Яңа ел - 2013
методическая разработка по теме

Гильмеева Гульназ Закиевна

Башлангыч класс укучылары өчен Яңа ел сценариясе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_-_2013.doc85.5 КБ

Предварительный просмотр:

Катнашалар:  Убырлы, Шүрәле, Дию, Кәрлә, Песи, Убырлының оныгы, 3 гном, Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы, тылсымчы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Чыршының утлары янмый. Кара песие белән Убырлы керә.

Убырлы.  Өлгердек! Өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.

Песи.    (чыршыга сокланып)

              Ой, ой, ой.

              Шундый матур чыршысы,

              Бизәк кенә ылысы.

              Беркем дә юк янында,

              Икәү генә без монда.

              Булмасын бәйрәмнәре,

              Бер бала да килмәсен.

Убырлы.  Ярар, матурым, күрсәтермен мин аларга бәйрәмне, гомер буе онытмаслар мине.

Песи.    Эх, бәйрәмнәрен бозарга иде,

              Нәрсә булса да уйларга иде.

Убырлы.   Шып! Күп сөйләшмә!

                    Җырлап бииләр.(“Черный кот!” )

Убырлы.   Фу, кеше исе килә. Әйдә моннан ычкыныйк.    

                    Китәләр.Тылсымлы музыка яңгырый. Кулга-кул тотынышып балалар керәләр.

Алып баручы.  Балалар, ай, нинди кызганыч,

                          Ашыга-ашыга  без бизәндек.

                          Бәйрәмгә диеп  килдек.

                          Чыршыбызның  уты юк бит,

                          Без юкка тырышканбыз.

                          Тукта, тукта,  ни булды?

                          Кемнәрдер бире килде.

                  3 гном чүгәли-иелеп як-якларына  каранып керәләр.

1 гном.    Безне кем дисезме,

                Сез безне белмисезме?

2 гном.    Без гномнар булабыз,

                 Шушы урманда торабыз.

3 гном.    Без сезнең төшләргә

                 Һәрвакыт керәбез.

                 Әкият илендә

                 Дөньялар гизәбез.

1 гном.     Без җир асты байлыкларын

                 Табабыз, саклыйбыз.

                 Урмандагы җәнлекләрне,

                 Агачларны яклыйбыз.

2 гном.    Карт булсак та

                 Без гномнар шәфкатьле.

                 Менә хәзер сез дә

                 Белдегез кем икәнне.

Алып баручы.  Белдек, белдек, сез шәфкатьле гномнар, безгә булыша    

алмассыз микән?

Чыршының уты сүнде бит,

Карагызчы, дусларым.

Көчле җил исеп киттеме?

Ник янмый соң алар?

Бәөрәмебез әле яңа

Башланып кына ките.

Чыршы балкып торсын идее,

Ничек кабызыйк инде?

                  (Гномнар серләшәләр.)

3 гном.     Булмаса без  ярдәмгә тылсымчыны чакырып карыйк бергә-бергә.

Балалар.  Тылсымчы! Тылсымчы!

            Әкрен генә пәрдә ачыла. Анда кулына тылсымлы таяк тоткан Тылсымчы.

Тылсымчы.    Исәнмесез, дусларым. Ник чакырдыгыз мине?

1 гном.       Тылсымчы, балаларга ярдәм итик әле.

2 гном .      Алар бәйрәмгә килгәннәр. Чыршыларының  уты юк.

Тылсымчы.        (тылсымлы таягы белән хәрәкәтләр ясый.)

Алып баручы. Яшел чыршы, басып торчы

                           Залның түрендә.

                           Утлар сибеп балкып тор син

                           Бәйрәм көнендә.

                           Чыршының  утлары яна.

Тылсымчы . Менә ичмасам, булды бит! Дусларым, мин сезгә бик ерактан - шәрык иленнән килдем,  сезне серле әкияти шәрык төнен карарга чакырам. Аны күрү өчен бер күзне йомарга, икенче күз белән тартмадагы тишеккә карарга кирәк. Шулай итеп могҗиза башлана...

