"Яхшылык эшләргә ашык!" әңгәмә.
план-конспект занятия (8 класс) на тему

Ахметова Ильсояр Хадисовна

8 сыйныф  укучылары  белән  әңгәмә .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл " Яхшылык эшләргә ашык!" әңгәмә.20.32 КБ

Предварительный просмотр:

             Тема. “Яхшылык эшләргә ашык!”

                  Әңгәмә.

                                       Әңгәмәне  төзеде  8 сыйныф җитәкчесе Әхмәтова И.Х

                         

                               2016-2017 уку елы.

                                                                       

Тема. Яхшылык эшләргә ашык!

Максат. 1.Укучылар белән “яхшылык ” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту;аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

3. Яхшылык эшләп яшәргә омтылыш тәрбияләү.

Барышы.   Хәерле көн,кадерле укучылар.

  • -Сез бүген иртә белән көзгегә карадыгызмы?    (Укучылар фикере)
  • - Ә елмайдыгызмы?     (Укучылар фикере)
  • Оныткан булсагыз, хәзер дә соң түгел. Барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотыныштык, бер-беребезгә карап елмайыйк та әңгәмәне башлап җибәрәбез.
  • Халкыбызда шундый мәкаль бар. Аның белән сезне дә таныштырасым килә: “Балам кирәкмәгәнгә ашыкма, ............(яхшылык) эшләргә ашык!” Игътибар иттегезме, монда бер сүз төшеп калган. Аны алдагы риваятьтән табарбыз.
  •      Бер малай әнисе белән генә тора. Ул , улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?-ди. Әнисе : “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә.Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”,- ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”,- ди.
  • Балалар тормышта кара эзләр калдырмыйча ничек яшәргә? ( начарлык эшләмәскә, бары яхшылык кына кылырга)
  • Ә хәзер мәкалебезгә кире кайтабыз.Ул ничек яңгырый соң инде?
  • “Балам кирәкмәгәнгә ашыкма, яхшылык эшләргә ашык!”
  • Мин бүгенге әңгәмәне  “Яхшылык эшләргә ашык !” дип атар идем.
  • Ә нәрсә соң ул яхшылык? (укучылар фикере)
  • Татар әдәбиятында яхшылык өстенлек иткән нинди әсәрләр бар?

И. Юзеев “Бакчачы турында баллада”, Ләбибә Ихсанова “Наил һәм Фаил” Р Миңнуллин “Әни, мин көчек күрдем”,”Үги кыз” әкияте.

  • Менә минем кулымда алтын балык. Ул сезнең  бер генә теләгегезне үтәргә әзер. Ул теләк ил өченме, гаилә өченме яки үзең өченме? Сез аңа үзегезнең нинди теләгегезне үтәргә кушар идегез?
  • Кеше күңелендә яхшылык булса, илебездә тынычлык, иминлек  булыр.
  • Ә яхшылык кешене нишләтә? Яхышылыкның күңелендә ниләр ята? Яхшылык турында уйларыгызны , күзаллауларыгызны кәгазьгә төшерегез!

Ә иң мөһиме: аны һәркем яза ала.Алдыбызда таблицада бер үрнәк.

  • Беренче рәттә безнең нинди сүз булачак(яхшылык),          
  • Әйдәгез укыйк.Яхшылык  Эчкерсез, тыйнак.

Шатландыра, тынычландыра, яшәртә.

Яхшылык эшләргә ашык.

Мәрхәмәтлелек.

  • Бик зур рәхмәт сезгә! Нинди матур шигырьләр иҗат иттегез. Нинди матур фикерләр яңгырады. Игътибар иттегезме, гади генә бер сүз.Никадәр мәгънә сыйдырган.
  • Яхшылык, яхшылык.... Яхшылыкны сез ничек күзаллыйсыз? Яхшылык символын ясарга кушсалар, сез анда нәрсәләр кулланыр идегез? Сезнең алдыгызда ярдәмлек материаллар. Шуларны файдаланырга мөмкин, үз вариантларыгыз да кабул ителә.

(Укучылар эшли. Өстәлдә кояш рәсеме, чәчәк, йөрәк, 2 кул, төсле кәгазь.).

Укучылар өстәлдә ясыйлар, беткәч тактага магнит белән  берәм- берәм ябыштыралар.

Йөрәк- яхшылык чын йөрәктән эшләнә

Чәчәк- яхшылык яшәргә көч бирә.

Кояш- яхшылык йөрәккә җылылык, рәхәтлек бирә.

2 кул- Яхшылык кылырга ашык!

  • Әйе, яхшылык яшәргә көч бирә. Сөйләшүебезне Р. Миңнуллин шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заман да бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк.

Әйдәгез, яхшылык эшләргә ашыгыйк! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тема:“Һәркемнең гомере бер генә,             Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

“Яхшылык эшләргә ашык!”

“Яхшылык эшләргә ашык!” темасына 7а сыйныфында сыйныф сәгате Максат: укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары, иҗади фикерләү сәләте тәрбияләү. Материал: Ф....

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....

Тәрбия сәгате "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"

"Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең" дигән темага тәрбия сәгате....