Математические состязания
материал по теме

Михайлова Нурия Альхамовна

Разработка внеклассного мероприятия по математике для учащихся начальной школы при  пришкольном  летнем лагере.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_yarysh_lager_ochen.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Математик ярыш

( Мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен уен - ярыш)

Максат: балаларның математик күзаллауларын, игътибарын, хәтердә калдыру, фикерләү сәләтен  үстерү, зирәклек сыйфатлары, коллективизм тойгысы тәрбияләү.

План:

  1. Оештыру өлеше.
  1. исәнләшү;
  2. кереш сүз
  1. Төп өлеш
  1. Сүзләр төзү конкурсы
  2. “ Логик  мәсьәләләр калейдоскопы”
  3. “ Эмоциональ аяклар” уены
  4. “Кызыклы саналмыш”
  5. Күңелле уеннар”     
  1.        “Юлий Цезарьлар” ярышы
  1. “Күз бәйләп рәсем ясау” ярышы
  2.    Кроссворд чишү.
  1.  «Өченче- артык» уены.
  2. “ Бер сан хикәясе”
  1.  Йомгаклау
  1. гомумиләштерү
  2. нәтиҗә
  3. саубуллашу.

Уен барышы.

  1. Исәнмесез, хәерле көн!

Безнең кадерле дуслар.

  1. Бүген  без монда   бергәләп күңел ачарга җыелдык. Без төрле уеннар, конкурслар оештырырбыз, мәсьәләләр чишәрбез. Һәм җиңүче команданы билгеләрбез.

Башта командаларга исемнәр уйлашыйк  һәм һәр команда үзе белән таныштырып үтсен.                             ( Командалар исемнәре һәм уенда катнашучылар белән таныштырып үтәләр)

  1. Командалар белән таныштык. Инде уенны башларга да вакыт. Беренче конкурсыбыз  “Сүз төзе”  дип атала.     Математика һәм тапкырчыгыш сүзләреннән математикага кагылышы булган сүзләр төзергә. Кайсы команда күбрәк сүз ясый, шул команда җиңүче була һәм икенче уенны шул команда башлаячак.
  2. Икенче конкурсыбыз “ Логик  мәсьәләләр калейдоскопы”
  1. Азат, Руслан һәм Ленар кәгазьдән кораблик, елан һәм торна  ясаганнар. Әгәр Азатның кораблик белән еланны ясамавы, Русланның  кораблик ясамаганлыгы билгеле  булса, һәркайсы нәрсә ясаган?
  2. Знайка, Кнопочка һәм Тюбик 14, 17, 19 номерлы өйләрдә яшиләр. Знайка 19 һәм 17 нче өйләрдә яшәмәсә, Кнопочка 19 нчы өйдә яшәмәсә һәркайсы нинди өйдә яши?
  3. Алинәнең берничә курчагы бар. Әтисе аңа туган көненә шулкадәр үк курчак бүләк итте.  Һәзер аның 12 курчагы булды. Алинәгә әтисе ничә курчак бүләк иткән?
  4. Сережа кубикның якларын төрле төсләр белән буяган. Аңа ничә төрле төс кирәк булган?
  5. Дәфтәр ручкадан арзанрак, әмма карандаштан кыйммәтрәк. Нәрсә арзанрак?
  6. Нинди саннарны кушканда да, тапкырлаганда да бер үк сан чыга?
  7. Ике санның суммасы җидегә тигез, ә аермасы  - өчкә. Бу нинди саннар?
  8. Бер ярым лимон бер ярым сум тора. 10 лимон күпме булыр?
  9. Үрмәкүчнең 4 пар аягы, ә куянның – 2 пар. Куянның аяклары, үрмәкүчнекеннән ничәгә кимрәк?
  10.   67 санына 2 берурынлы сан кушып, 75 саны чыксын. Нинди саннарны кушарга кирәк?
  11.  9 февраль  сишәмбе булган. 25 февраль атнаның кайсы көне?
  12.  Утуйаан шимбә көнне кичке 22сәгатьтә йокларга яткан, ә дхшәмбе  сәгатьс 11 дә торган.  “Йокы чүлмәге” ничә сәгать йоклаган?
  1. Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. “ Эмоциональ аяклар” уенын уйнап алыйк.

