллин сүзләре)

Алып баручы. Без якташ шагыйрьләребез, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатлары белән танышып барабыз. Алар мәктәптә оештырылган чараларда теләп катнашалар. Шагыйрьләрнең  иҗат җимешләре даими рәвештә район газета битләрендә басылып килә.  Яшь каләм тибрәтүчеләргә дә юл ачык.  Аларның язмаларын да газета битләрендә еш укыйбыз. Мәктәбебезнең "Тамчы" газетасында, республикакүләм иҗади бәйгеләрдә үз көчеңне сынап карау өчен мөмкинлекләр күп. Яз, иҗат ит, хыяллан!  Шигърият, иҗат янып йөрүчеләр өчен генә бит ул, битарафлыкка анда урын юк.

Сәхнәгә 2 укучы күтәрелә. Берсе Р.Гыйльфанованың "Кичермәсләр",

икенчесе Л.Голымованың "Кирәк" шигырен укый.

Котлау өчен сүз район газетасы мөһәррире Сабирова А.А. бирелә.

                          Укучы З.Шәрипованың "Кашкарыйлар" шигырен укый.

Алып баручы. Кадерле кунакларыбыз. Сезнең бүген укучыларга әйтер сүзләрегез, теләкләрегез бардыр. Барысын да шигъри  юлларга тезеп булмый бит. Сүзне каләм осталарына бирәсе килә.

Ачык микрофон.

Алып баручы. Алтын юбилеен билгеләп үткән Әлмәт Язучылар берлеге алга, алдагы көнгә атлады. Үткәне данлы булган бу оешманың киләчәге якты булсын. Аны сугарып торган ун чишмә саекмасын иде. Шигъриятнең тылсымы, әдәбиятның көченә  кимемичә, киресенчә артырга, ныгырга, тагын да яктырак янарга язсын. Ә киләчәкне язучылар, кадерле укучылар, сез. Күңелегездә илһам очкыны бар икән, каләм алыгыз. Мине ишетсеннәр дисез икән, языгыз. Еллар үтә, гасырлар алышына, ләкин язылган, ташка  басылган сүз югалмый. Менә бу җыентык та шуның ачык мисалы. Ул үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне бәйли, илһам чишмәләренең сафлыгы белән күңелләрне иркәли. Бу чишмәләр сагында торучыларга иҗади уңышлар телик.

                              Җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока истории в 8 классе "Педагог и просветитель Чишмай Пшунелов"

Данная статья была подготовлена к четвёртым научным чтениям, которые были приурочены к Дню славянской письменности и культуры. Тематика конференции: "Просветительское движение на Северном Кавказ...

Педагог и просветитель Чишмай Пшунелов.

Статья к уроку истории Адыгеи в 8 классе....

М.Җәлил. "Сандугач һәм Чишмә балладасы"

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьтер кулланып үткәрү өчен материал ( презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла....

Китап - белем чишмәсе

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Укучыларда китапка мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү....

Чишмәләр җыры тынмасын.

Рус группаларында дәрес яисә дәрестән тыш эш өчен сценарий...