Мероприятие. Көзге уңыш бәйрәме.
методическая разработка (7 класс)

Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.

Бурычлар:

- тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,

- үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,

- белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_unysh_byrme.docx15.6 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Көзге уңыш  бәйрәме.

                       

Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.

Бурычлар:

- тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,

- үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,

- белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.

Җиһазлар һәм материаллар: чиләкләр, бәрәңгеләр, кашыклар.

Техник чаралар: ноутбук, дисклар.

Зал бизәлеше: яфраклар, шарлар.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр турында җырлар, шигырьләр,

табышмаклар, биюне өйрәнү, яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештыру.

Балалар без сезнең белән бергәләшеп “Уңыш бәйрәме”үткәрергә җыелдык. ”Уңыш бәйрәме” 22 сентябрьдә, көн белән төн тигезлшкәндә бәйрәм ителгән.

Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә бетәргә якынлаша. Уңыш кибәннәргә куелып амбар келәтләргә тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән –өйгә йөреп күңел ачалар.

Без дә буген сезнең белән көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз күңел ачарбыз.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан - Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар. Ул, һич тә аптырамыйча: - Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык. - Ни арада җәй үтте,

 Матур көз килеп җитте

. Шатлык тулы бу бәйрәмне

 Балалар күптән көтте.

Алып баручы : Көз ул муллык вакыты, елның иң бай фасылы.

Балалар мин сезгә табышмаклар әйтеп карыйм әле.

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)
Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)
Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)

Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер,
Аны кем белер? (Чөгендер)
***Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш тугел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

А. б. :Әле безнең  балаларыбызның да сөйлисе шигырьләре калды, әйдәгез әле бәйрәмебезне дәвам итик.

Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә.

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

Урман кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте дип

Үкенмибез без.

Ашлыгы уңган,

Җимеше мулдан,

Буралар тулган –

Шуңа сөенгән.

 Каенннарга- сары яулык,

Миләшкә –муенсалар,

Чиягә-көрән алкалар,

Бигрәк килешеп торалар

Җыр “Көз килә”.

          1. Шаяра әле күбәләк

          Үтсәләр дә җәйләре.

           Ә урамга килеп керде,

           Килде яфрак бәйрәме.

                            Кушымта:

               Нинди генә төсләре юк,

               Күреп исең китәрлек.

               Яфрак ява, яфрак ява

               Юлыбызга түшәлеп.

          2. Өлгереп җиткән миләшләр

           Утлар шикелле яна.

           Ә яфраклар бөтерелеп

           Ява да ява, ява.

                   Кушымта шул ук.

 

          3. Югалмаган икән әле

          Төсләрнең яшеле дә.

          Ясап яфрак бәйрәмнәре

          Килә көз әкрен генә.

                    Кушымта шул ук.

А.Б. Балалар, безнең бәйрәмебезгә кемдер җитми бит. Кем икән ул?

Балалар. Сөмбелә!

А.Б. Әйе, әйдәгез, үзләрен бирегә чакырыйк.Һәр сыйныфтан 1 Сөмбелә катнаша. Алар үзара бүген зирәклеккә, җитезлеккә көч сынашачак.

1)Үзләре белән таныштыралар.

Сөмбелә .  Сез мине чакырдыгызмы?

                  Сез мине көттегезме?

                  Мин килдем, исәнмесез!

                  Алтын яфраклар кулымда

                  Минем сезгә бүләгем.

                  Кызыл миләш белән чиккән

                  Өстемдәге күлмәгем.

2) Көз  турында җыр башкаралар 1 куплет

3) Көзге яфраклар биюен тәкъдим итәләр.

4) Иген культураларын таныйлар бөртекләре буенча.

5) Агач яфракларының исемнәрен атыйлар.

Йомгаклау. Сөмбеләләрне бәяләү. Номинацияләп һәр Сөмбеләне бәяләп үтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие" Праздник труда"(общешкольное мероприятие)

В нашей школе, в конце IY четверти, ежегодно проводится внеклассное мероприятие -" Праздник труда"....

Спортивно-познавательное мероприятие «В МИРЕ ЖИВОТНЫХ» Спортивно-познавательное мероприятие «В МИРЕ ЖИВОТНЫХ» спортивно-познавательное мероприятие "В мире животных"

тетрализованное музыкальное спортивно - познавательное меропирятие для детей 6-9 лет в процессе мероприятия задействованы дети-артисты, ведущий, музыкальное мопорвождение, жюри. Цели и задачи мероприя...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...