Түгәрәк планы.
рабочая программа (9 класс) по теме

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Быелгысы уку елында " Татар җәүһәрләре" дип аталган туган тел түгәрәге үткәрә башладым. Сезнең игътибарга шушы түгәрәкнең эш программасын тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2013-2014_kruzhok.doc212 КБ

Предварительный просмотр:

 «Утверждаю»                                                                                  «Согласовано»

Директор МУ ДОД «ЦВР»                                                Директор «Новоибрайкинская

Аксубаевского муниципального района                         СОШ имени М. И. Абдрахманова»

_________________Н. И.  Еграшкин                               _____________ Р. Н.  Мотыгуллин

План работы кружка «Татарские жемчужены» в МБОУ "Новоибрайкинская СОШ имени М.И.Абдрахманова" Аксубаевского муниципального района РТ

                                                                                 Возраст обучающихся

                                                                                 с 15 до 17 лет

                                                                                Срок реализации программы – 1 год

                                                                                       Программу составила: учитель татарского языка и литературы Мустафина И. М

                                            2013 – 2014 учебный  год

.

Эчтәлек

I. Аңлатма язуы

II.  Программа  эчтәлеге.

Дәресләр бүленеше

III.  Программаны  тормышка ашыру шартлары

IV. Куллану өчен әдәбият

V. Көтелгән нәтиҗәләр

  1. Аңлатма язуы

       Мәктәптә әдәбият – эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Матур әдәбият яшь буынны тәрбияләүгә булышлык итә, балаларның дөньяга карашын киңәйтә, белемнәрен тирәнәйтә һәм аларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре тәрбияли.

      Әдәбият ул – сүз сәнгате. Әмма дәресләр чикле. Өстәмә белем бирү, әдәбиятта яңа исемнәр, аларның иҗаты белән танышу; туган якның әдәбият һәм журналистика әһелләрен, аларның иҗатын киңрәк өйрәнү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен ачуны күздә тотып, дәрестән тыш эшләрне «Татар җәүһәрләре » түгәрәгендә алып барырга булдым.

        Түгәрәк җитәкчесе буларак мин, «Халык педагогикасын кулланып, укучыларга белем һәм тәрбия бирү» дигән методик темага йөз тотып эшлим.

Түгәрәкнең планын төзегәндә һәр классның әдәбият программасы, укучыларның теләкләре һәм кызыксынулары искә алына. 

         “Татар җәүһәрләре” түгәрәге сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү буенча класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формаларыннан берсе.

           Беренче занятие оештыру эшләреннән башлана: түгәрәк әгъзаларының исемлеге төзелә, аның старостасы сайлана, планы түгәрәк утырышында тикшерелә һәм раслана. Занятиеләр аерым әсәрләрне уку яки сөйләүгә генә кайтып калмый. Анда әдәбият теориясенә (ритм, рифма, строфа, тема, төрле сурәтләү чараларына һ.б.) әһәмият бирелә. Дәрестә өйрәнгән кагыйдәләрне сорыйм һәм укучылардан мисаллар китертәм. Болар бар да түгәрәккә йөрүче укучыларның гамәли-иҗади эшләренә, шулай ук аларның иҗат эшләрен оештыруга, программа материалын тирәнрәк үзләштерүгә һәм әдәбият белән кызыксынуны көчәйтүгә ярдәм итә. Занятиеләрдә укучыларның иҗади эшләре тикшерелә, сәнгатьле уку күнекмәләре бирелә.

Түгәрәктә якташ язучы, шагыйрь, драматургларыбыз иҗатын өйрәнеп, укучы күңеле туган як, аның хезмәт сөюче халкы, тормыш-көнкүреш вакыйгаларыннан алган тәэсирләр белән байый, горурлык хисләре арта. Дәрес вакытында өстәмә белем бирү чыганагы буларак та файдалы дип саныйм. Өйрәнү өчен халык күңелендә лаеклы урын алган, мөһим эчтәлекле, бүгенге көндә актуаль булган, эстетик-социаль ихтыяҗларны кәнагәтләндерә алырлык яхшы әсәрләр сайлап алынды. Шуның белән бергә программага  укучыларны мөмкин кадәр күбрәк язучылар белән таныштыру максатыннан әлегә әз таныш булган яшь язучыларның әсәрләре дә тәкъдим ителә. Әсәрләрне укытучы һәм укучыга сайлап алу мөмкинлеге дә тудырыла.

