"Гаилә җылысы кем кулында?"
материал (10 класс) по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Өлкәннәр һәм югары сыйныф укучылары арасында гаилә, әхлак проблемалы буенча диспут.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konferentsiya_gail_zhylysy_kem_kulynda.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шайдуллина Ландыш Камил кызы,

Шәйдуллина Чулпан Камил кызы,

Сарман районы икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

"Гаилә җылысы кем кулында?"

темасына кара –каршы сөйләшү

(Әниләр көне уңаеннан конференция )

Сөйләшүдә катнашучылар:

"балалар" - икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары (татар төркемендә укучылар)

"өлкәннәр" –  конференция эшендә катнашучылар: әти-әниләр; чакырылган экспертлар:  кул эшләре остасы, балалар табибы, гинеколог, терапевт, үрнәк гаилә вәкилләре, мөслимәләр җәмгыятеннән вәкил, психолог.

Чараның барышы:

(Мендельсон маршы яңгырый)

Алып баручы: Искиткеч матур, серле, көчле көй бу. Көчле, чөнки ул өлкән яшьтәгеләрне яшьлеккә алып кайта ала; серле, чөнки яшьләрне хыял дәрьясына чумдыра. Көй яңгырый башлауга, күзләрегез яктырып китте, күңелләрдә матур хатирәләр уянды. Бу көй кеше тормышында була торган иң матур мизгелләрнең берсе белән бәйле шул.  Видеокадрлардагы материал - шуның ачык дәлиле.

        (Никахны теркәү тантанасыннан матур мизгелләр төшерелгән видеоролик күрсәтелә)

Алып баручы: Тормыш шулай яратылган, укучылар, билгеле бер яшькә җиткәч,  яшь егет һәм кызларда яратыласы һәм кемнедер яратасы килү, гаиләсен булдыру, балалар үстерәсе килү тойгысы  уяна. Менә шушы ихтыяҗ  канәгатьләндерелмәсә, кеше бәхетле дә була алмый. Аллаһы Тәгалә кешеләрне үзләреннән соң балалар үстереп калдыру, гаилә, нәсел шәҗәрәсен дәвам иттерү өчен яраткан.  

       Аннан һәр җәмгыятьнең йөзе, аның иң кечкенә кисәге гаилә була. Гаилә булмаса, җәмгыять үсеш, камилләшүдән мәхрүм калыр, хәтта җәмгыять үзе дә булмас иде.

       Кеше үзенең бөтен гомерен гаиләдә үткәрә. Башта ул әти-әнисе гаиләсендә үсә, олы тормыш юлына кузгалырга канат ныгыта,  яшәеш закончалыкларын өйрәнә, тәҗрибә туплый. Аннан үз гаиләсен кора. Картайгач, балалары янәшәсендә, алар гаиләсендә яши. Шулай булгач, гаилә бөтен кешегә кирәкле иң җылы учак булып чыга. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән  җылылык та  шулкадәр көчлерәк була. Гаилә безнең – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз һәм анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

   Бүген безнең сезне "Гаилә җылысы кем кулында?" дигән сөйләшүгә чакырасыбыз килә.

   Бу очрашуга кадәр  өлкән сыйныф укучыларына  "Гаилә кешегә нәрсә бирә? дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Килгән җаваплар кызыклы гына. Тик шунысы куанычлы, бер генә укучы да: "Гаиләнең кирәге юк"  дигән мәгънәле җавап язмаган.

  Алынган җаваплар: кешенең тормышы билгеле бер социаль статуста үтә: өйләнгән ир, кияүдәге хатын буларак,  аны хөрмәт итәләр; аралашу өчен мөмкинлекләре күп, азып-тузып йөрми; балалары бар, димәк дәвамы бар; аның янәшәсендә авырлыкларны да, шатлыкларны да  бүлешер кеше бар, шуңа күрә аңа яшәве җиңелрәк; балалар өчен җаваплылык,  тормыш иптәшеңә рәхмәтле була белү кебек хисләр гаиләдә генә була; картлык көненә ышаныч.

Слайдта :Бу дөньяда өч нәрсә табылмас:

Берсе - ата, берсе - ана, берсе - карендәш (туган).

                                                                                                            Р.Фәхреддин

Ачыклап китәсе килгән беренче сорау: Гаилә безнең – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, дидек. Бүгенге көндәге замана гаиләсе нинди ул? Гаиләдәге ир белән хатынның роле нинди?  

  Бу сорауга белгечләрдән дә оста итеп җавап биреп булмас. Шуңа да сүзне мәктәп психологына бирик әле.

Алып баручы: Алдагы сорауны биргәнче, минем сезнең игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәсем килә:

                 Кем дөньяга кеше бүләк итә?

                 Ә кешегә - якты дөньяны?

                 Тойгылары кояш кебек кайнар,

                 Эретерлек гранит кыяны?

                               Кем күңеле тулган айдай серле,

                               Язлар сыман назлы, ягымлы?

                               Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

                               Кайгыларга түзем, сабырлы?

                  Кем елмая җәйге таң аткандай,

                  Балкып китә шундук тирә-як?

                  Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

                  Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

                                     Кем куллары өйне, җирне ямьли?

                                     Изгелеге үлчәү талкысыз?

                                     Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

                                     Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

                                 

2 нче сорау. Хатын-кыз - тормыш яме, диелде. Соравым да шуның белән бәйле: хатын-кыз тормышны ничек бизи?

 Сорау күп балалы, кул эшләре остасы булган әнигә бирелә, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштыру,  фикер алышу.

