Календарно - тематическое планирование для 8класса по татарской литературе ( татарская группа с русским языком обучения)
календарно-тематическое планирование (8 класс) по теме

Ситдикова Гюзель Ниязовна

Календарно - тематическое планирование для 8 класса  татарской группы с русским языком обучения. В рабочий программе дается объяснительная записка и календарно - тематическое планирование 2 часа в неделю, всего 68 часов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфта (рус мәктәбендә укучы татар балаларына)  татар     әдәбиятыннан белем бирү программасына аңлатма язуы.

  Әлеге белем бирү программасы татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, һәм “Рус телендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбияты укыту программасы”  нигезләнеп төзелде.

   Белем бирү программасында татар телен урта (тулы) гомуми белем бирү баскычында

татар теле укыту программасында әйтелгән максатлар һәм бурычлар чагылыш тапты.

   Белем бирү программасы 2012/2013нче уку елында белем бирү йортларының укыту процессында  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  авторлары З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева, Ә Н Хуҗиәхмәтов булган рус телендә урта гомуми мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен2005 нче елда  “Мәгариф “ нәшриятында басылып чыккан дәреслеккә таянып эшләүне күздә тота.

        Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт:

    1.Укучыларның татар әдәби телен үзләштерүенә,текстны аңлап,йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына,дөрес яза белүенә,әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

    2.Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты,татар халкының җыр-музыкасы, театры,

сынлы сәнгате белән таныштыру,күренекле язучылар һәм аларның әсәрләре үзләштерүләренә ирешү.

    3.Укучыларга татар халкының килеп чыгышы,тарихи язмышы, чит илләрдәге миләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

    4.Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка,туган телгә

мәхәббәт,олыларга, кечеләргә һәм, гомумән,кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

    Аңлашыла ки, бу бурычлар ,аерым-аерым күрсәтелсәләр дә,үзара тыгыз бәйләнгәннәр.

Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар,чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру белән бергә бәйләп алып барыла.

    Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган,милләт мәнфәгатьләрен

яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган.

   Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә,аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур.

      5-9 нчы сыйныфларда халык авыз иҗатының барлык төрләреннән дә  үрнәкләр алынган.

      5-9 нчы сыйныфларда игътибар аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга юнәлтелә.

       Программа атнага  2 сәгать исәбеннән чыгып, 34 уку атнасын күздә тотып төзелгән.

8 нче сыйныф белем бирү программасы исә, 35 атна исәбен күздә тотып төзелде.Шулай итеп Татарстан  Мәгариф министрлыгы тарафынннан рөхсәт ителгән программада барлыгы 68 сәгать исәбе булса, әлеге белем бирү программасында ул 70.

Әдәбият укыту программасында темалар түбәндәгечә бүленгән:

            Темалар

Сәг.саны.

1

Әсәрне уку һәм өйрәнү.

53

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

10

3

Дәрестән тыш уку.

5

Барлыгы

68

            Темалар

Сәг.саны.

1

Әсәрне уку һәм өйрәнү.

53

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

10

3

Дәрестән тыш уку.

5

4

Бердәм республика имтиханына әзерләнү.

1

5

Йомгаклау.

1

Барлыгы

70

                                               

Белем һәм күнекмәләргә таләпләр:

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

-  бәетләр, аларда сурәтләнгән вакыйгаларны белү.

Әдәбият теориясеннән:

- хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

-автобиографик повестьне ;

- шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

-комедия жанры турында аңлатып бирү;

-әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

- уңай герой,лирик герой төшенчәләрен аера белү;

- әдәби  әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.

Татар мәдәниятыннан:

-татар халкының гаилә-көнкүреш,гореф-гадәт һәм йолаларын аңлана белү;

-милли орнаметларын аера белү;

-әдәбиятка бәйле рәвештә балет,опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү.

Белем бирү программасы түбәндәге укытучы өчен кулланмаларны куллануны күздә тота.

   

 1.Ә.М.Закирҗанов “Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту”Казан 2003

2 .”Мәгариф”  Айлык иҗтимагый- педагогик һәм фәнни әдәби гомумтатар журналы.