(Уенда катнашучы тишектән карый, маг аның башына үзенең халатын каплый. Тик уенда катнашучы берни күрми.)
       
Тылсымчы.  Ну ничек, күрдеңме?
       
Укучы.  Бернәрсә дә күрмәдем.
       
Тылсымчы. (гаҗәпләнеп). Ничек инде күрмәдең? Караңгылык күргәнсеңдер бит? Серле, әкияти шәрык төне шул инде! Ә хәзер мин сезгә берничә фокус күрсәтәм.
"Ялкын капризы"  Тылсыичы шәм кабыза, ялкынга җиңелчә генә өрә, ялкын капма-каршы якка иелә. Аннан соң бүрәнкә алып, шәмгә шуның аша өрә, ялкын бүрәнкә ягына авыша.  (Бүрәнкәдә түбән басым барлыкка килә, шул ялкынны тарта)\
Янып торган шәм янына шешә бастырып куя, шешәгә өрә, шәм сүнә.(
Һава агымы икегә бүленә, аннан соң кушыла һәм шәмне сүндерә)
"Суы түгелми торган стакан"Тылсымчы сулы стакан ала, стаканны карта белән каплый. Картаны кулы белән тотып стаканны тиз генә әйләндерә һәм кулын ала: су түгелми. (Һава картага басым ясый һәм аны стаканга кыса.)
Тылсымчы. Ә хәзер мин тамашачыларның фокус күрсәтергә булышуларын үтенәм. (Теләгән кеше чыга)
"Серле акча" Тылсымчы уенда катнашучыга биш тимер акчаның берсен алып, учына кысып тотып торырга куша. Аннан соң акча өстәлгә куела. Маг акчаларны тиз генә буташтыра һәм укучы тотып торганын табып бирә.(Укучы учында тотып торган акча башкаларына караганда җылырак була)
"Кулга ияләштерелгән елан" Тылсымчы пластмасса линейканы йон тукымага ышкырга һәм кәгазьдән ясалган еланга якын китерергә куша. Елан башын күтәрә.(Линейка электрлана һәм җиңел әйберләрне күтәрә башлый.)
     
Тылсымчы.  Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Соңгы ике фокусны аңлатып бирүчеләр чыршыдан приз алу хокукына ия булачаклар.(Укучылар аңлаталар, бүләк алалар)
     
Тылсымчы.   Рәхмәт сезгә миңа ярдәм иткәнегез өчен, минем фокусларым сезгә ошадымы соң? Мин сезгә Яңа елда бәхетләр теләп саубуллашам. Саубулыгыз!

Алып  баручы.  Әйдәгез, бераз ял итик,

                            Чыршыны  читтән күзәтик.

                            Бәйрәм башланды гына,

                            Серле хәлләр булыр сыман.

                         Ут сүнә. Убырлы карчык  песие белән керә.

Убырлы.     Бигрәк күңелсез икән бер иптәшең дә булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмәкне алдым. Бәйрәмгә киярмен дип тырыштым инде.Тик берәү дә чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрәк күңелсез.

Песи.        Ә син сихерлә.

Убырлы.   Бер, ике, өч, миндә сихер, миндә көч. Нәрсә күрәм алда?

Песи.       Убырлы, анда балалар җыелганнар, Яңа  елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтәләрдер алар.

Убырлы. Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?

Песи.      Юк.

Убырлы.  Хи-хи-хи! Менә эш табылды. (Җырлап-биеп,  шатланып йөри.)

Песи.       Нинди эш, сөйләп бир әле.

Убырлы.  Мине, чибәр апаларын, бәйрәмгә  чакырмадылар алар. Барыбер бәйрәмнәрен бозам.

Песи.      Ничек итеп?

Убырлы.  Беләсеңме, Кыш бабайны йоклатабыз.

Песи.      Минем дә сиңа булышасым  килә.

Убырлы.   Песи ханым, мин сиңа порошок бирәм, шуны Кыш бабайга сип. Ә мин Кыш бабай булып балаларны үземә каратам. Кара аны, тиз йөр. Капчыгын ал да, монда кил.

