Внеклассное мероприятие
материал на тему

Мусина Дилбар Тимергаяновна

Внеклассное мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vneklassnoe_meropriyatie.docx23.76 КБ

Предварительный просмотр:

            Татарстан  Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: 

Әфган кызалаклары

                (тарихи,музыкаль – әдәби кичә)

                                                    Тарих укытучысы

                                                    Мусина Дилбәр

                                                    Тимергаян кызы

Тема:  Әфган кызалаклары.

             

Максат: Укучыларга Әфганстандагы сугыш хакында белешмә бирү;

хәрби хезмәт кешеләрен олылау, армиядә һәлак булган егетләребезне искә алу; укучыларда  патриотизм, милли үзаң    һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.    

Җиһазлау:  Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызның портретлары; һәлак булган якташларыбыз турында стенд; “Әфган кызалаклары” һәм “Хәтер”китабы;

Дәрес тибы: тарихи һәм әдәби – музыкаль кичә.

                                       

Дәрес барышы:

Алып баручы: Кадерле укучылар! Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере  өзелеп  мәңге  яшь   булып   калган   солдатлар   һәм   ул  дәһшәтле көннәрнең  шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында. Халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып киткән вакыйгалар, көннәр була. Алар буыннар, заманнар    алмашыну   белән дә      онытылмыйлар, ә киресенчә, бездән  ераклаша,   тарих тирәнлегенә китә   барган    саен аларның кешеләр,    халыклар   язмышына   булган   тәэсире   һаман   ачыграк, калкурак күренә башлый. Без моны Әфганстан мисалында ачык    күрәбез.

Укучы  В. Һадиулинның “Әфганстан”шигырен сөйли.

     Әфганстан, исемең, шигъри синең,

     Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!

     Изге дуслык бурычын үтәр өчен

     Сиңа китте бик күп якташларым...

     Кыяларның булмый ак таплары,

     Аларның була тик ак ташлары.

     Шул ташларны каннарына манып,

     Табутларда кайтты якташларым.

   1 а.б. Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер  үк  вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте,   аналарның   төн йокысын качырды, илгә  кургаш табутлар кайтарды. 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары  нигезендә Әфганстан җиренә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде. Мондый    акылсыз    карарны   Брежнев     белән   бергә   берничә   совет җитәкчесе генә кабул итте.   Академик      Сахаров   совет     гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруны һәм бу проблеманы БМОда карап хәл   итүне таләп итте.      Ләкин   бу   хатка   җавап    итеп    Сахаров     Мәскәүдән Горькийга    (    хәзер   Түбән    Новгород    шәһәре )      сөрелә.    Игълан ителмәгән бу  сугышта    совет   халкының   15   меңләп   батыр   улының  чәчәктәй гомере өзелде, 35 меңе яраланды, өч йөздән   артыгы   хәбәрсез югалды.

2 а. б. Ун елдан артыкка сузылган бу сугышта җан һәм тән яралары алып  кайтучыларның саны да бихисап. “Әфган кызалакларының” кара таҗы Актаныш җиренә   дә   очып   кунды, бу   якка  да   алты   кургаш    табут кайтарды.  Әлеге  сугышта   һәлак  булган    егетләрнең    исеме    безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 1 нче укучы. Рамил Фәррахов. 1961 нче елның 3 нче июлендә Актаныш

районы Иске Байсар авылында туа. Кораллы көчләргә 1979 нчы елның  октябрендә алына. 1981 нче елның    22 нче     маенда күп     машиналы колонна   таулар   арасыннан    билгеләнгән   урынга   юнәлә.   Дошман һөҗүмен кире какканда һәлак була. Туган авылында җирләнә. Яшәгән гомере – 19 ел, 10 ай,   19   көн.

2 нче укучы. Дәһлүл Фазлыев. 1960 нчы елның 18 нче июлендә Тыңламас

авылында туа. Армиягә  1980 нче елның   маенда    алына.    Әфганстанда   мотострелковый частьта хезмәт итә. Сугышчан заданиене үтәгәндә 1980

нче елның 2 нче августында һәлак була. “Кызыл Йолдыз” ордены белән  бүләкләнә. Яшәгән  гомере – 20 ел, 14 көн.

