"Ягез әле,кызлар!"
методическая разработка по теме

Фазуллина Гульшат Хавиловна

Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен  8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган уен- кичә эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagez_ele_kyzlar.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

«Балалар иҗат үзәге”


Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен                       8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган уен- кичә эшкәртмәсе

                                                   

                                                                                    Әзерләде :        

        1 кв. категорияле

                                                                                    өстәмә белем бирү педагогы

                                                                                    Фазуллина Гөлшат  Хавил кызы                                                                              

        

Март, 2017ел

   Максат: 1. Кызларны бәйрәм белән котлау. 8 Март- Халыкара хатын-кызлар             көне барлыкка килү тарихы турында белемнәр бирү.

        2. Балаларның тырышлыгын, җитезлеген, тапкырлыгын ачыклау.  

                         Коллективта, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәтү.

3. Үз эшеңә карата җаваплылык хисе тәрбияләү. Кызларга карата                     игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлар: Залны бизәү өчен “Ягез әле,кызлар!!!” , “8 нче март бәйрәме белән” дип язылган плакатлар, “8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне”нә багышлап чыгарылган  стена газетасы, энә,җеп, скакалка, фасоль, борчак, алъяпкыч, халат, аяк киеме, сумка,яулык, китап, бәрәңге,пычак, альбом бите, каләм, конверт. Рәсем, “Тылсымлы куллар” берләшмәсенә йөрүче балаларның кул эшләреннән күргәзмә  ясау.

        Кулланылган әдәбият:

  1. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов “Тәрбия дәресләре”, “Матбугат йорты”,1998.
  2. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр.
  3. “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”, “Раннур”,1999.
  4. Татар халык табышмаклары, “Идел-йорт”,2002.
  5. Бала бишеге-гомер ишеге, “Идел-йорт”, 2002.
  6. Җырлыйк әле, Татарстан китап нәшрияты,1980.  

        План

  1. Кереш өлеш.

а) Кичәгә җыелган барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләү;

б) 8 Март- Халыкара хатын кызлар көне барлыкка килү турында информация;

в)  Әңгәмә. Сорау-җавап.

        2. Төп өлеш.

        а) жюри составын билгеләү.

                       Конкурслар:

                       б) Командаларга бүленү;

                       в) Капитаннар ярышы;

                       г) “Кем җитезрәк?” уены;    

                       д) “Исемнәр беләсеңме?”уены;

                       е) Тапкырлыкка,зирәклеккә биремнәр:

            ё) Җитезлеккә биремнәр:

                       ж) Причёска ясау;

                        з)  Концерт номерлары;

        и) Күргәзмәдәге эшләрне карау

        3.   Йомгаклау өлеше.

              а) жюри сүзе;

                         б) чәй табыны.

  1. Кереш өлеш.

А) Кичәгә җыелган барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләү.

Хөрмәтле педагоглар, әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сезнең барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

   

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә

Бәйрәмнәрне кем китерә?

Чәчәкләр,гөлләр микән?

Бураннар, җилләр микән?

Әллә соң дуслар микән?

Концерт номерлары  _________________________________________

 б) 8 Март- Халыкара хатын кызлар көне барлыкка килү турында информация

    Әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе хатын – кызларның үз хокукларын яклау тарихына барып тоташа. 1857 елның 8 Мартында Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәрендә тегү  фабрикаларында эшләүче хатын-кызлар манифестка җыела. Чөнки дөньядагы барлык хатын-кызларга да яшәү ирләргә караганда авыррак була. Эшче хатын -  кызлар  бер үк хезмәт өчен түләнгән эш хакын ирләрдән күпкә ким алалар. Врач, инженер, юрист булырга аларның хокукы юк, теләгән уку йортына кереп укырга да хатын – кызларга рөхсәт ителми.

1908 елның 8 Мартында исә алар янә шул ук таләпләр белән  митингка чыгалар. Яңгыр сибәли, ләкин халык арта гына бара. Күбесенең кулында балалар. Нью-Йорк эшче хатын-кызлары гаделлек, ирләр белән тигез хокуклы булуны таләп итә.

1910 елда Даниянең Копенгаген шәһәрендә уздырылган социалист хатын-кызларның халыкара конференциясендә Клара Цеткина 1908 ел вакыйгасы хөрмәтенә 8 Мартны Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим итә.

Бәйрәм беренче тапкыр 1911 елның 19 мартында Австрия, Дания, Германия һәм Швейцариядә билгеләп үтелә. Бу вакытта, хатын-кыз хокукларын яклап, миллионнан артык кеше митингка чыга. 1912 елдан исә ул 12 майда уздырыла.

Россиядә әлеге бәйрәм беренче тапкыр 1913 елда Санкт-Петербург шәһәрендә билгеләнеп үтелә. Шәһәр халкы митингка җыйнала. Биредә хатын –кызларларның сайлау хокукы, кеше    гомеренең кыйммәте һ.б. хакында сүз алып барыла..

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне башта ук дәүләт күләмендә уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе була. 1965 елдан исә бу көн ял көне итеп билгеләнә.

    В)  Әңгәмә. Сорау-җавап

      - 8 Мартны Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтәргә кем тәгъдим итә?  

