15 октябрь-Хәтер көне
классный час на тему

Галиахметова Гульнара Габдулловна

Хәтер көненә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 15_ok._h.k.docx26.86 КБ

Предварительный просмотр:

15 октябрь-Хәтер көне

Казан ханлыгына озак яшәү насыйп булмаган. Язмыш аңа 2 гасырга якын гына вакыт биргән (1370-1552 еллар). Бу вакытның да шактые илбасарларга каршы көрәшкә, эчке ызгыш-талашларга сарыф ителгән. 1552 елда урыс феодаллары илне канга батыралар. Исән халыкны берсен дә калдырмый Казан һәм аның тирәсеннән ерак җирләргә куалар. Ил талана. Алтын, көмеш, энҗедән эшләнгән бизәнү әйберләре, матур киемнәр, кораллар гына да 12 корабка шыгрым тутырып алып кителә.

Әмма дошман иң беренче чиратта изге мәчет, мәктәп, мәдрәсәләрне җир белән тигезли. Халыкның иң изге җирләрендә: Биләр, Болгар, Казан шәһәрләрендә мәчетләр урынына аларның кирпечләрен файдаланып чиркәүләр, монастырьлар үсеп чыга. Дошман изге каберташ язмаларын алып чиркәү, монастырь нигезләренә салудан да тарсынмый. Изге Коръән, китапханәләр яндырыла. Ни өчен иң беренче чиратта алар юк ителә соң? Дошман шуны бик яхшы аңлый. Аларны юк итеп, халыктан тарихны оныттырырга, хәтерен җуйдырырга тели. Тарихын, динен оныткан, маңкортка әйләнгән халыкны җиңел буйсындырып булсын өчен гасырларга сузылган көрәшкә күтәрелә.

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң  олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 462 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен  башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.

Бүген хәтер көнен ерак Австралия, Төркия, Кипр, Финляндия, АКШ та яшәүче милләттәшләребез дә билгеләп үтә.

Бу көн “Матәм көне – Хәтер көне” генә түгел, ә күңелләребезне сафландыру, пакьландыру, чистарту көне дә.

1990 елның 26 сентябрендә Сөембикә манарасына ай куелды, ә 15 октябрьдә исә манара янына меңләп кеше җыйналып, Коръән укыды, Хәтер көне зурлап уздырылды, һәм бу көн шул елдан башлап тантаналы рәвештә билгеләп үтелә.

Таңсылу

Тарихны гына түге, нәселләрне,

Телне оныттыра язганнар.

Зиратларның ташын мәсхәрәләп

Чиркәү нигезенә салганнар.

Ватанымның гыйсъянчы җилләре

Каһәрләнгән җанны тетрәтә.

Тоям, алар мәрткә китеп яткан,

Үлгән вөҗданнарны терелтә.

Изге хыял, якты киләчәккә

Омтылырга, барып җитәргә!

Насыйп булсын дөреслекне тоеп,

Анык акыл белән китәргә.

1 а.б. 1549 елның мартында Сафагәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Тәхеткә аның кечкенә улы Үтәмешгәрәйне куялар. Аңа әле бу вакытта 2 генә яшь була. Шуңа күрә әнисе Сөембикәне аның янына хан урынына эшләп торучы итеп билгелиләр.

Әмма дошманнар Үтәмешгәрәйнең буй-сыннары ныгыганны, үсеп җиткәнен көтеп тормыйлар.  Киресенчә, аның сабыйлыгынннан файдаланып, бертуктаусыз Казан иленә килә торалар. Дошманга каршы тору халыкның зур көчен ала. Урыс патшасы явыз Иван казанлылар Сөембикәне һәм сабый хан Үтәмешгәрәйне тотып бирсәләр,  илне тынычлыкта калдырачагын казан ханлыгына җиткерә.

2.а.б.  Мәкерле дошман Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне кулга төшерсә, ничә еллар буе хыялланган буйсынмас Казан илен бик җиңел басып аласын яхшы аңлый. Казан илендә бердәмлек бетә, тамак, җан асрар өчен илен, халкын да сатарга әзер булган кешеләр дә табыла. Сугышлардан йончыган халык дәүләтне саклап калу нияте белән Сөембикәне һәм аның яшь улын явыз Иван кулына бирә. Сөембикә Сафагәрәйнең кабере өстенә ята-ята елый. Аннан ярдәм сорый.

Бардым ханым каберенә, түктем күздән яшемне.

