Әдәби-музыкаль кичә “Укытучым”
материал на тему

Хайбуллина Фания Фаридовна

Әдәби-музыкаль кичә  “Укытучым”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchylar_konen_karata_dbi.doc51 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әдәби-музыкаль кичә

“Укытучым”

Хәйбуллина Фәния Фәрид кызы

 Дәүләки төп гомумбелембирү мәктәбенең

химия - биология укытучысы.

Айнур:

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Чулпан:

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Данил: Кадерле, кунаклар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. 

Илүзә: Зур өметләр белән киләбез без,

Мәктәбемнең ачык капкасы.

Биек булып үскән миләшләре

Җил-яңгырдан сакласын!

Ранил: Белем ачкычларын мөгаллимнәр

Тапшыралар безнең кулларга

Еллар узгач, ныклы канат куеп,

Озатырлар ерак юлларга.

Данил, Илүзә. Ранил кереп китәләр.

Чулпан: “Мәктәп – ул ямьле, бик күңелле, ди,

             Һич кенә аннан кайтасы “килми”.(җырлый)

Айнур: Чулпан нишләп әле син хисләргә бирелеп киттең?

  • Айнур, карале, монда нинди матур хәрефләр белән “И мәктәбем – белем учагы” дип язылган. Әйе шул, Айнур, мәктәп бит ул безнең икенче йортыбыз. Карале, узган ел безнең укучыларга һәм укытучыларыбызга  бигрәк тә күп тырышырга туры килде инде, әйеме.
  • Нигә алай дисең, Чулпан?
  • Әй, Айнур, узган ел мәктәпкә килеп киткән кунакларны саный китсәң ...ул ачык дәресләр, кичәләр, тикшерүләр дисеңме?
  • Әйе шул, Чулпан. Алар безнең мәктәпне ошаттылар, ахры. Бигрәк матур шул безнең мәктәбебез. Чулпан, синдә тагын нинди дә булса яңалык бармы?

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе. Кыңгырау чылтырый. Сәхнәгә сикерешеп Ранил. Илүзә, Данил  чыга, бер-берләренә бәреләләр. Кинәт барысы да бер якка чыгып йөгерәләр.

Айнур: Чулпан син нәрсә дә булса аңладыңмы?

Чулпан: Әйе, Айнур. Бу безнең мәктәптә “Броун хәрәкәте” – атомнарның кая барып бәрелергә белмичә чабулары – тәнәфес вакытында була торган гадәти күренеш.

А- Ә кая юкка чыктылар соң алар?

Ч- Әй, Айнур,син белмисеңмени, ашханәгә юнәлделәр ич алар. Анда пешекче Гөлсинә апабыз тәмле ашлар пешереп үзенә чакырып тора.

А- Ә-ә, аңладым инде, Чулпан. Ләкин менә бу хәрәкәттән соң тузан болыты белән нишләргә соң?

Ч- Бер дә аптырама,Айнур. Җыештыручы апаларыбыз Зөлфия, Ләйсән апа  һәрбер очкан тузанга бер җиргә дә кунарга ирек бирмиләр

А- Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы, мәктәбебезне көлеп тора торган итеп җыештыручы апаларга бик зур рәхмәт

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә кишер тоткан Ранил килеп керә.

Чулпан: Ранил, кишер ашыйсыңмы?

Ранил: Куян түгел лә мин.

Айну: Кишер ашасаң, күзең әйбәт күрә, диләр. Анда витаминнар күп, ди. 

Чулпан: Карале, мондый зур кишерне каян алдың син? Ашлама сибеп үстердеңме әллә? 

Ранил: Юк ла, мәктәп бакчасында үскән ул. Аңа Мәдинә апа яңгыр  күп яудырган.

Айнур:  Ранил, дөрес микән, мин бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Мәдинә апа  яз көне бакчаның рәсемен кәгазьгә ясаган да, сихерле дога укып өргән: көзгә шул бакча үсеп чыккан, ди.

Чулпан: И, Айнур, син арттырасың, ахры. Мәктәбебез укучылары, укытучылар  апрельдән августка кадәр бакчада ятмасалар, үсәр идеме икән ул яшелчәләр, карлыганнар, җиләкләр,чияләр чәчәкләр?

Ранил: тырышсаң, нәтиҗәсе дә була инде. Кыш буе үзебез үстергән витаминнарны ашыйбыз бит. 

