"Нәүрүз котлы булсын!"
проект по теме

Зиганшина Миляуша Мансуровна

1. Проектның төре: Иҗади – проектик юнәлешле

2. Проектның дәвамлылыгы: 2 атна

3. Проектның максаты: Балаларны  милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес  тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

4 . Проектның бурычлар:

 - Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның календарь  елаларын белү һәм алар белән кызыксынуларын  үстереп балаларга эстетик һәм әхлакый  тәрбия бирү.

 - Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстерү.

 - халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау максатыннан ел  фасыллары белән бәйләнешле  йола бәйрәмнәре (“Нәүрүз”, “Сөмбелә”,  “Карга боткасы”, “Сабантуй”)  белән балаларны таныштыру.

5 . Проектны презентацияләү:  “Нәүрүз”  календарь йола  бәйрәмен үткәрү.

6 . Проекттан көтелгән  нәтиҗә:

  • Әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә. Балалар ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга  өйрәнә.
  • Татар халкының электән килгән гореф-гадәтләрен, йола уеннарын өйрәнәләр.
  • Халык-аваз иҗаты  белән кызыксыналар, аңа хөрмәт белән карыйлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Нәүрүз котлы булсын!”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

1. Проектның төре: Иҗади – проектик юнәлешле

2. Проектның дәвамлылыгы: 2 атна

3. Проектның максаты: Балаларны  милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәрьяклап үсеш алган, иҗади шәхес  тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

4 . Проектның бурычлар:

 - Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның календарь  елаларын белү һәм алар белән кызыксынуларын  үстереп балаларга эстетик һәм әхлакый  тәрбия бирү.

 - Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстерү.

 - халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау максатыннан ел  фасыллары белән бәйләнешле  йола бәйрәмнәре (“Нәүрүз”, “Сөмбелә”,  “Карга боткасы”, “Сабантуй”)  белән балаларны таныштыру.

5 . Проектны презентацияләү:  “Нәүрүз”  календарь йола  бәйрәмен үткәрү.

6 . Проекттан көтелгән  нәтиҗә:

  • Әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә. Балалар ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга  өйрәнә.
  • Татар халкының электән килгән гореф-гадәтләрен, йола уеннарын өйрәнәләр.
  • Халык-аваз иҗаты  белән кызыксыналар, аңа хөрмәт белән карыйлар.

6. Кулланылган  әдәбият:

 - Баязитова Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”

 - Закирова К.В., Низамова Р.А.  «Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы”

 - Ягъфәров Р.Ф.  “Татар халкының уен фольклоры”.

Перспектив – тематик  эш планы.

“Нәүрүз котлы булсын!”

  Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

1.

Ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре.

Нәүрүз турында белемнәрне үстерү

Нәүрүзләр әйтү.Үстерешле уеннар уйнау.

Йола бәйрәмнәре турында фикер алышу. Әйтешләр өйрәнү.

2.

Милли уеннар

Милли уеннар турында әңгәмә

“Йөзек салыш”, “Күкәй эзләү” уеннары

Милли уеннар өйрәнү

3.

Татар халкының милли киемнәре

Милли киемнәр белән танышу. Эстетик тәрбия бирү.

Милли  киемнәр карау, аларны рәсемләү.

Костюмнар, атрибутлар әзерләү

4

“Туган як” музеена сәяхәт

Халык мәдәнияте ,традицияләре б-н танышу

Хис кичерешләр турында әңгәмә кору

4.

Мәкаль һәм әйтемнәр

Яз турында мәкальләр өйрәнү

Халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, өйрәнү

Яз турында яңа мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.

5.

Такмаклар, җырлар өйрәнәбез

Нәүрүз җырларын, такмакларын өйрәнү. Сөйләм телен үстерү.

Җырлар җырлау.

Яңа җырлар  һәм шигырьләр өйрәнү.

6.

“Нәүрүз котлы булсын!” бәйрәмен презентацияләү.

“Нәүрүз” бәйрәмен үткәрү.

Сөйләм телен үстерү.

