Яңа ел кичәсе “Кыш бабай могҗизалары”
материал на тему

Хайбуллина Фания Фаридовна

Яңа ел кичәсе “Кыш бабай могҗизалары”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_babay_mogzhizalary.docx20.71 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел кичәсе

“Кыш бабай могҗизалары”

Хәйбуллина Фәния Фәрид кызы

Баева Гөлнара Ислам кызы

Залда талгын гына музыка уйный. Сәхнәдә караңгылык.Әби белән бабай йоклыйлар. Буш чиләктә шәм яна(янәсе чиләктә алтын балык)

Сәхнә артыннан тавыш ишетелә:

Борын-борын заманда яшәгәннәр ди зәңгәр диңгез буенда , әби белән бабай.Үзләренең җимерек яр буендагы өйләрендә алар төп-төгәл 33 ел яшәгәннәр.Карт ятьмә белән балык тоткан, карчык йон эрләгән.

Хәер....Бабай инде күптән балык тотарга йөрми, әби дә йон эрләми, чөнки аларның кешеләрчә сөйләшә белә торган алтын балыклары була һәм ул аларның барлык теләкләрен тормышка ашырып торган.

Балык: бабай дим, бабай! Җитәр инде сиңа, яңа ел төнендә дә йоклап ятмасаң!... Тиздән яңа ел керәчәк, ә сездә бәйрәмнең исе дә юк!

Бабай: (киерелеп) Ә бит , балык дөрес әйтә, кара әле, балык, безнең йортыбызга да чыршы куеп булмас микән? Зурракны, матурракны.Бар җирдә  күзләрне камаштырырлык матур булсын, якты булсын иде!

(Яңа ел музыкасы астында чыршыдагы утлар кабына, тирә –як яктырып китә)

Бабай: Вәт рәхмәт төшкере, нинди матур! Карчык, дим, карчык, тор инде , әйдә.Күрәсеңме, безгә алтын балык нинди матур чыршы бүләк итте. Тор инде, тизрәк, тор, дим!

Әби: Җитәр инде карт, җитәр. Һич кенә дә йокларга ирек бирмисең! (киерелеп, торып утыра) Охо! (күзләрен уып, чыршыга карый) Нинди матур! Бәйрәм дисеңме, соң алай булгач, яңа елны каршыларга әзерләнергә кирәк.Ә, ничек каршылыйбыз соң, аны?

Бабай: Ничек, ничек... Ничек булсын инде, гадәти генә ,  бабайларча.Ашадың-эчтең дә, йокларга яттың!

Әби: Эһе, бирермен мин сиңа! Ашарга да йокларга имеш!Бар кайгың ашау да йоклау инде синең!  Гомер эчендә бер мәртәбә булса да кешечә үткәрик әле яңа елны!Ичмасам, бу телевизор  дигән нәмәстәкәй дә ватылды.Нишләп күрсәтмидер инде, югыйсә рәхәтләнә идек , тамашалар карап....

Бабай: Әби, тыңла әле, әйдә алтын балыктан сорыйбыз.Безнең телевизорыбызны төзәтеп бирә алмас микән?

(Балык салынган чиләк янына килә)

Балык: Бабай, нәрсә кирәк?

Бабай: Кызган син безне и,  балык-ханбикәбез, телевизорыбызны төзәтеп бирче.

Балык: Бик булышыр идем дә, булмый шул.Берничек тә төзәтә алмыйм. Ачуланмагыз.

Әби: ә, яңа телевизор бүләк итә аласыңмы?

Балык: Булмый шул! Менә яңа тагарак, яисә байбичә булуны сорасагыз, берсүзсез теләгегезне үтәр идем.

Әби: Юк, байбичә булырга теләмим.Менә яңа ел бәйрәме тамашасын бик теләп карар идем.

Балык: Телевизор бирә алмыйм, ә бәйрәм тамашасы булыр.Утырыгыз җайлап һәм көтегез!

(Музыка уйный, сәхнәгә ике алып баручы чыга)

К.: Хәерле кич, дуслар, хәерле кич, Хәерле кич, яше-картына. Хәерле кич, дуслар, хәерле кич, Хезмәт сөйгән Дәүләки  халкына.

Е.: Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез-саумысез! Дуслар, туганнар, абый лар-ап алар, энеләр-сеңелләр! Хуш килдегезме, дуслар? Борынгыдан килгән гадәт буенча, бүген без иске елны озатып, Яңа елны каршыларга җыелдык.

К.: Көмеш моңы чыңлый кыңгырауның, Якты нурдай балкый кышкы юл.

