Конкурс "Ягез әле, кызлар!" (А ну-ка, девушки!)
материал на тему

Фаррахутдинова Эльвира Равхатовна

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagez_le_kyzlar.doc82 КБ

Предварительный просмотр:

                             

                     

Ягез әле, кызлар!

1 Алып баручы:

 Кырлар әле кардан арынмаган

Тик яз инде якын, бик якын

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да

Язлар чыгар җәеп канатын.

 2 Алып баручы:

Аксакал кыш инде озак тормас

Гомере узган, китәр дөньядан

Шаулап, гөрләп кышны алыштырып

Язлар килә җиргә яңадан

  1 Алып баручы:

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.           Хор: «Яз килә»

 Бүген безнең  мәктәптә зур бәйрәм -8 Март, Хатын-кызлар көне, Әниләр бәйрәме. Кадерле Хатын-кызларларыбыз, әниләребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!

2 Алып баручы:

 Сүнәр иде тормыш

Син булмасаң әгәр дөньяда

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

        1.Адәм генә түгел, галәм бүген

        Уйлый кебек синең турында:

         Кеше заты династиясенең

        Киләчәге синең кулында.

2.Йөзләреңне керсез хисләр белән,

Изгелегең белән балкытып,

“И, җаным”, дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

        1.Бүтән көндә сезне хөрмәтләүдә

Ир-атлар бераз талымсыз.

Бүген исә, рыцарь егетләрчә

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз!!!

Балалар сөйли:

1 у. Нигә бүген бөтен җирдә,

     Чәчәкләр балкый бездә.

      Нигә кояш көлеп карый,

      Беләбез һәммәбез дә.

2 у. Бүген әниләр бәйрәме,

      Бүген җирдә тантана.

      Кояш шуңа көлә бүген,

       Гөлләр шуңа шатлана.

3 у.  Әниләрнең бәйрәменә

       Куана шулай алар.

       Әниләрне котлый бүген

       Җирдә барлык балалар.

4 у.  Син, әнием, минем өчен

       Бу дөньяда бер генә.

       Елмайганда йөзләреңнән

        Бар өйгә нур бөркелә.

5 у.  Иң кадерле кешебез син,

       Сөекле әниебез.

       Син булганга, без бәхетле

        Тыныч, рәхәт яшибез.

6 у.  Күмәкләшеп, барыбыз бергә

       Җырлап алыйк, әйдәле.

       Котлы булсын! Гөрләп торсын,

       Әниләрнең бәйрәме.

Хор: “ Әнием бәйрәме”.

7 у. “ Әни” дип ачыла безнең тел,

      Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел.

      Әни өйдә булса, бик рәхәт

      Әйтәбез сиңа: Мең рәхмәт!

8 у. Әни киңәшләләре көч, дәрт өсти

       Илһам бирә миңа яшәргә.

       Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

        “ Әни” диеп аңа дәшәргә.

9 у Синнән үрнәк алам һәрчак,

       Әнием, рәхмәт сиңа.

       Сәламәт бул, бәхет телим.

       Миннән теләк шул сиңа.

10 у. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

      Урын алсын йөрәк түрендә.

      Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

      Юлдаш булсын сезгә гомерг

11 у. Әни бит ул-изге кеше,

      Изгеләрнең изгесе.

      Аннан башка тормыш бармый,

      Әни- тормыш көзгесе.

    12 у. Гел шулай нур сибеп

      Яшә син, әнием!

      Исәнлек, саулык сорап

      Дога кылам,

      Әниемнән аермасын

      Берүк ходам!

1 Алып баручы: Хөрмәтле әниләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
 2 Алып баручы: 
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.

Хор: “ Әниемә”.

1 Алып баручы: Бүген безнең әниләр бәйрәме генә түгел, кызлар бәйрәме дә. Безнең мәктәптә да иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган кызлар укый. Һәм бүгенге кичәбезне гүзел һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

 2 Алып баручы:  Бүгеңге бәйгедә  5-6нчы сыйныф кызлары һәм аларның  әниләре  катнашачак. Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны, әниләребезне бирегә чакырыйк. (Музыка астында сә кызлар чыгалар.)

1 Алып баручы:

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

            Батырлар алга чыксын      

            Һәр сылу кыз осталыгын,

            Зирәклеген, тапкырлыгын,

            Булганлыгын танытсын.

2 Алып баручы:

 Ә хәзер була КВН
Гаҗәп күңелле уен.
Кызларыбыз көч сынаша
Әниләр белән бүген.

