Алар мәңге үлемсез.
методическая разработка на тему

Алар мәңге үлемсез.

(М.Җәлил һәм Ф. Кәрим

иҗатларына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alar_mnge_ulemsez.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Алар мәңге үлемсез.

(М.Җәлил һәм Ф. Кәрим

иҗатларына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Вәсилә Нәҗмиева Кукмара 3 нче урта мәктәбе укытучысы

Максат. М.Җәлил һәм Ф.Кәримнең тормышы, иҗаты һәм сугыш  турында өйрәнүне йомгаклау; шагыйрьләрнең иҗатына, тормышларына карата кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү; шагыйрьләрнең батырлык үрнәге аша ватанпәрварлык, гражданлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Шагыйрьләрнең иҗатлары турында күргәзмә, мультимедиа.

(Көй яңгырый.)

1 нче слайд. “Алар мәңге үлемсез” дигән язу күрсәтелә.

2 нче слайд.(Сәхнә артыннан укыйлар)

Киләчәк ...

Ул шундый матур булыр,

Сугышлар да булмас дошман да

Сез дә безне шунда искә алырсыз

Бәлки безгә  100 яшь тулганда.

1 нче алып баручы.1941нче елның 22нче июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керде, шәһәрләрне авылларны талый,яндыра башлады.

2 нче алып баручы.Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкә әдәбият – сәнгать эшлеклеләре дә күтәрелде. Аларның күбесе сугыш башлануның беренче көннәреннән үк фронтка китте, дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәште.

1 нче алып баручы.Менә алар: М.Җәлил, А.Алиш, Хәйретдин Мөҗәй

3 нче слайд. М.Җәлил, А.Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Н.Баян портретлары

2 нче алып баручы.Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Н.Баян һәм башка күпләгән талантлы язучыларыбыз яу кырында башларын салды.

4 нче слайд. М.Җәлил портреты.

(Укучы М.Җәлил булып укый): Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

                                        Һәм үләргә кыю ир булып

                                        Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

                                        Үлемем дә яңгырар җыр булып.

5 нче слайд. Ф.Кәримнең портреты.

(Укучы Ф.Кәрим булып укый): Үләм икән, үкенечле түгел

                                        Бу үлемнең миңа килүе,

                                        Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

                                        Сугыш кырларында үлүе.

1 нче алып баручы.Әйтче, Муса Җәлил, әйтче Ф.Кәрим

        Модый кыюлыкны, батырлыкны

        Кай җирегездә саклап йөрттегез.

        Кемнән алдыгыз сез шундый горурлыкны,

        Нинди ялкыннарда сез чыныктыгыз.

(Укучы М.Җәлил булып укый): Мин ант иттем җанны кызганмаска,

                                        Саклар өчен халкым, илемне,

                                        Йөзәү булса гомрең, син барсын да

                                        Шушы юлга бирмәс идеңме?

(Укучы Ф.Кәрим булып укый): Үлем турында уйлама

                                        Илең турында уйла

                                        Илең турында уйласаң

                                        Гомерең озын була.

2 нче алып баручы.М.Җәлил, Ф.Кәрим дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә М.Җәлил, Ф.Кәримнәрне күз алдына китерәләр. Аларның батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, алар – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесләре, безнең горурлыгыбыз.

1 нче алып баручы.Бүгенге кичәбез татар халкының бөек улы, Советләр Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот- шагыйрь М.Җәлилгә; татар шигъриятенең оптимист җырчысы, авыр сугыш өермәләрендә дә романтик образлар, дәртле аһәңнәр таба белгән легендар шагыйребез Ф.Кәримгә багышлана.

6 нчы слайд. Мостафа авылы күренеше

7 нче слайд. М.Җәлилнең әтисе Мостафа, әнисе Рәхимә апаның фоторәсеме.

2 нче алып баручы.М.Җәлилнең туган җире - Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде алты яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый.

8 нче слайд. Муса укыган авыл мәктәбе

Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән:

9 нчы слайд. Муса – шәкерт.

(укучы) " ... Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде. Хәтере дисәң искитмәле.

Ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга 2нче сыйныф материалы да артык җиңел. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул Знче сыйныфка күчте, ә язга мәктәпнең барлык 4 сыйныфын тәмамлап чыкты. "

(Җыр: М.Җәлил сүзләренә)

1 нче алып баручы.Сугышка кадәр үк М.Җәлил татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Шигырь, поэмалар иҗат итә, опералар өчен либретто яза. Аның "Алтынчәч" һәм "Илдар" либреттоларына композитор Нәҗип Җиһанов шул исемдәге опералар иҗат итә. М.Җәлилнең күп кенә шигырьләре композиторлар тарафыннан көйгә салынып, яратып башкарыла торган җырларга әверелә.

("Алтынчәч" һәм "Илдар" операларыннан өзек тыңланыла)

10 нчы слайд. Ф.Кәримнең портреты

2 нче алып баручы.Ф.Кәрим 1909нчы елның 9нчы гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районының Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Аның мулла малае булуы аңа күп төрле авырлыклар китерә.

1937нче елда шагыйрь эшеннән куыла, 1938нче елның Знче гыйнварында кулга алына. "Халык дошманы" дигән нахак исем тагып, аны 10 елга хөкем итәләр.Генерал Якуб Чанышыв һәм Кави Нәҗми ярдәме белән 4 елдан соң Ф.Кәримне аклыйлар.

11 нче слайд.

          Син бастыңмы сафка, кыенлык,

Кайгы йөген илең тартканда?

Кыенлыкта күренә кыюлык,

Ил батыры сыный батканда.

М.Җәлил.

12,13 нче слайд. Волхов фронтыннан күренешләр

1 нче алып баручы.Сугышның беренче көннәреннән үк М.Җәлил, үзе теләп, яу кырына китә.Шагыйрь өлкән политрук итеп Волхов фронтына, икенче Удар Армиягә җибәрелә. "Отвага" дигән армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли. Еш кына фронт сызыгында була. Сугыш туктаган араларда ул шигырьләр яза.

14 нче слайд. Муса Җәлилнең “Отвага” газетасында басылган корреспонденцияләрнең бер өлеше (фото)

(Укучы укый)   Фашист керде басып җиребезгә,

Аркасына асып балтасын.

Ул яндыра, вата илебезне,

Ничек шуңар түзеп ятасың?

Аргамагым, әйдә, канатлан да,

Җил булып оч сугыш кырына.

Җырым утын корыч сөңге итеп

Мин күтәрдем хәзер кулыма.

Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен

Алып керик ялкын эченә.

Мин калмасам җирдә, син калырсың

һәйкәл булып үлмәс эшемә.

2 нче алып баручы.Ф.Кәрим "Халык дошманы" дигән исемен аклагач, сугышның иң авыр участокларында хәрәкәт иткән штраф батальонына җибәрелә һәм Бөек Ватан сугышы елларында күп һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге әсәрләр иҗат итте.

(Укучы укый)   Мин рядовой солдат бу сугышта

Тик бер нәрсәм белән аерылам:

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.

Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп почмагында утырам.

Аламын да куен дәфтәремне,

Янып, җыр язарга тотынам.

Ут булмаган җирдә ай яктырта

Җыр хакына кала йокылар,

Окопларда язган хатларымны

Хөрмәт белән дуслар укырлар.

15 нче слайд. Әсирлектә булган  фоторәсеме

1 нче алып баручы.1942нче ел, 26нчы июнь М.Җәлил авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә эләгә.

Үлемсезлек юлы озынмы?

Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан алып, гильотинага кадәр санасаң, 791 көн! Авыр, газаплы, әсирлектә үткән 791 көн.

(Укучы укый)   Кичер мине, илем, синең бөек

Исмен белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмалмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.

2 нче алып баручы.Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал - сүз кала, һәм шагыйрь аны ачы нәфрәт белән дошман нары ның йөзенә ата.

16 нче слайд. Моабит дәфтәре.

 (Укучы укый)   Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

1 нче алып баручы.1944нче елның 7нче февралендә Дрезден хәрби суды җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25нче августында М.Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзаланып үтерелә.

17 нче слайд. М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре.

2 нче алып баручы.Сугыш араларында никадәр күп һәм берсеннән -берсе гүзәл әсәрләр язган шагыйрь Ф.Кәрим тыныч елларда нинди генә әдәби җәүһәрләр бирмәс иде. Тик гомере кыска булган икән шул. Нинди үкенеч, сугыш бетәргә ике ай ярым калганда 1945нче елның 19нчы февралендә ул батырларча һәлак була.

Ф.Кәримгә батырлыгы өчен "Беренче дәрәҗә Ватан сугышы'" ордены бирелә.

1 нче алып баручы.        Үлем белән җиңде үлемне ул,

Үлемсезлек шушы түгелме?

Җирдә мәңге исән калыр өчен

Халык йөрәгендә терелде.
2 нче алып баручы.        Муса Җәлил, Фатих Кәрим

Халкыбыз каһарманнары

Үлемсез аларның исемнәре

Мәңге аларның даннары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар мәңге үлемсез"

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына сыйныф сәгате...

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

МУСА ҖӘЛИЛ-ҮЛЕМСЕЗ ШАГЫЙРЬ!

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңграр җыр булып.  Муса Җәлил. “Җырларым”...

Алар мәңге үлемсез

Муса Җәлилгә багышланган әдәби - музыкаль композиция...

Фатих Кәрим -үлемсез шагыйрь.Презентация.

Фатих Кәрим - үлемсез шагыйрь...

" Үлемсез полкта" катнашу

quot; Үлемсез полкта " катнашу...