“Эшең ямьле, ашың тәмле булсын”.
методическая разработка по теме

якупова раушания галимулловна

 

:  Әхлак  тәрбиясе бирү. Логик фикер йөртеп, әйләнә-тирәдәге  вакыйгалардан дөрес   нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.                                                                                                                                                                               Балаларда матур гамәлләр кылу теләге уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eshen_yamle_ashyn_tmle_bulsyn..docx16.25 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   “Эшең  ямьле, ашың тәмле булсын”.

Максат:  Әхлак  тәрбиясе бирү. Логик фикер йөртеп, әйләнә-тирәдәге        

                  вакыйгалардан дөрес   нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.                                                                                                                                                                            

                   Балаларда матур гамәлләр кылу теләге уяту.

Җиһазлау:  компьютер,

Дәрес тибы:  уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Дәрес барышы.

I Ориентлашу этабы:

1)психологик уңай халәт тудыру;

2) белемнәрне тигезләү

3)УМ кую

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.

-Исәнмесез!

-Укучылар, сезнең белән сөйләшә башлаганда мин нинди сүзләр әйттем?

-Исәнмесез, хәерле көн дигән сүзләр.

-Балалар, без мондый сүзләрне нинди сүзләр дипатадык?

-(Укучылардан көтелгән җаваплар) Тәмле сүзләр.

-Ни өчен тәмле сүзләр алар?

-Чөнки аларны әйткәч, рәхәт була.

-Дөрес. Укчылар, сезнең якын кешеләрегезгә : әти-әниләргә, туганнарга, дусларыгызга нинди тәмле сүзләр әйткәнегез бар?

Балалар “тәмле” сүзләрне әйтәләр.

-Укучылар, мондый тәмле сүзләрне  бөтен балалар да беләләрме икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Гномнар килеп керә.  

1нче гном:   - Менә әйттем бит мин беренче булып киләм  дип.( Йөгереп кереп, өстәл артына утыра).

2 нче гном: - Син инде син, беренче. (Ике гном да 1 нче гном янына килеп утыралар).    

1нче гном . -Минем ашыйсым килә, миңа табакны бир әле.(Табакны үзенә таба тарта).

2,3 гномнар.- Безнең дә ашыйсыбыз килә, безгә бир.(Табакны үзләренә тарталар).

Укытучы.-Гафу итегез, сез кемнәр?

Гномнар.-Без -гномнар.

Укытучы.-Гномнар тәртипле булалар иде, ә сез бик тәртипсезләр.

Гномнар.-Без дә тәртипле идек,ләкин авырый башладык. Менә шуннан соң тәртипсезләндек.

1 нче гном.- Безнең тәртипле буласыбыз килә, безгә ярдәм итмәссезме икән.

 Укытучы.-Укучылар, ярдәм итәбезме гномнарга бу чирдән котылырга?

- (Укучылардан көтелгән җавап) Әйе.

-Гномнар, сез игътибарлы булырга, тыңларга сүз бирсәгез, без сезгә ярдәм итәрбез.

-Балалар, гномнар кайсы җирдә үзләрен дөрес тотмыйлар?

-Ашаганда.

-Әйе, укучылар, без бүген табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшербез. Бу сөйләшү барыбыз өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.

Дәреслек белән эш.

-Укучылар һәм гномнар, без галим Каюм Насыйриның “Тәрбия китаб”ыннан алынган кагыйдәләр белән танышырбыз.  Экраннарга карыйк әле (слайдлар күрсәтелә).

Укытучы слайдтагы кагыйдәләрне укый, укучылар күмәкләп кабатлыйлар. Аң-латмалар бирелә.

1.Ашарга утырганда һәм  ашап бетергәч кулыңны ю.
2. Аш алдыннан бисмилла   әйт, ашаган ашың мул булыр.
3. Хәрәм нигъмәткә бисмилла  әйтү тыела..
4. Ашың хәләлдән булсын.
5. Ашны бик кайнар ашама,  кайнар ашта бәрәкәт кимдер.
6.Ашаган вакытта алдыңа  түкмичә, тамызмыйча  аша.
7.Ризыкны уң кулың  белән аша
8. Ашаганда ризыкны иснәп карама.

 9.Мәҗлестә олылар булса,  алардан элек ашка кулың сузма.

10.Ашаган вакытта уңга-сулга карама
11.Кеше өлешенә, кеше  кашыгына күз салма.
12.Табакның уртасыннан алма, үз ягыңнан алып, табакның  читеннән аша.
13.Башкалар ашап туйгач, кешедән калып ашап  утырма.
 14. Ашап туйгач, әлхәмделиллаһ дип, шөкер итәргә кирәк.

-Укучылар, менә без бик кирәкле һәм файдалы киңәшләр белән таныштык. Ә хәзер өйрәнгән кагыйдәләрне ныгытыйк. Тестлар эшлибез. Шулай ук гномнарны да тикшерәбез. Алар безне игътибар белән тыңладылармы икән, тәртипсезлек  чирләреннән арындылармы икән?

-Балалар, кагыйдәләрне укып, язып өйрәнү бер эш, ә аларны гамәлдә куллану бөтенләй башка хәл. Әйдәгез хәзер аш табынына рәхим итегез һәм өйрәнгәннәрне файдаланыгыз.

(Укучылар кулларын юып, аш өстәле артына утыралар.Өстәлгә  татар халык ашлары куелган. Укучылар чәй эчәләр, табын яныннан торалар).

 

Укучылар һәм кадерле гномнар,  без бүген сезнең белән табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштык. Бу кагыйдәләр  сезнең   тормышыгызда һәрвакытта кирәк булачак. Мин сезне әлеге кагыйдәләр буенча яшәрсез дип өметләнеп калам.Дәрес  тәмам, барыгызга да рәхмәт, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий для старшей татарской группы "Котлы булсын Яңа ел! "

Сценарий Нового года для татарской группы...

Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.

бабаем Минһаҗев Хәсәннең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләре....

Конспект непосредственно образовательной деятельности по изучению татарского языка в ДОУ "ЯМЬЛЕ САБАНТУЙ - ВЕСЕННИЙ ПРАЗДНИК"

САБАНТУЙ! Это самый  любимый, самый веселый, самый торжественный народный праздник татарского народа. Он проводится после окончания весенних полевых работ. На этом празднике люди соревнуются в с...

Конспект урока по татарскому языку на тему «Күңелле җәй, ямьле җәй»

Р.З.Хәйдәрова  дәреслеге бунча үткәрелнән дәреснең конспекты. Дәрес  З нче сыйныф өчен төзелде.Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)...

Презентация "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"

Презентация для классного часа "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Рабочая программа внеурочной деятельности "Ямьле туган ягым"

Рабочая программа внеурочной деятельности "Ямьле туган ягым" расчитана  для 5 классов....