    3Ачык дәрес”газетасы.Укытучылар өчен татар телендә методик ярдәмлек.

4Электрон кулланмалар: СД  диск М.Җәлил, Г.Тукай, “Гасырлардан калыр батырлык” Герой шагыйрь Муса Җәлил тормыш юлы һәм  иҗатына багышланган методик әсбап.

 Г.Исхакый,диск №3 һ.б.

    Һәм укучылар өчен өстәмә әдәбият.

  1. Тестлар;
  2. белем бирү стандарты;
  3. программа.

Тема

Сәг.

Вакыт

Лексика

Эш төрләре

МТК

Белем һәм күнекмәләр.


Өй эше


Искәрмә

ләр


план.


факт.

актив

пассив

                  1 нче чирек.

1

Халык авыз иҗаты. Бәетләр.

1

“Шылт”иттеме

Халык авыз иҗаты турында сөйләү. Бәет төшенчәсенә аңатма бирү.”Татар халык авыз иҗаты” җыентыкларыннан үрнәкләр белән танышу. МТК. Үзем иҗат иткән бәетләрне уку.



Татар халык авыз иҗаты турында , аның асылы, әһәмияте турында аңлап калу, бу төр әсәрләргә хөрмәт хисе белән карау, алар белән кызыксыну тәрбияләү.

Бәетләр турында сөйләргә әзерләнергә. Сорауларга җавап бирергә.Газета-журналлардан бәетләр алып килергә. Сөембикә образына  характериска язарга.

2

“Сак –сок” бәете.

1

Тимер ук, нәфес, кыйбла, кибән, кыямәт.

Тәдбир, тәкъдир.

“Сак – сок” бәете белән таныштыру, яңа сүзләр белән танышу, бәетне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.

3

“Сөембикә” бәете.

1

Дәрья, падишаһ.

Мәктүл, залимә, дәрьяга, әлвидаг, әлфирак, биректә, Волгига, гарип бичарадин.

Бәетне сәнгатьле итеп, рольләргә бүлеп уку, эчтәлегенә төшенү, бәетне ни өчен халкыбызның хөрмәтләвен, зурлавын ачыклау, эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү, элек кулланылган сүзләрнең бүгенге көндәге вариантларын табу, аларның мәгънәләрен аңлату.

4

Сөембикә образы.

1

Сөембикә образына характеристика бирү, тарих белән бәйләп аның турында сөйләү.

5

Г. Камал. Драматург турында белешмә.

1

Рәсми.

Драматург турында белешмә бирү, аның иҗатына , тормыш юлына күзәтү ясау.

Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗатыннан хәбәрдар булу.

Автор турында сөйләргә әзерләнергә.

6

“Беренче театр” әсәре.

1

Бигайниһи, эстәдең ни, бүләк багу, максуд, кәмиттә паяз, мөстәһзиянә, конарсыз, санат, мәсих, вирд, пласкательный.

Әсәрне сәнгатьле итеп, рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү. Комедия жанрына аңлатма бирү, авыр сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, аларны үзләштерү.

“Беренче театр” әсәренең татар тормышында нинди

роль уйнавын, әһәмиятен билгеләү, комедия жанры турында белешмә алу.

Әсәрне тулысын

ча укырга.

7

Образларның үзенчәлекле якларын ачу.

1

Кадимчеләр, сәяр.

Образларга характеристика бирү, аларның үзенчәлекле якларын ачыклау, сорауларга җавап бирү, әңгәмә оештыру.

Үз фикереңне төгәл белдерә, аны яклый  алу күнекмәләрен камилләштерү.

Комедия турында укып килергә

8

Татар театрының тарихы.

1

Татар театрының тарихы турында мәгълүмат бирү: театр сәнгатенең шактый соң барлыкка килүенең сәбәпләре, татар телендә спектакльләр кую өчен нинди әзерлек эшләре алып барылуы турында, беренче татар труппалары турында, театр тарихында зур урын алган артистлар турында сөйләү.

