“Һәр сыйныф - театр”конкурсына сценарий
материал (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Касимова Алсу Мусиновна

сценарий проведения конкурса, посвященного дню татарского театра

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_k_dnyu_teatra2016.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Һәр сыйныф - театр”конкурсына сценарий

Конкурс максатлары:

  • уртак иҗат эшчәнлегендә укучыларның сәләтле булуын үстерү,
  • туган телдә коммуникатив күнекмәләрне үстерү,
  • театр сәнгатен пропагандалау.

Катнашучылар:

  • Конкурста балалар бакчаксы төркемнәре һәм 1-10 класс балалары катнаша 
  • Конкурска алдагы спектакльләр тәкъдим ителә:

Название спектакля

Класс

1

Туфан Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек” комедиясе

5

2

Абдулла Әхмәтнең “Ике кыз” драмасы

6

3

“Чишмә җыры”

7,11

4

Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” драмасы

8

5

Туфан Миңнуллинның “Саташу” драмасы

9

 Балалар бакчасы төркемнәренә һәм 1-3 сыйныфлар өчен конкурска теләсә нинди жанрдагы спектакльләр тәкъдим ителә.

1 алып баручы: Хәерле кич, кадерле дуслар!

2 алып баручы: Исәнмесез, шамакайлар!

3 алып баручы: Син нәрсә, саташасыңмы әллә, нинди шамакайлар?

2 алып баручы: Нинди дип, шундый инде. Без бүген циркка клоуннар сайлыйбыз түгелме соң?

1 алып баручы:Туктале, цирк дигәнен каян уйлап таптың инде? Тыңламагыз аны, дуслар. Күрәсең, сценарийны бутагандыр.

2 алып баручы: Ә шулай шул... Гафу итегез инде. Кастинг сүзен ишеткәч, бутаганмын.

3 алып баручы: Әйдә яңадан башлыйбыз. Хәерле кич, кадерле дуслар!

2 алып баручы: Исәнмесез. Сез дуслар, беләсезме-юкмы, бүген бит кастинг була. Һәм бу чараны без -  Касимова Динара, Журавлева Розалия һәм Тютина Айрисә алып барабыз.

1 алып баручы: Әйе, безгә  “ТатКестSchool” продюссерлык үзәге үзләренең вәкилләрен җибәргән.

2 алып баручы: Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар белән танышыйк.

1. Касимова Светлана Казбековна

2. Касимова Зухра Рашидовна

3. Касимов Рамиль Нурислямович

1 алып баручы: Алар сезнең арагыздан иң шәп артистларны һәм иң уңышлы спектакльләрне сайлап алачак. Катнашырга теләгегез бармы?

3 алып баручы: Алайса, кастингны башладык! Беренче булып сәхнәгә 5 сыйныф укучылары чыга.

(Туфан Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек” комедиясе)

1 алып баручы: Рәхмәт сезгә, ә хәзер сәхнәгә 6 сыйныф укучыларын чакырабыз.

(Абдулла Әхмәтнең “Ике кыз” драмасы)

2 алып баручы: Рәхмәт, чиратта 8 сыйныф укучылары

(Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” драмасы)

1 алып баручы: Рәхмәт сезгә, ә хәзер сәхнәгә 9 сыйныф укучыларын чакырабыз.

(Туфан Миңнуллинның “Саташу” драмасы)

2 алып баручы: Хәзер сәхнәгә 7,11 сыйныф укучылары чыга.

3 алып баручы: Ай-һай, артистларыбыз күп икән безнең. Артистлана беләсез икән. Хәзер продюссер вәкиләрен киңәшләшергә җибәрәбез. Ә без кечкенә генә викторина уйнарбыз.

(Викторина)

3 алып баручы: Ә хәзер сүз кунакларыбызга бирелә.

(Жюри)

3 алып баручы: Без кадерле кунакларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм тагын да кунакка көтеп калабыз. Сау булыгыз.


Викторина

  1. Татар театрының туган көне (22.12.1906)
  2. Татар телендә беренче нинди спектаклҗ куела? (“Кызганыч бала”)
  3. Иң танылган татар труппасы (“Сәйяр”)
  4. “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә” сүзләренең авторы (Г. Тукай)
  5. Татар хатын-кызлары арасыннан театр схнәсенә беренче булып чыккан артистка (С. Гыйззәтуллина-Волжская)
  6. Беренче татар театрына нигез салучы (Г. Кариев)
  7. 20 гасыр башы татар драматургларын санап чыгара (Г. Исхакый, Г. Камал, К. Тинчурин)
  8. Хәзерге вакытта иҗат иткән иң күренекле драматург. (Т. Миңнуллин)
  9. “Беренче театр” әсәренең авторы (Г. Камал)
  10. Татар театрларын санап чыгарга (Г. Камал исемендәге Дәүләт академия театры, К. Тинчурин исемендәге Дәүләт театры)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...