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көеДанил, Илүзә керә.

Данил: Нәрсә үзегез  генә сөйләшеп торасыз бездә дә яңалыклар бар. Шулай бит Илүзә?

Илүзә: Әйе. Бүген бит укытучылар бәйрәме.Безнең  мәктәбебез укытучыларыбызның ирешкән уңышлары турында  сөйлисебез килә.

Ранил:  Менә, мәсәлән, озак еллар директор булып эшләгән, география укытучысы Хисамова Зөбәйдә апа Татарстан Республикасының  “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә,  район  башлыгы грантына ия.

Айнур:   Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Талия апаның  укучылары район, республика,  регионара олимпиадаларның һәм конкурсларының җиңүчеләр.

Чулпан:   Алсинә апа,  2011-2012нче  елгы “ Безнең  иң яхшы укытучы” гранты иясе. Математика елы уңаеннан оештырылган “Иң яхшы математика кабинеты” конкурсы катнашучысы. Математика конкурсларында катнашып укучылары призлы урыннар алалар.

Илүзә: Инглиз теле укытучысы Ләйсән апаның укучылары “Ел укучысы” буенча призлы урыннар алдылар. “Мәгариф” журналында методик хезмәтләре басылды. «Россиядә сайлауларга 20 ел» дип исемләнгән конкурста катнашып Ләйсән апа республикада III урын яулады.

Данил:  Рус теле һәм әдәбияты  укытучысы Гөлнара апаның да укучылары  Толстой һәм Кирилло-Мефодий исемендәге фәнни-тикшеренү конференцияләрендә республикада чыгыш ясадылар. Рус әдәбиятыннан район олимпиадасында укучысы III урын алдылар. Быел Гөлнара апа “ Безнең  иң яхшы укытучы” грантына  ия булды.

Ранил: Тарих һәм җәмгыять укытучысы Мәдинә апа Музей җитәкчесе буларак даими рәвештә төрле конкурсларда катнаша.  Тарих фәне буенча укучылары

 иҗади эшләр һәм проектлар төзү  өстендә эшли.

Чулпан: Биология, химия укытучысы  Фәния апа даими рәвештә интернет конкурслар, публикацияләр өстендә эшли. Фәнни-тикшеренү, иҗади проектлар төзү буенча эшләгән хезмәтләре аерым җыентыкта бастырылды. Укытучылар спортакиадасында Шорт-трек буенча районда Iнче урын яулап, республикада уңышлы чыгыш ясады.

Айнур: Безнең беренче укытучыбыз Венера апа да даими конкурсларда катнаша, дипломнар ала. 2012-2013нче елны “ Безнең иң яхшы укытучы” грантына  ия булды.

Илүзә: Башлангыч класслар укытучысы Гөлчәчәк апаның хезмәтләре  халыкара фәнни-гамәли конференция җыентыгында, “Мәгариф” журналында  басылды. Халыкара һәм республика конкурсларында укучылары призлы урыннар яулый.

Данил:  Шулай ук башлангыч класс укытучысы Гөлнара апаның укучысы Россиякүләм интернет-конференциясе кысаларында үткәрелгән «Әлифба дөньяга юл ача» бәйгесендә  I урын адлы. “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе буларак укучылары белән районкүләм конкурсларда призлы урыннар яулый. Быел Гөлнара апа “ Безнең  иң яхшы укытучы” грантына  ия булды.

Ранил:  Сәнгать укытучысы, китапханәче Ризида апаның да  укучылары сәнгать буенча конкурсларда призлы урыннар яулый. Районда узган китапханәчеләр конкурсында ризида апа «Иң актив  китапханәче» номинациясе җиңүчесе.

Чулпан: физкультура укытучысы Илдүс абыйның укучылары спортның көрәш төре буенча район, зона, республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар яулый. Быел Илдүс абый “ Безнең  иң яхшы укытучы” грантына  ия булды.  

Айнур:            

              Кыңгырау чыңлый

Айнур: Карагыз әле ишетәсезме, кыңгырау чыңын. Ул безне кая чакыра икән?

Чулпан: И-и Айнур,  ул безне түгел, ә безнең калган укучыларны бирегә дәшә.

ХОР

Айнур

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Чулпан

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Айнур

      Шушының белән бүгенге кичәбез тәмам. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...