"Туган тел" бәйрәме
план-конспект урока на тему

Туган тел - изге дә, көчле дә ул.
(Интеллектуаль уен)
Хәзер телевидениедән төрле шоу-уеннар үткәрелә. Аларны билгеле бер максат белән, сыйныфта да үткәрергү мөмкин.
Укучылар ике төркемгә бүленә. Команданың исеме, девизы билгеләнә. Бәйге командаларның сәламләүләре белән башлана.
Алып баручы:
Хәерле көн, тел сөючеләр, 
Бәйгегә сез рәхим итегез. 
Туган телем - изге телем, 
Аңларсыз сез аның көчен. 
"Асылташ" командасы: 
"Асылташлар" командасы 
Сезгә изге теләк тели: 
Зирәклектә, тапкырлыкта сыналып, 
Кыюлык, уңышлар юлдаш булсын. 
"Асылъяр" командасы: 
Уңышлар, сәлам юллыйбыз. 
"Асылташлар" сезгә хәерле юл. 
Ышанабыз, бирешмичә,
Жиңү яулауларыгызга.
(Команда исемнәренә аңлатма бирәләр)
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telviktorina.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел - изге дә, көчле дә ул.

(Интеллектуаль уен)

Хәзер телевидениедән төрле шоу-уеннар үткәрелә. Аларны билгеле бер максат белән, сыйныфта да үткәрергү мөмкин.

Укучылар ике төркемгә бүленә. Команданың исеме, девизы билгеләнә. Бәйге командаларның сәламләүләре белән башлана.

Алып баручы:

Хәерле көн, тел сөючеләр,

Бәйгегә сез рәхим итегез.

Туган телем - изге телем,

Аңларсыз сез аның көчен.

"Асылташ" командасы:

"Асылташлар" командасы

Сезгә изге теләк тели:

Зирәклектә, тапкырлыкта сыналып,

Кыюлык, уңышлар юлдаш булсын.

"Асылъяр" командасы:

Уңышлар, сәлам юллыйбыз.

"Асылташлар" сезгә хәерле юл.

Ышанабыз, бирешмичә,

Жиңү яулауларыгызга.

(Команда исемнәренә аңлатма бирәләр)

I тур. "Тел дәрьясында"

Максат: укучыларнын, грамматик белемнәрен ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.

  1. "Хаталы сүзне тап".

Мәкәль

Болын

Әммә

Хәйкәл

Шагыйрь

(Мәкаль, болын, әмма, һәйкәл, шагыйрь)

2.        Тиешле хәрефләрне куярга (ъ,ь)

ям...ле        шөгыл...

шагыйр...        тәк... дим

вәг...дә        яш...лек

көн...як        мәг...нә.

3.        Тыныш билгеләрен дөрес куярга.

Бүген тутан һәрбер кеше

Бәхетле булсын

Әтисе дә, әнисе дә

Аңнан уңсын

II тур. "Тел курке - сүз"

Максат: сүз байлыгын арттыру, өлгерлек, тапкырлык, житезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

1. "Телебезгә кайткан җәүһәрләр". Телебездә актив кулланылган алынма сүзләрнең бүгенге көндәге вариантын табарга.

Республика - (җөмһүрият)

Политика - (сәясәт)

Съезд - (корылтай)

Философия - (фәлсәфә)

Культура - (мәдәният)

Революция - (инкыйлаб)

Промышленность - (сәнәгать).

2.        "Тамгаларны укы".

6н, к3, т10, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 100ә, 1дәм, 1лек, 1әү.

3.        "Мәкаль әйтәм, дәвам их".

Иле барның теле бар.

Иленнән аерылган канаты каерылган.

Тел сөйли, баш уйлый.

Татлы тел аю биетә.

Туган телем – иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

Татлы тел аю биетэ.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Акыллы сүз алтыннан кыйммәэт.

Иң татлы тел — туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Сыйларга сыен булмаса, сыйларга телең булсын.

III тур. Әдәби манзара

Максат: татар әдәбиятыннан бай мәгълүматны, тагын да күбрәк белергә омтылучы укучыларны ачыклау.

1.        Бу өзек нинди шигырьдән? Авторы кем?

Җирдә кеше торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып

(М. Җәлил "Имән")

а)        Жәлилчеләр ничәү? (11)

б)        "Кыйссаи Йосыф" әсәренең авторы кем? (Кол Гали)

в)        Авторы кем?

Урамнан һәм базардан чүплә сүзне,

Алар бетмәс борын барма еракка.