      - Бәйрәм беренче тапкыр Россиядә ничәнче елны?Кайсы шәһәрдә билгеләнеп үтелә?          

           2. Төп өлеш.

        А) Бәйгене башлаганчы, сезне бүгенге кичәдә исәп-хисап алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез(жюрига коллективтагы ир-атларны билгелибез)   .Хөрмәтле жюри, билгеләнгән урыннарыгызга рәхим итегез.  

     Концерт номерлары ______________________________________________

Хәзер дуслар, көч сынашыйк

Батырлар алга чыксын

Һәр сылу кыз осталыгын,

Зирәклеген, тапкырлыгын,

Булганлыгын танытсын.

    Конкурслар:         

                       б) Командаларга бүленү;

Залдагы балаларны яшьләренә карап ике төркемгә бүлү. Һәр командага конверт бирелә, кисмә хәрефләрдән командаларның исемнәрен төзергә кирәк.

Командаларның исемнәрен әйтү.

Командаларны сәләмләү.

Биттә һәр команда үз чәчәкләрен ясап жюрига тапшыра.  

                В) Капитаннар ярышы;

Хәзер капитаннар ярышы.

Сез әниегезгә нинди ягымлы, назлы сүзләр әйтәсез?

                       Г) “Кем җитезрәк?” уены. Бәрәңге әрчү.

                       Д) “Исемнәр беләсеңме?”уены. Билгеләнгән урыннан  атлаган саен кызлар исеме әйтергә кирәк. Туктап уйлап тору рөхсәт ителми. (А һәм Г хәрефләренә башланган кызлар исемнәре әйтергә)

                      е) Тапкырлыкка,зирәклеккә биремнәр.

   Табышмаклар әйтү.

- Һәркемдә бар. Ул нәрсә? (Исем)

- Нинди савыттан эчеп булмый? (Буш савыттан)

- Су кайда коры була? (Картада)

- Өй эчендә нәрсә күренми? (Җылылык)

- Суда нинди таш булмый? (Коры)

- Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый? (Койрыгыннан)

- Каз нигә йөзә?  ( Аягы су төбенә тимәгәнгә)

- Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен)

- Сыер нигә ята? (Утыра алмаганга)

- Карга җидене тутыргач нишли? (Сигезгә чыга)

        ё) Җитезлеккә биремнәр.

-   Һәр командадан бер кеше чыга. (Яулык,сумка, аяк киеме, алъяпкыч, халат кию)  

-   Команда белән шырпы җыю. (Шырпылар идәнгә сибелә, һәр кеше һәр килгән саен билгеләнгән урынга бер шырпы алып килеп сала)

                        ж) Причёска ясау. Бирелгән  әйберләрдән бәйрәмчә прческа ясау.

(шпилка, резинка, заколка...)

     Концерт номерлары__________________________________________________

                              з)  Капитаннарга бирем. Әниләргә 8 Март- Халыкара хатын кызлар көне белән котлау язарга.

  Командаларга биремнәр.

- Капитаннар котлау тексты язган арада командаларга бирем, скакалкада сикерү.

- Хатын-кызлар исемнәре белән аталган җыр исемнәре атагыз.

- Нинди хатын-кыз язучыларны, шагыйрәләрне беләсез?

- Нинди хатын-кыз сәхнә осталары беләсез?            

        Зирәклеккә бирем.

                                 

     Мәкальләрне дәвам итегез.

  • Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен...     (һаман бала)

  • Ана балага авызыннан...   (өзеп каптыра)
  • Ана күңеле балада... (Бала күнеле далада)
  • Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс)

  • Ата-анасын хурлаган,

Үзен...  (хурлаган булыр)

  • Ачтан үлсәң дә,

Ата-аналарыңны...  (ташлама)

  • Аю да баласын аппагым, ди,

Керпе дә баласын... (йомшагым, ди)

  • Тән биргән дә ана,

Җан биргән дә ана, ... (Тел биргәндә ана)

Уен. Командадагы һәр кыз баш өстенә китап куеп йөри.Кайсы команда китапны азрак төшерә, шул команда бу уенда җиңүче була.  

                  Концерт номерлары ______________________________________

         (Шул вакытта жюри составы күргәзмәдәге эшләрне карый, урыннарны билгели)

                    3. Йомгаклау өлеше.

              а) жюри сүзе.

         Әфәрин, кызлар! Булдырдыгыз.

Тагын бер кат һәммәгезгә

Чын күңелдән зур рәхмәт

Сигезенче мартны котлап

Җырыбыз булсын бүләк.

        

Командаларны бүләкләү өчен сүзне ...      бирәбез.        

                 Шуның белән 8 март бәйрәменә багышланган ярышыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!        

           

          б) Кичәнең дәвамы чәй табыны артында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

Ягез әле, кызлар.

8 март бәйрәменә татарча сценарий....

Ягез әле,кызлар!

8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән кичә.Кичә бәйге формасында алып барыла.Бәйгедә мәктәпнең кызлары ике командага бүленеп үзара көч сынаша.Бәйгедәге биремнәрнең кайберләре өй эше итеп бирелә....

Конкурс "Ягез әле, кызлар!" (А ну-ка, девушки!)

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)...

"Ягез әле, кызлар" кичәсе

8 март бәйрәменә багышланган кичә...

Ягез әле, кызлар!

Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән якт...