“Гүзәл минем туган җирем” шигырь уку конкурсына сценарий
материал (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Касимова Алсу Мусиновна

"Гүзәл минем туган җирем" конкурсына сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_konkursa_chtetsov2017.docx22.82 КБ

Предварительный просмотр:

“Гүзәл минем туган җирем” шигырь уку конкурсына сценарий

•. Конкурсның максатлары.

2.1.Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

.2.2 Балаларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

3. Бурычлар.

3.1. сәнгатьле уку, образлы фикерләү, мөстәкыйль иҗат эшчәнлегенә сәләтлелек үстерү

 3.3.Укучыларның табигатькә, экология проблемаларына кызыксынуын тәрбияләргә.

 3.4. Педагогларның һөнәри дәрәҗәсен арттырырга;

 3.5.Укучыларда актив гражданлык позициясен формалаштырырга

 4. Конкурста катнашучылар. Конкурс Балезино, Глазово, Игра, Юкамен һәм Удмуртия Республикасының башка районнарындагы балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелә.

Түбәндәге  төркемнәр катнаша:

Мәктәпкәчә төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр

1-4 сыйныфлар  

5-8 сыйныфлар

9-11 сыйныфлар

“Гүзәл минем туган җирем”

1 алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар!

2 алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле жюри әгъзалары һәм кадерле балалар!

1 алып баручы: Без бүген Кистем урта мәктәбендә бәйрәмгә җыелдык. Сезне барыгызны да “Гүзәл минем туган җирем” исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә күрергә шатбыз.

2 алып баручы:  2017 ел Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елы итеп игълан ителде. Шуның уңаеннан бүгенге бәйге экология темасына багышланган.

1 алып баручы: Җирем минем

Газиз әнкәм шикелле,

Шундый тырыш, уңган ул:

Басу тулы игене,

Тауларында урманы.

2 алып баручы: Чишмәләре –күзләре,

Ерымнары –ярасы.

Без утырткан агачлар –

Иң шифалы дәвасы.

Саклыйк аны, яшәртик

Бергә-бергә, әйдәгез:

Яшәсен Җир-әнкәбез,

Безнең уртак җиребез.

1 алып баручы:  Шушы матурлыкны саклау-кешелекнең бурычы. Чөнки табигатькә чын-чынлап куркыныч яный.

2 алып баручы: “Табигатне саклагыз”. Бу сүзләрне без ешь ишетәбез. Әмма аларның чын мәгънәсен аңлап бетерәбез микән?

“Экологик катастрофа”

Малайлар һәм кызлар йөгерешеп болынга чыга. Берсе кыз чәчәкләр җыя да бәреп калдыра. Малай агач ботаклары сындыра. Берсе чүпләп калдыра.

Саша: Дуслар, әйдәгез монда берничә көнгә ял итәргә киләбез. Менә бу агачларны кисеп, шалаш корабыз. Ботакларын елгага ташларга була.

Дарина: туктагыз, тик торганда гына агач кисеп йөрмәгез. Син бит бу агачларны утыртмадың. Димәк, кисәргә хакың юк. Хәзер бит палаткалар бар.

Самир: Юк инде, шалашта суларга рәхәт. Ә агач яңадан үсәр әле.

Ляйсән: Саша, ә син нигә чүпләреңне елгага ташлыйсың? Син бит суны пычыратасың!

Саша: Күрәсеңме, агым аларны алып китә. Елгаң чип-чиста, бер чүп тә юк.

Дарина: Малайлар, нинди сез тәрбиясез. Мин сезнең белән монда калмыйм, өйгә кайтам.

Ляйсән: Мин дә кайтам. Сез табигатьне рәнҗетәсез. Сез усаллар.

Самир: Саша, без нигә бу кызларны тыңлап торабыз? Китегез, кит. Безгә сезсез дә рәхәт.

Саша: Хәзер пычкы алып киләбез дә шалаш корабыз.

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка кереп китәләр

За кадром. Unreal Tournament –Main Theme 2063нче ел. Җирдә глобаль экологик һәлакәт соң эчә торган  су запаслары 10 тапкыр азайды. Шуның өчен җирдә яшәүче һәр кешегә махсус карточка өләшелде. Шул карточка буенча һәркемгә тәүлек нормасы – 200 мл. суы бирелә.

Су өләшү пункты. Сәхнәдә ике полицейский. Әни белән малай чиратта торалар. Әни полицейскийга ике карточка бирә.

 Полицейский: 400 мл.су

Әни белән малай су алып читкә китәләр. Әни егыла һәм суны түгә. Малай әнисенә торырга булыша.

Саша: Әни, син сугылмадыңмы?

Әни: Шунсы мөһим түгел, улым. Мин бер көннек суыбызны түктем. Хәзер инде нишләрбез?Бүген сусыз ничек яшәрбез?

Саша: Әнием, әйдә барып тагын су сорыйбыз. Син бит юри егылмадың. Алар да күрде.

Әни һәм малай су өләшү пунктына киләләр.

Әни: Әфәнде, безгә тагын су биреп тормассызмы? Мин егылып, суыбызны түктем.

Полицейский: Мин сезне аңлыйм, ләкин ярдәм итә алмыйм. Үз нормагызны өләштек инде. Гафу итегез.

Әни елый башлый

Саша: Апа, ә нигә безгә тагын су бирә алмыйсыз?

Кыз-полицейский: Сезгә артыгын бирсәк, кемдер үз нормасын алмый калыр.

