"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."
материал

Әдәби-музыкаль композиция 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_muzykal_kompozitsiya.docx13.91 КБ

Предварительный просмотр:

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”

  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

Катнашалар:Муса,аның сөйгәне(хатыны),Ана,балалар,Җил.

Сөйгәне:

Мин озаттым аны сугышка,

Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.

Мин озаттым аны сугышка,

Мәхәббәтем булсын юлдашы.

Муса:

Көрәш озак,юлы урау булыр,

Син көт,бәгърем,өзмә өметеңне!

Уттан,судан мсән алып кайтыр

Мәхәббәтең сөйгән егетне.

Сөйгәне(җырлый)”Сагыну”(М.Җәлил сүзләре,З.Хәбибуллин көе)

Кояш батты күптән ,ә мин һаман

Авыр уйлар тулы күңелдә.

Күз алмыйча күрше урманнардан

Басып торам ишегем төбендә.

Муса:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Муса инде үлгән “,-дисәләр,

Син ышанма, бәгърем,мондый сүзне

Дуслар әйтмәс,сине сөйсәләр.

(Сөйгәне кереп китә)

Эчем тулы каргыш,үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

Ана керә.

Ана:

Кайда йөри минем улларым?

Ана күңеле тели белергә.

Кая илтә язмыш юлларын,

Җиңүгәме,әллә үлемгә?

Автор:

Җил, уйнаклап,тәрәз төбендә

Нидер әйткән төсле кылынды.

Ана:

Әйтче,җилкәй,йөргән җиреңдә

Күрмәдеңме минем улымны?

Җил:

Кайгы сиңа,ана,...

Улың үлде сугыш кырында.

Ана башын иеп кереп китә.

Муса:

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны,картлык җитүе.

Бәлки менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер?

Җырлап үттем данлы кйрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

(“Җырларым”көе уйнала)

Ана балалар белән бергә чыга.

Ана:

Барыгыз болынга,балалар!

Йөгерегез,уйнагыз,көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез.

Балалар,сез гөлләр үзегез,

Чыктыгыз калкып җир карныннан.

Һәм чәчәк аттыгыз,үстегез

Атагыз,агагыз каныннан.

Чәчәкләр,үсегез,чәчәкләр,

Дәрт биреп безнең шат күңелгә.

Сезгә бу шатлыклар,рәхәтләр

Бит җиңеп алынган гомергә.

(Балалар башкаруында”Яшь җәлилчеләр”җыры)



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

Хөрмәтле коллегалар! "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." дигән материал үз эченә: М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган ачык дәрес эшкәртмәсен, Патриот шагыйрь турында кызыклы мәгълү...

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."

Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып... (М.Җәлил)

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланганәдәби-музыкаль кичә....

Гомерем минем моңлы бер җыр иде. -дәрес

Муса  Җәлилнең тормыш  юлы  һәм иҗатын  өйрәнүне дәвам итү,”Кызыл ромашка”, “Җилләр”  шигырьләрен уку, кеше һәм  табигать  образларының...