           (Песи  мыраулап чыгып   китә, Убырлы балалар янына килә.)

Убырлы.          Исәнмесез,  балаларым,  оныкларым!

                      Сезне Яңа ел белән котлыйм.

                      Яңа елда телим сезгә кайгылар,

                      Зурдан-зур начарлыклар,

                      Тьфү,  яхшылыклар, шатлыклар.

Алып баручы. Убырлы, син бүген нишләптер, үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.

Убырлы.  Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

Алып баручы.    Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим ит.

Убырлы.  Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем. Сезнең белән чыршы   тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.

                   Балалар түгәрәккә басалар.

Алып баручы.      Ап-ак мамык карлар ява,

                          Акка төреп дөньяны.

                          Бүген безне үз янына

                          Яшел чыршы  җыйнады.

Убырлы.   Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.

Алып баручы.  Син нәрсә, Убырлы.  Без әле Кыш бабайны көтәбез.Нинди  чыршы  бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.

Убырлы.  Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.

Алып баручы.  Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елда да килмичә калганы юк. Балалар, бергәләп чакырыйк әле.

Балалар.  Кыш бабай!  Кыш бабай!

Алып баручы.  Чынлап та, җавап бирми Кыш бабай. Әбекәй, бу хәлләр миңа бер дә ошамый әле.Бу эшкә  синең катнашың юкмы? Әйт әле, кая Кыш бабай?

Убырлы. (үчекләп)  Кая Кыш бабай?  Кая Кыш бабай? Юкка чыкты  Кыш бабай. Юк дигәч, юк инде.

Алып баручы.   Яхшылык белән Кыш бабайны җибәр, әгәр дә юлына син аркылы төшкән булсаң, кара аны.

Убырлы.  Сез нәрсә мине куркытасызмы?  Менә сынашып карыйк әле. Кем җитезрәк, хәйләкәррәк, акыллырак  икән? Минме, сезме?

                                   Уен. Киез итекләр киеп чыршы  тирәли йөгерү.

Убырлы.  Ярар, сез җитезлек белән, мин хәйләкәрлек  белән алдырдым. Минем турыда матур итеп  шигырьләр  сөйләсәгез, Кыш бабайны китертәм. Алайса гел Кыш бабай да, Кыш бабай...

Балалар.      Убырлы-убырлы

                  Бөтен бите пудырлы.

                  Әй бизәнгән,  ясанган,

                  Караучысы  булырмы?

                  Аяклары кәкре,

                  Аркалары бөкере.

                  Үзе шундый кылтая,

                   Мин чибәр, дип, масая.

                    Киткән Убырлы биеп,

                    Җыртык күлмәген киеп.

                    Аннан куркып  урманда

                    Калмаган бер җанвар да.

Убырлы.     Нишләп качсыннар ди, минем дусларым бик күп. Шүрәле, Дию, җен-пәриләр нихәтле. Сез мине үпкәләтәсез, менә аларны чакырсаммы? Әле бәлки үзләре дә килерләр... Ух!

Дию белән Кәрлә атылып керәләр.
Дию. Туктагыз, туктагыз! Нишләп без килгәнче бәйрәмегезне башладыгыз?
Кәрлә. Әйе, нишләп башладыгыз?
Алып баручы. Сез кемнәр соң?
Дию. Без – кунаклар.
Кәрлә. Әйе, кунаклар.
Дию. Оныгымны бәйрәмгә алып килдем.
Алып баручы. Оныгыңның исеме ничек соң?
Дию. Аның исеме – Кәрлиулла.
Алып баручы. Кызык исем. Фамилиясе ничек?
Кәрлә. Нәрсәм ничек?
Алып баручы. Сез әллә фамилия дигән сүзне аңламыйсызмы?
Дию. Без кара урманнан. Анда фамилия юк бит.
Алып баручы. Кызык. Менә минем исемем .... , фа милиям .... , бабамның исеме . . . булган. Димәк, бабамның исеме минем фамилиям.
Дию. Аңлашылды. Минем исемем Дибай. Аның фамилиясе Дибаев буламы?
Алып баручы. Нәкъ шулай. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.
Алып баручы. Шигырьләребезне тыңлап бетер.