Саша: Элек су һәркемгә җиткән бит. Су һәр өйдә краннан аккан, дип сөйли иде.

Кыз: Әйе, элек шулай иде.

Саша: Ә нишләп хәзер җитми башлады?

Сәхнәдә кыз һәм малай гына кала. Слайдта чиста күл рәсеме.

Кыз: күптән түгел планетабызда су җитәрлек иде. Кызганычка каршы, кешеләр булган әйберне сакламый. Беренчедән, төрле радиактив матдәләр җирләребезне, суларыбызны, һаваны агулый. Иген уңышын арттыру өчен, бик күп химик ашламалар кулланыла. Шул сәбәпле җир зарарлана, агулана. Атмосфера шулай ук начар, завод һәм фабрика торбаларыннан зарарлы матдәләр чыга, алар һаваны пычрата. Бу үсемлекләр һәм хайваннарга —зарар, ә кешеләргә авыру китерә.

Урманнарны Җир планетасының «үпкәсе» дип атыйлар. Ләкин урманнарны кисәләр, яндыралар

 Су-табигатьнең тормыш чыганагы,әмма сулар бик пычранды.Европада күп елгалар химик күбек белән капланды. Бу- елгалар үле дигән сүз.   Су бит күп,

 һәркемгә җитәр дип уйлады кешеләр. Ләкин эчә торган су 2 генә % тәшкил итә. Халык чишмәләрне,елгаларны, күлләрне пычыратып бетерде: предприятияләр төзеп, отходларын суларга агызды, кырларны агулады. Шул агулар яңгырлар белән суларга актылар. Һәм шулай итеп җир шарында эчә торган су калмады диярлек. Һәм көннән көн азая бара. Бу кешелеккә каршы җинаять. Һәм бу безнең киләчәгебез.

Малай елап, сәхнә артына кереп китә. Dune- Chani’s Eyes

Малайлар һәм кызлар чыга.Алар тагын чәчәкләр өзә башлый, агач сындыра.

Саша: Дуслар, туктагыз, зинһар, агачларга, чәчәкләргә тимик. Без бит табигать балалары. Без – планетабызның  киләчәге. Мин урманнарда йөрергә, елгаларда су керергә яратам, саф һава суларга яратам. Мин беркайчан да табигатьне пычыратмам.

Кыз: табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Әгәр кешеләр аны сакламыйлар икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен урын калмый. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк.

Ана:

Дуслар! Табигатькә беркайчан да зыян китермәгез, аны саклагыз. Мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз.

Куанып хозурда йөргәндә

Карурман эченә кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң ,табигать баласы!

1 алып баручы: Хәзер барыгызны да бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүз Кистем урта мәктәбенең директоры Камил Шамильевичка бирелә.

2 алып баручы: Хәзер эш тәртибе белән танышып үтик. Биредә Балезино, Игра, Юкамен районнарында эшләп килгән балалар бакчалары һәм мәктәпләре укучылары катнашалар.

1 алып баручы: Конкурста шигырьләр тематик яктан өч төркемгә бүленгән: табигать, аның матурлыгы турында,  табигатьне саклау турында һәм хайваннар – безнең дусларыбыз.  Шигырьләр рус һәм татар телендә яңгырар.

2 алып баручы: Бәйгебез ике залда узар. Балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен конкурс татар теле бүлмәсендә үтәр. 5-11 сыйныф укучылары шигырьләрен актлар залында укырлар. Һәр бала шигырь сөйләргә чыккач, шигырнең авторын, исемен әйтер.

1 алып баручы: Бәйгене башлап җибәргәнче жюри әгъзалары белән таныштырырга рөхсәт итегез.

  1.  Касимов Камил Шамильевич – Директор Кестымской школы

2 ИМЦ

3. Касимова Алия Ильясовна – директор центра “Юность”

4. Касимова Марзия Тависовна – Библиотекарь Кестымской школы

5. Касимова Дина Равилевна – библиотекарь сельской библиотеки

6. Касимова Танзиля Азатовна – индивидуальный предприниматель

7. Касимов Рамиль Нурислямович – депутат совета депутатов

8. род. Ком.

2 алып баручы: Бәяләү 5 группа буенча, 10 баллык система буенча булачак

Ә хәзер балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучыларын татар теле кабинетына күчәргә чакырабыз (после того, как ушли)

1 алып баручы: Беренче булып Касимов Ильсаф чыгыш ясый. Әзерләнә Касимов Александр.

После всех

1 алып баручы:  Ә хәзер барыгызны да ашхәнәгә чакырабыз.

Концерт

  1. алып баручы: Иътибарыгызга кечкенә концерт тәкъдим итәбез

2 сыйныф укучылары “Кул чатыр” җырын башкара

4 сыйныф башкаруында татар биюен карап алыгыз

Касимова Хәмидә сезгә җырын тәкъдим итә

4 сыйныф укучылары “Шома бас” һәм “Әйлән-бәйлән” җырларын башкара


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

"Васильево-туган җирем"

Проектная работа учащихся 4 класса (русскоязычная группа) о поселке, где они родились и живут. Материал собирался ребятами в виде фотографий, которые показаны презентацией. Васильево расположено в оче...

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

Экологик брейн-ринг "Минем туган җирем"

Внеклассное мероприятие для 8-9 классов...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

Гүзәл минем туган җирем

сценарий к конкурсу чтецов...