сценарий митинга 9 мая на татарском языке
материал

Лилия Ахина

Сценарий проведения митинга, посвященного Дню победы на татарсом языке для учащихся с 1 по 11 классы

Скачать:


Предварительный просмотр:

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий (9 мая 2018 г.)

Оформление: «Бессмертный полк» с фотографиями ветеранов Великой Отечественной  войны, тружеников тыла, георгиевские ленты у всех, цветы, венки. Пост у обелиска. Звучат песни военных лет.

  1.  алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана - Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.
  2.  алып баручы. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Хөрмәтле        тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны сезгә багышлыйбыз.

1Ведущий: «Добрый день, дорогие наши ветераны! Добрый день, уважаемые гости! Разрешите считать наш праздничный митинг открытым!»

Гимн РФ (фонограмма)

1. Ветераннар, ветераннар (Эльвина)

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман.

1 а.б. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган  дәһшәтле Бөек Ватан сугышына  күтәрелде.

("Священная война" көе яңгырый).

Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.

2.  Явыз дошман килә ил өстенә, (Камилла)

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.

3.Ерткыч фашист килә ил өстенә (Сабира)

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!

4. Юлбасарлар таптый илебезне, (Эвелина)

 Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның ,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

2а.б. Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

5. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең (Эльвина)

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.

6. Егет үткән юлда сафлар сынды, (Камилла)

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

 

7. Байрак итеп илгә тугрылыкны, (Эвелина)

Утны- суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

1 а.б. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

2а.б. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

1 а.б.  Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?

2а.б. Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?

1 а.б. Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?

2а.б. Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!

1 а.б. Безнең  3 авылдан: Юрмы, Янек, Әшле авылларыннан 149 кеше Бөек Ватан сугышына китә, кире кайтмадылар сугыш кырыннан 111 кеше.

Ведущий: Сүз мәктәп заведующиесына Гайсина Гузәл  апага бирелә.

2а.б. Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.

Утлы еллар, поход юллары.

 Туган якка кире кайтмадылар,

Һәр авылның күпме уллары.

Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,

Авыл саен тезеп язылган.

1 а.б Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

2  а.б. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", дип китсәләр дә,  .......авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан .... кеше исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

1 а.б. Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

2  а.б. Кайтмаганнар

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар...

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар!

1 а.б. Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!

2  а.б. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

Минута молчания (метроном)

1 а.б. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызның, якыннарыбызның яткан җирләре йомшак булсын, туфраклары җиңел булсын. Аларның һәркайсын хәер – догалар белән искә алып китик. 

       Сүз Набиль бабайга бирелә.

Набиль бабай

2  а.б. Үлгəннəр хөрмəтенə һəйкəлгə классларга веноклар, туганнарына, кардəшлəренə чəчəклəр салырга рөхсəт ителə.

"Һәйкәлләргә чәчәк куябыз" (музыка)

1  а.б. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

2  а.б. Ведущий: Сугышның һәрвакыт ике ягы бар. Аның берсе- фронтта да, тылда да үтә авыр, хәлдән тайдыргыч хезмәт.

1  а.б. Ведущий: Әбиләребезнең, хатыннарыбызның һәм апа-сеңелләребезнең ул еллардагы хезмәтен кем һәм кайчан тиешенчә бәяләде соң? Без сезнең алда мәңге бурычлы, хөрмәтле хатын-кызлар. Йокысы үткән төннәрегезгә, ачы толлык өчен, койган күз яшҗләрегезгә башыбызны иябез.

2  а.б.  Ведущий: Сүз авыр сугыш елларында тылда хезмәт иткән барлык хатын-кыз хезмәт ветераннары исеменнән .... апайга бирелә.

1  а.б. Ведущий: Сүз ветеран укытучысына, сугыш кызына Нотфуллина Сәкинә  апага бирелә.

Нотфуллина Сәкинә  апа

2  а.б.  Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!

1  а.б. Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере, җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк,

Чын батырлык -илгә тугрылык.

2 а.б. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

1  а.б. Бөек җиңүгә 73 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Вручение цветов труженикам тыла, детям войны учащимися начальных классов

Песня в исполнении М.Гузель

 20.Рәсәй бүген бәйрәм итә, (Эльвина)

Карап булмый тыныч кына,

Чал ветеран ләгънәт укый!

"Тик булмасын сугыш кына!"

Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

"Тик булмасын сугыш кына!"

21. Кирәкми безгә кан кою, (Камилла)

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

22.  Җиңү килде җирне нурга күмеп, (Сабира)

Шатлык белән күзне чылатып;

 Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрне чыңлатып.

23. Җиңү көне -Халык тантанасы, (Эвелина)

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка.

2  а.б. Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр.

1 а.б. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне тагын да байрам белан котлыйбыз, исанлек саулык, озын гомер телибез. Хазер сезне клубка концертка чакырабыз. Рәхим итегез.

«День Победы» (фонограмма)  Закрытие митинга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бабье лето"- сценарий праздника урожая на татарском языке

“Әбиләр чуагы”яки “Дөнья  буенча сәяхәт”- уңыш бәйрәменә сценарий....

Сценарий "Последнего звонка"( на татарском языке)

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Беренче алып баручы.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң та...

Сценарий мероприятия о ВОВ (на татарском языке)

Сценарий  мероприятия о ВОВ написан для 7-9 классов....

Сценарий праздника 23 февраля в детском саду (на татарском языке).

Сценарий мероприятия включает в себя и стихотворения и песни, и танцы детей. Праздник состоит из 2х частей: концерная часть и игры-конкурсы для пап. На татарском языке....

Полный сценарий выпускного вечера на татарском языке

 Скоро волнующие и важные для  всех выпускников и родителей выпускные вечера, которые должны запомниться на всю жизнь. Я очень люблю писать сценарии для школьных мероприят...

Сценарий внеклассного мероприятия по технологии на татарском языке

Сценарий  внеклассного мероприятия на татарском языке...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...