Открытый урок
план-конспект урока по технологии на тему
Предварительный просмотр:
МБОУ “Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Дәрес темасы: “Техник объектлар проектлауның
төп стадияләре”
Төзеде: 1 категорияле технология
укытучысы Абдулова Л.Р.
2013-2014 уку елы
Дәрес темасы: Техник объектлар проектлауның төп стадияләре.
Эшлекле уен “Китаплар фабрикасы”
Максат:
Белем бирү: җитештерү дәрәҗәсенә барып җитәрлек итеп, оешма төзүнең төп стадияләре,”хезмәт җитештерүчәнлеген” аңлату, экономик эшчәнлекне бәяләү.
Фикерләү сәләтен үстерү: эшмәкәрлек сәләтен үстерү, экономик уйлау сәләтен булдыру.
Тәрбияви максат: Җаваплылык сыйфатлары булдыру, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, үз сәламәтлегеңә карата сак караш тәрбияләү;
Бурычлар:
- үз эшеңне булдыру, төзү технологиясе белән таныштыру, эшмәкәрлек әшчәнлеген планлаштыру.
- беренчел эшмәкәрлек белемнәрен булдыру (эшмәкәрлек әшчәнлегендә катнашып);
- бик катлаулы булмаган экономик исәпләүләр эшләренә өйрәтү;
- кирәкле яңалыкларны аерып ала белергә өйрәтү, эшмәкәрлек эшчәнлегендә бу яңалыкның ролен аңлау, экономика һәм хокуклар культурасын белү;
- үз өстеңә авыр эшләр йөкләргә, куркыныч рискка бару, килеп чыккан проблемаларны үзлектән чишү күнекмәләре булдыру.
Җиһазлау: компьютер, схемалар, таблицалар, интернет-ресурслар. Күргәзмә әсбап: презентация “Һөнәрләр”
Дәрес тибы: ориентлашкан- проблемалы.
- Дәрес барышы: Укучылар группада 4 әр кеше утыралар. Менеджмет
Укытучы:
- Укучыларның сәламләшүе.
2)Өстәл №... укучы №... кунакларны сәламли (укытучыларны) һәм безнең белән бергә эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерә, укучылар бер-берсен сәламлиләр.
2. Кереш өлеш:
Укытучы:
- Укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.
- Презентация карап үтү.
Укучылар сорауларга җавап бирәләр.
Лицензия – тиешле таләпләргә нигезләнеп нинди булса да эшне эшләргә хаклы дип аталган документ.
Конкуренция- бер үк базар шартларында сатыла торган товарларны сатуда ярышу.
Бизнес-план – яңа фирма төзү өчен, төп адымнарны нигезләп торучы документ.
Эшмәкәрлек – керем алу максаты белән төзелгән, аерым бер кешенең яки группаның (законлаштырылган) үзенең товар җитештерүен бурыч итеп куйган кешеләр инициативасы-эшчәнлеге.
3.Яңа материалны аңлату:
Укытучы:
Хәзерге заманның югары тизлек белән үсеш алган базар экономикасы шартларында үзеңнең фирмаңны булдыру югары уңышка ирешү иң кулай юл булып тора. Көнбатыш илләре тарихына күз салсак, эшлекле кешеләр үзләренең бизнес-идеяләрен бизнес- проектлар аша күрсәтеп, коммерция финанс мәсьәләсе ягыннан алга киткәннәр.
Шуңа күрә дә, безнең Россиядә дә “үз эшен” ачучылар күбәеп китте.
- Иске бизнес-фикеләрен яңалары алыштыра, халыкның соравы нәрсәдә күренә, җитештерү шуның белән бәйле;
- Кулланучылар соравы буенча;
- Конкурентлар продукциясе;
- Сату эшчеләре фикерләре;
- Прессага яздырулар;
- Фәнни-техник һәм тәҗрибә- конструкторлы эшчәнлекләр;
- Фикерне киңәйтү, тирәнәйтү;
- Беренчел һәм бирелгән фикерләр;
- Барлык информация (хәбәр) бизнес-планны төзеп бетерү өчен кирәк.
