"Брейнг-ринг" 7 класс.
методическая разработка (7 класс) по теме

Ахметзянова Эльфия Фазилзяновна

Географик карта һәм глобус буенча эш,Россиянең дәүләте буйлап сәяхәт итү,үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon breyn-ring.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

      География

Максат:

1.Укучыларның  география  дәресләрендә  алынган  белемнәрен  үзләштерүен ачыклау;

2.География фәненә  карата кызыксыну  уяту.

Җиһазлау:

  1. Лампалар.
  2. Табло.
  3. Өстәлләр.

Уен тәртибе:

1.Җавапны  бары  тик  утны кабызгач кына  бирергә.

2.Читтән  әйтүче булса, бирем үзгәртелә.

3.Уен алтышар очкога кадәр  бара.

I.Географик  карта һәм глобус  буенча эш.

1.Дөньяда  беренче  картаны кем төзегән? –(Грек галиме Эратосфен. Безнең эрага кадәр 3 гасыр.)

2.Кем беренче глобус төзегән?-(Немец галиме Бехайм.)

3.Ни өчен географик карталарда  объектлар  бозып  күрсәтелә?-(Җир  түгәрәк  формада  булганга,  ул  картада  үзгәртелеп бирелә.)

4.Нәрсә ул меридиан?-(Ике полюсны тоташтыручы ярымәйләнә.)

5.Коры  җир  өстеннән  генә  үтүче паральлеләр  бармы?-(Антарктида.)

6.Нинди материк 4 ярымшарда  да ята?-(Африка.)

7.Дөньядагы  бер бугаз  2  океанны, 2 диңгезне, 2  ярымутрауны, 2 дәүләтне, 2 материкны  аера? Санагыз.-(Беринг бугазы. Россия  һәм АКШ; Чукот һәм Беринг диңгезләре; Аляска һәм Чукотка ярымутраулары, Азия һәм Америка; Тын һәм Төньяк Боз оеканнары.)

8.Кайда салкынрак? Төньяк полюстамы, әллә көньяк полюстамы?-(Көньяк полюста.)

9.Кайда су коры була?-(Картада.)

II. Россиянең  дәүләте буйлап.

1.Россиянең  иң  биек ноктасы.-(Эльбрус.)

2.Җир  шарында  бер  үк  вакытта төн  һәм  көн  булган ил бармы?-(Россиядә.)

3.Росииянең  кайсы  илләр  белән  диңгез чикләре бар?-(Япония, Америка.)

4.Россиядәге нинди утрау ике ярымшарга да керә?-(Врангель утравы.)

5.Нинди  ярымутрау үзенең кечкенәлеген  белгертеп тора?-(Ямал.)

6.Россиянең иң кыска чиктәш  дәүләте?-(КХДР.)

7.Туган илебезнең гүзәл  бер  районында  бер  күлгә  336  “эне” су ташый,  ә  бер  “аңгыра”  кыз  алар  китергән  суны  кире  ташый.  Бу  нинди  елга һәм күл?-(Байкал, Ангара.)

8.Кайсы диңгез  урыннары,  температурасы, исемнәре белән  дә бер-  берсенә  капма –каршы? –(Ак һәм  Кара диңгезләр.)

9.Татарстанның  бер  районы  турында  болай  диләр:

Бер иҗегем-төс минем,

Икенчесе-сыеклык;

-Безнең авыл  суга бик  бай-ди

Бу кайсы район?-(Аксубай.)

III.Географик объектларны картадан  күрсәтә барырга.

1.Иң биек нокта-Эверест, Евразия;

2.Иң биек шарлавык-Анхель, К.Америка;

3.Иң түбән коры җир-Үле күле, Евразия;

4.Иң эссе урын-Триполи, Африка;

5.Иң  озын елга-Нил, Африка;

6.Иң тирән күл-Байкал, Евразия;

7.Иң мул сулы елга-Амазонка, К.Америка;

8.Иң биек агач-(секвойя, Т.Америка;)

9.Иң зур утрау-(Гренландия)

IV.”Хайваннар дөньясы

1.Җәяүлеләргә  юл  аркылы  чыгарга  рөхсәт бирә  торган билге.-(Зебра.)

