Татарский сценарий "Әкият Керпекәй "Пых-пых"
учебно-методический материал

Тухватуллина Алия Атласовна

Сценарий для младшей группы детского сада

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2._kiyat_kerpeky_pyh-pyh.docx20.22 КБ

Предварительный просмотр:

ӘКИЯТ “КЕРПЕКӘЙ ПЫХ-ПЫХ”

(Көзге бәйрәм кечкенәләр төркеме)

Дети под музыку входят в зал и становятся к своим листочкам.

Тәрбияче. Исәнмесез! Баллар карагыз әле нинди бездә матур көзге урман! 

Көзге урман каршы алды

Бик зур шатлык алып килде.

Аяк асты кызыл, сары

Яфракка күмелде.

Балалар, ә сез көз турында шигырьләр беләсезме? Әйдәгез аларны кунакларыбызга сөйлик.

 1.Сары , сары сап сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак.

Көзнең матур чаклары.

2.Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз көннәре бик күңелле,

Син дә кушыл биюгә.

3.Утром мы во двор идем,

Листья сыплются дождем!

Под ногами шелестят

И летят,летят,летят!

4. Листопад, листопад

Листья желтые летят,

Под ногами шелестят

Скоро будет голым сад.

Җыр “Алтын көз”(фо-но)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, Көз бөтен җирне төсле яфраклар белән түшәгән. Әйдәгез әле аларны җыеп  биеп алыйк.

Дети берут листочки под ногами.

Җыр-бию «Вот какие листики»(фо-но)

(Собирают листочки в коробочку воспитателю)

Садятся на места.

Тәрбияче:: Балалар, тыңлагыз әле! Безгә кемдер килә, ахры!

(Көз керә. Кулында кәрзин. Кәрзиндә яшелчәләр, шигырь сөйли)

 Көзсылу: Исәнмесез, нәни дуслар,

Сезне күреп килдем мин

Матур бәйрәмегез икән,

Йөзегездән белдем мин.

 Тәрбияче: Балалар, бу бит Көзсылу үзе, безнең яраткан көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.

Балалар: Исәнме көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга куакларга сары чуклар элдеңме?

 Көзсылу: Саумысыз, нәни дусларым,

Сезне сагынып килдем мин!

Матур уен алып килдем!Ягез басыгыз уйныйк,

Бергэлэп куңел ачыйк!

Уен “Тылсымлы яулык”

(утырышалар)

Көзсылу: Сезгә аяз көннәрдә

Әкият  алып килдем мин.

Музыка яңгырый. Әкият башлана.

КӨЗ: Көз дә килеп җитте, яфраклар коела башлады. Бик  күп яфраклар коелып,урмандагы сукмакларны каплады. Керпекәй Пых-пых өеннән чыгып, урманга гөмбә җыярга  чыгып китте, ул аларны кышка киптереп куярга җыена. Урман буйлап бара ул, җырын җырлап бара ул...

КЕРПЕ: Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.

Энәле матур керпе, пых-пых-пых.

Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.

Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.

( ТУКТЫЙ)

Менә бит кызыл гөмбә,

Кадап куям энәмә.

( КЕРПЕ ГӨМБӘНЕ АЛА, ЮЛЫН ДӘВАМ ИТӘ. КАРШЫСЫНА КУЯН КИЛЕП ЧЫГА)

КУЯН: Кем монда, безнең урманда, кычкырып җыр җырлап йөри?

КЕРПЕ: Бу мин, шаян керпекәй, мин гөмбәгә барам!

КУЯН: Синең җырың миңа бик ошады, киттек  бергә гөмбәгә!

КЕРПЕ: Киттек!

КЕРПЕ һәм КУЯН (бергә җырлыйлар):

Син дә мин, мин дә син,

Без якын дуслар!

Без гөмбә җыярбыз-

Кышын бергә ашарбыз!

( ТУКТЫЙЛАР)

КУЯН: Карагыз әле бире,

Кызыл  таплы эшләпә.

Тик син кагыла күрмә

Бу бит агулы гөмбә!

КЕРПЕ: Балалар, нинди гөмбәләр алар?

БАЛАЛАР: Чебен гөмбәләре!

АЛЫП БАРУЧЫ: Чебен гөмбәләре чыгыгыз, бер биеп күрсәтегез!

Чебен гөмбәләре биюе (танец Мухоморов)

КЕРПЕ:  Менә бит Ак гөмбәкәй

                 Кадап куям энәмә!

( КЕРПЕ ГӨМБӘНЕ АЛА, ЮЛЛАРЫН ДӘВАМ ИТӘЛӘР)

КЕРПЕ:  Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

КЕРПЕ:  Энәле матур керпе, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

КЕРПЕ:  Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

КЕРПЕ:  Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

(КАРШЫЛАРЫНА ТӨЛКЕ КИЛЕП ЧЫГА)

ТӨЛКЕ: Кем монда, безнең урманда, кычкырып җыр җырлап йөри?