Тупас та булса, тел - илнең кадагы,

Уеңны уйдырып сал шул кадакка. (Дәрдмәнд)

г)        ''Без татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул". (Каюм Насыйри)

д)        Балачагы ятимлектә үткән татар шагыйре. (Г. Тукай)

е)        Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган балалар язучысы, әкиятләр авторы. (А. Алиш)

ж)        Муса Җәлил премиясе лауреаты "Кояшны кочкан малай" китабы авторы.

з)        Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итүче, "Күчтәнәч", "Алма бабай" җыентыгы авторы. (Р. Миңнуллин)

2.        "Кем кем белән янәшә".

Сак-Сок, Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Булат-Мәйсәрә, Сәрвәр-Исмәгыйль, Хөсрәү-Ширин, Ләйлә-Мәҗнүн.

3.        "Син Тукайны беләсеңме?"

Бу даталар нинди вакыйгаларны үз эченә ала?

1886 нчы ел - Арча районы Кушлавыч авылында туа.

1895 нче ел - Җаек шәһәренә апасы Газизә янына күчә.

1905 нче ел - "Фикер" газетасында Тукай шигырьләре басыла.

1908 нче ел - Г. Камал белән берлектә, "Яшен" көлке журналы чыгара башлыйлар.

1909 нчы ел - "Милли моңнар", "Сәрләүхәсез",    "Пәйгамбәр" шигырьләре языла.

1910 нчы ел - "Ялт-йолт" журналын чыгаруда актив катнаша.

1910 нчы ел - "Жәй көнендә", "Өзелгән өмид", "Өмидсезлек" шигырьләре басыла.

1911 нче ел - "Көзге җилләр", "Золым", "Китмибез" шигырьләре языла.

1912 нче ел - "Монафикъка", "Аң", "Татар яшьләре" шигырьләре языла.

1913 нче ел - Шагыйрьнең гомере өзелә.

  • Тукай нинди рус шагыйрьләре иҗатына мөрәҗәгать итә? (Пушкин, Лермонтов)
  • Тукайнын балачак кушаматы. (Апуш)

-        Тукай истәлекләрен туплаучы һәм аның турында әсәр ижат итүче галим, язучы.

IV тур. "Шушы яктан, шушы туфрактан без".

Максат: Чистай җирлегендә туып-үскән татар зыялылары турында, иҗади эшчәнлекләрен, татар дөньясындагы урыннарын билгеләү.

  1. Чистай шәһәренә ничә яшь?
  2. Чистай шәһәренә кемнәр нигез сала? (качкын крепостнойлар)
  3. К. Маркс урамы элек ничек аталган? (Екатерина урамы)
  4. Бүгенге нинди уку йортлары элек дини белем бирү учреждениесе буларак эшли? (1 нче мәктәп, 2 нче гимназия)
  5. Г. Тукай якын дусты, сердәше, чыгышы белән Чистайдан булган язучы. (Фатих Әмирхан)
  6. Г. Тукайның Чистай белән нинди бәйләнеше бар? (Сөйгән яры Зәйтүнә-Чистай кызы)
  1. Г.  Камал исемендәге академия театрының талантлы, татар халык артисткасы, Бахта авылында туып-үскән якташыбыз. (Вера Минкина)
  2. Г. Камал исемендәге академия театры директоры, тумышы белән Нарат-Елгадан чыккан шәхесебез. (Шамил Закиров)

9)        Аның абыйсы кем? Нинди эш башкара? (Ренат Закиров — Татар конгрессы рәисе)

  1. Яшәү шартларына риза булмыйча, туган җиреннән китргә мәҗбүр булган язучы. (Гаяз Исхакый)
  2. Г. Исхакыйның нинди әсәре буенча фильм төшерелде? ("Зөләйха" әсәре)
  3. Матурлык һәм мәхәббәт җырчысы буларак татар шигъриятендә үз урынын тапкан шагыйрәбез. (Флера Тарханова)
  4. Сарсаз авылы матурлыгына сокланып, Роман авылының суларын эчеп үскән хикәя һәм повесть остасы. (Кояш Тимбикова)

Әдип тәрбиядән башлана

(доклад)

Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

Ризаэддин Фәхреддин.

