Лексика буенча уен-дәрес
методическая разработка (5 класс) на тему

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Лексика буенча уен-дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon leksika_buencha_uen-yarysh.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

                        Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе

                              буенча уен-дәрес

                                                                                             Әзерләде:

                                                                           I кв. категорияле татар теле

                                                                           һәм әдәбияты укытучысы

                                                                           Шайхулова Г. Ф.

2013 ел

   Лексика буенча уен-дәрес

                                                        ( 5-6 нчы сыйныфлар арасында.)

     Максат: лексика буенча белемнәрен искә төшерү, ныгыту; акыл һәм фикер йөртү сәләтен үстерү, белгәннәрен гамәли рәвештә дөрес, тиз итеп әйтә белергә күнектерү; татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.

    Тибы: кабатлау.        

    Технология: уен технологиясе.

    Җиһазлау: тел турында язылган плакатлар, төрле типтагы сүзлекләр, тема буенча әзерләнгән слайдлар.

                                                      Уен-дәреснең барышы.        

Укытучының кереш сүзе.

      Дәресебезне К. Насыйриның “Туган телеңнең серләрен өйрәнү бөек эш ул!” дигән сүзләре белән башлыйсым килә. Ә бу бөек эшкә без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә өйрәнәбез, шунда нигез салабыз.  Безнең телебезнең сүзлек хәзинәсе гаять бай. Туган телебезнең байлыгыннан, шул исәптән аның сүзлек хәзинәсеннән тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы. Туган телдә дөрес сөйләү һәм дөрес язу фикерне ачык төгәл итеп белдерә алу, кешенең ни дәрәҗәдә культуралы булуын күрсәтә. Туган телебезне без яратып һәм назлап “ана теле” дип тә атыйбыз

                                                                             Ана теле.

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле-

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәң, булдың безгә канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә үткен кылыч,

Балдай татлы дуслар белән сайрашканда.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә су табасың.

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.         (Г. Афзал)

    Менә безнең туган телебез нинди бөек көчкә ия, укучылар.

Телне өйрәнү, беренче чиратта, сүздән башлана. Сүзнең табигате, аның кулланылыш мөмкинлеге һәм даирәсе, яшәеше, мәгънә тирәнлеге аша без халыкның мәдәни-рухи аңлавын, кабул итүен күрсәтә торган фактор да. Тел, җәмгыять үсеше дәвамында сүзләрнең мәгънәләрендә халыкның көнитеш үзенчәлекләре сакланып кала, милли яшәеш үзенчәлекләрен алдагы буыннарга җиткерү вазыйфасын да сүз башкара. Шул сәбәпле телнең сүзлек байлыгын тирәнтен өйрәнү милләтнең үткән тарихын, рухи кыйммәтләрен ачыклауга да ярдәм итә.

    Телнең сүзлек байлыгын без ничек атыйбыз?

        Телнең сүзлек байлыгын без лексика дип, ә шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикология (гр. lexikos  - сүз, logos – өйрәнү) дип атыйбыз. Лексикология фәне сүзне төрле яклап өйрәнүне үзенең максаты итеп карый. Беренче чиратта, лексикология фәне кысаларында, сүз мәгънәсе, аның типлары, сүзлек составының катламнары, сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылыш үзенчәлекләре, телнең лексик составы баю, тулылану юллары тикшерелә. Телнең сүзлек байлыгы даими рәвештә тулыланып, үсеш-үзгәреш кичереп яши. Лингвистика фәненең бер генә тармагы да лексикология кебек җәмгыять тәэсиренә тиз бирешеп, үзгәрешкә дучар ителми. Сүзнең фонетик тышчасы, төзелеше үзгәрү гасырлар дәвамында бара торган гамәлләрдән санала, ә сүзлек составы исә  унбиш-егерме ел эчендә шактый үзгәрергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, телгә җәмгыять, иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормыш тәэсире белән аңлатыла. Халык яшәешендә булган һәрбер яңалык, иң беренчеләрдән булып, сүзлек составында чагылыш таба, аның алга таба үсеш юнәлешләрен билгели. Заман таләбе телнең сүзлек байлыгына да яңача караш таләп итә, аны өйрәнүнең яңа юлларын билгели.

   Бүгенге уен-дәрес өчен мин ике сыйныф өчен дә таныш булган, “Лексика” темасын сайладым. Уен барышында  сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез.

