Бәләкәч мәктәпкә бара.
методическая разработка на тему

Миргазизова Рузиля Нургалиевна

Белем бәйрәмендә үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_nche_zvonok.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

“Бәләкәч мәктәпкә бара”.

Белем бәйрәмендә үткәрелгән кичә.

Максат: Белем көнен балаларның күңелендә матур истәлек булып калырлык итеп үткәрү. Мәктәпкә, укытучы-тәрбиячеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Үткәрү формасы: Әдәби-музыкаль кичә.

Җиһазлау: Залны матур итеп бизәү,төрле плакатлар элү.

Катнашалар:

Карлсон

Бәләкәч

Кыз

Алып баручылар .

Залда балалар тантаналы линейкага тезелгән. Магнитофонда “Маленькая страна”җыры яңгырый.

Йөгереп Карлсон керә.

Карлсон: Нишләп җыелыштыгыз монда?

Нишләп утырасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, Карлсон дустыгыз әйтте диярсез, сезгә башка китап-дәфтәрләр дә кирәкмәячәк, укытучылар да, директор абый да сезне башка борчымаячак. Мин моңа быел юл куя алмыйм.Карагыз әле миңа! Мондый идем мени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алмаланып торалар иде. Яңа уку елы башлангач, димәк мин тагын бер елга картаерга тиешмен. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, урман-кырларга да, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә. Бәләкәч керә)

  Бәләкәч:  

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

    Карлсон:Син нәрсә, авызыңны күтәреп, “Исәнме,мәктәп, сине сагынып беттек” дип сөйләнеп йөрисең?

  Бәләкәч: Нигә?

  Карлсон:Чөнки быел Яңа уку елы да, мәктәп тә булмаячак.

 Бәләкәч: Син нәрсә уйлап чыгардың, Карлсон? Алай буламы инде ул?

 Карлсон:  Әйт әле син миңа, малыш, менә синең башыңны ватып мәсьәлә чишеп, шигырь ятлап,  тагын бер елга картаясың киләме?

 Бәләкәч: Менә җүләр, кемнең картаясы килсен дә, кемнең мәсьәлә чишеп, укып утырасы килсен инде?

 Карлсон: Сине кем картайтканын, кем башыңны катырганын беләсеңме син? Укытучылар,тәрбиячеләр картайта безне!

 Бәләкәч: Укытучылар,тәрбиячеләр?!

 Карлсон: Әйе, үзләренең бертуктаусыз өйрәтүләре, тикшерүләре, сораулары белән безне картайталар, башыбызны әйләндерәләр. У-ух мин аларны!

 Бәләкәч: Ни сөйлисең син?

 Карлсон: Әйт әле миңа, син унга кадәр саный беләсеңме?

 Бәләкәч: Беләм инде.

  Карлсон: Хәрефләрне таныйсыңмы?

 Бәләкәч: Бераз таныйм.

 Карлсон: Шулай булгач, акча саный белсәк, иҗекләп булса да укысак, безгә тагын ни кирәк? Яңа уку елы җиткән саен безгә бит тагын да катлаулырак фәннәр укыта башлыйлар. Ә ул безгә нигә?

 Бәләкәч: Әйе шул тагын да катлаулы фәннәр керәчәк. Чыннан да алар безгә нигә кирәк соң?

  Укучы кыз (керә, җырлый)

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

 Карлсон: Сеңлем, җүләрләндеңме әллә? Мәктәпкә барам дип җырлап йөрисеңме? Җүләр булсаң барырсың, ә без менә Малыш белән бармыйбыз.

Кыз: Ничек инде бармыйсыз?

Бәләкәч: Менә шулай бармыйбыз, бетте китте.

 Кыз: Сәбәбе нидә?

 Карлсон: Сеңлем, неужели син җәйнең рәхәт чакларыннан туйдың? Неужели синең тагын шул парта арасына кереп утырып, укытучыларның нидер сөйләгәннәрен тыңлап утырасың килә? Җитмәсә, бу уку елында безгә тагын әллә нинди авыр фәннәр керә башлаячак.

 Кыз: Әлбәттә, без бит инде үсә барабыз.

 Карлсон: Вот именно үсә барабыз. Ягъни, кирәкмәгән фән укып, картая барабыз дигән сүз бит ул.

 Кыз: Ни сөйлисең син?

Карлсон: Ач әле авызыңны. Менә синең бу ике тешең бар идеме?

Кыз: Бар иде, бар.

Карлсон: Димәк, быел да мәктәпкә барсаң, андагы мәхшәр фәннәргә кереп чумсаң, күр дә тор: тешең генә түгел, менә бу чәчләрең дә коелып бетәчәк!

Кыз: Кит инде булмаганны сөйләмә. Әнием миңа әйтте: мәктәпкә кергәндә сөт тәшләре төшеп, яңа тешләр чыга диде.

