Литературно-музыкальная композиция "Туган тел"
материал (5 класс) по теме

Выступление ученицы на республиканском конкурсе

«Мин татарча сойлэшэм!» (Я говорю по-татарски)

 

 

Попурри «Туган тел»

 

 

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_konkurs.docx17.98 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Выступление ученицы на республиканском конкурсе

«Мин татарча сойлэшэм!» (Я говорю по-татарски)

Попурри «Туган тел»

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

«Әнкәм» - дип, әниемә,

Мин туган телдә дәшәм.

«Балам» - диеп, әткәй миңа

Туган телдә эндәшә.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәт итәм, яратам.

(Исполнение 1 куплета песни «Туган тел»)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.


И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

      Әнкәм сөте белән йөрәгемә,

Тән-җаныма үтеп кердең син,

Гомер буе күңелемне назлап,

Тугры юлдаш булып йөрдең син.

Иң беренче «Әти-әни»  сүзен

Туган телемдә мин әйткәнмен.

Әлифбадан тәүге «Әни» сүзен

Укып, сөенеп өйгә кайтканмын.

                  Гомер үтәр, соңгы сүземне дә

Әйтермен мин туган телемдә,

Оныклар да чиста, матур итеп,

Сөйләшерләр ана телендә.

Тел кешене дус итә
Бер – беренә беркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәмен белән мин,

Тик синең сүзләрен белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың.

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Заман миңа: «Югарыга мен!» — дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе — татар теле,
Икенчесе — бөек рус теле!..

Без яшибез төрле якларда

Сөйләшәбез төрле телләрдә

Ә туган телебез, әниләр телебез

Яши ул безнең күңелдә.

 И мөкатдәс әткәм-әнкәм теле!

Изге телем, газиз телем син!

Югалмассын, туган халкымны син

Ерак гасырларга илтәсең.

Составитель: учитель русского языка и литературы МБОУ «Тат-Китнинская основная общеобразовательная школа» Мавлекиева Айслу Зульфаизовна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературно-музыкальная композиция "Военной песни негасимый свет..."

Материал может быть использован к Дню защитника Отечества или 9 Мая...

Литературно-музыкальная композиция к Дню Победы

Литературно-музыкальная композиция в сопровождении презентации. Достаточно важный момент в представлении - это перестроения. Доступна и интересна любой возрастной группе учащихся....

Литературно-музыкальная композиция "Память сердца"

Всё дальше и дальше уходит от нас в глубь прошлого Великая Отечественная война. Всё меньше её живых свидетелей и участников. Придёт время - и мы будем узнавать о событиях и людях военных лет только из...

Литературно-музыкальная композиция "Человек поднялся в небо"

Литературно-музыкальная композиция "Человек поднялся  в небо" разработана в рамках проведения недели, посвященной  Дню космонавтики....

Сценарий литературно-музыкального вечера. Литературная гостиная.

Сценарий литературно- музыкального вечера "...И жизнь, и слезы, и любовь" был разработан с целью более глубокого ознакомления учащихся с лирикой любви в творчестве А.С.Пушкина, а также с адресатами лю...

Сценарий литературно-музыкального вечера. Литературная гостиная.

Сценарий литературно- музыкального вечера "...И жизнь, и слезы, и любовь" был разработан с целью более глубокого ознакомления учащихся с лирикой любви в творчестве А.С.Пушкина, а также с адресатами лю...