Татар театры турында күзаллау, аның тарихы белән кызыксыну будыру.

38-40 нчы биттәге материалны конспектлап килергә.

9

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-  Волжская

1

Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның нинди хезмәтләре белән танылуы, сәхнәгә кайчан аяк басуы, нинди рольләрне башкаруы, аның иҗатын Тукайның ничек бәяләве турында мәгълүмат бирү.

Татар хатын – кыз артистлары турында мәгълүмат туплау, бу темага иркенләп әңгәмәгә керә алу.

Артистка турында сөйләргә әзерләренгә.

10

Габдулла Кариев.

1

Карый, сәгадәт.

Матәм, саҗдә, нәфасәт.

Габдулла Кариев кем ул, аның сәнгатебездә тоткан урыны нинди, ул туган һәм тәрбияләнгән гаилә нинди, исем – фамилиясенә нисбәтле мәгълүматлар белән таныштыру.

Татарның бөек шәхесләре турында мәгълүмат туплау.

Сорауларга җавап әзерләргә.

11

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

1

Театр турында альбом, газета – журнал материалларыннан файдаланып, мәгълүмат бирү.

Сәнгать учаклары турында булган белемнәрне тирәнәйтү.

Өстәмә материаллар алып килергә.

12

Г. Исхакый. Әдип турында белешмә.

1

Тәгаллемдә сәгадәт, инкыйраз.

Өстәмә материаллардан файдаланып, Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.

Милли җанлы бөек шәхесләр турында белгәннәрне тулыландыру күнекмәләрен үстерү.

Хроноло-

гик таблица төзергә.

13

“Сөннәтче бабай” әсәре.

1

Сөннәт, көлдергечрәк, кодалар, кодагыйлар,  харам.

Мәхдүм, мотлакан, хәтерләрдән себерелгән, ахак, ирдәүкә, иттифакый.

Әсәр белән тулысынча танышу, эчтәлегенә төшенү, төп фикерне билгеләү, сурәтләү чараларына игътибар итү, авторның ни дәрәҗәдә үз милләтен яратуы, хөрмәт итүен, аның гореф – гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен үтемле итеп тасвирлавын билгеләү.

Әсәрнең сюжетын үзләштерү.

Сораулар

га җавап әзерләргә.

14

Әсәрдә татар халкының гореф – гадәтләрен тасвирлау.

1

Әсәрнең асылын аңлау, татар халкының гореф – гадәтләре тасвирлануын аңлый, аңлата белү.

Сөннәтче бабай образына характеристика язарга.

15

БСҮ. “Сөннәтче бабай – милләт горурлыгы”. Сочинение язу.

1

Үрнәк сочинениегә, шул темага багышланган сөйләшүгә нигезләнеп, Сөннәнче бабайның милләт горурлыгы булуын үз фикерләрең белән дәлилләү.

Төзек, матур бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү.

Сочинениене язып бетереп

килергә.

16

Гомәр Бәширов.

1

Әдипнең иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында хәбәрдар булу.

Язучы турында сөйләргә әзерләнергә.

17

Г. Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек” . Повесть турында төшенчә.

1

Киерге, утырма.

Дебет, тәкәббер, кыбырсык.

Әсәрдән өзекләр белән танышу, татар халкының гореф- гадәтләренең сурәтләнеше, табигать һәм кеше мәсьәләсенең бирелеше турында сөйләшү.

Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең туган як турында иң уңышлы әсәрләрнең берсе булуын аңлау.

Сораулар

га җавап бирергә.

Әсәрне тулысын

ча укырга.

18

3 нче бүлек. Татар халкының гореф – гадәтләре. Әсәрдә табигать һәм кеше мәсьәләсе.

1

Төклетура, әбиләр чуагы, мәрҗән, чулпы.

Карындык, тәгаен, кибән янтавы, тоҗым, сөрмә, баг алмасыдай.

2 нче чирек.

19

Кл. тыш уку. “Туган ягым – яшел бишек”.

1


Әсәрнең тулы эчтәлеге белән танышу.

Әсәрне укып бетерергә.