          Программада кече күләмле әсәрләр белән беррәттән зур повесть, романнар да урын алган. Хикәяләр белән занятиеләрдә танышырга, шигырьләрне хәтта кат-кат укып чыгарга мөмкин. Әмма зур күләмле әсәрләргә күчкәч, мәктәптә уку белән өйдә укуны аралаштырыга туры килә. Кайбер бүлекләрне өстәмә рәвештә аерым укучылардан сөйләтергә мөмкин. Бергәләп уку вакытында туган кызыксынуга нигезләнеп, бөтен әсәрне укып чыгарга киңәш ителә.

          Программада төрле конкурслар, очрашулар да каралган. Елның һәр фасылында табигатькә экскурсияләр дә кертелде.

           Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә программада урын алган. Шулай ук түгәрәктә шигырь, хикәя язу серләре белән танышкан укучы дәрестә әсәрләргә анализ ясаганда, үз көченә ышанып, язма эшләр вакытында тел-сурәтләү чараларыннан иркен файдаланып, иҗади фикерләү сәләтенә бай булуын күрсәтә.

            БДИ, ДЙА на әзерлек эшләре алып бару да түгәрәктә башкарыла ( әдәбият һәм татар теле фәннәреннән).

            Куелган максатлардан чыгып, түгәрәкнең программасы, занятиеләр тематикасы сайланды. Занятиеләр укучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген оештыруга корылган.

Түгәрәкнең максаты

“Татар җәүһәрләре” түгәрәге оештыруның төп максаты - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Татар җәүһәрләре” түгәрәгенең төп бурычлары

Әлеге максатка ирешү юлында татар укучыларына әдәбият фәне буенча түгәрәк  үткәрүнең төп бурычлары түбәндәгечә билгеләнә:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, тел һәм әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү һәм иҗат итәргә омтылыш тудыру.

2. Балаларны мәктәп программасында булмаган, Аксубай районында   яшәп иҗат итүче, халык арасында яратып укыла торган язучыларның аерым вәкилләре һәм аларның иҗат үрнәкләре белән таныштыру..

3. Авылыбыз, районыбыз язучыларының иҗатын өйрәнү аша авыл, район тарихы, аның күренекле кешеләре, традицияләре белән танышу.

4. Тормышларын әдәбият дөньясына, журналистикага багышлаган укучыларны киләчәктә мөстәкыйль белем алуга, алган белемнәренә нигезленеп, укуларын югары уку йортларында уңышлы дәвам итәрлек укучылар хәзерләү.

5. Укучыларны татар теле һәм әдәбияты фәненнән БДИ на әзерләү.

Әдәбият түгәрәгенең актуальлеге

Якташ язучыларның иҗатларын, әсәрләрен өйрәнү мәктәп программаларында урын алмаган. Шуны исәпкә алып, мәктәптә “Татар җәүһәрләре” түгәрәге  оештырылды. Шулай ук түгәрәк укучыларны татар теле һәм әдәбияты фәненнән ДЙА,  БДИ на әзерләү бурычын үз эченә ала.

Язучы иҗатын өйрәнү түбәндәге тәртиптә алып барыла:

1. Язучының тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

2. Әдәби текстны гомуми тикшерү (укып фикер алышу).

3. Мөмкин булганда, язучылар белән очрашу үткәрелә.

Үз белемеңне күтәрү

     Фән яңалыклары белән танышып бару.

       Танылган кешеләр белән аралашу, очрашуларга бару.

       Вакытлы матбугат белән даими танышу.

       Театр, концерт, кичәләргә йөрү.

       Семинар - конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау.

       Тәҗрибә уртаклашу. Башка түгәрәкләр эше белән танышу, анализлау.

     Төрле бәйге, конкурсларда катнашу.

Ата-аналар белән эш:

Түгәрәккә йөрүче балаларның ата-аналары белән очрашу.

        Ата-аналарны бәйрәм һәм кичәләргә чакыру.

        Ата-аналар белән берлектә экскурсиягә баруны оештыру.

Сәламәтлекне саклау:

        Укучыларның чиста һәм пөхтә йөрүләренә ирешү.

         Дәресләр арасында тәнәфес ясау.

         Ял минутлары уздыру.

        Куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрү.

        Бүлмәнең саф, чиста, җилләтелгән булуын төгәл үтәү.

Искәрмә:

Һәр занятиедә укучыларның иҗат эшләре тикшерелә, матбугатка күзәтү ясала, әдәбият-сәнгать яңалыклары җиткерелә һәм  интернет  язучылар сайтына күзәтүләр ясала, матбугатта килгән, район игълан иткән викториналарда, конкурсларда  катнашу, презентация ясау, олимпиадага әзерләнү эшләре алып барыла.

