"Могҗизалар кыры" уены
методическая разработка (10 класс) по теме

Вагизова Фарида Гибадулловна

Рәмзистән - могҗизалар кыры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_bal_10_kl.docx148.15 КБ
Файл mogzhizalar_kyry_ueny.docx17.53 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә районы Зирекле лицееC:\Users\Вагизова\Pictures\Maple fall_08_2015_25.jpg

Беренче конкурс: КӨЗГЕ МОДА...

                              МОДА?..

                                                  МОДА!!!

Музыка астында Булат чыга, модель буларак йөри, үзе кигән киемне күрсәтә.

Б. Көз - сәер ел фасылы:” Бер елмайса, биш турсая”,- диләр аның турында. Чыннан да бу шулай – бер карыйсың матур итеп кояш елмая, мул итеп үзенең җылысын тарата, бер карасаң болытлар арасыннан саран гына елмаеп суык җилләре белән шаярып ала, ә берникадәр вакыттан инде күз яшьләрен дә түгәргә оялмый....  Без- егетләргә көзнең бу шаяруларына түзүе җиңел...  Салкын җилләре исә, күз яшьләре түгелә башласа курткабызның замогын күтәреп, якаларын торгызып куябыз да – без суыкка әзер... , ә инде кояш тагын шаярып елмая башласа.. . замокны төшерәбез куртка итәкләрен җилбәгәй җибәрәбез – безгә эссе түгел....

Ә менә кызларга...., кызларга авырырак туры  килә... Тик менә без тәгъдим иткән коллекцияләрне карап, алар да үзләренә ошаганын сайлап кия алырлар диеп уйлыйм...

Музыка астында Динә чыга. Өстендә беренче коллекция киемнәре: Плащ, башында – палантин, кулында зонтик.

Б. Менә бу коллекция сезгә көзге суык, яңгырлы көннәрдә ярдәм итәр диеп уйлыйм.

Икенче коллекция: озын тыгыз тукымадан юбка, күн “косый”(кечкенә күн куртка-костюм), башында – шарф-урама;

Б: Бу коллекция кояшлы, ләкин салкынча җилле көннәрдә кияргә тәгъдим ителә. Ә хәзер күрсәтеләчәк коллекциябезне  шартлы рәвештә “җәй белән саубуллашу” диеп атадык. Көзнең соңгы, җылы, рәхәт көннәрендә җәй белән саубуллашкандай киенү күңеллгә рәхәтлек иңдерер диеп ышанасы килә.

Өченче коллекция: Җиңел җәйге күлмәк, аның өстеннән ак костюм, кулда, ак “клач”(бик кечкенә сумка)

C:\Users\Вагизова\Pictures\эскизы_отрисовки_фрукты_07.gif

Икенче конкурс: ИҖАДИ  ТУКТАЛЫШ

“Хатын-кызлар хоры” миниатюрасы.

Ашыгып продюссер керә. Нидәндер кәефе төшкән, нервыланган икәне күренә.

П. (кычкырып)  Чыгыгыз әле бу якка, чыгыгыз әле дим... Сезгә дәшәм... нәрсә мыштырдыйсыз соң анда һаман?...

Сәхнә артында: Хәзер, хәзер... Чыгабыз бит инде...

П. Ну... озакмы әле сез...

Бер –бер артлы тезелеп рус кызлары киеменә киенгән артистлар чыгалар.

Артистлар: (бер-берсен бүлдерә-бүлдерә) Нәрсә, нәрсә ашыктырасың инде һаман?...Үзең киенегез, ясаныгыз дидең, ә үзең кычкырасың....

Инсаф: Ну,  нәрсә дип безне бу киемнәргә киендердең инде, я ???

П.Тукта, тукта хәзер аңлатам...

Бу вакытта ир-егетләр киемендә, гармун күтәргән Рифат килеп керә:

Артистлар: Ә ник ул нормальный киемдә, ник без мондыйда....