 3 нче укучы. Мөдәррис Мирсәетов. 1963 нче елның 1 нче   сентябрендә

 Меңнәр  авылында туа.Армиягә 1980 нче елда алына. Хәрби   задание

 үтәгәндә 1982 нче елның 26 нчы сентябрендә батырларча  һәлак   була.       Туган авылында җирләнә. Яшәгән гомере – 19 ел, 26 көн.

4 нче укучы. Рәшит   Фәрдиев. 1965   нче   елның   13   нче   маенда   Зөбәер

 авылында дөньяга килә. 1983 нче елда армиягә  алына  һәм  Калининград  

 шәһәренә эләгә. 1985 нче елда аларның частеннан бер өлеш солдатларны      

 Әфганстанга җибәрәләр. Сугыш кораллары складын саклаганда 1985 нче

 елның 26 нчы октябрендә минага эләгеп шартлап үлә.”Кызыл    Йолдыз”  ордены, медале белән бүләкләнә. Яшәгән гомере –     20 ел, 5 ай,    13 көн.

5 нче укучы. Мөхәррәм Сафин. 1962 нче елның 26 нчы июлендә Уразай  авылында туа.1980 нче елның 25 нче октябрендә армиягә алына. Ике ай Термез шәһәрендә әзерлек үткәч, Әфганстанга җибәрелә.   Күәтле  БТР машинасын йөртә.  1981 нче   елның    21 нче  маенда    дошман     белән бәрелештә һәлак була. Яшәгән гомере – 18 ел, 10 ай, 25 көн.

6 нчы укучы. Ринат Зәйнетдинов. 1961 нче елның 22 нче    мартында  Иске   Богады авылында туа. Армиягә 1979 нчы 20 маенда алына.1980 нче елның

 октябрендә Кундуз шәһәрендә хезмәт итәргә күчә.1981 нче елның  6  нчы    июлендә     әфганлылар  автоколоннага  һөҗүм  итәләр.   Снаряд   Ришат  

БТРына тиеп шартлый һәм һәлак була.Үз  туган   авылында   җирләнгән.             Яшәгән комере –20 ел, 3 ай, 14 көн.

-  Бу җыр яшьлекләре, мәхәббәтләре, гомерләре яу кырында өзелеп калган егетләрнең якты истәлегенә   багышлана.   (“Әйләнеп   кайтыгыз”  җыры,  

         М.Шиһапов сүзләре, Р.Хәсәнов көе)

1 а. б.Еллар үтү  белән   күп    вакыйгалар    хәтердән   җуела.    Әмма   без  тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.  Гомерләренең   иң матур вакытында һәлак  булган   егетләребезнең    намус   һәм    хәрби  бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да  өстенрәк  куйганнары  өчен горурлану хисе кичерәбез.Үлгәннәр   хәтере   исәннәрдә   яши.  (Бер   минут тынлык игълан ителә)    Укучы шигырь сөйли.

         Мин зиратка керәм,

         Алда – каберлекләр...

         Берәү, икәү, өчәү... егерме...

         Тукта ,Кызыл Йолдыз куелганы

         Солдат каберлеге түгелме?

         Яшь агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән?-

Мин ни уйларга да белмәдем.

2а.б.Хәрби хезмәткә 80 нче елларда чакырылган егетләребез беришесенә

         сынауларның бик ачысын, каһәрлесен үтәргә туры килде. Әфганстанның

         комлы чүлләре, шәрә   таш   кыялары,   һәр яшеллектән    ядрә   сибелү –

         болар берсе дә тиз генә   онытылмас.    Бу  тетрәндергеч,  кирәк  булмаган

         сугышта безнең авылдан да 7 егетебез катнашты.   Алар бертуган   Рәзил

         һәм Рәсүл Гараевлар, Фаис Вәкилов,   Илсур   Гатин,   Зинфир   Анваров,  

         Булат Гафуров, Илфат Галлямовлар. Ләкин шундый ут арасыннан  исән-

        имин кайтып та, вакытсыз арабыздан киткән З.Анваров һәм Б.Гафуровны

         искә алмыйча мөмкин түгел.