Укытучы нәтиҗә ясый:
Эшмәкәргә һәрнәрсәдән хәбәрдар булып кына әйләнә - тирә мөһиттә үз эшен булдырып, үз хисабы белән, финанс, мораль һәм социаль яктан дөрес эш итә белергә тиеш.
Предприятие төзүнең төп этаплары.
1 этап
фикер+кеше
2 этап
проект эшләү (бизнес-план)
3 этап
Предприятиене оештырып җибәрү
4 этап
Эшне башлап җибәрү.
Практик эш.
Шулай итеп, укучылар сез эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладыгыз. Бу зур риск, ләкин кызыклы эш. Сезнең китаплар чыгару фабрикагыз бар икән имеш;
Уен “Китап фабрикасы”
Тимбилдинг-командада эшләү
Реквизитлар: А4 – кәгазе, 4-5 бит һәрбер уенчыга, ручкалар, нәтиҗәләрне санау өчен таблица (һәр группага). Таблицалар фирма исеме һәм техник контроль бүлеге белән.
Уен барышы:
- Һәр группа үзенә исем сайлый.... Укучылардан сорарга....
- Һәр команданың максаты – күбрәк китапчыклар җитештерү. Эшләнеп беткән китаплар гына исәпкә алына, брак булмаганнары (кагыйдә буенча). Укытучы сыйфатын тикшерә.
- Китап эшләүнең кагыйдәсен аңлату:”Кәгазьне урталайга 3 тапкыр бөкләргә, бөкләнгән линияләр буенча 16 кечкенә битләргә аерырга -14 бит һәм 1 тышлык бите. Китапның битләре 2 дән 14 кә кадәр номерланыла, китап тышында группаның исеме языла, һәм битләр скрепка белән беркетелә. Китапчык әзер”.
- Өстәлдән кирәкле материаллардан кала башка әйберләр алына.
- Һәр группа кәгазь белән скрепка ала. Проба өчен бер китап ясала, (аңлау өчен)
- Һәрбер группа нәтиҗә санау өчен кәгазь ала. Сораулар таблица тутыру өчен.
Уенның 1 этабы.(3 минут чамасы, вакыт исәпләмичә һәм таблица тутырмыйча.
- Уенның һәр кешесе китапны үзе хәзерли.Һәр группада 1 ручка язу өчен.
- Һәр группа таблица тутыра.
Беренче этапка нәтиҗә чыгару һәм анализ.
Уенның 2 этабы (3 минут таблица белән аңлатуга вакытны санамыйча)
Нәтиҗәләре тактага график төзү өчен куела.
9) Китап җитештерү: һәр катнашучы группадан 1-2 эш эшли.
10) һәр группа таблица тутыра.
Нәтиҗә һәм анализ. Тактага график төзү өчен языла.
Уенның 3 этабы
11) Группаларга ручка һәм кайчылар сатып алырга киңәш ителә, тизрәк эшләнсен өчен. Ручка бәясе 50 сум, кайчы -50 сум тора.
Нәтиҗә һәм анализ. Тактага график төзү өчен языла.
12) Уенның 4 этабы.
13) Һәрбер группа капитал кулланып сәламәтлек саклауга (перчаткалар сатып ала, китап җитештерү экологик яктан куркынычсыз булмага күрә. 10 сум – бәясе перчатканың).
Нәтиҗә һәм анализ. Тактага график төзү өчен языла.
Нәтиҗәләрне уенчылар белән аңлашу.
- Катнашучылар таблица буенча анализ ясыйлар, эшчәнлекнең ничек үзгәрүен күрәләр, үз группаларында факторлар билгелиләр (нәрсәдән шулай килеп чыккан);
- Укучылар сорауларга җавап бирәләр:
- Хезмәт бүлешүе җитештерүгә нинди йогынты ясый? (2 этап)
- Сезгә китап җитештерүенең нинди оештыру өлеше ошады (һәр китап ясаумы әллә берничә операцияме?) (Җаваплар төрлесе була ала).
- Ручка һәм кайчы булдыру нинди эффект бирде(3 этап)?
- Китапның уртача үзкыйммәтенә җитештерү нинди йогынты ясый?
- Уендагы катнашучылар йомгаклап, фабрикада хезмәт җитештерүен арттыру өчен нәрсә эшләү кирәклеген әйтәләр.
