Проектная работа "Модель самолета Ла-5"
материал по технологии по теме

Данная работа поможет учащихся понять и по предложенным примером выполнить творческий проект. Главной целью проектной работы является: научить учащихся творчески мыслить, применять свои знания, умения на практике.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon model_samoleta_la-5.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Министерство Образования и Науки РТ

Сармановский муниципальный район

МБОУ «Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина»

Предмет «ТЕХНОЛОГИЯ»

ПРОЕКТ

Зигангирова Айдара Фаизовича

Тема проекта: Модель самолета Ла-5

                                           

Проектны сайлау һәм нигезләү.

               Безнең мәктәп Бөек Җиңүнең 65 еллыгын лаеклы каршы алды. Бу уңайдан күп кенә укучылар үзләренең проект эшләрен шул данлыклы вакыйгага багышларга булдылар. Мин дә читтә калмадым, “Җиңү китергән кораллар” дигән проект эше эшләдем.

                Безнең мәктәптә озак еллар музей эшләп килә, һәм мин музей өчен сугыш чоры самолетларының модельләрен ясарга булдым. Хәрби техникаларның килеп чыгышын өйрәнү,  бер үк вакытта халкыбызның язмышын, сугышчыларның батырлыкларын өйрәнү дә.

                 Мин хәрби истребитель Ла-5 моделе ясадым. Башта бу самолетның барлыкка килү тарихын өйрәндем, сызымнарын һәм рәсемнәрен эзләп таптым, самолет турында мәгълүматларны китаплардан, энциклопедияләрдән, интернеттан һ.б. чыганаклардан алдым, үземнең җитәкче-укытучыма еш мөрәҗәгать иттем.

                Мондый самолет модельләрен бүләк итәргә, сатып акча эшләргә мөмкин. Хәрби техника коллекционерлары мондый модельләрне бик теләп сатып алырлар иде.  

        Сатуда мондый модельләрнең хаклары бик кыйммәт. Мин ясаган модельның үзкыйммәте очсыз, шуңа күрә дә аны теләгән һәр кеше сатып ала ала.

Проектның эшләнмәсен булдыру һәм нигезләү өчен

тикшерү-эзләү үткәрдем.

 

   

   Каралган дүрт варианттан музейга экспонат өчен ясау карарына килдем. Бу эшем мәктәп музеена зур бүләк булыр.

       Модельны ясаганда мин музей бүлмәсенең бизәлешен, дизайнын  истә тоттым. Чөнки ясаган әйберем үзенең ятышлылыгы белән туры килергә тиеш.

       Модельны җитештергәндә чыгымнар мөмкин кадәр азрак булуы, әзер әйбернең бәясе югары булмавы, ныклыгы, карап торышка матур булуы мөһим. Модельның нинди таләпләргә туры килүен түбәндәге схемада күрсәтәм.

                     

     

          Модель ясау өчен барлык таләпләргә туры килә торган агач токымнары сайладым.

 

     Безнең мөмкинлекләрдән чыгып, каен һәм юкә агачларын сайладым. Чөнки алар, агач кыру станогында яхшы эшкәртелә. Бу өслекләргә гуашь  яхшы ята һәм бизәкләр дә матур була.

       Югарыда күрсәтелгәннәрне истә тотып мин түбәндәге модельне ясарга булдым.

Эшкәртү технологиясе.

      Модель ясау процессында миңа түбәндәге операцияләр башкарырга кирәк булачак: үлчәп билгеләү, кисү, шомарту, кискеч белән эшләү, бизәкләр ясау, лаклау.

       Уйлаган эшемне башкарып чыгу өчен мәктәп мастерскоенда кирәкле җиһазлар, җайланмалар, инструментлар бар.

       Набор эшләү эзлеклелеге технологик картада күрсәтелгән.

Икътисади исәпләүләр

       Самолет моделе төп 7 өлештән – фюзеляж, кабина, канатлар, биеклек руле, кок, лопаст һәм тәгәрмәчләрдән торучы эшләнмә. Ясаган эшләнмәнең үзкыйммәтен билгеләгәндә, аны ясау өчен киткән материал, электроэнергия, җиһазларга, җайланмаларга һәм инструментларга амортизация чыгымнарын, хезмәткә түләүне исәплибез.

С = М + А + Р

С – үзкыйммәт,

А – җиһазларга амортизация,

Р – хезмәткә түләү,

М – материал чыгым.

Агач материалы чыгымы.

  1. Фюзеляж

V1= πR12 H1= 3,14 . 602 . 500 =5652000(мм3)

  1. Зур канатлар 2әү

V2 = 2авс = 2 · 360 · 115 · 30 = 2484000 (мм3)

  1. Кече канатлар 2 әү

V3 = 2авс = 2 · 195  120  36 = 1684800 (мм3)

  1. Биеклек руле

V4 = авс = 150 . 120 .  36 = 648000 (мм3)

  1. Кок

V5 = πR52 H5 = 3,14 .262 . 122 = 258962,08 (мм3)

6. Лопаст 3әү

V6 = 3авс = 3 ·135 . 36 . 12 = 174960 (мм3)

  1. Кабина

V7 = авс = 190 . 70 .  40 = 532000 (мм3)

  1. Тәгәрмәчләр

V8 = πR52 H5 = 3,14 .332 . 110 = 119790 (мм3)

Агач материалының гомуми күләме.

