Математическая игра "Математика утравында соңгы герой"
презентация к уроку (5, 6 класс)

Мубаракшина Лилия Радиковна

Внеклассное мероприятие по математике на татарском языке предназначена для учащихся 5-6 классов. Цель мероприятия: Развивать познавательные и творческие способности, воспитывать интерес к предмету. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе

5, 6  нчы сыйныфлар өчен уен.

1 нче категорияле

 математика укытучысы:

 Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы

Максат. Укучыларның танып – белү һәм иҗади сәләтен үстерү, мөстәкыйльлек, фәнгә кызыксыну тәрбияләү.

Уенда 5 укучы катнаша, жюри әгъзалары сайлана, алып баручы билгеләнә.

1 нче алып баручы. Без бүген “математика утравында соңгы герой” дигән уенда катнашучыларны сәламлибез. Беренче булу бик кыен диләр, ләкин сез каршылыкларны җиңәрсез һәм кемдер шушы утрауда соңгы герой – җиңүче булыр дип өметләнәбез.

        2 нче алып баручы. Беренче көн һәм беренче сынау. Сез түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш. (“Слабое звено” уены кагыйдәләре буенча үткәрелә.)

Сораулар.

1. Кушу гамәле нәтиҗәсе ничек атала? (сумма)

2. Җиде сигезен ничә? (56)

3. Бер сәгатьтә ничә минут? (60)

4. Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы, әллә 1 кг тимерме? (бертөрле)

5. Әтәч бер аягында басып торганда 3 кг. Ике аягында басып торганда ул ничә кг булыр? (3 кг)

6. Өчнең дүртенче дәрәҗәсе ничә булыр? (81)

7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (аның икенче яртысына)

8. Иң кечкенә ике урынлы санны әйтегез. (10)

9. Алу гамәле нәтиҗәсе ничек атала? (аерма)

10. 63 : 7 =...  (9)

11. Вакланманың “өске өлеше” ничек атала? (санаучы)

12. Турыпочмаклыкның мәйданын исәпләү формуласы  (S = ab)

13. Кисемтәләрне нәрсә белән үлчиләр? (линейка)

14.  Күппочмакның яклары озынлыкларының суммасы ничек атала? (периметр)

15. Километрның йөз меңенче өлеше (миллиметр)

1 нче алып баручы. Ни кызганыч, командадагы бер укучыга уеннан чыгарга туры киләчәк. Чөнки уенның кагыйдәсе шундый. Кем сорауларга җавап бирә алмады? Кем сезне тоткарлый? Кемгә өенә кайтып китәргә һәм математиканы кабат тырышыбрак өйрәнергә кирәк булачак? (жюри йомшак укучыны билгели, уенда 4 укучы кала)

2 нче алып баручы. Утрауда икенче көн. Бүген сезгә акча эшләп алырга мөмкинлек биреләчәк. Сезгә бәяләр язылган карточкалар бирелә. Җиңелрәк күнегүләр 5 доллар, ә катлаулыраклары 25 доллар тора. Сайлагыз.

(5 $ , 10 $, 15 $, 25 $. дип язылган карточкалардагы биремнәрне укучылар 3 минутта эшлиләр. Иң аз акча җыйган укучы уеннан чыгарыла, уенда 3 укучы кала.)

1 нче алып баручы. Бүген сез утрауда өчәү генә калдыгыз. Хәзер бөтен көчне җыеп көрәшергә кирәк. Биремнәр көннән – көн катлауланачак. Сезгә математикадан тестлар тәкъдим итәбез. Аны дөрес үтәсәгез, күренекле математикның исемен укырсыз. Тестны үтәү өчен 3 минут вакыт бирелә.

(Укучыларга тест биремнәре өләшенә)

2 нче алып баручы. Тестны дөрес үтәсәгез, Евклид исеме килеп чыгар.

        Бервакыт патша Евклидка математика фәнен, аның хезмәтләрен өйрәнүгә караганда, кыскарак юл белән танып-белү мөмкинлеге юкмы дип мөрәҗәгать итә. Евклид горур рәвештә болай җавап бирә: “Математикада патша юлы юк”.

        Евклид хезмәтләре белән сез соңрак геометрия курсында танышырсыз.

Тест үтәгәндә күбрәк хата җибәргән укучы уеннан чыга.

1 нче алып баручы. Иң җаваплы көн килеп җитте. Без хәзер иң соңгы геройны ачыкларбыз.