                           Безнең Убырлы карчыкның

                           Сумсалары бер дигән.

                           Кәбестәсе, алмалысы

                           Барысы да көеп беткән.

                                              Сумсалар җанландылар,

                                              Бик тиз аякландылар.

                                              Йөгерделәр, качтык, дип,

                                              Убырлы ач калсын дип.

Убырлы.   Ничек ач? Сез мине үпкәләтәсезме? Ярар.

Алып баручы.  Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы.   Ярар, ярар. Мин дә шаярырга  яратам. Сезгә Кыш бабай кирәкме, каршы алыгыз.  (Себеркесе белән сихерли.Шүрәле керә.)

Шүрәле.   Китегез, кит юлымнан! (баларны күреп)

Сәлам Кыш бабагыздан.

Исәнмесез, минем балаларым,

Күз нурларым, алмаларым.

Яңа ел белән сезне,

Котлыймын үзегеәне!

Яңа елда телим сезгә

Күп төрле начарлыклар.

Тьфү, тьфү, ялгыш әйттем,

Телим гел яхшылыклар.

Алып баручы. Балар, бу кыш бабай бик сәер зле. Исәнме Кыш бабай!

Шүрәле.  Исәнме чибәркәем,

Яшел песи күзкәең,

Ай, тьфү, тагын ялгыштым,

Бәхетле бул , гөлкәем.

Алып баручы.  Туктале, Кыш бабай, син чып-чын Кыш бабаймы соң?

Шүрәле. Кыш бабай юри-мурый булмый инде ул. Менә саклым, менә чапаным, менә таягым, бүрегем, итегем.

Алып баручы. Әгәр дә син Кыш бабай икәнсең, Яңа ел турында берәр җыр ңырлап күрсәт.

Шүрәле. Нигә җырламаска? Кыш бабай булыйм да, шуны да белмим, ди.

Алып баручы. Җырла, алайса.

Шүрәле. Кайдадыр бер елгада

               Сары керпе утырган.  

Алып баручы. Елгада?

Шүрәле. Юк, юк, урманда. Әйе... Кайдадыр бер урманда.

Алып баручы. Сары керпе буламыни?

Шүрәле. Яшел керпе.

Алып баручы. Яшел керпе буламыни?

Шүрәле. Чыршы! Әйе, әйе, исемә төште, чыршы! Чыршы яшел була бит әле.

Алып баручы. Шуннан.

Шүрәле.  Хәзер аңа түфлиләр дә, таяклар да да эленгән.

Алып баручы. Нәрсәләр эленгән?

Шүрәле. Урындыклар, өстәлләр...

Алып баручы. Балалар, Кыш бабай дөрес әйтәме? Юк, билгеле. Менә бит балалар үзеңнән ничек көләләр. алар синең Кыш бабай түгел икәнлегеңне күптән белделәр инде.

Шүрәле. Сез нәрсә? Мин бит бик карт. Карт кешенең хәтере (бармак белән башын күрсәтә) фьют. Менә уйлап алыйк әле.

Алып баручы. Әйдә инде, ышандырырга тырышып кара әле.

Шүрәле. Хәзер без аны. ( Уен “Минемчә эшлә”. Шүрәле төрле хәрәкәтләр күрсәтә, балалар шуны кабатлыйлар. Уен урында басып кына башкарыла).

Алып баручы. Ярар, монысы ярыйсы. Ә кая соң синең оныгың – Кар кызы?

Шүрәле. Алар минем берәү генә түгел. Бик күп оныкларым – кар бөртекләрем. Урамга чыгып карасагыз – алар гел шунда, биеп, бөтерелеп йөриләр.

Алып баручы. Монысы да аңлашылды. Чын Кыш бабай булгач, безгә чыршының утларын яндырып бир әле. Тылсымчының көче  тиз бетте, чыршының утлары сүнде бит.