Слайдта: "Адәм баласының иң зур байлыгы - аның тәне һәм җаны сәламәт булу"

                                                                                                                                     Р. Фәхреддин  

3 нче сорау.  Гаиләдә хатын-кызның вазифалары шулкадәр күп, ул аның йөрәге булып чыга. Монда инде безнең йодрык кадәрле генә йөрәкнең көче җитмәс. Ат йөрәге кирәк кебек. Шулай да  матурлыкны һәм сәламәтлекне ничек саклап калырга  кирәк. Шул турыда сөйләшеп алыйк.

( Терапевт чыгышы)

Слайдта Р.Фәхреддин нәсыйхәте: "Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр"

4 нче сорау.  Бала тәрбияләп үстерү – кешелекнең иң изге эше. Ана кеше баласын дөньяга ике тапкыр тудыра: беренче тапкырында әгъзасы белән булса, икенчесендә ана теле, изге һәм дини гореф-гадәтләре тәрбиясе бирүе белән. Бер генә ана да баласына начарлык теләмәс. Бөек Тукайның "Бишек җыры"н тыңлап алыйк.

                                                     ("Бишек җыры" яңгырый).

                                 Әлли-бәлли итәр бу,

                                 Мәдрәсәгә китәр бу:

                                 Тыршып сабак укыгач,

                                 Галим булып җитәр бу.

                                                Йокла, углым, йом күзең,

                                                Йом-йом күзең, йолдызым.

                                                Кичтән йокың кала да,

                                                Егълап үтә көндезең.

                                  Әлли-бәлли көйләрем,

                                  Хикәяләр сөйләрем.

                                  Сиңа теләк теләрем,

                                  Бәхетле бул, диярем.  

     Слайдта Р.Фәхреддин нәсыйхәте:  "...Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс  һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә  алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”.

  Соравым шундый: әби-бабаларыбызның нинди кисәтүләренә колак салмадык. Ник бүген кыйммәтләр алышынды? Җәмгыятьтә ник әхлаксызлык чәчәк ата?

 

                                        Сүз мөслимәләр берлеге җитәкчесенә бирелә  .

Слайдта Р.Фәхреддин нәсыйхәте: " ...гүзәл холкы булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер”, "Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз  - алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр ки: моның кебек кызларның күләгәләре иң ерак карендәш вә белешләргә кадәр ирешер”

5 нче сорау. Халык педагогикасы турында сүз кузгалгач, алга таба да шул теманы дәвам итик. Халыкта мондый әйтем бар: кызлар үсә -  гөл була, гөл яндымы – көл була.  Кызларыбызны көл итмәс өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

(Балалар табибына сүз бирелә.)

(Слайдта статистик мәгълүматлар)

 Алып баручы:  Гаиләдә барысы да ал да, гөл булып тормый. Тормыш кешене төрлечә сыный.   Алдагы атнада Халыкара Инвалидлар көне билгеләп үтеләчәк. Кызганычка каршы, мәктәбебездә дә инвалид балалар бар. Шуларга ярдәм йөзеннән мәктәптә "Ярдәм кулыңны суз" дип аталган хәйрия акциясе үткәрелде. Бу инде икенче ел үткәрелә, матур традициягә әверелде. Тәм-томнар белән сату итү сезнең ярдәмнән башка оештырыла алмас иде. Изге эштә битараф калмаганлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

      Дөньяда берни белән дә алыштырмаслык байлык бар. Ул - ата-ана назы. Инвалид балаларын ана назыннан мәхрүм итмәгән аналарга Ходай сабырлык бирсен.  Ходай беребезгә дә мондый сынауларны бирмәсен иде.

                                        Җыр  

Слайдта Р.Фәхреддин нәсыйхәте: "Байлыкка яки ниндидер максатта корылган гаилә тотрыксыз вә бәхетсез була"

 6 нчы сорау. Гаилә бәхете – ил бәхете. Аны ир белән хатын тудырырга тиеш булып чыга. Алар - гаиләнең тоткасы. Менә бу тотка нык булса, гаилә нык була. Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?

 

(Үрнәк гаиләгә сүз бирелә). 

Слайдта Р.Фәхреддин нәсыйхәте: "Дөньялыкта тату һәм матур яшәүнең сере кызларның тыйнаклыгында һәм аларга булган хөрмәттә. Холкы гүзәл булган кыз бала бөтен гаиләсе өчен мактаныч булыр. Сабырлык җепләре белән тукыган калфак һәм күндәмлек йөзекләре киегез, сафлык алкалары тагыгыз, шул чагында матур хәзинә булырсыз.

  Чын ирләрне яшьтән үстерергә кирәк. Чын ир-егет сәламәт, чыныккан, җитез, түзем булырга тиеш. Ул үз-үзенә, үз көченә  ышансын. Бер  генә эшнең дә ояты юк. Хезмәт сөючәнлек  - бик мөһим сыйфат. Ата гаиләнең - яклаучысы,  саклаучысы, туендыручысы"

       Алып баручы. Гаилә, бала тәрбиясе бервакытта да актуальлеген югалтмаячак тема булганга, бу сөйләшүне чиксез дәвам итеп булыр иде. Гаилә төзеп, әти-әни булган кешеләр кулларында – уч төпләрендә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәген тотып торалар. Аның киләчәге шушы гаиләдә салынган башлангычка бәйле булачак.

 Ходай безгә 3 сыйфат  тәкъдим иткән:  Акыл, Намус һәм   Иман. Акылны сайлаган адәм баласы. Намус әйткән: Акыл кайда, мин шунда". Ә Иман: "Акыл белән Намус булган җирдә, Иман, һичшиксез, була", -дигән. Иман булган җирдә бәхет тә була. Димәк,  үз бәхетебез үз кулыбызда. Бәхетле булу һәркемнең үзеннән тора дип бәхәсебезгә  нәтиҗә ясыйк.

 

Җыр "Яратыгыз" (Р. Андреев муз., Р.Миңнуллин сүзл.)