20

БСҮ. Хикәя язу. “Туган ягым – яшел бишек”.

1

Шаккату, рәнҗү, гыйбрәтле, безнең як тумасы, кәррә, көлле.

МТК. Теманы тулы яктыртып, эчтәлекле хикәя төзеп язу.

Бәйләнешле, төзек, матур сөйләм теле үстерү.

Язма эшне төгәлләп килергә.

21

Васил  Маликов иҗаты һәм тормыш юлы.

1

Васил Маликов кем ул? Ул иҗат иткән һәйкәлләр. Татар скульпторлары турында мәгълүмат бирү.

Рәссамның татар сәнгатендә тоткан ролен билгеләү.

Рәссам турында сөйләргә әзерләнергә.

22

Чит илләрдәге милләттәшләребез.

1



“Сөембикә”, “Мәгариф” журналларыннан файдаланып, чит илләрдәге милләттәшләребез турында мәгълүмат бирү.

Чит илләрдә яшәп тә, туган телләрен, илләрен онытмаган , киресенчә, җан атып яәшүче олы затларыбыз турында мәгълүматлы булу.

Өстәмә материал

лар алып килергә.

23

Кави Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

 

Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Хәят апа” поэмасы белән танышу, сәнгатьле уку, поэманың асылын аңлау, сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.


Автор иҗатына кызыксыну уяту.

77-78 нче биттәге материал

ны сөйләргә әзерләнергә.

24

“Хәят апа” поэмасы.

1


25

СТҮ. Сугыш вакытында тылдагы халыкның тормышы.

1


26

Композитор Солтан Габәши.

1

Солтан габәшинең татар музыка сәнгате тарихында тоткан урыны, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләү, аның опералары турында сөйләшү.

Татар һәм башкорт музыкаль фолклорын башлап җыючы буларак һәм күп тавышлы хор белән җырлауны пропагандалаучы , опера тудыру эшен башлап җибәрүче буларак, Солтан Габәши турында хәбәрдар булу.

Компози

тор турында сөйләргә әзерләнергә.

Опера сүзен конспектларга.

27

СТҮ. Безнең районда туган җырчылар, артистлар.

1

Үзебезнең районыбызда туып – үскән җырчы – артистлар турында сөйләшү, аларның тормыш юлына , иҗатларына багышланган әңгәмә кору. МТК

Районыбызның атаклы кешеләрен барлау, алар белән горурлану.

Реферат язып килергә.

28

Муса Җәлил иҗаты турында белешмә

1

Герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗаты турында белешмә бирү, укучыларның үзләре әзерләп киләгән материалларын тыңлау.

М. Җәлил иҗатын бәяли белү.

Муса Җәлил турында сөйләргә әзерләнергә.

29

“Җырларым”, “Бакчачы” шигырьләре.

1

Тирән мәгънәгә ия булган, аһәңле бу әсәрләрне сәнгатьле итеп уку, үзләштерү, аларда күтәрелгән проблемаларны аңлау, “Имән” шигырен ятлау.

Шигырь

ләрне укырга.

“Имән “ шигырен ятларга.

30

“Имән”, “Катыйльгә”шигырьләре.

1

Кавыштыра, аягүрә, тойгы, керсез, кабызу.

Бәдәнле, түмгәк, яшел чуклы юрган, катыйль, түбән ләззәт.

31

Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә М.Җәлил образы.

1

Өстәмә әдәбияттан файдаланып, әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгаттә Җәлил образын тасвирлаган укучылар әзерләгән иҗади эшләр белән танышу.

М.Җәлил турында өстәмә материал

лар алып килергә.

32

БСҮ Сочинение. “Муса Җәлил – герой шагыйрь”

1

Бәйләнешле, төзек, матур тел белән күңелдәгене тасвирлап бирү.

Язма эшне язып бетереп килергә.

33

Мәрьям Рахманкулова

1


М.Рахманкулованың җырчы булып китүенә кемнең йогынты ясавы,аның тормышында Тукайның нинди урын тотуы, аның тарафыннан иҗат  ителгән образлар.