Милли традицияләрне саклау.

Тема:  “Нәүрүз котлы булсын!”

Максат: 1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.

               2. Яз турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү,җырлау

               күнекмәләрен үстерү.

                3. Халкыбызның гореф-гадәтләренә,милли йолаларына

               мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Ясалма агачлар, чәчәкләр,плакат:«Нәүрүз котлы

булсын!», магнитофон, диск, презентация, «Балалар дөньясы» кассетасы

   

              Кичәнең барышы.

1 алып баручы : Исәнмесез балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Менә салкын        кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Без сезне күңел ачарга чакырабыз.

2 алып баручы: Здравствуйте дорогие дети, уважаемые гости! Вот и прошла зима, пришла к нам весна - красна, а вместе с ней пришел Татарский народный праздник  -  Навруз. Слово «Навруз» означает «новый день». Навруз – это период пробуждения природы, наступления тепла и начало весенних полевых работ. Навруз – это праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Навруз – это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А хозяйкой этого праздника является Нәүрүзбикә. Нәүрүз  котлы булсын!  Мы вас приглашаем на наш  весенний праздник!

1алып баручы: Нәүрүз бәйрәме  башланды, ә Нәүрүзбикә юк! Әйдәгез әле балалар, без аның турында шигырь сөйлик, бәлки ул килеп тә җитәр.

2 алып баручы: Праздник начинается, а хозяйки то нет. Ребятки давайте позовем ее красивыми стишками.

1 бала:                 Нәүрүз 

                         Әнә яз яшелләнә,

                         Җир анабыз гөлләнә,

                         Бозны тишә ак чәчәк,

                         Көнгә бага саф чәчәк!

                           Бүген көн тиң төннәргә

                           Урын юк һич көнләргә,

                           Без дә тиң, без дә тигез!

                           Мөбарәк Нәүрүз!- дибез.

2 бала:

                                      Нәүрүз

                           Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! –

                           Язгы яңа елыбыз,

                           Яңа елда туры булсын,

                           Нурлы булсын юлыбыз!

                           Еракларга яңгырасын

                           Бүген дәртле җырыбыз.

1 алып баручы:  Күренми, әйдәгез бергәләп чакырабыз! Нәүрүзбикә!                      

2 алып баручы:  Нет не идет, ребятки помогите!                       

Балалар :  Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә, кил монда!

                             Нәүрүзбикә керә.

Нәүрүзбикә :  Көннәр аяз,күктән алсу

                      Нур сибеп кояш көлә.
                    Җиргә тама көмеш тамчы,

                     Сагынып көткән яз килә!

             Агымсулар кичтем мин,

            Сезгә килеп җиттем мин,

            Нәүрүз әйтеп үттем мин,

            Нәүрүз мөбарәк булсын!

Җыр:  «Нәүрүз» җыры .

              Алмаз Хәмзин сүзләре,Фирзәр Мортазин көе

  1. Яз кояшы күңелләрдә

Көн дә җылысын өсти

Инде көннәр төнгә тигез

Тиздән җәй җитәр төсле

  Кушымта: Нәүрүз килә

                      Җиргә, илгә.

                      Нәүрүз, Нәүрүз, Нәүрүз!

                      Шатлык белән, бәхет белән!

                      Түрдән уз! Түрдән уз!

  1. Гөрләвекләр урамнарда

Ага карларны ерып

Урамнарда яз сулышы

Торса да карга тулып

      3. Җир уяна йокысыннан,

Юргананын куя ачып,

Хәбәр килгән Яз кызыннан

Каршы аламын чыгып.

Нәүрүзбикә: Минем сезгә табышмакларым бар, балалар.

              1.Аяксыз,кулсыз дөп-дөп кое казый. (Тамчы)

               2.Сорыйлар,көтәләр,килсәм,бар да качалар. (Яңгыр)

               3.Лампа түгел,яктырта,мич түгел,җылыта. (Кояш)

Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Алып баручы:Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте.Күз сал тәрәзәгә,тышта шаулап –гөрләп яз килә.