КЕРПЕ һәм КУЯН: Бу без – Керпекәй Пых-пых һәм куянкай  Тра-ля-ля. Без гөмбә җыябыз!

ТӨЛКЕ: Минем дә гөмбә ашыйсым килә, мин дә сезгә ярдәм итим гөмбә җыярга!

(БЕРГӘ КИТӘЛӘР ҖЫРЛАП)

КЕРПЕ:  Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

КЕРПЕ:  Энәле матур керпе, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

КЕРПЕ:  Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

КЕРПЕ:  Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

( ТУКТЫЙЛАР)

ТӨЛКЕ: Көз көне урманда бик ямьле!

Көз көне урманда бик матур!

Балалар, сез дә бездә кунакта,

Бер биеп күрсәтегез!!!

Бию “Төсле яулыклар”(кызлар)

КЕРПЕ:  Менә Баллы гөмбәкәй,

                 Кадап куям энәмә!

( КЕРПЕ ГӨМБӘНЕ АЛА, БАШКАЛАР ЯРДӘМ ИТӘ. АЮ КИЛЕП ЧЫГА)

АЮ: Кем монда, безнең урманда, кычкырып җыр җырлап йөри?

КЕРПЕ, КУЯН, ТӨЛКЕ: Бу без – Керпекәй Пых-пых һәм куянкай  Тра-ля-ля, төлкекәй Ду-ду-ду. Без гөмбә җыябыз!

АЮ: Миңа да сезнең белән барырга буламы? Минем дә гөмбә ашыйсым килә!

БАРЫСЫ ДА: Әйдә, бергәләп барабыз!

(ЮЛЛАРЫН ДӘВАМ ИТӘЛӘР, ҖЫРЛАРЫН ҖЫРЛЫЙЛАР)

КЕРПЕ:  Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

АЮ: Трам-там-там!

КЕРПЕ:  Энәле матур керпе, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

АЮ: Трам-там-там!

КЕРПЕ:  Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

АЮ: Трам-там-там!

КЕРПЕ:  Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

АЮ: Трам-там-там!

( ТУКТЫЙЛАР)

КЕРПЕ:  Менә тагын бер гәмбә, кадап куям мин аны!

АЮ: Бик күп гөмбәләр җыйдык без, трам-там-там! Өйгә кайтырга кирәк!

КУЯН: Кайсы якка кайтабыз? Кая безнең юлыбыз?

ТӨЛКЕ: Кайтыр юлыбызны яфраклар каплап киткән!

КЕРПЕ: Пых-пых-пых, ай-яй-яй!

Безгә инде нишләргә,

Каян юлны табарга

Ничек өйгә кайтырга?

( КҮҢЕЛЛӘРЕ ТӨШӘ)

КӨЗ:  Урман дусларыбызның

Төште бит күңелләре.

Җырларын җырламыйлар

Көтәләр алар ярдәм.

Балалар, урман дусларыбызга ярдәм итәбезме?

БАЛАЛАР: Әйе!

КЕРПЕ:  Ой! Яңгыр килә, кулчатыр( зонтик) астына качыйк!

Уен ”Кояш белән яңгыр”/ Уен  зонтик белән

ТӨЛКЕ: Менә яңгыр да явып узды!

КЕРПЕ:  Ә менә минем өем! Инде кайтып җиттек без!Рәхмәт сезгә, дусларым! Гөмбә җыештыгыз сез!

Аларны мин киптерермен, сезне кунак итермен!

УРМАН ҖӘНЛЕКЛӘРЕ: Рәхмәт, керпекәй, саубул!

КУЯН: Тра-ля-ля!

ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!

АЮ: Синең белән керпекәй, бик күңелле булды! Безгә кайтыр вакыт җитте! Трам-там-там!

( БАЛАЛАР САУБУЛЛАШАЛАР)

Көзсылу:Мин бик шат, балалар,

Сез бит бик булган балалар!

Сезне мин онытмам.

Сезгә уңышлар теләп калам.

Үземнән күчтәнәч таратам.

Шуның белән саубуллашам!

Көз күчтәнәч тарата һәм саубуллаша.

Тәрбияче: Балалар, сезгә күңелле булдымы? Яхшы. Хәзер без төркемгә кереп, Көз күчтәнәчләрен ашыйбыз.

Музыка буенча чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Календарно - тематическое планирование для 8класса по татарской литературе ( татарская группа с русским языком обучения)

Календарно - тематическое планирование для 8 класса  татарской группы с русским языком обучения. В рабочий программе дается объяснительная записка и календарно - тематическое планирование 2 часа ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...