Алар мәңге үлемсез
проект по теме

Шамсивалеева Разиля Минвалеевна

Муса Җәлилгә багышланган әдәби - музыкаль композиция 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 24нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясенең 1 кв. татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Рәзилә Минвалеевна

Алар мәңге үлемсез

(Әдәби - музыкаль композиция)

Катнашалар: диктор, Җир-ана, Муса, Гөлчәчәк, Миләүшә, 1нче солдат, 2нче солдат

Диктор:

Сугыш корбаннарсыз булмый. Изге көрәштә җиңү яулаганда, ут эчендә юл ярып алга барганда, бик күп солдатларның гомере өзелде. Чит илләрдәге билгесез каберләр җаннарны тетрәтә.

  Җиңү һәм көрәш юлы озын, авыр булды. Ләкин батыр солдатлар әнә шул юлны дан белән уздылар. Геройларыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. (Ике солдат, Муса, ике солдат кыз чыга, сәхнәнең бер почмагында  Җир-ана басып тора)

Җир-ана:

                Тыңлагыз, улларым, кызларым!

                Үлемсез Җир-ана моң – зарын:

                Ватаным тудырган ирекне буарга,

                Сезне яңадан җирсез дә, сусыз да итәргә,

                Каныгызны еландай имәргә,

                Кара көч дөньясы коралга тотына

                Кара дошман – кара болыт

                Каплый ил күген,

                Канга – кан, җанга – җан.

                Я җиңү, я үлем!

(Көчле музыка әкренәя)

1нче солдат:

Мин – солдат. Мин – сугышның беренче көнендә үк һәлак булган солдат. Ул июль таңы гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем. Ә үзе гап-гади көн иде. Дөнья яратылганнан бирле ел саен кабатланып торган җәйге ямьле көн иде!

Җир-ана:

Үлгәннәр зарлана белми.

2нче солдат:

Без сугышканда таш таулар тетрәп ватылды, тигез кырда таулар өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урында күлләр хасил булды, Җир-ана уфылдап ыңгырашты, күкләр ташып иңрәде...

Җир-ана:

Үлгәннәр картаймыйлар!

1нче солдат:

Кыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлар җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта, без унсигез яшьлек егетләр идек. Безгә бүген дә унсигез!

Җир-ана:

               Көннәрегез авыр, улларым, кызларым,

               Юлларыгыз озын, тынгысыз,

               Тик шулай да ачынмагыз

               Бу көрәштә ялгыз түгелсез.

Гөлчәчәк:

  • Миләүшә син үлемнән куркасыңмы?

Миләүшә:

  • Үлемнән үлгән кешеләр генә куррыкмый ул, Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк:

  • Юк! Без үлмибез! Без яшәр өчен, җиңәр өчен туганбыз! Күтәр башыңны, Миләүшә! Син бит җырларга яратасың, әйдә бер җырлап җибәр әле!

(бер укучы җырлый)

Диктор:

         Сау булыгыз, дуслар, - дидең Муса

              Әкрен генә поезд кузгалды

              Калды Казан, киттең син сугышка

              Ерак иде солдат юллары.

 М.Җәлилнең көндәлек битләреннән:

    “Чулпан турында уйлаганда минем бәгырем өзгәләнә... Минем җаным барлык кыенлыкларга түзә алачак, әмма сигезенче гыйнварда кич белән Чулпанны соңгы тапкыр күрдем дигән уй белән һичничек тә килешә алмыйм. Күңелем бөтен көче белән моңа каршы күтәрелә... Чулпанымны мин шул кадәр көчле яратам, бу ярату барлык үлемнәрдән дә көчлерәк...”

а) Бер укучы “Чулпанга” шигырен сөйли.

б) Татар биюе башкарыла (нәни бала бии)

Диктор:

     1942нче елның июнь ае. Волхов фронтында каты сугышлар бара. Шул чакта шагыйрь күкрәгенә каты яра ала һәм чолганышта калып, һушсыз хәлдә дошман кулына эләгә. Дошманнар аны концентрацион лагерьга илтеп ташлыйлар.

Муса:

(«Кичер илем»)

Диктор:

     1944нче елның февралендә Җәлилгә  һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Имперский баш хәрби суд аларны, “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнары өчен үлем җәзасына хөкем итә. Үлем карары шул елның 25нче августында тормышка ашырыла. Итальян әсир үзенең көндәлегендә шаһитларның “татарлар елмаеп, батырларча үлделәр” дип сөйләгәннәрен язган. Әйдәгез герой шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алыйк.

а) Ана белән шагыйрь

б) Бер укучы җыр башкара “Әнием”

в) “Кызыл ромашкалар” – сәхнәләштерү

Җир-ана:

     Үлгәннәрнең исәннәргә әйтер сүзләре кала. Исемнәре калганнар һәм исемсез югалганнарның әйтер сүзләре кала.

1нче солдат:

      Без, дәһшәтле сугышның җәзалап үтерелгән корбаннары, сезгә – исән кешеләргә дәшәбез!

2нче солдат:

      Җирне саклагыз! Җирнең бәхете – исәннәр бәхете!

Муса:

         Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә!

         Һәм үләргә кыю ир булып.

         Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

         Үлемем дә яңгырар җыр булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар мәңге үлемсез"

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына сыйныф сәгате...

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

МУСА ҖӘЛИЛ-ҮЛЕМСЕЗ ШАГЫЙРЬ!

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңграр җыр булып.  Муса Җәлил. “Җырларым”...

Алар мәңге үлемсез.

Алар мәңге үлемсез.(М.Җәлил һәм Ф. Кәримиҗатларына багышланган әдәби-музыкаль кичә)...

Фатих Кәрим -үлемсез шагыйрь.Презентация.

Фатих Кәрим - үлемсез шагыйрь...

" Үлемсез полкта" катнашу

quot; Үлемсез полкта " катнашу...