Энҗе карлар сибеп, шат елмаеп,

Килә тагын, килә Яңа ел!

Е.: Яңа елга күчә гомер агышы, Күңелдә моң кала тезелеп. Иске елны тагын озатканда Калыр кебек шул моң өзелеп. К.: Истәлекләр иске елда калсын, Көннәр тыныч, күкләр саф булсын, Сагыну-кавышулар тагын килсен, Җанда яңа өмет кабынсын!

Е.: Иң мөһиме: озын-озын гомер, Бәхет алып килсен Яңа ел. Җылы назлар, изге саф хисләргә Яңа юллар салсын Яңа ел

Егет: 

Кыз:

Музыка. Дәртле көй яңгырый. Номер (Бию башкарыла)

Әби: Ай-һай матур бииләр.Булдыралар.Молодцы!

Бабай: Әйе, алар булдыралар, алар  молодцы! Ә  бездә күңелсез! Бәйрәм табының да әзер түгел.Инде күптән тәм-том да пешермисең, картайдың, карчык!

Әби: үзеңне бел, карт.Үзең дә  берни  тотып кайтканың  юк бит синең! Сиңа хәзер бака да эләкми бит инде, картым! Һич булмаса, чабак малайлары да ярап куяр иде....

Бабай: Минме балык тота алмыйм? Минме, мин беләсең килсә, гомерем буе балык тоттым!

Әби:  тоттың инде, и-и-и! Һәрчак алтын балыкка өметләнеп йөрдең!!!

Бабай: Ярар, синең белән ачуланышмыйк, бәйрәм бит карчык.Әйдә балаларның чыгышын карыйбыз  

(номер)

Кыз:

 (номерлар )

 Егет:

Кыз:

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Озын таяк тоткан Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай: Мөмкинме, оланнар, сезгә рәхмәтем зур. Яңа ел кичәсен ничек башларга дип баш ватып килә идем. Хәлемә кердегез, коткардыгыз! Рәхмәт сезгә!

Егет: Саумы, Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә, түрдән уз! Хәерле сәгатьтә бергәләп бәйрәмне башлап җибәрик.

Кыш бабай: Мин әзер, улым. Карсылу кызым керсен дә башларбыз. Карсылу дим, Карсылу!..

Карсылу керә.

Карсылу:  Мин монда, Кыш бабакай. Хәерле кич, дуслар! Туып килгән Яңа ел белән сезне!

Егет:

Сылу да гына сылу Көнсылу,                        Иллә мәгәр

Көнсылудан сылу Айсылу!..                        Бар сылудан сылу –

Айсылу да сылу,                                        Карсылу!

Кыш бабай: Һай, афәрин, егет икәнсең, дустым. Тел ачкычың яныңда булгач, «ә» дигәнче минем кызыма менә дигән Яңа ел теләге әйтеп бирдең. Тик артык мактап, башын әйләндереп куя күрмә. Бәйрәм кичәсен үткәрә алмый, оятка калырбыз. (Көлешәләр.)

Кыз:

Дуслар җыелды кичәгә.

Балкый бәйрәм утлары!

Дөнья якты!

Бу галәмнең

Җырлаган минутлары!

Сөен, күңел! Уйна да көл,

Килде бәйрәм сәгатең.

Куансыннар картлар, яшьләр,

Белеп шатлык сәгатен!..

Музыка кайда! Музыка!..

Дәртле вальс яңгырый. Барысы да бии.

Кыш бабай: Әйе, ... елның соңгы сәгатьләре сугарга санаулы гына минутлар калып бара. Күңелләрдә – бәйрәм шатлыгы. Иске ел белән хушлашабыз! Өр-яңа елга аяк басабыз.

Егет: Йә, Кыш бабай, яңа ел кайда соң? Нигә соңлый?Нинди соң ул?

Кыш бабай: Әнә, күрәсеңме, ак дала уртасыннан ак карларны  туздырып, җилдәй җитез яңа ел килә.

Кыз: Нинди соң ул, бабакай? Без аны танырбызмы ?

Кыш бабай:  Танырсыз, әнә бит ул....

Башы йөгән күрмәгән,

Сыртына ияр тимәгән,

Колагын бездәй кадаган,

Ялын кыздай тараган,

Карчыга түш, тар бөер,

Җиңел, текә тояклы,

Муеннары бер колач,

Кыйгач камыш колаклы

Җитез бүре күзедәй,

Күз бәбәген чылатыр,

Җилсә, коштай җилпенеп,

Кар бураны уйнатыр

Бер тулпар булыр.

  (Яңа ел керә)