"Җиңү килде җиргә яз булып..."
занимательные факты

Васильева Ирина Ивановна 5

Җиңү бәйрәменә багышланган сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vasileva_i.i._6_mektep_zhinu_kilde_zhirg_yaz_bulyp.docx19.1 КБ

Предварительный просмотр:

Васильева Ирина Ивановна,

МБОУ “ЗСОШ №6”

Җиңү килде җиргә яз булып …

(Бөек Җиңүгә багышланган сценарий)

(сәхнә  бәйрәмчә бизәлгән, музыка уйный, пәрдә артында укытучы сөйли, проекторда презентация күрсәтелә)

Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

( Сәхнәгә ике алып баручы чыга).

1 нче алып баручы. 1941 нче ел. Июнь… Илебез, Европада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.

Июнь… Шау чәчәкле җәйнең матур ае һичберәүдә юктыр һичбер кайгы.

2 нче алып баручы.  Тирә-юньне шат авазлар биләп алган Бар дөньяга бәхет, шатлык, сөю тулган.

Июнь… Нинди шатлык бүген күңелебездә

Моңаюны һич белмәде беребез дә. Уйламадык бәхетле бу мизгелләрдә Кара кайгы килер диеп илебезгә.

(“Ватан нидән башлана?” көе яңгырый, шул көйгә алып баручылар шигырь укыйлар.)

1 нче алып баручы. Егерме ике. Июнь. Кырык бердә

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?

2 нче алып баручы. Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья; 

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

(бию)

( Сәхнәгә балалар чыга. Кулларында портретлар. Пәрдә артында тавыш ишетелә)

Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

Сугыш… Меңәрләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Сугыш корбаннарсыз булмый. Изге көрәштә җиңү яулаганңа, ут эчендә юл ярып алга барганда бик күп солдатларның гомере өзелде. Чит илләрдәге билгесез каберләр җанны тетрәтә.

(һәр бала үзенең бабасы яисә әбисе турында сөйли. Җыр башкарыла.

Сәхнәгә 3 нче сыйныф укучылары чыга )

1 укучы. Капмасын янгыннар

Киләчәк таңына.

Аналар, басыгыз

Тынычлык сагына!

2 укучы. Балалар беркайчан

Күрмәсен сугышны!

Белмәсен сугышның

Кайгысын, сагышын!

3 укучы. Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең

Кадерен белеп яшә юлдашым.

Безнең көннәр алда тагы да ямьле

Тик сугышлар гына булмасын.

4 укучы. Тормышыңда барган вак нәрсәләр,

Хыялыңны читкә бормасын.

Чынга ашар бөтен хыялларың,

Тик сугышлар гына булмасын.

5 бала. Кайчак күгең болыт каплаганда,

Йөрәк дәртең суынып калмасын.

Ни теләсәң барын башкарырсың

Тик сугышлар гына булмасын!

6 бала. Сабыйлар тыныч йокласын,

Кан түгелмәсен!

Безнең аналар яңадан

Хәсрәт күрмәсен!

7 бала. Теләмибез сугышны без!

Без тынычлык телибез!

Безнең якты тормышыбыз

Мәңге балкысын дибез!

                                                     (җыр )

1 алып баручы. Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

2 алып баручы. Күкләребез мәңге аяз булсын,

“Уф” дип алмыйк әле сулышны

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

Беркайчан да күрмик сугышны....

1 алып баручы. Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

Укытучы.  Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Безне хөрмәт итеп, игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ непосредственно образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в ДОУ «ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ»

Кар күп булса- иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший.)         Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег – осенний хлеб.)   ...

Тыуған еремә ҡыш килде. Антонимдар.

3-сө класс уҡыусылары өсөн "Ҡыш" темаһына йомғаҡлау дәресе. ФДББ стандарттарына яраҡлаштырып үткәрелгән асыҡ дәрес....

М.Галиев "Җиңәсем килде"

М.Галиевнең "Җиңәсем килде" әсәре өстендә эш. 8нче сыйныф...

Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасына анализ

7 нче сыйныфта яңа буын белем стандартлары буенча әдәбият дәресе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...