Дидем: “Күрче хәлемне, саттылар шул башымны”.

Исәннәр хәленә кермәгәнне, үлгәннәр ничек ярдәм итсеннәр инде. Бөтен кеше – карты-яше, бала-чагасы елый-елый Сөембикәне озата. Юк, ул Сөембикәне, Үтәмешгәрәйне генә түгел, ә ул үзенең сөенечен, шатлыгын, бәхетен, иреген, мөстәкыйльлеген соңгы юлга озата.

“Иделгә чыкканда, карадым мин калага,

Калды елап Казаным, охшап үксез балага”- диелә “Сөембикә бәете”ндә.

Х.Айгөл

Үзең Нугай даласыннан

Йосыф бәкнең баласыдыр

Торган җирең, Идел йортың-

Казан атлы каласыдыр.

Тәхет тоткан иң сөекле

Ханбикәсе син Казанның

Ханбикә дә күрә икән

Тәкъдиренә ни язганын.

Сөембикә, Сөембикә,

Ак калфагың энҗе мәрҗән

Тәхет тоткан ханбикә ник

Тоткынлыкта җәберләнгән

Манараңда калыккан ай,

Сөембикә, синең төсең.

Ир-егетнең асылларын

Әсир итәр синең исем

2.а.б. Явыз Иван 5 яшьлек сабыйны үтәмешгәрәйне – Сөембикәнең соңгы ышанычы, йөрәк парәсен әнисе кочагыннан йолкып ала. әле бер нәрсә аңламаган сабыйны көчләп чукындыралар, исемен алмаштырып, Александр дип кушалар. Динен, исемен алыштырган сабыйны христиан законын өйрәтергә, илен, халкын, туган анасын тизрәк онытсын өчен бер монахка бирәләр. Үтәмешгәрәй озак гомер итә алмый. Ул 18 яшендә 1566 елда әллә үтерелә, әллә бу дөньяда бер ямь калмаганлыктан, үзе үлә. Ул урыс патшалары күмелә торган һәм аларның каберләре белән беррәттән Мәскәү кремленең Архангельск чиркәвенә күмелгән.

Регина

Кемдә хаклык йә нахаклык-

Язмыш карап тормаган,

Богаулар җелек суырган

Аяклардан, куллардан.

Скипетер-чукмар белән

Буйсындырган залимнәр

Ялган шаһитлык иткәннәр

Юха-куштан галимнәр.

2.а.б. Сөембикәне мәҗбүриләп Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Шаһгали кара йөзле, кыска аяклы, зур корсаклы, ямьсез битле бер сөйкемсез зат була. Ул берничә мәртәбә Казан тәхетенә менеп утыра. Казан халкы бу булдыксыз түбән җанны һәрчак куып җибәрә.

Казан илен туздыруга, юкка чыгарырга булышкан кешеләр ул чакта аз булмый. Әмма икейөзлелектә, түбәнлектә Шәһгали барысыннан да уздыра. Иленә, халкына хыянәт итә. Явыз Иванга Казанны алуда зур ярдәм күрсәтә. Тарихта аның исеме кара хәрефләр белән сатлык җан язып калынган.

Сөембикә шушы түбән җан тырнагы астында еллар, айлар, атналар, көннәр сула, саргая барып, зур газаплар белән дөньядан китә. Халык бүген дә Сөембикәне хәтерли. Аңа багышлап чыгарылган җырлар, бәет риваятьләрне буыннан-буынга тапшыра. Әниләр, апалар да үзләренең яраткан журналларына “Сөембикә”исемен куштылар. Аның исемен яратып кыз балаларга да бирәләр.

Руфинә.

Аулак тыкрыгыңа кередем, Тарих,

Тузаннарың сөртеп карадым.

Һәр хакимнең сине үз иркенә

Хезмәт иттергәнен аңладым.

Халык өлешенә ачлык, камчы,

Язмышына чыккан сугышлар.

Хакимнәргә коллар булып, уллар

Богау киеп җиргә тумышлар.

Авыр мирасыңны актарамын,

Төпсез-үткен чорның чоңгылы.

...Идел буйлап килгән бабамнарның

Сикәлтәле, кырыс зур юлы.

Шанлы Казан ауды, - диде явыз.

Әй әрнеде татар бәгыре.

Тик бетмәде, яши бирә халкым,

Чәчелсә дә илгә кабере.