                         Алар хөрмәтенә “Әфган турында җыр” яңгырый.

         Укучылар Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында

         сөйли.

 7 нче укучы.    Сугыш бетте, ничә еллар үтте,

                                   Тормыш гөрли җирдә яңадан.

                                   Ләкин әле йөрәк әрнүләре

                                   Басылмый гына яралар.

                                       Ул яралар әле дә төзәлә алмый,

                                       Зәңгәр тутлар – сугыш карасы.

                                       Әле дә тора сыкрап йөрәкләрдә,

                                       Шул дәһшәтле еллар тамгасы.

         1 а.б.   Солдат хатлары...Алардагы сагыш-моңны,  әти-әнисен,      туган

         якны сагыну хисен сүз белән генә  аңлатып  бетерү      мөмкин    түгел.

         Солдат сугышны үзе сайламый,  ул  сугышны игълан итми. Бары тик

         ул,  биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан    

         бирелгән приказны     гына    үти.   Аның     каһарманлыгы,   батырлыгы,

         Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

              Бу сугышта һәлак  булган   һәм   хезмәт   иткән    солдатларның     әти-

         әниләре , туганнары     безнең    арада яши.    Ишелеп   килгән          кайгы

         дулкыннарына, берсе артыннан    берсе   туып   кына      торган    тормыш

         сынауларына бары тик    әниләрнең генә    йөрәге    чыдый     ала.

          Укучы Р.Шәймәрдановның шигырен сөйли.

                       Кайтарыма бер ай калганда

            Дошман тубы өзде гомерне.

            Кичерегез, газиз туганнарым,

            Әйтә алмадым соңгы гозерне.

                   Әфганстан, ташлы туфрагыңа

                   Ятып калды тәнем мәңгегә.

                   Мәңгелеккә ятып калганыма

                    Гаепле соң хәзер кем генә?

                   Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

                   Гаепле соң хәзер кем генә?

             Түз, күз нурым, тиздән күрешербез, дип

             Язган идең соңгы хатыңда.

             Хуш, Әнкәем, сине күралмыйча

             Ятып калдым таулар артында.

  Газиз улларын сугышка җибәргән аналарга багышлап җыр:”Кичер,

         әнкәй, кайта алмавымны”(Р.Фәйзуллин сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе.)

2 а.б. Әфган сугышының илгә булган матди зыянын исәпләп чыгардык, ә

менә бу сугыш китергән кайгы-хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын  

 нинди саннарда күрсәтергә дә, нинди бизмәннәргә салып үлчәргә?

          Укучы “Интернациональ бурыч” шигырен сөйли.

       Ярдәм сорап күп килделәр безгә

       Барысына да бу ил булышты...

       Тик беләсе иде –

       Без соң тагын

       Кайсы илгә күпме бурычлы?

       “Интернациональ бурыч”, дидек,

       Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

       Бурычтырмы...-

       Нигә меңәрләгән

       Кеше җаны белән түләдек?!

       Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-

       Аналарның йөрәк түземме?

       Бурыч түләр өчен егетләрнең

       Аяк-кулы кирәк идеме?!

       Тагын кемгә күпме “бурыч”лы без,

       Нигә белми халык?

       Бүгенге

      Яңа буын егетләре үсә -

     “Бурыч” түләр өчен түгелме?

 

         1 а.б. Җир йөзендә сугышлар  башка   кабатланмасын. Яшь     егетләрнең

         гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен   иде.  Кеше  

         бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш  утлары

         сәясәтчеләрнең гаебе белән кабына. Алар шуны    белеп    торсын:     без –  

         тынычлык яклы!

               Кичә “Солдатлар” җыры (Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе)

               белән тәмамлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...