        
Бүгеңге бәйгедә 2 команда катнаша:

_1 команда: Гөлназ, Ләйсән,Альбина, Юлия  һәм аларның әниләре;

__2 команда: Зөлфия, Зәлинә, Алина, Зилә һәм аларның әниләре;

Программа белән таныштыру:
1) Танышу, исем сайлау.
2) Тапкырлыкка бәйге (Мәкальләрне дәвам итү, табышмаклар)
3) “Уңган хуҗабикә” бәйгесе
.(Сәдәф тагу,Табын бизәү,Хуҗабикәләр бәйгесе.)

4)  Эстафеталар
5)  Артистизм (пантомима)

6)   Мода
7)  Прическа
8) Бию конкурсы, попури

Ярыш барышы.
1.Танышу
Командалар үзләре белән таныштыралар, сәламлиләр.

2. Тапкырлыкка бәйге. (1 -мәкальләрне дәвам итү, 2- табышмакларның җавапларын табу.)

Алып баручы:
Тапкырларга, зирәкләргә
Бездә урын түрдән
Кайда? Нәрсә? Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.

Мәкальләрне дәвам итү: 

1 командага:
а)Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен....(һаман бала)
б)Ана балага авызыннан....(өзеп каптыра)
в)Ана күңеле балада...(бала күңеле далада)
г)Ата- анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)

2 командага:
а)Ата-анасын хурлаган,
Үзен .....( хурлаган булыр)
б)Ачтан үлсәң дә,
Ата-аналарыңны ...(ташлама)
в)Аю да баласын аппагым, ди
Керпе дә баласын...(йомшагым, ди)
г)Тән биргән дә ана,
Җан биргән дә ана,...(тел биргән дә ана)


Табышмакларның җавапларын табу.

1 командага сораулар:

1) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.( көзге)

2) Булмаган җире сирәк,

    Үзе һәрвакыт кирәк.( су)

3) Ике күрше бер-берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый.( күзләр)

4) Тәнендә - мунча,

    Борынында- рәшәткә.

    Аркасында- бер кул.( чәйнек)

5) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)

6) Урамда бар, кырда юк
    Мунчада бар,өйдә юк(у һәм н авазлары)
7) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? ( авыз)

2 командага сораулар:

1) Суда нинди таш булмый? ( коры).

2)Син туктасаң туктый,
   Син барсаң бара.
   Нәрсә ул? Уйлап кара?(күләгә)
3)Вак кынадыр үзләре,
  Ялтырыйдыр күзләре,

   Бу ни була, эзләче? (йолдызлар)
4) Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)
5)Кара диңгезгә төшкән таш нишли?(юешләнә)

6) Агач башында йорты,

   Эчендә яши җырчы.( сыерчык)

7) Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк. (миски, кәстрюль)

3. Уңган хуҗабикә бәйгесе. (3 турдан тора)

1 тур. Сәдәф тагу.

 “ Уңган кеше уяну белән сикереп тора”,-диелгән мәкальдә. Хәзер без командаларның уңганлыгын тикшерәбез. Безнең татар кызлары бишектән төшүгә үк һөнәргә өйрәнгән: җеп тә эрләгән, йомгак та ураган, тегә дә, чигә дә белгән. Безнең кызларыбыз булдырамы икән шуны? Ягез әле, кем җитезрәк икән? Ике команда да төймә тага. Кем тиз, матур тагып бетерәчәк. (16  төймә, 2 энә,энәлек савыты, кәтүк, тукыма , 2 кайчы)

2 тур. Табын бизәү.

Татар халкы борын – борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле хәзерләү осталыгын күрсәтерләр.(салфеткалар, пешкән йомыркалар, пычаклар, поднос яки табак, яшелчәләр, такталар)

Бирем:

  1. Салфетка әзерләү.
  2. Пешкән йомыркадан  бизәк ясарга
  3. Яшелчәләрдән, фруктлардан  чәчәкләр,  бизәкләр ясарга

Музыкаль пауза:_______________________________________________________

 Алып баручы: 

Тыйнак та син,

Тырыш та син,

Батыр да син,

Матур да син

Киң күңелле татар кызы.

Кояштан да иртә торып

Җиң сызганып

Зур эшләргә тотынасың

Оҗмах кызы.

3 тур. Хуҗабикәләр бәйгесе. (Хуҗабикә киемен киеп) Кызларыбыз, әниләребез чыннан да уңган һәм булган. Алар сезгә үзләре әзерләгән ризыклар тәкъдим итәчәкләр. Рәхим итегез! (Залда  утыручыларга  авыз иттереп, жюрига тапшыралар) 

Музыкаль пауза:_____________________________________________________________


4. Эстафеталар.