1. а.б.1552 елның августында рус яулары Казанга килеп җитәләр. Шәһәрне шунда ук камап алалар. Казан бик нык ныгытылган була. Явыз Иван аны ничек кулга төшерү турында уйлана башлый. Казан халкы бердәм булып туган каласын сакларга күтәрелә. Шәһәр сакчыларының кораллары, бигрәк тә туплары, аз була. Шулай да алар каушап калмыйлар. Көтмәгәндә әледән-әле шәһәр капкасыннан атлы сугышчылар чыгып, дошман өстенә ыргылалар һәм русларны туздырып, күз ачып йомганчы яңадан крепостька кереп югалалар. Мондый сугышлар 1 ай чамасы дәвам итә. Сентябрь урталарында отрядлар камалышка эләгә. Арча шәһәре яндырыла. Казан өчен көрәш тагын да кискенләшә. Шәһәр өстенә көне-төне ут ява. Чит илдән махсус чакырттырылган хәрби осталар Кремльнең бөек диварларын, манараларын ничек җимерергә план коралар. Аларның киңәше белән ныгытмалар астына тирән чокырлар казыйлар һәм шунда дары мичкәләре тутыралар. Көчле шартлаудан җирләр селкенә. Кремль диварларының бер өлеше һәм манарасы җимерелеп төшә. Ләкин казанлылар бирелергә теләми. Шәһәрне саклап калырга мөмкин түгеллеген аңласалар да, соңгы сулышларына кадәр көрәшәләр.

Лилия

Хәтер көне...

Күпме гасыр узган.

Казан ауган,

Ханлык егылган.

Бүген тарих мембранасы гүли

Ярсу дулкыннарның шавынна.

Ул дулкыннар яктылыктан җитез,

Уяталар җирне таң кебек.

Тишә вакыт кантарын гаделлек,

Тарихның хөкеме мәңгелек.

2.а.б.1552 елның октябрендә руслар бөтен фронт белән штурмга күтәреләләр. Алар тагын берничә урыннан шәһәр диварларын шартлаталар һәм ташкапкадан үтеп керәләр. Урам сугышлары башланып китә. Казанлыларның бу кадәрле үз-үзләрен аямыйча сугышуы руслар өчен көтелмәгән хәл була. Урамнардан кан инешләре ага. Йөрт-каралтылар яндырыла, мәчетләр җимерелә. Бөтен җирдә канга баткан гәүдәләр аунап ята. Тарихыбызның мондый вәхшилекне беркайчан да күргәне булмый.

15 октябрь – Хәтер көне. Бу көн халык күңеленә кан белән, йөрәк сыкравы аша язылган.

 Рус кенәзләре гасырлар буена Казан-Болгар иленә тынгы бирмиләр.  Моның сәбәбе: Урта Иделнең сәүдә итү өчен иң уңай төбәген казанлылар биләп тора. Рус дәүләте бу җирләрне кулга төшерү турында хыяллана. 1552 ел. Иван Грозный: “Йә үз каныбызны түгәрбез, йә казанлыларның каннарын эчәрбез!” – дип игълан итә. Казанлылар исә : “Сугышсыз бер карыш җир дә бирмиячәкбез – йә үлем, йә җиңү!” – диләр.

 1.а.б.

30 сентябрьдә тоташ ут, кан, яшь түгү башлана, йортлар шартлый, шәһәр җимерелә, руслар урамга тула башлый. Иванның: “Бирелсәгез барыгызны да гафу итәм,” – дигән сүзләренә казанлылар: “Без Аллаһы тәгаләдән башка беркемнән дә гафу сорамыйбыз!” – дип җавап бирәләр.

Казан алына... Шәһәрдә исән калган халыкны тоташтан сую башлана. Шәһәрнең күренеше кот очарлык була. Бөтен җирдә янгын котырына, өйләр таланып бетә, урамнар мәетләр белән тула, кан гөрләвекләр булып ага.  Гаҗәеп бай шәһәрнең барлык малы таланып “җиңүчеләр” арасында бүленә.

Татар каны аккан һәркем бу хәлләрне исендә тотарга, хәтер көнендә катнашырга тиеш.

Киләчәгең булмаячак татар,

Үткәнеңне әгәр онытсаң.

Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән,

Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.

Мәңге уяу күзле галәм үзе әйтер:

Вакыт яшәр яшәгәндә Җирдә Хәтер!

2.а.б. Халкыбыхның үткәненә күз төшерсәк, анда аның данлы, чәчәк аткан чорларын да күрербез. Әмма тарих шундый катлаулы ки, шома гына килгән юл кинәт өзелә, упкыннар каршына китереп бастыра. Халкыбыз тарихында мондый көннәр дә күп булган.  Иң фаҗигалесе – 1552 елның октябре. Бу каһәрле айда тулы бер мәмләкәт – шәрыкъ дөньясында һәм Европага танылган Казан ханлыгы мәхрүм ителә. Явыз Иван зур вәхшилек кыла: ут һәм кылыч белән изге туфрагыбызны канга батыра.

Солтан

Авыр заман-чорны гаеплибез,

Җүнсез булды, дибез түрәләр

Вакыт сайлап тумыйлар, дөньяга.

Анда яшиләр дә үләләр.

Азатлыкны даулап башын сала,

Яшәү кыйммәтләрен белгәннәр.

Анда Сөембикә, Колшәрифләр

Милләт бәгыренә кергәннәр.

1.а.б. 1552 елның ямьсез, җилле, салкын октябре... Халык үзенең сөекле Сөембикәсеннән мәңгелеккә аерыла;  Колшәриф кебек шигъри җанлы, иманлы асыл улларын югалта. Меңнәрчә каһарманнар үз илен, телен, динен  яклап шәһит китә.

Уян, хәтер! Ерак бабаларыңны искә ал. Алар рухы алдында башыңны иеп, дога кыл. Бүген – Татар илендә Хәтер көне! Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар.

Илүзә

Бер мең биш йөз илле ике –

Белеп тор явыз Иван:

Бу сан безнең хәтерләргә

Бик тә тирән уелган.

Шушы елны харап булды

Татарның башкаласы.

Шушы елны күп кыелды

Татарның баш кынасы.

Илне яклап шаһит киткән

Якташларны олылап,

Татар халкы “Хәтер көне”н

Үткәрә һәр ел зурлап.

2.а.б. Бу көн халык авыз  иҗатында да аерым урын алып тора. “Фаҗигале Казан” бәетендә ул менә ничек тасвирлана:

Моннан дүрт йөз еллар әүвәл нинди заманнар бар иде

Ятка хезмәт итми идек, үз ханыбыз бар иде.

Дошман дигән бәдбәхетнең җирләре бик тар иде,

Башкаларның кенәзенә безнең татар хан иде...

Әйе, бу дөньяда татар атлы халык бар, аның хәтере бар, чөнки ул ялганнан яралмаган, ә тарихтан яралган.

Лилия

Казан-барлык татарларның

Әткәсе дә, әнкәсе.

Нурларын чәчә халкыма.

Милләтемнең  мәркәзе.

Сөембикә манарасы

Горур үрли күкләргә.

Иманлыларны чакыра,

Сәҗдә кыл, дип, үткәнгә.

Меңьеллык вакыт өеме,

Җирдә күпме хәрабә.

Көрәшләрдә бил алышып

Яши Казан, яшәрә!

1.а.б.Татарның хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, зинһар киләчәгеңне сакла!

Бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын өчен һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын!

***********


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Диагностическая работа ЕГЭ октябрь 2010

Диагностическая работа для 11 класса без логаримов, октябрь 2010...

«Где живут нотки» Праздник музыки, посвященный Всемирному Дню Музыки (1 октября).

СЦЕНАРИЙ ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ ДЛЯ УЧАЩИХСЯ НАЧАЛЬНЫХ КЛАССОВ....

Выступление на ГМО учителей ФК 19 октября 2011г.

Выступление на ГМО учителей ФК 19 октября 2011г....

Урок-презентация "Петроград-колыбель Октября"

Данный урок-презентация создан для проведения урока по курсу  "История и культура Санкт-Петрбурга",  часть 3 под общей редакцией д.п.н. Л.К. Ермолаевой. Презентация знакомит с событиями и ис...

Сценарий праздника «День Лицея. День Дружбы. 19 октября».

И они, лицеисты, помнили… Помнили всю жизнь и первый день лицея. И множество других дней, одаривших их первой юношеской дружбой.19 октября. День Лицея. День верности, дружбы, памяти…...

Справка о проведённых школьных олимпиадах по предметам естественно – математического цикла 2013 – 2014 учебного года. Олимпиады проведены с 10 октября по 23 октября 2013 года среди учащихся 5 – 11 классов.

Справкао  проведённых школьных олимпиадах  по предметаместественно – математического цикла2013 – 2014 учебного года.Олимпиады проведеныс 10 октября по 23 октября 2013 годасреди учащихся 5 – ...