Җыр сәнгате йолдызларының

иҗатлары белән

таныш булу.

Җырчы турында сөйләргә .

3 нче чирек.

34

Галия Кайбицкая

1

Татар опера сәнгатенә нигез салуда күп көч куйган күренекле шәхесебез турында мәгълүмат бирү, аның тарафыннан иҗат ителгән образлар белән таныштыру.

Күренеклә шәхесләребезне онытмаска өндәү.

99-100 нче битләр укырга,сорауларга җавап бирергә.

35

Стү.»Яраткан  җырчым».

1

Укучыларның  бәйләнешле, матур сөйләм телләрен үстерү.

Җырчыларыбыз иҗатына карата кызыксыну хисләрен үстерү.

Реферат язып килергә.

36

Рәссам Харис Якупов “Хөкем алдыннан “картинасы.

1

Күренекле рәссамыбыз турында мәгълүмат бирү,иҗат эшчәнлегенә карата хөрмәт хисләре уяту.

Рәссам иҗатын тиешенчә бәяләү хисләре уяту.

Сөйләргә әзерләнергә.

37

Габдрахман Әпсәләмов иҗаты турында белешмә.

1

Әдип турында белешмә бирү,иҗаты белән таныштыру.

106-107 нче битләр укырга.

38

“Ак чәчәкләр”романы.1-3 бүлекләр.

1

Остаз,үкенеч,буын,мәшә

кать,

йөкләү.

Шәфәкъ,сәер,кискен.

Әдипнең романы белән таныштыру,сәнгатьле уку,фикер алышу,сорауларга җавап бирдерү,сүзлек өстендә эшләү.

Әсәрне кызыксынып уку теләге уяту.

Әсәрне укырга.

39

“Ак чәчәкләр “ романы,4-5 бүлек.

1

Йомгак ясау,гарьләнү,сагыш,әрнү.

Тәгаен,галәмәт,биниһая,әвәләү,купшы.

Роман белән таныштыруны дәвам иттерү,сәнгатьле уку,сорауларга җавап бирдерү.

Табибларыбыз хезмәтенең авырлыгын,җаваплылыгын тоярга өндәү.

Сорауларга җавап әзерләргә.

40

Табибларның үз эшләренә,кешеләргә мөнәсәбәте.15 бүлек.

1

Өзгәләнү,зәмһәрир суык.

Карун,иманы камил.

Әсәр турында әңгәмә кору,сәнгатьле итеп кычкырып укыту,әсәрнең теле турында сөйләшү, “Гөлшаһидә”җырын тыңлау.

Бу Һөнәр ияләренә карата хөрмәт хисен үстерү.

Сораулар

га  җавап бирергә.

41

Кл.тыш. уку. Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”романы.

1

Әсәрнең тулы эчтәлеге белән танышу.

Әсәрне тулысынча укырга.

42

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

1

Якташ әдибебезнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру,Өстәмә материал белән танышу.

Якташ язучыбыз белән горурлану хисләрен үстерү.

Якташ язучыбыз турында сөйләргә әзерләнергә.

43

“Яшәү белән үлем арасында”повесте.(“Мин хәбәрсез югалган идем”,”Ул көнннәрдә” бүлекләре.)

1

Офык,гадел,корбан,терек

лек.

Укылган бүлекләр буенча фикер алышу,Бөек Ватан сугышы чорын искә төшертү,әсирләрнең тоткынлыктагы газаплары турында сөйләү.

Үз милләттәшләребез белән горурлану хисләрен үстерү.

Сораулар

га җавап бирергә.

44

“Яшәү белән үлем арасында”повесте.Әсәрдән өзекләр уку.

1

Ысул.

Сөрлегү,чакматаш.

Бүлекне сәнгатьле укыту,монологик сөйләм төзү,фикер алышу.

Үз фикереңне дөрес итеп әйтеп бирә белү күнекмәләрен үстерү.

Сораулар

га җавап бирергә.

45

“Яшәү белән үлем арасында”повестен өйрәнүне дәвам итү.

1

Нәфрәт,кыя,җинаять.