Уенда катнашучыларның нәтиҗәләре:
- Экономик категорияләрне практик аңлашу (эшләр бүленеше), кооперацияләр, хезмәт җитештерүчәнлеге, капитал булдыру.
- Хезмәт җитештерүендә төрле сәбәпләрне күзаллау.
- Хезмәт җитештерүенең исәпләү күнекмәләрен, һәм продукциянең үзкыйммәтен билгеләү.
Укучылар эшенә бәя бирү:
Иң алдынгы фабрикага китап чыгара ала дип исемләнгән сертификат тапшырыла. Калганнарга бизнес-фикерне киңәшләшеп бетерергә.
Өйгә эш:
Бизнес-план төзергә.
Дәресне йомгаклау:
Бүген сез үзеңнең оешмаңны булдыруда нәрсәдән башларга икәнен белдегез, аны төзүнең төп этаплары белән таныштыгыз. Үзебезнең көчебезне оешма җитәкләүдә сынап карадык, гади экономик хисаплаулар эшләргә өйрәндек.
Инструкцион карта
№п/п | Эшнең исеме | Вакыт |
1 этап | 3 мин | |
1. | Китап исемен һәм авторын уйлап табыгыз | |
2. | Кәгазь битен урталай 3 тапкыр бөкләгез | |
3. | Бөкләгән линияләр буйлап 8 кечкенә битләргә ертырга 14 бит һәм 1 тышлык 16 бит | |
4. | Битләрне номерлап куегыз. 2дән 15 кадәр | |
5. | Китап тышына китапның исемен,битләрен скрепка белән беркетергә. Китап әзер. | |
6. | Фирмада катнашучылар китапны башыннан ахырына кадәр эшлиләр | һәрбер фирмага берәр ручка туры килә |
7. | Нәтиҗәләрне исәпләп таблицаны тутырыгыз. | |
Этап 2: | 3 мин | |
8. | Җитештерү процессын төрле операцияләргә бүлгәләү, билгеле бер операция буенча | Ручкалар күләме бу вакытта үзгәрми |
9. | Нәтиҗәләрне исәпләп таблицаны тутырыгыз. | |
Этап 3 | 3 мин | |
10. | Фирманың эше эффектлырак барсын өчен капиталны күпме кирәк шулкадәр салырга | Ручканың һәрберсенең бәясен исәпкә алыгыз |
11. | Нәтиҗәләрне исәпләп таблицаны тутырыгыз. | |
Этап 4 | 3 мин | |
12 | Өстәмә капитал салуны кулланып, сәламәтлекне кайгыртып, экологик зарырсызлык булдыру | Перчаткалар кулланыгыз |
13. | Нәтиҗәләрне исәпләп таблицаны тутырыгыз. |
Уенның һәр периоды саен бары тик сыйфатлы әзер продукция генә исәпкә алына!
Уңыш рецебы:
- Куркуны бетереп, үзеңне эмоциональ кичерешләргә борчылмаска.
- Үзеңнең җаныңны биреп эшләнәчәк эшкә, зур кызыксыну белән карарга тырышырга.
- Сиңа нәрсәне җитештерү ошый, шуны эшләргә тырышып карарга, йөрәгең кушкача эшләргә, күбесе эшнең килеп тә чыкмаска мөмкин, ләкин барыбер тормыш тәҗрибәсе туплана, әгәр сезнең интуиция (алдан күрүчәнлек халәте) югары дәрәҗәдә икән, эшегездә уңышларга очрарсыз, һәм үзегезнең уңышыгыз турында төрле өлкәләргә сөйли алырсыз. Барысын да башкарып карау үзмаксат түгел, әгәр җаның нидер эшләргә тели икән, нигә соң әле эшне башкарып карамаска!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие
Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли - всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1. Ученику дается г...
Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».
Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)
Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...
Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)
Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....

Методическая разработка открытого урока по математике в 5 классе «Умножение десятичных дробей» (урок открытия новых знаний) в рамках ФГОС
Технологическая карта практико - ориентированного урока...

2.1.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения первого открытого урока от МО муниципального уровня)
Эксперный лист первого урока...

3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого урока от МО муниципального уровня)
3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого у...