Баскыч

Дәрес саны

Шулардан

Теория

Гамәли эш

1

Беренче

128

45

83

I.  Программа  эчтәлеге

1 нче баскыч  ( 1 нче уку елы)

            1 нче баскычта  түгәрәк  әгъзалары язучылар, аларның әсәрләре белән танышалар, әкиятләр укыйлар, үзләре дә   әкиятләр, хикәяләр, мәкаләләр  иҗат итеп карыйлар, шигырь  техникасы белән танышалар, дин нигезләрен үзләштерәләр, төрле конкурсларга катнашалар, газета-журналларга күзәтүләр ясыйлар, табигатьне күзәтеп, хикәяләр иҗат итеп карыйлар, крнкурсларда катнашалар, әдәби-музыкаль монтажлар әзерлиләр, газеталар, буклетлар ясыйлар.

Тема

Число

Дәрес

саны

Шулардан

Теория

Гамәли эш

Кереш дәрес. Оештыру эшләре:түгәрәк әгъзаларының исемлеген төзү,старостасын сайлау,планны бергәләп карау.

02.10

2

2

Истәлекле һәм онытылмас даталарны билгеләү,  белешмә бирү.

07.10

2

2

Мәкалә язу (мәктәп тормышы турында)

09.10

2

2

“Татарга тылмачлар кирәк” республика бәйгесе биремнәрен үтәү

14.10

2

2

“Татарга тылмачлар кирәк” республика бәйгесе биремнәрен җыеп электрон почта аша озату

16.10

2

2

Конкурслар белән танышу, эш юнәлешләрен билгеләү.

21.10

2

2

Реферат язу, аларга әзерлек

23.10

2

2

Данлыклы затларыбыз ( презентация карау)

28.10

2

2

А тибындагы биремнәр үтәү.

04.11

2

2

В тибындагы биремнәр үтәү.

06.11

2

2

С өлешендәге изложение тексты белән эшләү

11.11

2

2

С өлешендәге инша тексты белән эшләү

13.11

2

2

БРИ на , олимпиадага әзерләнү. Укучыларның иҗат эшләрен бергәләп тикшерү. Конкурсларда  катнашу.

18.11

2

2

Әдәби викторина

20.11

2

2

Балалар журналларына (“Ялкын”, “Сабыйга”һ.б.ш.) күзәтү ясау.

25.11

2

2

Балалар газеталарына ( “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй” һ.б.ш.) күзәтү ясау.

27.11

2

2

Газетага мәкаләләр язу, җыю, электрон почтадан озату

02.12

2

2

Татар халык язучылары

04.12

2

2

Татар халык язучылары. Юбилярлар

09.12

2

2

Татар халык шагыйрьләре

11.12

2

2

Безнең авылыбыз шәхесләре

16.12

2

2

Татар халык артистлары.

18.12

2

2

Татар халык драматурглары

23.12

2

2

Район олимпиадасына әзерләнү, фәнни-гамәли конференциягә әзерләнү.

25.12

2

2

Район олимпиадасына әзерләнү, фәнни-гамәли конференциягә әзерләнү.

06.01

2

2

Шигырь төзелешен өйрәнү : рифма, ритм.

Рифманың шигырьдәге әһәмияте. Рифмадаш сүзләр табу.

08.01

2

2

Сурәтләү чараларының әһәмияте.

Сурәтләү чаралары – эпитет

13.01

2

2

Сурәтләү чаралары- - гипербола . 1 әсәрне сәхнәләштерү.

15.01

2

2

Сурәтләү чаралары – литота.1 әсәрне сәхнәләштерү.

20.01

2

2

Сурәтләү чаралары – метафора. 1 әсәрне сәхнәләштерү.

22.01

2

2

Сурәтләү чаралары – метанимия, пейзаж, портрет.

27.01

2

2

Сурәтләү чаралары - сынландыру

29.01

2

2

Әдәби әсәрләрдән, тормыштан аргументлар табарга өйрәтү.

03.02

2

1

1

Төрле темаларга (ел фасыллары, уеннар, сөю-сәгадәт...) шигырьләр язу

05.02

2

2

Сәнгатьле уку серләре: интонация, пауза

10.02

2

2

Сәнгатьле уку серләре:  басым, логик перспектива

12.02

2

2

Сәнгатьле уку серләре:  сөйләү техникасы

17.02

2

2

Сәнгатьле уку серләре:  сөйләү темпы, тавыш

19.02

2

2

Әдәби әсәрләрне сәнгатьле уку конкурсы үткәрү.

24.02

2

2

Якташ язучыбыз белән очрашу

26.02

2

2

Авыл китапханәсенә экскурсия .