Фиргавен,кәйлә,уалу.

Әсәрне сәнгатьле укуны дәвам иттерү, язу стилен билгеләтү,образларга характеристика бирдерү,аларның сабырлыгын ,түземлеген ачыклаган урыннарны таптыру.

Повесть-

не тулысын-

ча укырга.

46

Стү.”Кеше булу кыен түгел,кешелекле булу кыен”

1

Бәйләнешле ,төзек ,матур тел белән күңелдәгене ачып бирү.

Хикәя язып килергә.

47

Кл. тыш уку.Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында”

1

Дәфтәрләргә үз  фикерләреңне язу.

48

Ш.Ракыйпов.Язучы турында белешмә.

1

Әпипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Татар милләтеннән чыккан әдипләребез белән горурлану хисләре уяту.

146 нчы биттәге материал

ны укырга.

49

Ш.Ракыйповның “Чәчәкләр сөйли белә”повестен  уку.1 бүлек.

1

Җәмәгать,затлы.

Хәрәмләшү.

Әдәби әсәр белән танышу,сәнгатьле итеп укыту,үз сүзләре белән  эчтәлеген сөйләтү,исем уйлату.

Әсәрне кызыксынып уку теләге уяту.

Сораулар

га җавап бирергә.

50

Ш.Рәкыйповның ”Чәчәкләр сөйли белә”повестен укуны дәвам итү.2-3 бүлекләр.

1

Вазифа,күнекмә,уйчанлану,

ыңгырашу,мәкерле.

Һәвәс,басынкылану,мәхшәр,томалау.

Әсәр белән таныштыруны дәвам итү,укылган өлеш буенча фикер алышу, Барый Шәвәлиев образына характеристика бирдерү.

Үз үзебездә дә бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияләү.

Эчтәлеген сөйләргә .

51

Стү.”Син батырлыкны ничек аңлыйсың?”

1

Батырлык.

Бирелгән тема буенча төзек,матур сөйләм телләрен үстерү.

Татапр халкының герой уллары белән горурлану хисләрен ныгыту.

Кыска гына хикәя язып килкргә.

52

Атилла Расих.Язучы турында белешмә.

1

Язучы турында мәгълүмат бирү,иҗатына күзәтү ясау.Автобиографик әсәрләр язган язучыларны һәм аларның әсәрләрен искә төшертү.

Әдип иҗат иткән әсәрләрне кызыксынып уку теләген үстерү.

Сөйләргә әзерләнергә.

53

“Ишан оныгы” романы белән танышу.

1

Чарлак,зиһен.

Ифрат,манту,шәйләү,сөрү.

Өзекләрне эчтән һәм кычкырып укыту,фикер алышу.

Романны укырга.

4 нче чирек.

54

А.Расих. ”Ишан оныгы”романыннан өзекләр укуны дәвам итү.

1

Сүзлек өстендә эшләү,әңгәмә кору,фикер алышу.

Өзекнең эчтәлген сөйләргә.

55

Авторның авыр яшьлеге,сәбәпләре.

1

Әсәрдәге образлар турында сөйләшү.

Укырга.

56

Кл. тыш уку. А.Расих  “Ишан оныгы”.

1

Әсәрне тулысынча укыту,үз фикереңне теркәтеп куйдыру.

Үз фикереңне дөрес итеп әйтеп бирә беләне камилләштерү.

Әсәрне укырга.

57

Г.Ахунов.Язучының тормыш юлы,иҗаты.

1

Язучы иҗаты турында аңлату,иҗатына күзәтү ясау.

Танылган шәхесләребез тормышы турында хәбәрдар булу.

Язучы турында

сөйләргә әзерләнергә.

58

Г Ахуновның “ Идел кызы” романыннан өзекләр белән танышу.

1

Толым,

шыңшу.

Яшьбөелә,үнәр,дәгъвалашу,җәдит.

Әсәр белән таныштыру,cүзлек өстендә эшләү.,анализлау.

Укылган әсәрләрдән рухи азык алырга өндәү.

Сораулар

га җавап бирергә.

