Интернет-урок "Имею право знать"
видеоурок (8 класс) на тему

Гафурова Лейсан Зуфаровна

Интернет-дәрес  “Имею право знать! – Белергә хокукым бар!”
Максат:
Наркотикларның әйләнешен күзәтү астында тотучы Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең рәсми сайтының махсус бүлеге белән таныштыру.
Бурычлар:
1. Наркомания һәм тәмәке тарту кебек проблемаларга каршы көрәштә катнашырга өндәү.
2. Укучыларны наркотикларга каршы торырга өйрәтү.
3. Сәламәт тормыш алып барырга өндәү.
Бүген без сезнең “Имею право знать! – Белергә хокукым бар!” исеме астындагы интернет-дәрес үткәрәбез.
Әңгәмә:
- Әйтегез әле, кешегә һәрвакыт яхшы кәефтә булыр өчен нәрсә кирәк?
- Нинди кеше турында “сәламәт” дип әйтергә?
- Сәламәт һәм сәламәт түгел кешеләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
- Сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк?
Сәламәт кеше үзенең сәламәтлеге турында бик сирәк уйлый. Уйлап карасаң, сәламәтлек – иң зур байлык.
Кеше үзенең сәламәтлеге мәңгелек дип уйлый һәм наркотиклар һәм спиртлы эчемлекләр куллана, тәмәке тарта башлый.
Төп өлеш:
Наркотиклар әйләнешен күзәтү астында тотыр өчен һәм кешеләргә шушы афәт турында мәгълүмәт бирер өчен махсус сайтлар ясала. Шуларның берсе – fskn.ru сайты.
Экраннарга игътибар итегез әле – менә сайтның баш бите. Әйдәгез, әкренләп сайт белән танышыйк.
«www.fskn.ru ----- территориальные органы ----- Приволжский федеральный округ ----- Республика Татарстан» - бу биттә наркоконтрольнең барлык территориаль органнары турында мәгълүмәт таба аласыз. Һәм беренче чиратта, Татарстан Республикасының территориаль органы белән дә танышып чыга аласыз.
Шулай ук, 16.fskn.gov.ru яки fskn.tatar.ru сайтларына үтеп турыдан-туры Татарстанда наркотикларга каршы көрәш ничек алып барылганын һәм нинди чаралар үткәнен белеп торырга була.
Шунда ук сез Татарстан буенча эшләгән ышаныч телефонының номерын да белә аласыз (843) 273 – 43 – 45
Хәзер сайтта «Направления деятельности» да «Профилактика наркомании» бүлеген эзләп табабыз һәм шунда үтәбез. Бу биттә «Имею право знать! – Белергә хокукым бар!» дигән бүлек бар – шунда үтәбез.
Монда, күргәнебезчә, 5 бүлекчә бар. Һәр бүлекчә саен файдалы мәгълүмәт бар: видеофильмнар, наркотикларның зыянын күрсәтүче фактлар, кызыксындырган сорауларга җаваплар.
Әйдәгез, шушы бүлекчәләрнең берсеннән алынган видеофильм «Правда о наркотиках». карап үтик.
Видеофильм буенча әңгәмә:
- Ни өчен алып баручы репортажны җимерек, ташландык здание эчендә алып бара?
- Наркотик беренче чиратта кайсы эчке әгъзәләргә зыян китерә?
- Наркотикны бер генә тапкыр куллану кешенең организмына зыян китерми дигән сүз дөресме?
Һәм тагын бер әйтеп китәсе килгән сайт – ria.ru – монда шулай наркотикларга каршы көрәшкә багышланган бик күп мәгълүмәт табрга була.
2012-2013 нче уку елында Мәскәүдә наркотикларга каршы 5 ачык интернет-дәрес үтте. Дәрес барышында туры элемтәдә укучылар Россиянең барлык шәһәрләреннән шалтыратып онлайн режимда үзләренең сорауларын бирә алдылар.
Йомгаклау:
Укучылар, үзегезнең сәламәтлегезгә үз кулыгыз беркайчан да зыян салмагыз. Аны саклагыз. Сәламәтлек – зур байлык. Сәламәт кеше – бәхетле кеше.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект социально-реабилитационного занятия "Имею право знать!"

Цель: профилактика наркомании.Задачи:Дать воспитанникам представление о наркомании как о факторе, разрушающем здоровье.Формировать у учащихся стойкое неприятие к наркотикам. Показать опасно...

Интернет-урок антинаркотической направленности «Имею право знать!»

Внеклассное мероприятие антинаркотической направленности, по сайту федеральной службы наркоконтроля....

классный час "Имею право знать!"

интернет урок - информирование об электронных ресурсах на антинаркотическую тематику...

Интернет-урок. Имею право знать.

План-конспект интернет-урока для начальной школы "Имею право знать"...

Интернет-урок «Имею право знать»

Урок антинаркотической направленности «Имею право знать!»,  проводится в рамках государственной антинаркотической политики Российской Федерации. Целью проведения нашего занятия является знакомст...

«Глобальная сеть Интернет. Поиск информации» в рамках всероссийского открытого урока «Имею право знать!»

Всероссийский открытый урок: «Имею право знать!»Тема урока:  «Поиск информации в Интернете». Форма урока: Интегрированный урок.Тип урока: Изучение нового материала.Цель урока: изучить структ...

«Глобальная сеть Интернет. Поиск информации» в рамках всероссийского открытого урока «Имею право знать!»

Всероссийский открытый урок: «Имею право знать!»Тема урока:  «Поиск информации в Интернете». Форма урока: Интегрированный урок.Тип урока: Изучение нового материала.Цель урока: изучить структ...