"Аулак өй" (сценарий)
методическая разработка (7 класс) на тему

Фольклор түгәрәгенең йомгаклау эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy_kichse.docx28.25 КБ

Предварительный просмотр:

++++++++++

                                         Аулак өй кичәсе. 

Зал авыл өе күренеше итеп бизәлә (чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар һ.б. куела)
Кичә барышы.
Айгөл Р.:Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез.

                        (сәхнәгә әби керә)
1нче әби: Әйдә, түрдән уз, күршекәем. Менә каз коймагы авыз итәрсең.Кичә генә казларымны өмә ясап башкардым әле.
2 нче әби: Ай-яй, Хәмдебану абыстай, синең каз түшкәләреңне карап кердем әле. Нәрсә генә ашатып, ул казларыңны болай симерттең? Берсеннән-берсе зурлар, симезләр, чиста йолкыганнар. Хан табынына куйсаң да йөзең кызарырлык түгел. Ничә баш иде үзләре?
1 нче әби: 26 баш иде. Бик уңдым быел казлардан. Хәзерге яшьләр дә бик җитезләр бит. Кай арада шундый күп казны йолкып бетерделәр, су буеннан юып та алып менделәр.

2нче әби: Шулай-шулай.Мин дә бүген каз өмәсе үткәрдем бит.менә сине чәйгә чакырырга килдем.Әйдә безгә тәм-том белән чәй эчербез.
Илина: Исәннәрмесез?
1 нче әби: Балакаем,мин күрше әбиләреңә чәйгә кереп әзрәк кич утырып чыгам.Син өйләрне жыештыр балам,иртәгә әниеңнәр дә кайтып житәрләр.

Илина: Ярый, нәнәм.Иптәш кызларымны  гына чакырам,ярыймы.
1 нче әби: Болай нык сорагач ярый инде.

Илина: Менә рәхмәт, нәнәм, бик рәхмәт.
1нче әби:. Соңга калсам, матур гына утырыгыз: ярамаган эшләр кылмагыз.
Илина: Ярар, ярар, әбием, без бик тәртипле булырбыз.

(Диананы чакыра,аннан Диана кызлар чакырырга китә)
Күрше кызлары керәләр.Кул эшләре тотканнар.
Кызлар исәнләшәләр
Гүзәл: Мин күчтәнәчкә чәкчәк алып килдем.
Ангелина: Мин белен пешердем.
Нилүфәр: Ә мин кызлар кып-кызыл алмалар алып килдем.
Илина. Бик зур рәхмәт сезгә кызлар, мин дә коймак пешердем, бәлеш тә өлгерә. Әйдәгез керегез, бераз эшләп алыйк. Кызлар, әйдәгез җырлый-җырлый эшлик әле.

Кызлар. Әйдәгез, әйдә.

(жырлыйлар. Ал чия төпләрендә)

Китәм дисең.китәм дисең

Китәм дисең кайларга

Ния сабырлар итмисең

Тагын бер-ике айларга

Диана:Кызлар,миңә урамда Алмаз очраган иде,мин аларны да чакырдым.

Неля: Кызлар, егетләрдән бусага  хакы түләтәбезме?
Кызлар: Түләтәбез, түләтәбез.
Ангелина: Я, кызлар, һәрберегез үзегезгә канатлар алыгыз әле. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез.

Гүзәл:Егетләр тавышы ишетелә,киләләр ахры.
(
ерактан ук жырлап егетләр килә)
Азат:Тук-тук,кызлар ,ачыгыз

Илина: Ач булсагыз ашап килегез (көлешәләр).
Рөстәм: Кызлар,Ачыгыз тизрәк.
Неля: Ашыкмагыз, авызыгыз  ашка пешәр. Акча капчыкларыгызны капшап, берәм-берәм генә керегез.
Алмаз: Әссаләмегаләйкем! Кызларыгыз симез булсын! (Кызлар сөлге белән кыйныйлар).
Илина,Диана: Кызларыбыз симез булсынмы? Мә ал!
Алмаз: Юк ла, казларыгыз симез булсын. Кызларыгыз сылу булсын!

Илина:Шулай дип котыл.
Ангелина:Мин хәзер канатлар сатам.

 Егет сиңа ни кирәк?
Айнур: Кара кашлы кыз кирәк.
Ангелина: Ни эшкә соң ул кирәк?
Айнур: Әнигә килен кирәк.
Ангелина: Канат сатам, канат сатам, кем ала?
Артур: Мин алам, мин алам!
Ангелина: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме?
Артур: Акчам тулы өй асты, үзем албасты!
Кызлар: Ха-ха-ха.
Ангелина: Кер.(канатны бирә)
Барып утыралар.
Ангелина: Сиңа, егет ни кирәк?
З.Алмаз: Миңа нечкә бил кирәк.
Ангелина: Ни эшкә соң ул кирәк?
Алмаз: Ансыз яна яшь йөрәк.
Ангелина:Егет сиңа ни кирәк?
Рөстәм: Миңә да чибәркыз кирәк.
Н.Алия: Кызның хакыхакы йөз алтын. Акчаң житәме

Рөстәм: Ала алганнар, алсын! (кереп кача)
Барып утыралар.
Ангелина: Канат сатам, канат сатам, кем ала?
Азат: Мин алам.
Ангелина: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме?
Азат: Үзем чибәр, акчам җитәр!
Ангелина: Ярый.
Илина:Ә сез егетләр.нишләп йөрисез ул...