59

Габбас мулла язмышының бирелеше.

1

Сәерсенү,

җөрьәт итү,гамьсез,төпченү.

Вәсвәсәләнү,чарача,чайрап.

Әсәр белән таныштыруны дәвам иттерү,Габбас мулла образына характеристика бирү.

Татар язучыларының үз иҗатларында татар халкының катлаулы тормышын күрсәтергә  булган омтылышларына бәя бирү.

Габбас мулла образына характеристика  язарга.

60

Кл . тыш уку.Г.Ахунов “Идел кызы”.

1

Әсәрнең тулы эчтәлеге танышу.

Әсәрне тулысын

ча укырга.

61

Шәүкәт Галиевнең иҗаты турында белешмә.

1

ТР халык шагыйре турында аңлату,иҗатына кыскача күзәтү ясау.

Бөтен көчләрен рухи халәтебезне тәрбияләүгә биргән әдипләребез турында уңай хисләр генә уяту.

62

Шагыйрьнең «Әткәйгә хат”поэмасы белән танышу.

1

Поэманы уку,идеясенә төшенү.

Поэманы сәнгатьле укырга.

63

“Әткәйгә хат” поэмасы.

1

Элгәреге,төн йокысы качу,тол хатын,

тоеп.

Поэманы тулысы белән укыту Һәм эчтәлеген сөйләтү.

“ Син күрмәдең, әткәй бу көннәрне” дигән бүлекне ятларга.

“Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне” ятларга.

64

Бсү.”Минем кадерлеләрем”

1

Бәйләнешле,төзек, матур тел белән күңелдәген тасвирлап бирү.

Хикәя язып килергә.

65

Хәсән Сарьян «Әткәм Һөнәре»повесте.

1

Бөрлегән,ләззәт,хәсрәт,төпчек.

Гаҗиз калган,инәй,аламаланып тора.

Язучы турында кыскача мәгълүмат бирү,әсәр белән таныштыру.

Татар халкының оста куллылыгына карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Әсәрне укырга.

66

Повесть белән танышуны йомгаклау.

1

Сәдәф,көр.

Сырхавы,кортка.

Әсәрне тулысынча укып чыгарга.

Повестьне тулысын

ча укырга.

67

Милли бәйрәмнәребез. “Каз өмәсе”

1

Өмә.

Милли бәйрәмнәребез турында аңлату.

Сөйләргә әзерләнергә.

68

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Ел буена үткәннәрне кабатлау,йом. ясау.

Тест  ярдәмендә белемнәрне тикшерү.

Җәйге ялга укыр өчен биремнәр бирергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование к УМК О.В. Афанасьевой, И. В. Михеевой Английский язык. Серия "Новый курс английского языка для российских школ". 5-й год обучения. 9 кл.: учебник для общеобразовательных учреждений.

Разработка календарно-тематического планирования к УМК О.В. Афанасьевой, И. В. Михеевой  Английский язык. Серия "Новый курс английского языка для российских школ". 5-й год обучения. 9 кл.: учебни...

Календарно-тематическое планирование. Геометрия, 8класс.

Календарно-тематическое планирование уроков геометрии в 8 классе по учебнику Л.С. Атанасяна, В.Ф.Бутузова и др....

Календарно-тематическое планирование .Геометрия. 8класс. Учебник "Геометрия 7-9" Л.С. Атанасян и др.

Планирование составлено к учебнику "Геометрия 7-9" Л.С. Атанасян для учащихся 8 класса. Рассчитано на 2 часа в неделю, всего 68 часов....

КАЛЕНДАРНО - ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ программного материала спец. курса «Подготовка к ЕГЭ по русскому языку»

КАЛЕНДАРНО - ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ программного материала спец. курса «Подготовка к ЕГЭ по русскому языку» 34 ч (1ч в неделю)...

Календарно-тематическое планирование Афанасьева О.В., Михеева И.В. "Новый курс английского языка для российских школ" 3 год обучения 7 класс.

Это календарно-тематическое планирование полно и чётко распределяет весь учебный материал  учебника....