Шүрәле. Ай, үләм. Чепуха! Шуңа аптырап утырасызмы? Балалар, сездә шырпы бармы?

Алып баручы. Нинди шырпы?

Шүрәле.Сез нәрсә? Кем дип уйлыйсыз мине? Ни белән яндырырга тиеш соң мин аны?

Алып баручы. Тылсымлы сүзләр белән.

Шүрәле. Ә, әйе, шулай бит әле.

Мин Шүрәле, Шүрәле.

Мине чыршы күр әле.

Утларыңны балкыт син,

Кети-кети уйнат син.

Алып баручы. Менә, ниһаять, үзеңне таныттың. Син – Шүрәле.

Шүрәле. Әйе, мин Шүрәле.

Алып баручы. Кит, Шүрәле, урманыңа. Бармагыңны тагын кыстырырбыз бит.

Шүрәле. (үчекләп) Мин Шүрәле, Шүрәле.

Әгәр мин теләсәм,

Һәрбер бакчага керәм,

Тәрбиячеләрне биетәм, балаларны сикертәм.

Кети – кети!

Йөгерешегез, шаярыгыз.

Сызгырыгыз, көлегез,

Үртәшегез, елашыгыз.

Мин – Шүрәле, белегез!

Алып баручы. Әле син шулаймы, шүрәле. Менә Кыш бабайга барысын да сөйләп бирербез дә, ул сине бәйрәмгә чакырмас. ( Убырлыга борылып). Убырлы, бу бит Кыш бабай булмады. Кайда соң безнең Кыш бабай?

Убырлы.   Нәрсәсе ошамый сезгә? Шул хәтле матур Кыш бабай, нәрсәсе ошамагандыр, һич аңламыйм. Бүреге-чалмасы бар, юкка гына булса да тун кигән.

Алып баручы.  Убырлы, ярар мин тиз генә чыгып керәм.  Син балалар белән уйный тор әле.  (Балаларга)  Мин хәзер аның оныгын алып киләм. Ул булышмый калмас.   (Китә)

                             Уен

 Алып баручы.    (кулыннан җитәкләп  Убырлының оныгын алып керә.) Әбекәй, бу убырны таныйсызмы?

Убырлы. Ай минем яраткан оныгым. Убырым.

 Убыр.  Әбекәем, барча балалар да Яңа елда күчтәнәчләр алалар икән, минем дә күчтәнәч аласым килә. Кыш бабайда икән  күчтәнәчләр. Кыш бабайны табарга булыш әле.

Убырлы.  И-и-и, минем бердәнберем. Берсүссез ярдәм итәм. Кадерлемне бүләксез калдыраммы соң?  Туңгансың да бугай, башта дусларың белән биеп ал.

                        Убырлар биюе. Музыка астында Кыш бабай  белән Карчәчәк керә.

Кыш бабай.  Киләм, киләм, балалар. Сезнең янга ашыгам. Бар халык качкан, күрәсең, суыктан курыккан. (Чыршыны әйләнә.) Суыкмы сезгә, балалар? Суыкмы сезгә, кунаклар?

Балалар. Җылы.

Кыш бабай.   Ә хәзер суыкмы, балалар?

Балалар.  Җылы.

Кыш бабай.   Ә   хәзер.

Убырлы.  Җылы-суык,  җылы-суык.  Җитәр инде сиңа чыршы тирәли йөрергә. Өйгә кергәч исәнләшергә кирәк, ә син йөгерәсең дә, йөгерәсең.

Кыш бабай.  Чынлап та нәрсә булды соң минем белән. (Кинәт үзгәреп.)                                

                     Исәнмесез, балалар.

                     Исәнмесез, кунаклар!

                  Сезне күреп шатландым,

                    Бу хәерле сәгатьтә.

                    Бәйрәм теләге сезгә

                    Шат яшәгез   гомергә.

Карчәчәк.         Исәнмесез, дусларым!

                           Бергә узсын Яңа ел!

Шүрәле. Бергә булсын, Карчәчәк, бергә булсын, Кыш бабай.