Артур:Ә без сезгә жыр белән жавап бирәбез.

(жыр Челтәр элдем читәнгә)

Илина: Кызлар,егетләр!Әйдәгез, бераз уйнап алыйк әле.
Башкалар: Әйдәгез! Нинди уен уйныйбыз соң?
Гүзәл: Әйдәгез,  
Без-без идек уенын уйныйбыз!
Уен башлана.

1.шигырь-

 2.бию,күмәк бию

Диана:Тагын уйныйбызмы

Башкалар:Уйныйбыз...

Яшьләр тезелешеп утыралар.” Йөзек салыш” уены була. Йөзекле кешегә җәза бирелә.Мәсәлән:әтәч булып кычкырырга,ат булып кешнәргә, һ.б.ш.

(Әби кайта,ишек шакый.)

Илина:Кызлар,нәнәм кайтты.Егетләр дә килгән өчен ачуланмас микән.

Диана:Әйдәгез егетләрне яшерәбез.

(егетләрне одеял белән каплап куялар.әби утырырга уйлый)

Әби:Я, балалар, күңелле генә утырдыгыгызмы?

(егетләр торып баса)

Әби:Әстагафирулла.
Егетләр: Нихәл әби, исәнлекләр ничек?
Әби: Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, йөрим әле әкрен генә.
Илина.Нәнәм, кайтып та җиттеңмени. Зинһар, ачуланма инде.
Әби. Ярар, ярар, уйнагыз, көлегез. И-и-и-и, безнең дә яшь чаклар бар иде бит... Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк инде.
Неля:. Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шул уеннарны. Берәр мөнәҗәт яки бәет әйтсәң дә ярый.
Әби. Я, ярый соң. Менә бер мөнәҗәт тыңлап карагыз.
Килеп кердем өйегезгә, Мәҗлесегез күркәм булсын,
Дога кылдым түрегезгә. Өегезгә фәрештә тулсын.
И Ходаем, иман нуры Догаларым кабул булсын,
Балкып торсын өегездә. Гомерегез озын булсын.
Алия. Әби, син кисәтүләр дә күп беләсең бит, әйт әле берничәне.
Әби. Элек-электән үк иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган.(Ипи ала). Беркайчан да икмәк өстенә әйбер куймагыз. Ипидән өстен нәрсә юк. Ипекәйнең валчыгы да бездән олы, коеп ашамагыз. Менә шулай олылагыз ипине, балакайларым. Ярыймы?
Барысы бергә. Олылыйбыз, әби.
Әби. Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, тавыш чыгар. Олы кешегә үзең башлап сәлам бир.
Ангелина. Әби, без дә мәкальләр беләбез бит.
Әби. Миңа әйтеп күрсәтегез әле мәкальләрегезне.
Илина. Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән? (Бер-бер артлы мәкаль әйтәләр)
Ангелина: Агач җимеше белән, кеше эше белән татлы.
Алмаз: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Артур:Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Рөстәм:Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Неля: Эш сөйгәнне ил сөяр.
Гүзәл: Бүгенге эшне иртәгә калдырма.
Диана:Калган эшкә кар ява. һ.б.
Әби. Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.
Илина:Уф,арытты.Инде бераз ял итеп чәй эчеп алмыйбызмы?
Гүзәл:Минем күптән ашыйсым килә инде.

Илина: Кызлар,әйдә булышыгыз.( Кызлар чыр-чу килеп өстәл әзерлиләр).

Әби:Бар инде кызым.хәзер күрше әбиеңне син чәйгә чакыр.

(Гульнара керә)
Артур: Без чәйләп утырмабыз инде кызлар. Мичтәге бәлешегезне култык астына кыстырыйк та тайыйк.

Фәнил: Алай итәргә кирәк,
Болай итәргә кирәк.
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп
Кайтып китәргә кирәк.

Диана:(шаярып күз яшьләрен сөртә) Бигрәк күңелсез булыр инде егетләр сез киткәч. (кызлар көлешә)

Ангелина: Аның каравы рәхәтләнеп чәй эчәбез хәзер.

Илина:Туктагыз инде,егетләр.Сез киткәнче күрше апабыз белән дә бергәләп жырлыйк әле. .( Күмәк җыр.”Аулак өй”).

Неля:: Бигрәк күңелле булды.Рәхмәт инде сезгә.
Илина: Ә сезгә күңелле булдымы,ошадымы аулак өй. Ошаса, иртәгә бергәләп  Әмирләрдә аулакка барырбыз. ( Күмәк җыр.”Аулак өй”).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Аулак өй

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне                       яң...

Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй".

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками....

Аулак өй

«Аулак өй» издревле известен, как веселые посиделки. В старину, когда взрослые уезжали навестить родных или просто по делам, девушки, оставшиеся дома, приглашали в гости подруг, а затем к ним присоеди...

"Аулак өй" сценарий

Кич утыру үзенчәлекле кайнатма ясауга багышлана...

Сценарий посиделок "Аулак өй"

Сценарий разработан для детей 14-15 лет...

Сценарий башкирского народного обряда "Аулак" - "Посиделки"

Инсценирование башкирского народного обряда "Аулак" - "Посиделки"....