Укучыларны 2 командага бүлү. Хөкемдарларны билгеләү.

Слайдларда сораулар чыга.

  • Нәрсә ул лексика?
  • “Лексикология” бүлеге нәрсә өйрәнә?
  • Лексикография дип нәрсә атала?
  • Түбәндәге сүзләр белән туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр төзеп языгыз

             Кайнар, тәмле, туры, алтын, җылы.        

  • “Кем күбрәк?”

“Умырзая” сүзеннән кайсы төркем мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзи?

  • Түбәндәге мәкальләрдән антонимнарны тап.
  • Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
  • Өең кысан булса да күңелең иркен булсын.
  • Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек.
  • Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган.
  • Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.
  • Күп сүзнең азы яхшы.
  • Югарыга карап үрнәк ал,

Түбәнгә карап гыйбрәт ал.         

        

  • Бирелгән сүзләрнең синонимнарын яз.

      Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

  • Омонимнар белән җөмләләр төзегез.

Ат –ат, кара – кара, чәч – чәч, алма – алма, яз –яз, көзге – көзге.

  • Фразеологизмнарны күрсәтегез.
  • 1.телен йоту                                                
  • 2. ризыгын йоту
  • 3. су йоту
  • 4. чәйнәп йоту

  • 1. аш пешмәү
  • 2. борчак пешмәү
  • 3. бәрәңге пешмәү
  • 4. ботка пешмәү

  • Фразеологизмнар лотосы.

             

  • Алынма сүзләр.

Гарәп теленнән: сәг..ть, к..ләм, сәл..м, бә..әс, җ..млә, дөн..я, г..ди, тәк..дим.

Рус теленнән: у..ым, ..скерт, кана.., кирп..ч, ар..ш, ..стәл, кәб..стә, кә..ә, ..скәмия,                   б..рәнә.

  • Яңа сүзләр яса.

Бар - ...                             Көр - ...

Тиң - ...                             Сал -...                        

Кар - ...                              Каз - ...

 

  • Табышмаклар.
  • Күк күкри, яшен яшьни, нәрсә ява?      
  • Бураннан соң бөтен җирдә нәрсә ята?
  • Кыш көне көчле җил исә, кар ява, бу нәрсә?
  • Кич белән һавада нәрсә балкый?
  • Кыш көне агачлар нәрсә белән каплана?
  • Зәп-зәңгәр, анда кояш балкый, ай яктырта. Ул нәрсә?
  • Яңгыр ява, күк күкри, нәрсә яшьни?
  • Җәй көне иртән җиргә нәрсә төшә?

“Буталган хәрефләр”

лаб- бал                     катбо –
ырмакой -                дырмауңт –
чәәпрәм -                  палшу-
йктысбыы -             каблы –
мерэчек -                  ккбөнә -

Артык сүзне тап.

  • пәлтә                          башлык          чүәк
  • Күлмәк                      түбәтәй           башмак
  • Итек                           бүрек              эшләпә
  • Тун                             бияләй            итек
  • Камзул                       кәләпүш         түфли  
  • Алъяпкыч                  калфак           читек
  • Куртка                        яулык            оекбаш

  • Зәңгәр                  йон                       күрсәт
  • Сары                    ефәк                     ки
  • Кызыл                 килешә                 сал
  • Сора                    бәрхет                   тун
  • Яшел                   күн                        сат
  • Соры                   ситсы                    бәйлә
  • Кара                    киҗе- мамык        киеп кара
  • ак

Шушының белән безнең ярышыбыз тәмам. Җиңүче команданы билгеләү өчен сүзн хөкемдарларга бирәбез. Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

«Татарстанның дәүләт символлары» темасы буенча лексик-грамматик күнегүләр.

Иҗади үсеш технологиясенә корылган рус төркемендә лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК) дәресенең үрнәк планы...

Лексика буенча кабатлау. Дәрес эшкәртмәсе.

Лексика буенча кабатлау. Дәрес эшкәртмәсе....

Лексика курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

Мастер – классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

“Табигать” темасы буенча лексик-грамматик материал.

УкытучыКаюмова Ләйсән Фирдәүс кызыСыйныф 6ПредметТатар теле Тема“Табигать”  темасы буенча лексик-грамматик материал.Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы:   Туган...

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. «Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал.

laquo;Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал....