"Алар мәңге үлемсез"
классный час (5 класс) по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boek_zhinunen_65_ellygyna.doc32 КБ

Предварительный просмотр:


 



Бөек Җиңүнең 65 еллыгына





Алар



мәңге үлемсез









Сыйныф җитәкчесе



 Алексеева Миләүшә Робертовна









2010


А.Б. 1941 елның 22 июне...Бөтен ил халкы, бер булып, дошманга каршы күтәрелде. Татарлар да бу изге көрәшнең алгы сафында булды.Советлар Союзы Маршалы Р.Малиновский болай дип искә ала:

“Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офи ерларын күп күрдем, һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокландым. Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәшебездә татар халкы үзенең сугыш эчендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды”.

   Һәр солдат кебек, язучылар да Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булды. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде.

1. Барлык милләт язучылары...

2. Радиода эшләделәр...

3. Патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар...

4. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар...

5. Фронтта һәм тылда...

6. Көрәшнең алгы сафында...

7. Һәркөнне алып барылган бу эш безнең күп язучыбызның иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

А.Б. Язучының фашистларга каршы коралы иң беренче нәрсә булды? (Сүз)

8. Сүз – миллионнарча штыклар булып атакага барды; сүз – артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: һәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты...

9.Сүз – батыр илнең һәр карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде.

10.Сүз – пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен тырышты.

А.Б. Бөек Ватан сугышы елларында татар язучылары, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, дошманга каршы көрәште, башка милләт әдипләре кебек үк, неме басып алучыларына каршы көрәштә кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.

Татар әдипләрен һәр җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында һәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редак ияләрендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды.

 Хәзер мин язучыларның әсәрләреннән өзекләр укып үтәм, ә сез кайсы әсәрдән икәнен һәм авторын әйтерсез:

1.Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

(“Җырларым”М.Җәлил)

2.Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит моңа сүз кушкан...

(“Сертотмас үрдәк” А.Алиш)

3.Сугышта үлем

 Каршыңа килә,

Йоклап йөресәң,

Кычкырып көлә.

(“Үлем уены”Ф.Кәрим)

4.Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри, Рөстәм үзен фронтта, сугыш мәйданында итеп хис кылды һәм язны көтте.

(“Рөстәм маҗаралары” Г.Кутуй)

Әлеге язучыларның тагын нинди әсәрләрен беләсез?(укучылар яттан сөйлиләр,укыйлар)

М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Ф.Кәрим һәм башка язучылар дошман алдында баш имәделәр, Ватанга тугры булып калдылар. М.Җәлилһәм аның 11 көрәштәшен искә алыйк әле(альбомнан уку)Аларны кайчан җәзалап үтерәләр?(25 авг.1944ел)

Г.Кутуй туган илгә әйләнеп кайта алмады.1945 елда Польша җирендә үлеп калды.

Ф.КәримҖиңү көнен күрә алмады. Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның 19 февралендә, җавплы сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак булды. Балтыйк фронтында хезмәт итүче яшьдиңгезчеләр,аның каберен табып, мәрмәр такта куялар.

Геройларыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр,тигезсез...

Ә шулай да борчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр

Мәңге яши,алар үлемсез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

МУСА ҖӘЛИЛ-ҮЛЕМСЕЗ ШАГЫЙРЬ!

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңграр җыр булып.  Муса Җәлил. “Җырларым”...

Алар мәңге үлемсез

Муса Җәлилгә багышланган әдәби - музыкаль композиция...

Алар мәңге үлемсез.

Алар мәңге үлемсез.(М.Җәлил һәм Ф. Кәримиҗатларына багышланган әдәби-музыкаль кичә)...

Фатих Кәрим -үлемсез шагыйрь.Презентация.

Фатих Кәрим - үлемсез шагыйрь...

" Үлемсез полкта" катнашу

quot; Үлемсез полкта " катнашу...