 Кыш бабай:Туктагыз ,туктагыз!Көч сынашмыйча, тартышмыйча, язга-Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

 Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәм.  

 Кыш бабай: Бер шартым бар:

                       Менә кашык ,менә күкәй,

                       Тот кулыңа, чибәркәй.

                        Син дә йөгер,мин дә калмам.

                                 (Узышалар)

                                   Балалар уенны дәвам итә.

Кыш бабай:  

                              Бие-бие, чибәркәй,

                             Мине узалмассың син.

                              Син яшь, мин карт булсам да,

                             Бию дә калышмам мин.  

                                      (Бииләр һәм Кыш бабай егыла)

                           

Кыш бабай:       Уф, арыдым,сусадым,

                        Харап булдым, җиңелдем.

                        Эредем бит эредем,

                        Яз алдында хур булдым.

1 алып баручы: Балалар, Кыш бабай эри, җилләтергә кирәк.

2 алып баручы: Дед Мороз тает, ребятки давайте подуем на него.

                             (Балалар кыш бабайга өрәләр.)

Кыш бабай:          

Менә күрдегезме җиңелдем. Кызым, Нәүрүзбикә, син җитез, көчле, эшчән  һәм мин сине тыныч күңел белән китәм.

Сезне барыгызны да  бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет шатлык телим. Исән - имин булыгыз! Сау булыгыз! ( чыгып китә )

Нәүрүзбикә: Сау бул Кыш бабай! Тынычлап ял ит.

1 алып баручы:  Бәйрәмебез дәвам итә, парлы бию “Парлаштык”

                       

Бала: Салкын кышны яз җиңде,-

             Моны барчагыз күрде.

             Куллар кулга тотынып,

              Без бәйрәм итик инде.

Бала: Уйныйк әле, уйныйк әле,

              Барыбыз бергә чакта,

              «Күкәй эзләү» уенын

              Күрсәтик сезнең алда.

                    Күкәй эзләү уены.

    (Кәрзин белән күкәй залның төрле җиренә куела, ләкин алдан    

           эзлисе кызның күзе бәйләнә).

Нәүрүзбикә:  Рәхим итеп ,сыйланыгыз! Кадерле балалар, кадерле кунаклар!Минем сезгә Бер үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен,зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсыннар.

Балалар “Яз җитә”  җырын башкаралар.

                     

  1. Кояш көлеп карый безгә,

           Күзләр чагыла,

          Елгалардан бозлар ага

         Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

  1. Агачка кунып чыпчыклар

           Чыелдашалар,

           Яшькелт-кара сыерчыклар

          Әй җырлашалар.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

1 алып баручы:  Бәйрәмебез ахырына якынлашты.  Бәйрәм белән сезне матур кызлар, зур малайлар һәм хөрмәтле кунаклар! Исәнлек-саулык, зур уңышлар  телим сезгә, ә хәзер әйдәгез күчтәнәчләр белән чәй эчәбез.

2 алып баручы : Вот и праздник наш подошёл к концу. Здоровья вам ребятки и благополучия всем! А сейчас все вместе будем угощаться!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "

Сценарий Нового года для татарской группы...

“Эшең ямьле, ашың тәмле булсын”.

:  Әхлак  тәрбиясе бирү. Логик фикер йөртеп, әйләнә-тирәдәге  вакыйгалардан дөрес   нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.             ...

Методическая разработка урока по теме:"ЭЛЕКТРИЧЕСКИЕ ПИЩЕВАРОЧНЫЕ КОТЛЫ"

Данная методическая разработка по учебной дисциплине "Техническое оснащение и организация рабочего места"  по теме: Электрические пищеварочные котлы используется для проведения лабораторно - прак...

Сыйныфтан тыш чара "Нәүрүз котлы булсын!"

Сыйныфтан тыш чара "Нәүрүз котлы булсын!"...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Нәүрүз котлы булсын!

Сыйныфтан тыш чара...

Основные характеристики котлов. Классификация котлов.

Основные характеристики котлов. Классификация котлов....