Ягез әле, кызлар!
методическая разработка (9 класс)

Аскарова Альфия  Ядкаровна

Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le_kyzlar.docx18.87 КБ

Предварительный просмотр:

«Ягез әле, кызлар!» кичәсе.

А.б. Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүгенге “Ягез әле,кызлар” бәйгесендә безнең укучылар һәм укытучылардан төзелгән 2 команда көч сынашачак. Командаларның кайсы көчлерәк,кайсы җитезрәк икәнлеген билгеләү өчен безгә жюри составы кирәк була. (жюри сайлау) Ә хәзер командаларны бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!

1.“Таныш булыйк”

А.б. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Бер – берсен сәламләү өчен сүзне үзләренә бирик. Рәхим итегез!(эмблема, исем, девиз, җыр)(Командалар чыгыш ясый)

- Командалар бик матур чыгыш ясадылар, рәхмәт сезгә!

2. “Тәлинкәдә нәрсә?” конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш.

3. Конкурс “Интеллектуаллар” Командаларга 3 әр сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл.

1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)

3. Кош тугел койрыклы. (Балык)

4. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)

5. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

6. Җәеп тотсаң, табактай,

Җыеп тотсаң, таяктай (зонт)

4. Конкурс “Кем чибәррәк?”

Җир йөзендә үз-үзенә бәя бирә белүче кешеләргә яшәргә җиңелрәк икән. Психологлар фикеренчә, үз-үзенә дөрес бәя бирә алган кешеләр бәхетле була алалар. Командадан берәр кеше чакырыла. Һәр гүзәл зат үзенең иң-иң булуын расларга тиеш. Ул көзгегә карап жюрига һәм тамашачыларга үзенең нинди булуын сөйләп бирә. Конкурсның төп шарты 2 минут эчендә кызлар безне һәм үзләренең иң яхшы булуларына ышандырырга тиешләр. Ләкин көләргә һәм бер үк сүзләрне кабатлау тыела. Жюри кайсы кызның иң яхшы чыгыш ясавын бәяли.

5. “Аңла мине” уены. Командаларның капитаннары килеп кәгазь битенә язылган эшне жестлар ярдәмендә командадагы икенче иптәшенә, аннан ул өченчесенә аңлатырга тиеш. Иң соңгы кыз ни хакында сүз барганын әйтеп бирә. Команданың башка членнары бу арада башка бүлмәдә торалар. Аларны чакырып кертәләр. Шул рәвешле бер команда “Пилмән ясау”, икенче команда “ Токмач җәю”не башкаларга аңлата.

6.“Сәхнәләштереп күрсәт”. Командалар бирелгән язуга карап 2 минут эчендә әлеге вакыйганы сәхнәләштереп күрсәтәләр.

1. Шәмәрдәннең поездлар узу станциясе. Юлларны күзәтүче, шлагбаумны регуляцияләп торучы Сәлим бабай өрә-өрә, чапылдатып, шикәр суырып чәй эчә. Стенада сәгать йөри. Еракта тонык кына паровоз кычкыртканы ишетелә. Сәлим бабай авыр сулап урыныннан кузгала, шулчак аның утырган урындыгы кинәт авып китә. Паровоз тавышы исә көчәя бара. Станцияне шаулатып поезд узып китә. Кинәт будкада телефон шалтырый. Трубканы алган Сәлим бабай эндәшмәүләренә җенләнеп, шапылдатып трубканы куя да сиртмәле караватка барып ята. Карават бик зәһәр итеп итеп шыгырдап куя. Шулчак урамнан машиналар кычкыртканы ишетелә. Сәлим бабай шлагбаумны ачарга онытканын аңлап сикереп тора. Шлагбаум шыгырдап күтәрелә, машиналар әкренләп поезд юлы аша чыгып китәләр. Сәлим бабай бөтен дөньясына зарланып, кабат җылы урынына барып кунаклый. Карават кабат бик зәһәр итеп итеп шыгырдап куя. Караватка барып яткан Сәлим бабай бер мизгел дә үтми гырлап йокыга китә.

2. Тын гына авыл киче. Су буендагы бакаларның кычкырган тавышлары ишетелә. Кәтүк түтиләрнең өй нигезләрендәге мунча сыерчыклары сайраганы ишетелә. Капка төбендә Кәтүк түтинең кызы Үринә һәм аның сөйгәне Степан сөйләшеп утыралар. Нәрсә турындадыр бик каты бәхәсләшәләр. Шулчак Үринәнең бик нык ачуы чыгып, чатнатып Степанның яңагына китереп бирде. Ачуыннан Степан капка төбендәге эскәмияне төртеп аударды. Шулчак койма башындагы мәчеләрнең зәһәр чинаулары ишетелде. Степанның кыланышыннан курыккан Үринә чырылдап җибәрде. Тавышка авыр капканы шыгырдатып ачып аксак-туксак Үринәнең әтисе килеп чыкты да каты итеп тамак кырды. Абзардагы маллар йокламаган иде, күрәсең. Сыер да мөгерәп куйды, бәкиләр тавышы ишетелде, аларга дуңгызлар кушылды. Бу тавышка йөдән чыккан Гөрпинә түти баскычка абынып егылды. Үринә белән аның әтисе икәүләшеп аның янына йөгерделәр. Аны күтәреп өйгә алып кереп киттеләр. Ә Степан, берни булмагандай, сызгыра-сызгыра кайтып китте.

7. “Сыер савучылар” конкурсы. Һәр командадан 2шәр кыз чакырыла. Кызлар мөмкин кадәр тиз арада күбрәк күләмдә сөт савып алырга тиешләр. Сөтләр бутылкага тутырыла, бутылкага медицина перчаткасы кигертелә. Перчаткаларның башлары нечкә энә белән тишелә. 2 минут эчендә кем күбрәк сөт савып ала.

8. “Бәрәңге җыю” конкурсы. Һәр командадан бер кыз чакырыла. Мөмкин кадәр тиз арада бәйләнгән күз белән бәрәңгене җыеп бетерәсе.

9. “Эстафета”. Кулда себерке, башта китап, уң кулда тәлинкә. Билгеләнгән җирдән әйләнеп киләсе.

10. “Осталык” конкурсы.

-салфетка төрү

- йомыркадан ромашка чәчәге ясау.

11. “Кара-каршы” конкурсы. Командалар җыр буенча көч сынаша. Беренче команда башлый, ә икенче команда соңгы хәреф нинди була шуннан җыр башларга тиеш.

12. “Сүз төзү”. “Карлыган” сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала 2 минут эчендә.

13. “Бию” конкурсы. Кәгазьдә язылган бию төрен команда белән биисе.

14. “Сәхнә йолдызлары” (өй эше) Скетч күрсәтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

Ягез әле, кызлар.

8 март бәйрәменә татарча сценарий....

Ягез әле,кызлар!

8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән кичә.Кичә бәйге формасында алып барыла.Бәйгедә мәктәпнең кызлары ике командага бүленеп үзара көч сынаша.Бәйгедәге биремнәрнең кайберләре өй эше итеп бирелә....

Конкурс "Ягез әле, кызлар!" (А ну-ка, девушки!)

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)...

"Ягез әле,кызлар!"

Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен  8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган уен- кичә эшкәртмәсе...

"Ягез әле, кызлар" кичәсе

8 март бәйрәменә багышланган кичә...