03.03

2

2

Газета, альбом чыгару

05.03

2

2

Презентация төзү

10.03

2

2

Презентация төзү

12.03

2

2

“Зирәк тиен”, “Илһамлы каләм” кебек конкурс материалларын өйрәнү, эшләр үтәү.

17.03

19.03

4

2

2

Әдәби викторина

Зирәк тиен конкурсына әзерләнү

24.03

2

2

Зирәк тиен конкурсына әзерләнү

26.03

2

2

ДЙА вариантларын күзәтә, башкару.

2.04

07.04

4

2

2

“Туган телем – татар теле” айлыгын ачу

09.04

2

2

Туган тел турында шигырьләр уку, яттан өйрәнү

14.04

2

2

Туган тел турында җырлар тыңлау,  өйрәнү

16.04

2

2

Сайтларга күзәтү ясау, әңгәмәләр үткәрү

21.04

2

2

Тукай укулары

23.04

2

2

Мәктәп  китапханәсе белән берлектә кичә оештыру.

28.04

2

2

Татар халкының күренекле шәхесләре

30.04

2

2

Әдәби төрләр һәм жанрлар турында мәгълүмат бирү. Эпик төр

05.05

2

2

Лирика

07.05

2

2

Лиро-эпик төр. Драма жанры

12.05

2

2

Якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнү. Имтиханга әзерләнү

13.05

2

2

Имтиханга әзерләнү

14.05

2

2

Имтиханга әзерләнү

16.05

2

2

Имтиханга әзерләнү

19.05

2

2

Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау, йомгаклау.

21.05

2

2

Барлыгы

128

45

83

III.  Программаны  тормышка ашыру шартлары

     Программа  өстәмә белем бирү педагогыннан фәнни - педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, технология, рәсем сәнгате буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, аларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

     Белем бирү  программасы  шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның занятиеләргә системалы йөрүе кирәк.

     Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үз куллары белән нәрсәдер иҗат итсәләр, ясасалар, кызыксыну арта. Шуны истә тотып, программада  гамәли дәресләр өстенлек итә.

     Куркынычсызлык кагыйдәләре һәрдаим искә төшерелеп торсын, ул инструктаж дәфтәренә теркәлсен. Гигиена таләпләре дә төгәл үтәлергә тиеш.

     Материалны тирәнрәк үзләштерү өчен яхшы күрсәтмәлелек кирәк.

       Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәреснең эффектлылыгын арттыра, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтеп, вакытка экономия ясый.

         Курс буенча методик эшкәртмәләрнең аз булуы эштә күп кыенлыклар тудыра.  Программа  авторы бу юнәлештә туктаусыз эзләнү алып бара.

IV. Куллану өчен әдәбият

1. ”Көч һәм рух тамырлары”: Әдәплелек дәресләре 5-11 сыйныфлары өчен хрестоматия – Казан, “Мәгариф”, 2000 ел.

2.  Низамов И.М, “Уем тел очында.”-Казан, татар китап нәшрияты.

3. “Сүз эчендә хикмәт бар” –Татар халык иҗаты – Казан, “Мәгариф,” 1999

4.”Татар исемнәре ни сөйли?”-Казан, “Раннур” нәшр.,1998 ел.

5. “Татар шәҗәрәләре”-Казан, татар нәшрияты, 1995 ел.

6. Баязитов Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.”- Казан , татар китап нәшрияты,1995 ел.

7. Уразман Р. “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.”-Казан, китап нәшрияты., 1992 ел.

8. Галимуллин Фоат Галимуллович “Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү” Казан,тат.китап нәшрияты,1988.

9. Азат Әхмәдуллин Гильмуллович “Әдәбият белеме сүзлеге” Казан,тат.китап нәшрияты,1990

10. Фәрит Хатипов “Әдәбият теориясе” Мәгариф” нәшрияты 2002

11. Вил Казыйханов”Әхлак дәресләре”Казан ,Матбугат йорты нәшрияты,2004

12. Җәмит Рәхимов. “Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе”

13.Татар халык әкиятләре

V. Көтелгән нәтиҗәләр

 Программа  материалын уңышлы үзләштергән бала түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

- изге сүздән образ тудыра, аны сәнгатьчә зәвык белән эшли, художестволы чаралар ярдәмендә тамашачыларга җиткерә белә;

- авторлык хокуклары турындагы законның төп положениеләрен белә һәм аны үти;

- үз милләтенең культурасы, сәнгате һәм әдәбияты белән горурлану хисләре кичерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.

Образовательная программа:  Программа среднего (полного) общего образования по технологии  (базовый уровень). Составлена на основе федерального  компонента государственного  станда...