2 нче алып баручы. Математика – бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы фән. Математик мәсьәләләрне чишү кыен да, күңелле дә. Катлаулы мәсьәләләр чишкәч, без бик шатланабыз. Хәзер һәр уенчыга кызыклы мәсьәлә тәкъдим итәбез. Мәсьәләләрне чишү өчен 3 минут вакыт бирелә.

1 нче мәсьәлә. Бер математик, кечерәк шәһәргә килгәч, чәчен кистерергә уйлаган. Шәһәрдә ике генә чәч алу остасы булган. Беренче останың эш урынына килгәч, математик бүлмәнең пычрак, ә чәч алучының пөхтә киенмәвен һәм чәченең дә җыйнаксыз булуына игътибар иткән. Икенче останың эш бүлмәсе бик чиста, хуҗа үзе бик пөхтә һәм чәче дә матур итеп кистерелгән икән. Берара уйланып торганнан соң, математик беренче оста янына киткән. Ул ни өчен шулай эшләгән? Аңлатыгыз.

(Шәһәрдә чәч алдыру урыны икәү генә булганга, осталар чәчләрен бер-берсендә кистерергә мәҗбүр. Кайсы оста көндәшенең чәчен остарак кискән, математик шуны сайлаган.)

2 нче мәсьәлә. Ярдан ерак түгел генә корабль тора, аның бортыннан суга баудан ясалган баскыч төшерелгән. Баскычның 10 басмасы бар, аларның арасы 30 см. Иң түбәнге басма суга тиеп тора. Океан бик тыныч. Ләкин океанда су артканда, сәгать саен су 15 см га күтәрелә. Баудан ясалган баскычның өченче басмасы күпме вакыттан соң су белән капланыр?

(Басма су белән каплана алмый, чөнки су белән бергә корабль дә күтәрелә.)

Жюри әгъзалары, соңгы биремне тикшергәннән соң, утрауда калган соңгы геройны – җиңүчене билгели.

1 нче алып баручы. Безнең утрауда калган иң соңгы героебыз - ..... . Аны авырлыкларны җиңеп чыгуы белән чын күңелдән котлыйбыз.

2 нче алып баручы. Уеныбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Тест.

1. 5 кә бүлгәндә калдыкта нинди саннар була ала?

Г.2,3,4,5,6.             Д. 0,1,2,3,4,5.              Е. 1,2,3,4.

2. 38 + (27 0– 15 * 4 ): 8 аңлатмасы кайсы тәртиптә чишелә?

          4         2      1     3                  1          2      3     4                 4         1      2    3

В. 38 + (27 0– 15 * 4 ): 8;     Г. 38 + (27 0– 15 * 4 ): 8;    Д. 38 + (27 0– 15 * 4 ): 8

        3. Параллелепипедның ничә кабыргасы бар?

И.6           К. 12                 Л. 8.

         4. Кубның кабыргасы 3 см булса, аның күләме күпме булыр?

И. 9 см3                      К. 27 см2                   Л. 27 см3

5. Әйләнә ноктасын аның үзәге белән тоташтыручы кисемтә ничек атала?

И. радиус;        К. диаметр;            Л. түгәрәк.

6. 83 =

Г. 24;              Д. 512;            Е. 64.


5 $


10 $


15 $


25 $


5 $


10 $


15 $


25 $


5 $


10 $


15 $


25 $


5 $


10 $


15 $


25 $


5 $


10 $


15 $


25 $


5 $


10 $


15 $


25 $

300-27

2416:4

252

122+56

700-55

3515:5

352

132+31

600-66

2436:6

452

142+104

800-19

5649:7

552

152+75

400-81

5472:9

652

162 + 44

500-72

4848:8

752

172+11

1 нче мәсьәлә. Бер математик, кечерәк шәһәргә килгәч, чәчен кистерергә уйлаган. Шәһәрдә ике генә чәч алу остасы булган. Беренче останың эш урынына килгәч, математик бүлмәнең пычрак, ә чәч алучының пөхтә киенмәвен һәм чәченең дә җыйнаксыз булуына игътибар иткән. Икенче останың эш бүлмәсе бик чиста, хуҗа үзе бик пөхтә һәм чәче дә матур итеп кистерелгән икән. Берара уйланып торганнан соң, математик беренче оста янына киткән. Ул ни өчен шулай эшләгән? Аңлатыгыз.