Кыш бабай.     Шүрәле дә килгән икән бәйрәмгә.      

Алып баручы.   Әйе, Кыш бабай. Менә Шүрәле безне алдамакчы булды әле. Син улып киенгән дә, бәйрәмне бозарга теләде. Убырлы котырткан аны. Үзләре белән Дию белән Кәрләне дә алып килгәннәр.

Кыш бабай.     Начар эшләгәнсең, Шүрәле.

Шүрәле. Мин шаярдым гына. Ә менә Дию белән Кәрлә - Кыш бабайның юлын чуалтучылар, адаштыручылар.

Кыш бабай.     Усал итеп шаяргансыз. Сезне бәйрәмнән куарга кирәк.

Шүрәле. Сез мине куа алмыйсыз.

Кыш бабай. Нишләп?

Шүрәле.Син, кыш бабай, чыршы утларын яндыра алмыйсың. Мин аны сихерләдем. Сез минем теләгемне үтәгәндә генә аның утлары яначак.

Кыш бабай. Алдыйсың.

Шүрәле. Яндырып кара алайса.

Кыш бабай. Чыршы, чыршы кабын син,

                       Утларыңны балкыт син.

Карчәчәк. Балалар, ягез әле сез дә булышыгыз.

(Балалар тылсымлы сүзләрне әйтәләр, чыршы уты янмый).

Кыш бабай. Ярый, Шүрәле, әйт.  Нинди үтенеч ул?

Шүрәле. Минем теләгем бер генә - миңа дусларым белән шушы бәйрәмдә калырга рөхсәт итсәгез иде.

Дию. Үз гаебебезне таныйбыз, балалар.

Кәрлә. Безгә сезнең янда бик тә күңелле.

Убырлы. Зинһар, безгә бәйрәмдә катнашырга рөхсәт итегез.        

Алып баручы.  Нишлибез бабалар, китсеннәрме Шүрәле, Убырлы, Дию һәм Кәрлә?

Балалар. Юк!

Кыш  бабай.  Ярар алайса, калсыннар. Тик башка алай шаярмасыннар. Әйдәгез, бабалар чыршының утларын яндырыйк әле.

Бергә. Чыршы, чыршы кабын син,

             Утларыңны балкыт син. (чыршының утлары яна).

Кыш бабай. Басыгыз чыршы тирәли

                       Бер җырлап алыйк әле,

                       Бер биеп алыйк әле.

                       Яшел чыршы тирәсендә

                      Җилкенеп калык әле. (чыршы тирәсендә әйләнү).

Кыш бабай.    Әй матур җырладыгыз.  Сезнең кебек балалар белән уйнарга яратам мин. Туңдырып алыйм әле үзегезне.

                                                   Уен “Туңдыру”

 

Кыш бабай.  Берегезне дә туңдыра алмадым,  җитмәсә бик арыдым, утырып торыйм әле.

Алып баручы. Ә без сине җибәрмибез, Кыш бабай.

Кәрлә.  Кыш  бабай, кадерлем,

           Озак көттек без сине.

           Сагындырдың килмичә,

           Китмисең  биемичә.

           Башта безне карап тор,

           Аннан үзең әзер бул.

      Бию.

Кыш бабай.  Биим, биим   шатланып,

                       Шатланып,   канатланып.

                       Чыршы  бәйрәменә  килеп,

                       Булмас биеми калып.

                                 Кыш бабай биюе.Утыра.

Кыш бабай.  Менә хәзер ял итим.

                       Шигырьләр   тыңлап китим.

          Шигырьләр.  Балалар сөйли.                  

Убырлы.  (Чыршы   артыннан чыга.)  Кыш бабай, миңа оят булып китте. Мин бит сине йоклатмакчы идем.  Син мине гафу ит инде.

Кыш бабай.  Бу Убырлының явызлыгы бетәсе юк икән.Балалар,  миңа бит китәргә вакыт.  Мине башка мәктәпләрдә дә көтәләр.

Алып баручы. Ә бүләкләр, Кыш бабай?

Убырлы.  Әйе, әйе, бүләкләр.