Яңа гасыр алдыбызга көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Бүген белемгә һәм мәгълуматка ия булу гына җитми, аларны тормышта төгәл куллана да белергә кирәк. Әхлаклы, белемле, проблемаларны мөстәкыйль хәл итәрлек илнең социаль-икътисадый үсеше өчен җавап бирерлек буын тәрбияләү көнүзәк бурычлардан санала. Төп максат — ул укучыларга хәзерге җәмгыятьтә яшәү өчен кирәк булган сыйфатларны үзләштерергә, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. Бүгенге көндә укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә һәр укытучы-педагогның үз юлы бар: ата-аналарны, шулай ук гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итү хисе булдыру, дәресләрне, төрле чараларны нәтиҗәле үткәрү, укучыларда әхлак сыйфатлары формалаштыру. Тәрбия дигәндә, сүз төрле чаралар үткәрү турында гына түгел, ә бәлки теге яки бу чараны уздырганда үзара унай мөнәсәбәт булдыру, укучылардагы уңай сыйфатларны үстерүгә нык игътибар итү хакында да бара. Ә иң әһәмиятлесе - балада әхлак тәҗрибәсе тәрбияләү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.

Әхлак тәрбиясе – мәңгелек төшенчә. Элек-электән ата-аналар, өлкәннәр, мөгалимнәр баланың игелекле, итагатьле, тәртипле, кешелекле булып үсүенә нык игътибар иткән, гаиләдә ата-анага, әби-бабайга, мәктәп-мәдрәсәдә мөгаллимнәргә хөрмәт, олылау, тугрылылык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган. Туган телгә, туган төбәккә, үз халкыңа, җир-суына мәхәббәт - халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге.

Заманалар үзгәрү белән укыту тәрбия процессы да зур үзгәрешләр кичерә, яңа максатлар куела: иң беренче чиратта, балада әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүгә алып бара. Һәр дәрес, һәр чара укучының күңел сафлыгын, гүзәл холкын тәрбияләргә тиеш. Ә шәхеснең тәрбиялелеген аның үз-үзен тотышына-тәртибенә карап бәялиләр. Тәртип — киң төшенчә, кеше тормышының барлык якларын да үз эченә ала, шуңа күрә әхлакның асылын билгеләгәндә, без шәхес тормышының кечерәк берәмлекләренә тукталабыз. Көндәлек тәҗрибә шуны раслый: үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлар җибәрсә, ул вөждан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатларына әйләнсен өчен, моңа аны бала вакытта ук гадәтләндерергә кирәк. Бу — ата-ана, укытучылар вазыйфасы. Димәк безнең төп бурычыбыз — балада әхлак тәҗрибәсе тәрбияләү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.

Халкыбызның гыйбрәт тулы тарихында әдәп, әхлак, инсафлылык төшенчәләре үзе бер дөнья. Бу дөньяның "өй алды"на аяк бассаң да, офыкларыңның үтә биеклегенә, мохитнең гаҗәеп хушлыгына хәйран каласың. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар күрсәткәнчә, ата-бабаларыбыз адәмне кеше иткән әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Һәм туплап кына да калмаганнар, җиһанны, кеше табигатен танып белү, милли аң, милли горурлык, ижтимагый-икъдисадый яшәешкә багланыш кебек рухи кыйммәтләрне фәлсәфи дәрәҗәгә күтәрүгә ирешкәннәр һәм боларның һәммәсен дин, Ислам, шәригать калыбына салып бөтен бер тәгълимат хасил иткәннәр. Шул ук вакытта гомумкешелек тәҗрибәсеннән дә йөз чөермәгәннәр, аның иң тормышчан үрнәкләреннән ижади файдалану юлын сайлаганнар.

19 нчы гасыр буена һәм 20 нче гасыр башларында татар телендә дистәләрчә исемдә үгет-нәсихәт, әхлак тәрбия китаплары дөнья күрә, җанлы әйләнештә була. Бүгенге көндә дә укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә һәм гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләүдә бөек шәхесләребезнең мирасын өйрәнү зур роль уйный. Күренекле мәгърифәтче-галим, тарихчы һәм педагог Риза Фэхретдинның бай мирасы укыту-тәрбия процессында, һичшиксез, әһәмиятле йогынты ясый.

Җәмгыятьтә лаеклы алмаш, лаеклы шәхес тәрбияләү мәсьәләсендә Р.Фэхретдин үзенең бөтен гомере буена уйлана, борчыла, бу бик мөһим мәсьәләгә берьяклы гына карамыйча, аның кешене бөтен яктан да камил итеп күрәсе килә. Ул кешене кеше итеп күрсәтүче иң күркәм сыйфат булган Гүзәл Холык төшенчәсен шулкадәр тирән аңлый ки: аны бер дистәләп һәм аннан да артык олуг мәгънәне сыйдырган бөек бер сыйфат итеп бәялэп, аның эчтәлеген ачып бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...