V=V1 + V2 + V3 + V4 + V5 + V6  + V7 + V8  = 11554512,1мм3   =0,0115545121 м3  ≈ 0,012 м3        

1 м3  агач материалының бәясе 3000 сум

0,012  . 3000 = 36 сум

9. Тәгәрмәч корыч вилкалары һәм күчәрләре

Ø 3 х 570, бәясе 5 сум

Модельны буяу өчен 40 мл гуашь, 75 г лак тотылды.

40 мл гуашь 30 сум, ә 75 г лак 10 сум тора.

Гуашь һәм лак өчен 40 сум тотылды.

Электроэнергия чыгымы.

Агач кыру станогында эшләү вакыты 4 сәг.

А = W . t

А – электроэнергия күләме (кВт . сәг)

W – егәрлек (кВт) = 0,4 кВт

  t – вакыт (сәг) = 4 сәг.

А = W . t = 0,4 . 4 = 1.6 (кВт . сәг)

 1 кВт электроэнергия 2,23 сум тора.

1,6 .  2,23 = 3,568 ≈ 3,57 (сум) – электроэнергия чыгымы.

Гомуми материал чыгым.

М = 36 + 5 + 40 + 3,57 = 84,57 (сум)

Җиһазларга амортизация.

А = 7 сум

Хезмәткә түләү.

1 сәг. хезмәт 30 сум бәяләнә.

Мин 6 сәг. эшләдем.

P = 30 . 6 = 180 (сум)

Минем хезмәтем 180 сум.

Эшләнмәнең үзкыйммәте.

С = М + А + Р = 84,57 + 7 + 180 = 271,57 (сум)

Эшләнмәнең бәясен исәплибез (Ц)

Ц = С + П + НДС = 271,57 + 30 + 4,8 = 306,37 (сум)

Бер набордан чиста табыш.

Т = Ц – С = 306,37 – 271,57 = 34,8 (сум)

Эшләнмәне бәяләү

       Мин ясаган эшләнмә өчен күп чыгым тотмадым. Ясаган моделемның үзкыйммәте бик арзан булды.

       Миңа самолет моделе ясау бик ошады. Мин төгәл итеп үлчәп, агачны кырып эшкәртергә өйрәндем, бизәкләр ясау өстендә эшләдем.

       Эшләгән эшемнең файдалы икәнен аңладым, базарда сатарга уйласам бик тиз сатып алырлар дип уйлыйм.

       Мин үземнең алда торган максатыма ирештем. Үз проектымнан бик канәгать.

Реклама.

«Алтын куллар» түгәрәге

Безнең мәктәптә эшли.

Малайларның барысы да

Анда бик теләп йөри.

Шушы түгәрәктә үзем

Ясадым матур модель.

Килегезче, карагызчы

Аз гына вакыт табып.

Әгәр сезгә кирәк булса,

Заказ гына бирегез.

Бизнес заманы бит хәзер

Бик тиз ясап бирербез.

  • арзан, уңайлы;
  • экологик яктан чиста;
  • эстетик яктан матур;
  • барлык техник операцияләр кулдан килерлек;
  • производство калдыкларын файдаланырга мөмкинлек бирә;
  • төрле максатларда файдаланырга мөмкин.

Кулланылган әдәби материал

  1. Технология дәреслекләре. 5 – 9 кл.
  2. Техник хезмәт буенча белешмә.
  3. “Школа и производство”  журналлары.

Эчтәлек

  1. Проектны сайлау һәм нигезләү ________________________    1 бит
  2. Проектның эшләнмәсен булдыру һәм нигезләү өчен

    тикшерү-эзләү үткәрү _______________________________ 2 - 4 бит

  1. Эшкәртү технологиясе ________________________________  5 бит
  2. Икътисади исәпләүләр ______________________________ 6 - 7 бит
  3. Эшләнмәне бәяләү ___________________________________   8 бит
  4. Реклама ____________________________________________   9 бит
  5. Кулланылган әдәби материал __________________________ 10 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

техника безопасности при запуске моделей самолетов

Требование к рабочему месту,подготовка к запуску модели. Запуск кордовой модели и соблюдение техники безопасности....

Спортивное мероприятие, посвященное Дню космонавтики «В космос … на ковре – самолете»

Спортивное мероприятие, посвященное Дню космонавтики «В космос … на ковре – самолете» На мой взгляд, любые внеклассные мероприятия должны проходить вне классного кабинета. В зависимости от тематики ме...

конспект занятия "Изготовление метательной модели самолета Су 25 грач из бумаги.

Представлен конспект занятия по изготовлению метательной модели самолета Су-25 Грач...

Самолет

Шаблон самолетика. Материал: плотная бумага....

Конспект контрольного занятия по коммуникативно-речевой деятельности в старшей группе на тему:« Путешествие на ковре-самолете».

Развитие у детей внимания,памяти, мышления, речи. Воспитание патриотических чувств. Закрепить знания о Республике Татарстан,его символике, о городе Казани; о геометрических формах и фигурах; о ...