Кеше бик эмоциональ җан иясе. Ул эмоцияләрен белдерү өчен бик куп чаралар куллана ала. Әлбәттә, беренче чиратта, эмоцияне белдерү өчен мимика кулланыла. Ләкин, шул ук вакытта, башка чаралар да еш кулланыла – жестлар, җилкәләр, тавыш... Ә сез аяклар ярдәмендә түбәндәге эмоциональ торышларны күрсәтеп карагыз... ( ачу;                хөрмәт;             курку;               соклану;         җирәнү).

  1. Киләсе уен – конкурс “Кызыклы саналмыш” дип атала

(1 дән 25  кә кадәрге саннарны үсә бару тәртибендә табып уку)

  1. Киләсе биремдә җавап дөрес булырлык итеп   җәя куясы:

                          1.   7*9+12 : 3 - 2=23                                  Җавап: (7*9+12):3-2=23

                          2.    76-20+5=51                                             Җавап: 76-(20+5)=51

  1. Ә хәзер без сезнең белән ярыш үткәреп алабыз. “Күңелле уеннар”     

1 нче ярыш:

   “Юлий Цезарьлар” ярышы. Башта командалар 1 дән 30 га кадәр санарга тиеш,   ә аннан соң,  киресенчә, 30 дан 1 гә кадәр санап төшәргә тиешләр (3 кә бүленә торган һәм 3 кә беткән саннар төшеп кала).                                                                                                                                                                                         2 нче ярыш:

    “Күз бәйләп рәсем ясау” ярышы. Һәр командадан бер кеше күзне бәйләп поезд рәсемен ясарга тиешләр ( геометрик фигуралар кулланып)

      3 нчы ярыш:   Кроссворд чишү. 

Горизонталь буенча:

  1. Атнаның бишенче көне (җомга)
  1. Дүрт ягы да тип – тигез булган геометрик җисем (квадрат)

5.  3 кә 3 не тапкырлагач... (тугыз)

  1. Математика дәресләрендә мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)

Вертикаль буенча:

  1. Мисалның нәтиҗәсе.
  2.   Озынлык үлчәү берәмлеге (Метр)
  3. Математик гамәл  (Кушу)

    4. Бертөрле саннарның суммасын нинди гамәл белән алыштырырга мөмкин?    (Тапкырлау)

  1. «Өченче  артык» уены.

 1) гектар, сутый(ар), метр                             3) миль, тонна, центнер

2) өчпочмак, турыпочмак, ромб                   4) линейка, карандаш, транспортир                                                                    

  1.  Ә хәзер  иҗат белән шөгыльләнеп алыйк. Бу уеныбыз “ Бер сан хикәясе” дип атала. (0, 1 цифрларына багышланган кечкенә генә хикәя языгыз)

1. Җ

О

2. М

Г

А

А

Е

В

Т

3. К

В

А

Д

Р

А

4. Т

У

П

А

Ш

П

5. Т

У

Г

Ы

З

К

Ы

Р

6. М

Ә

С

Ь

Ә

Л

Ә

А

У


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивные состязания

Различные сортивные праздники, соревнования, викторины и другое......

Математическая игра "Состязание эрудитов"

Цели игры: фронтальное повторение учебного материала по математике;повышение познавательной активности  учащихся;развитие культуры общения;развитие познавательного  интереса;В игре участвуют...

Математическое состязание индейцев

Математическая игра для 6 класса по теме «Действия с обыкновенными дробями»....

Математическая игра «Состязание эрудитов»

Правила игры: в игре участвуют 2 команды по 8 человек и столько же помощников игроков от каждой команды. Игра состоит из определенного количества геймов. Помощники игроков участвуют в конкурах болельщ...

Материалы, использовавшиеся при проведения математического состязания "Вторая миссия АРГО"

Занятие проводится с целью совершенствования мировоззренческих компетенций, повышения уровня мотивации учеников, а также реализации метапредметных образовательных целей.Состязательная форма занятия, и...

Сценарий для творческого конкурса регионального этапа состязаний школьников "Президентские состязания" на тему " Россия- Родина моя"

Сценарий для конкурса 2016 года. Отдельно для сценариия подбиралась музыка и презентация....

Математическое состязание. 6 класс.

Математическое состязание в 6 классе. Данное мероприятие можно провести на неделе математике в ОУ. Работа состоит из конспекта урока и презентации....