Карлсон:(бәләкәчкә) Ай алла, киренең киресе булып чыкты әле бу.

Бәләкәч: Тыныч бул,сеңлем. Карлсон шаярта гына ул.

Карлсон: Әйе, дустым, шаярттым гына мин. Бар син бара тор, хәзер без дә барып җитәрбез.

(Кыз чыгып китә)

Бәләкәч: Аңгыра баш, башта бармыйбыз дидең, ә хәзер барып җитәрбез, имеш.

Карлсон: Синең бу башың өч тиен дә эшләми. Үзең күрдең ич, бу кызны берничек тә безнең якка аударып булмаганын. Әнә тегеннән ике кеше мәктәпкә бара, шуңа күрә җибәрдем мин аны.Ә бу кешеләрне без мәктәпкә җибәрмәскә тиеш. Бар син качып тор, мин үзем сөйләшәм алар белән.

  (Бәләкәч  кача. Алып баручылар керә)

1 а.б.Кояш нуры иркәли

Шат йөзле һәркем, кара!

Кайсы эшкә, хезмәткә,

Кайсы мәктәпкә бара.

.Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Карлсон: Исәнмесез, дусларым!

Матур шигырьләр сөйли-сөйли, димәк сез мәктәпкә барасыз.

1 б. Исәнме, Карлсон. Әйе, без мәктәпкә барабыз. 1 сентябрь бәйрәме җитте бит.

Карлсон: Сезнеңчә, мәктәпкә бару зур бәйрәм. Ә минемчә, рәхәтләнеп йоклау кояшта кызыну, уйнау, тәмле ашау – менә монысы бәйрәм ичмасам.

2 б. Юк, Карлсон дус, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Вакытында белем алырга да кирәк. Ә моның өчен мәктәпкә йөрергә кирәк.Шулай бит,балалар? Шулай булса әйдәгез бергәләп “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”дигән җырны җырлыйк әле. (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә “җыры.)

Карлсон: Алайса безгә дә мәктәпкә барырга туры килә мени инде? Әйдә, Сарык дускай, бер булса, җыеныйк без дә мәктәпкә. Бәйрәм икән, булсын зур бәйрәм!

Бәләкәч: Шулай булмыйча,син бит инде үзең дә мәктәпкә барам дип йөри идең!

Карлсон: Әйе шул,инде биштәремне дә тутырып куйган идем бит!(Аркасыннан биштәрен сала)

1 а.б.Кая,кая, карыйк әле,биштәреңдә ниләр бар икән?

Карлсон: И,и,анда минем мәктәпкә кирәкле бөтен нәрсә дә бар.(Биштәрен бушата,аннан рогаткалар,консерв банкалары һ.б. чүп чар чыга.)

Мәктәптә ул минемчә,

Иң кирәге-пистолет.

Аннан килеп зур конфет,

Берәр банка варенье.

Рогатка чебен атарга,

Зур таш чикләвек ватарга.

Телефон-булмый синсез,

Мобильниксыз-күңелсез.

Бик матур ачкыч таптым,

Тәмле жевачка тыктым.

Баш авыртса, дип әле

Салдым матур мендәрне.

1 а.б.: Ой,балалар, карагыз әле монда ниләр генә юк! (Һәрбер әйберне берәм ,берәм тотып балалардан сорый бу әйбер мәктәпкә кирәкме ,дип. Балалар җавап бирәләр.) Абау, Карлсон, тутырып та карагансың син сумкаңны. Дусларым, дөрес тутырганмы Карлсон сумкасын ? Әйдәгез әле, сумкага нәрсә саласын Карлсонга өйрәтик әле.

2 а.б. Хәзер бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә мәктәпкә кирәкле әйберләрнең исемлеген укыйм,әйе булса-кул чабасыз, юк икән-аяк белән тыпырдыйсыз.

Салыйкмы бер пакет конфет?  

Ә милицейский пистолет?

Салыйк мәллә винегрет?

Әйдәгез салыйк дневник.

Китап дәфтәр, ручканы

Салат, карбыз кавынны,

“5” лене салабызмы,

“2”лене алабызмы,

Бетергеч һәм карандаш

Кулъяулык һәм таракны?

Дөрес, дусларым! Без сумкага кирәкле әйберләрне генә салдык. Ә син 1 әйберне сумкаңа дөрес салгансың . Укучылар, әйтегез әле, нәрсәне дөрес салган. Әйе, ачкычны. Бу ачкыч –белем ачкычы, сезгә туры юлны күрсәтүче, белем  иленә алып керүче, тылсымлы ачкыч

2.а.б. Менә Карлсон,биштәреңне ал да мәктәпкә бар,анда сиңа яңа китап,дәфтәрләр,башка уку әсбапларын да бирерләр!

Карлсон:Ярый алайса,без киттек! (Чыгып китәләр.)