  • кызлар өчен: фитнес тубында сикереп йөрү (ике туп)
  • әниләр өчен:  обруч белән йөгерү (ике обруч)
  • Бергә: “Кенгуру”,
  • “Змейка”
  • Кадак кагарга (ике чүкеч, 16 кадак, ике такта)


( Жюри бәя бирә, 1,2,3,4 бәйгеләренә нәтиҗә ясый).

5. Артистизм (пантомима)

Кызларга: ___________________________________________

                  ___________________________________________

                  ___________________________________________

Әниләргә:  ___________________________________________

                   ___________________________________________

                   ___________________________________________

6.Мода.  Алдагы  бирем модага кагылышлы. Хәзерге мода бит күп төрле. Кызлар, сез хәзер үткән яки киләчәк заман  модасын тасвирлап күрсәтерсез. (Соңыннан әниләрегез сез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирер. Модагызның исеме дә булырга тиеш).

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада сезгә үзенең җырын бүләк итә:

Музыкаль пауза:_____________________________________________________________

7. Причёска ясау. Күрәсезме, безнең һәр кызларыбыз нинди чибәр, чәчләре озын, матур. Алар аны үзләре матур итеп ясап куя куя белә. Ә менә әниләре бу эшне ничек башкара икән? Әйдәгез, хәзер әниләр кызларына причёска ясап күрсәтсеннәр әле. (тарак, чәч бизәү әйберләре, төрле заколкалар һ.б.)

Тамашачылар белән уен: (сорау - җавап)

1. Хатын-кызлар исемнәре  белән аталган, исеме кергән  җырларны әйтегез (татарча: “Миләүшә”, “Рәйхан”,”Гөлҗамал”, “Сәрвиназ”, “Нурия”, “Мәдинәкәй, “Гүзәлия җыры”, “Диләфрүз”, “Гөлнара”; русча: )

2. Кулсыз- аяксыз, тәрәзә кага? (җил)

3. Эри авызга капкач? (шикәр, конфет)

4. Үзе су, үзе каты (Боз)

5. Нәрсә ул моң? (Көй)

6. Сумка тотып керәләр, белем төяп чыгалар? (Мәктәп)

7. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

8. Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? (Н хәрефенә)

9. Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә тиеш? (Бөгелмә)

10. Суда нинди таш булмый (Коры)

11. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен)

12. Битне-кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата? (Битяулык)

13. Боргалана, әйләнә, күздән шәлгә әйләнә? (Йомгак)

Командалар ПРИЧЕСКАларын күсәтәләр (музыка________________)

8. Биюгә осталыкны тикшерү.

Бию көйләрен ишетсә

Кызлар биеми калмас.

Уйнап торган читекләрдән

Егетләр күзен алмас.

        Егетләрнең күңелләрен биеп уят,

        Биюеңнән бар дөньяга шатлык тарат.

        Шат музыка яңгырасын бөтен җирдә,

        Тартынмыйча  чык уртага, бие әйдә!!!

Бию – попури:

1.Татарча, Барыня, Кан-кан,

2.Чегәнчә, Ламбада, Танго

3. Заманча, Танец веселых утят, Лезгинга

4._________________________________

Алып баручы:

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз.

Кадерле әниләр! Бу бербөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын,бер-берегезне бер сүздән,бер караштан аңлап,бәхет сәгадәттә яшәргә язсын. Безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша.

Жюри 5,6,7,8 бәйгеләренә нәтиҗә чыгарган арада

9 сыйныф кызлары үзлзрнең биюләрен бүләк итә.

Музыкаль  пауза:___________________________________________________

 

 А.б.Барлык әниләрне, кызларны тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз.Укуларында һәм тормышларында зур уңышларга ирешүләрен телибез.

                  Тагын бер кат һәммәгезгә

                  Чын күңелдән зур рәхмәт

                  Сигезенче мартны  котлап

                  Җырыбыз булсын бүләк.          Җыр: “Әнкәй” (Хисамиева Айсылу)

Алып баручы.

 Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы .

 Кем бар тагын синдәй бүтән?

  • дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

Әйдәгез, сүзне жюрига бирик.

 Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак икән?

Жюри рәисе сүз ала.Кызларга грамоталар, бүләкләр тапшырыла

Алып баручы. 

Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Бәйрәмебезнең икенче өлеше – ашханәдә дәвам итәчәк. Рәхим итегез!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шаян кызлар,шук малайлар"

8март бәйрәменә  багышланган бәйге-кичә...

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...

“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.

( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...