2.Иң тиз  йөзә  торган  диңгез  хайваны.-(Дельфин, 50 км/сәг.)

3.Җир  шарындагы бу  кошның  биеклеге -2,75 м., авырлыгы 156 кг., ул тиз йөгерә-120 км/сәг һәм йөгергәндә  аның “аяк” эзләренең  арасы  8 м. га җитә. Бу иң зур кошны атагыз.-(Африка тәвә кошы.)

4.Бу кошның  авырлыгы  2 г., тән температурасы  +  43°, йөрәге бик көчле, гәүдәсен  бормыйча  аска  да,  өскә  дә,  янга  һәм  артка  да  оча  ала.  Бу  иң  кечкенә  кошны  атагыз  һәм  нәрсә  белән  туклана?-(Колибри, нектар белән туклана.)

5.Иң биек хайванның  биеклеге- 5,5 м, ә теленең озынлыгы- 43 см. Бу хайванны атагыз.-(Жираф.)

6.Иң  яхшы йөзүче кошны атагыз.-(Пингвин.)

7.Бу балыклар бик ерткычлар, 15 әр см,. га җитә, суда үз корбаннарына көтүләре белән ябырылып зур-зур хайваннарны юк итәләр.-(Пиранья балыгы, Амазонка.)

V.”Үсемлекләр дөнясы”. Бу үсемлекләрнең ватанын атарга.

1.Кофе-(Африка, Эфиопия таулыгы).

2.Какао-(К.Америка, Амазония).

3.Помидор-(К.Америка).

4.Бәрәңге-(К.Америка)

5.Карбыз-(К.Америка, Калахари).

6.Чәй-(К.Азия).

7.Дөге-(К.Азия).

8.Тәмәке-(К.Америка).

9.Кукуруз-(К.Америка).

10.Көнбагыш-(Үзәк  Америка).

11.Арахис-(К.Америка).

12.Хөрмә-(Азиянең көньяк-көнбатыш  өлеше).

VI.Сәяхәтчеләрнең  хезмәтләрен  атагыз.

1.М.Маклай.-(Ул  папуасларның  тормышын  өйрәнә,  расаларның тигез  хокуклы  булуын  дәлилли.)

2.Х.Колумб.-(1492 елда Американы ача.)

3.П.Семенов- Тянь-Шаньский.-( Ыссык  күлен  өйрәнә,  аның  агымсыз  булуын дәлилли.)

4.Д.Ливингстон. –(1855 елда  Африкадагы Замбези  елгасында  Виктория шарлавыгын ача.)

5.Ф.Беллинсгаузен.-(1821  елда М.Лазарев белән  бергә  Антарктиданы  ача.)

6.Н.Пржевальский.-(19 гасырда Үзәк Азияне өйрәнә, кыргый атларны, дөяләрне  кулга  ияләштерә, Лобнор күленең (Кытай) табигый үзенчәлеген  яза.)

7.Р.Амундсен.-(1911  елда Көньяк полюсны  ача.)

     VII.Табигатьне саклау.

    1.Дөньяда беренче милли парк кайсы илдә  оештырыла?-(Йеллоустон  милли паркы.)

    2.Астрахань тыюлыгында ниниди саклана  торган үсемлек бар?-(Лотос.)

    3.Татарстанда нинди тыюлык бар һәм кайчан оештырыла?-(Идел-Кама    тыюлыгы, 1960 елда.)

    4.Россиядә  иң  зур  тыюлык.-(Таймыр тыюлыгы, 1,5 млн.га.)

    5.Татарстан һәм Россиянең  Кызыл китабы кайчан булдырылды?- (Россиянеке-1985(хайваннар буенча), 1988(үсемлекләр буенча),  Татарстанныкы -1993  елда.)

    6.Белоруссиянең тыюлыгында дөнья буенча барлыгы 33әү генә  калган хайванны  атагыз.-(Зубр.)

     7.Безнең  якларда  саклана  торган  үсемлекләрне  атагыз.-(Алтын туй, ландыш, умырзая, адонис.)

    8.Чүпрәле районында саклана  торган  урыннарны  атагыз.-(Кирәмәт, Биби-Айша.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....