2 нче мәсьәлә. Ярдан ерак түгел генә корабль тора, аның бортыннан суга баудан ясалган баскыч төшерелгән. Баскычның 10 басмасы бар, аларның арасы 30 см. Иң түбәнге басма суга тиеп тора. Океан бик тыныч. Ләкин океанда су артканда, сәгать саен су 15 см га күтәрелә. Баудан ясалган баскычның өченче басмасы күпме вакыттан соң су белән капланыр?

ЕВКЛИД

Җаваплар:

5$:300-27= 273  

700-55=645

 600-66 = 534

  800-19= 781

400-81= 319

500-72= 428

10$:3515:5= 703

  2436:6= 406

 5649:7=  807

5472:9=  608

4848:8= 606

2416:4 =604

15 $: 252=   625

352 = 1225

 452 =  2025

552  = 3025

652= 4225

752= 5625

25$:122+56= 200  

132+31=  200

142+104 =  300

172+11= 300

152+75= 300

162 + 44 = 300




162 + 44

1 нче мәсьәлә. (Шәһәрдә чәч алдыру урыны икәү генә булганга, осталар чәчләрен бер-берсендә кистерергә мәҗбүр. Кайсы оста көндәшенең чәчен остарак кискән, математик шуны сайлаган.)

2 нче мәсьәлә. (Басма су белән каплана алмый, чөнки су белән бергә корабль дә күтәрелә.)

Тестның җавабы: ЕВКЛИД


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

5, 6 сыйныф укучылары өчен математик уен "Математика утравында соңгы герой" Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе 1 нче категорияле математика укытучысы: Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы

Слайд 2

Утрауда 1 нче көн

Слайд 3

Утрауда 2 нче көн

Слайд 4

Утрауда 3 нче көн

Слайд 5

ЕВКЛИД

Слайд 6

Утрауда 4 нче көн

Слайд 7

1 нче мәсьәлә. Бер математик, кечерәк шәһәргә килгәч, чәчен кистерергә уйлаган. Шәһәрдә ике генә чәч алу остасы булган. Беренче останың эш урынына килгәч, математик бүлмәнең пычрак, ә чәч алучының пөхтә киенмәвен һәм чәченең дә җыйнаксыз булуына игътибар иткән. Икенче останың эш бүлмәсе бик чиста, хуҗа үзе бик пөхтә һәм чәче дә матур итеп кистерелгән икән. Берара уйланып торганнан соң, математик беренче оста янына киткән. Ул ни өчен шулай эшләгән? Аңлатыгыз. 2 нче мәсьәлә. Ярдан ерак түгел генә корабль тора, аның бортыннан суга баудан ясалган баскыч төшерелгән. Баскычның 10 басмасы бар, аларның арасы 30 см. Иң түбәнге басма суга тиеп тора. Океан бик тыныч. Ләкин океанда су артканда, сәгать саен су 15 см га күтәрелә. Баудан ясалган баскычның өченче басмасы күпме вакыттан соң су белән капланыр?

Слайд 8

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы к трём урокам литературы на темы: «Герой мятущейся души…» (по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени»); «Детали будут тут нелишни…» ( по роману В.Набокова «Машенька»); «О чём поёт эпохи муза…» (по лирике А. Блока)

В методическую копилку учителей словесности предлагаю материалы к трём урокам литературы на темы: «Герой мятущейся души…» (по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени»); «Детали будут тут нел...

Внеклассное мероприятие по предметам естественно-математического цикла "Последний герой"

Это игра проводится как внеклассное мероприятие по предметам естественно-математического цикла. Включает в себя ряд заданий из разных областей: математики, биологии, географии, информатики....

Физико - математическая игра " Последний герой"

              Сценарий даной игры поможет учителям физики и математики использовать его в предметный декадник. Данная игра позволяет сформиуровать познаватель...

Урок и презентация по теме «Герой без ног. Герой Советского Союза летчик-истребитель Алексей Петрович Маресьев» на английском языке

Предлагаемый вашему вниманию урок английского языка   был проведен в мае, и был посвящен 70 годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Актуальность темы урока обусловлена потребностью с...

Обобщающий урок по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени» в 9 В классе по теме: «Печорин – герой своего времени?»

Обобщающий урок по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени» в 9 В классе по теме: «Печорин – герой своего времени?»...

Урок мужества, посвященный Герою России Алдару Цыденжапову "Ты жил, герой! Ты рядом с нами шёл..."

Материал посвящен Герою России Алдару Цыденжапову. Герой России - высшее звание, присваиваемое за заслуги перед государством, связанные с совершением геройск...