А. Б. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр!  Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез!

2 а.б.Балалар!  Барыгыз да ничек үсеп килгәнсез, тагын да матурлангансыз. 1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга. Менә без дә бу матур залга җыелдык.

1.а.б.:Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп

Кабат ачтык мәктәп ишеген.

Олы юлга алып чыккан йортым

Син бит безнең белем бишеге. 

2а.б.:Сегодня первое число,

Сентябрь в календаре,

А солнце светит хоть бы что,

И жарко на дворе.

Сегодня в школах настежь дверь

Распахнута с утра.

Минуло лето. В школы вновь

Шагает детвора!

Отшумело веселое лето,

Снова школьная форма на вас.

От цветов, от улыбок и света

Стал просторнее старый ваш класс. 

1 а.б.:Күктә йолдыз якты янар

Төннәр аяз булганда

Безнең тормыш матур булыр

Тырышып белем алганда.

1а.б.Сабыр, кешелекле һәм тырыш укытучыларыбыз!

2 а.б.Шаян, шук һәм тиктормас укучыларыбыз!

1а.б.Мәрхәмәтле, газиз әти-әниләребез!

2а.б.Безне якын итеп килгән кунаклар!

Бергә: Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

 Бәйрәм белән котлау өчен  сүзне мәктәп директоры Сабитов Шәүкәт Нәкыйп улына бирәбез.

 1 А.Б. Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Аларны беренче кыңгырау бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

 2.а.б.Исәнмесез, безнең нәни дуслар!

            Хуш киләсез, рәхим итегез!

            Кулга тотып белем ачкычларын

            Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

 1 а.б.:    Изге телнең моңын, бар тылсымын;

              Җир йөзендә ниләр барлыгын.

              Ни өчен кич кояш батуын,

              Якты йолдызларның балкуын.

              Диңгез, океаннарны, күлләрне;

              Иксез-чиксез галәм серләрен.

              Агач, үсемлекләрне, гөлләрне;

              Африканың кайнар чүлләрен.

              Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

              Сандугачлы җылы җәйләрне,

              Тагын бик күп әллә ниләрне

               Мәктәбебез сезгә өйрәтер. 

2.а.б.Школа всегда величаво

Смотрит на мир с высоты.

Здесь вашей песни начало,

Здесь расцветают мечты…

Школа откроет страницу

Жизненной книги большой.

Научит вас к цели стремиться

И закаляться душой.

(Балалар белән бергәләп “Школа,школа” җырын җырлау.)

У каждого в жизни

Единственный раз

Бывает свой первый,

Свой памятный класс.

И первый учебник,

И первый урок,

И первый заливистый

Школьный звонок.

И первый наставник —

Ваш первый учитель,

Кто выведет вас

На дорогу открытий!

Укыту эшләре буенча директор урынбасары Сабитова Роза Зинагетдиновнага сүз бирелә.

1 а.б.Җир йөзендә төрле-төрле никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да, кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Укучылар.Ул “Әлифба” китабы.

2 а.б.Әйе, дуслар, ул – Әлифба , Әлифба- тел ачкычы,

Белем дигән олы юлның иң беренче баскычы.

Сезгә минем теләгем шул: аны саклап тотыгыз.

Анда бик күп хәрефләр бар – бик тырышып укыгыз!

1.а.б.Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә! 

2 а.б.Звенит звонок, как жаворонка трель, —

В мир знаний открывает всем нам дверь!

В добрый путь! В добрый час!

(Беренче кыңгырау чылтырату.)

 “Бүген белем бәйрәме”җырын кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бари Рәхмәт "Бүген әни бәйрәме"

разработка урока, 8 класс изучение стиха....

Отражение исторических событий в поэме Тимера Юсупова «Улымды эҙләп барам» ("В поисках сына")

Основная работа была проведена на основе анализа поэмы Тимера Юсупова «Улымды эҙләп барам», посвященная народному просветителю, профессору Г. Хусаинову, написанна в 1993-1996 гг. Изучая историю родног...

Якташыбыз- Барый Габдрахманов

Язмамның герое- Габделбарый гали улы Габдрахманов. Эшкәртмәдә курку белмәс якташымның фашист илбасарларына каршы көрәше һәм үлемсез батырлыгы турында сүз бара. Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирә...

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы....

"Аю шәһәргә кунакка бара"

Беренче кечкенәләр төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү....

Это разработка лабораторной работы "Определение массы иона бария" по теме "Гравиметрия".

Методическая разработка урока-лабораторной работы по теме: «Гравиметрия».Учебная дисциплина «Аналитическая химия».Специальность: 240113 Химическая технология органических веществ Тема учебной про...

Положение о едином деловом стиле одежды и внешнем виде обучающихся МБОУ "Барило-Крепинская СОШ"

Настоящий акт принят в соответствии с ФЗ- 273 "Об образовании в Российской Федерации"...