Кыш бабай.  Әй, онытып торам икән. Кая әле чыршы  төбендә генә иде бит капчыгым.  ( эзләп  китә.)  Менә икән.(Өстерәп алып килә. Ача. Песи чыга.) Син нәрсә эшлисең монда?

Песи.  Мияу  (киерелеп)  Йоклап киткәнмен бит.

Кыш бабай.  Бүләкләр кая соң?

Песи.  Нинди бүләкләр?

Убырлы.  (песигә) Син нишләдең?

Песи. Мин барысын да синеңчә  эшләдем.  Бүләкләр Кыш бабай өендә калды.

 Кыш бабай. Бүләкләремне алып  ташлап, капчык эченә  син үзең  кереп яттыңмыни  әле? Әйдә өйдән карап килик әле.

Песи. Үзем, үзем. Мин аның кая икәнен беләм. (Чыгып    китә.  Капчыкны күтәрә алмый. Ишектән кычкыра.)  Килегез әле булышырга.

                 Кыш бабай, Убырлы капчыкны күтәреп керәләр.

Кыш бабай.    Менә сезгә бүләкләр

                         Рәхим итеп алыгыз.

                         Яңа елның күчтәнәчен

                         Өйгә алып кайтыгыз.

     

                        Чәй эчегез  тәмле итеп

                        Әти-әниләр белән.

                        Сезнең белән саубуллашып

                        Тагын бер елга китәм.

                        Исән-имин булыгыз,

                        Тагын да  зур   үсегез.

                        Киләсе елга бәйрәмгә

                        Барыгыз да килегез.

                        Яңа ел котлы булсын,

                        Яңа ел нурлы булсын!

                        Сәламәтлек, шатлыклар

                         Телим бары уңышлар!

Убырлы.     Бик күңелле сезнең белән

                      Мине  яратасыз,  беләм.

                      Онытмагыз чакырырга

                      Киләсе елга да киләм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по математике 6 класс на 2013 - 2013 учебный год

расчитанный на 6 часов в неделю, 204 в год, п оучебнику И.И. Зубарева, А.Г. Мордкович, Математика 6 класс, Учебник для образовательных учреждений. – М.: Мнемозина, 2007 г....

Рабочая программа по предмету «Алгебра и начала математического анализа» в 10-11 классах на 2012/2013, 2013-2014 учебные годы

Данная программа рассчитана на 272 учебных часа (136 часов в 10 классе и 136 часов в 11 классе). В учебном плане для изучения алгебры и начал анализа на базовом уровне отводится 3 часа в неделю, 1 час...

Демо-версии ЕГЭ 2013! ... Демо-версии ЕГЭ 2013 на сайте Федерального института педагогических измерений http://www.fipi.ru/

Демо-версии ЕГЭ 2013! ... Демо-версии ЕГЭ 2013 на сайте Федерального института педагогических измерений http://www.fipi.ru/ ...

Анализ МО за 2012-2013 уч.гг и План работы на 2013-2014гг

Анализ работы МО учителей-предметников гуманитарного цикла...

Выступление на педагогическом совете школы 29 августа 2013 года Тема: «Анализ работы учителей начальных классов за 2013-2014 учебный год»

1.Перспективы развития системы образования в современных условиях, внедрение педагогических и информационных технологий в образовательный процесс для повышения качества знаний учащихся.2. Работа...

Планы и анализ работы проблемно-методической группы (2012-2013, 2013-2014 гг)

Планы и анализ работы проблемно – методической группы  «Повышение мотивации учения и познавательного интереса учащихся в малочисленной школе»Предлагаю познакомиться с анализом работы проблем...

Справка о проведённых школьных олимпиадах по предметам естественно – математического цикла 2013 – 2014 учебного года. Олимпиады проведены с 10 октября по 23 октября 2013 года среди учащихся 5 – 11 классов.

Справкао  проведённых школьных олимпиадах  по предметаместественно – математического цикла2013 – 2014 учебного года.Олимпиады проведеныс 10 октября по 23 октября 2013 годасреди учащихся 5 – ...