Рифат: Нәрсә әллә мине юбка киеп гармунда уйнарга Флера Хөрмәтуллина диеп белдегезме?!...

Рәмзис: Ә без нәрсә, Канчитто Татарскаялармы?????

П. Беләсезме нәрсә.... , туктагыз әле аңлатам бит инде....

Артистлар: Ну, нәрсә аңлат инде аңлат...

П: Безне Козлов үзе, районда узачак көзге ярминкәдә катнашырга чакырды....

Артистлар: Шуннан...

П.: Шуннан шул... , без анда рус хатын-кызлары хоры буларак чыгыш ясарга тиешбез... Белдегезме...  Менә шул... Хәзер безгә берәр рус халык җырын сайларга һәм башкарырга кирәк...

Барысы да уйга кала...

Инсаф: Әгәр “Катюша”ны җырласак?

Артистлар: Нинди Катюша...  Иске җыр бит инде ул. Юк, юк аны җырламыйбыз....

Айназ: Ни...,ни, әгәр ни...

П.: Туктале Айназ, бәйләнмәле...болай да баш каткан...

Румия: Халык җыры булгач бәлки менә бу җырны җырларбыз...(Нечкә генә тавыш белән җырлап җибәрә.Барысы да колакларын томалыйлар) “Течет река Волга....”

Рәмзис: Тукта зинһар, колак пәрдәләрен ертасың бит...

Румия (үпкәләп): Әйййй....

Рәмзис: Әгәр “Любэ” группасының менә бу җырын җырласак... “Унесла меня река....”

Артистлар: Ююююк, бу бит халык җыры түгел.... Кирәкми...

Айназ: Соң әллә минәйтәм....

П: (издевка белән)Ну, нәрсә әйтәсең инде Айназ, я әйт...

Айназ: Соң ни..., руслар, алар бит безнең җырларны белмиләр, әйдәгез  татар җырын русчага  әйләндереп җырлыйбыз.

Барысыда: Ну, Айназ баш та бар инде үзәеңдә... Менә бу шәп идея бит...Һ.Б

П: Ну, нинди җыр сайлыйбыз инде алай булгач?

Инсаф: Может “Ай былбылым”ны?

П.Ничегерәк булыр инде ул?

Инсаф: (җырлый): Ай было, было... Вай было, было

                                   Что же быылоо вычера....  (Елап җибәрә)

Айназ: Ну что было инде вычера?

Инсаф:  Баш авырта  вчерадан соң.....

П.Юк, бу җыр белән булмый...

Нурия (П. Янына килеп): Кара әле Алсу безгә бит тотып ала торган , күңелгә тия торган җыр кирәк.

П. Ә андый җыр бармы соң ул?  

Нурия: Бар, бар андый җыр бар ...

П. Ниндиерәк җыр инде?

Нурия:  “Картая мени соң йөрәк”!

П: Тыңлыйк алай булгач, әйдә...

Нурия(әзерләнә, музыка башлана) Кара әле Алсу, сырлана дигән сүз ничек була икән?

П.(уйланып): “Сыреет” була торгандыр инде.

Нурия: Ә, ярар... (җырлый башлый)    Не стареет наше сердце

                                                                  Хоть и лоб сырел давно…

Артистлар: Юк бу да хорга бара торган җыр түгел....

П: (аптырап йөренә, уйлана) Ну, нишләргә соң инде ә, нинди җыр сайларга? Кара әле әгәр кошлар турында җырласак?

Румия: Әйе шул... Иркәнең карлыгач турында җыры бар бит...

П.Ничек була инде ул “карлыгач”?

Румия: Снежный гач була торгандыр инде, карлыгач -  Снежный гач...

П.Ә соң алай булса “Сыерчык” ничек була?

Румия: (уйланып) Сыер чык - Корова выходи була торгандыр... Корова мә-мә, выходи му-му-му чык, корова выходи...

П.(ачуы чыга башлап) Ә торна ничек булыр инде синеңчә?

Румия: Соооң, торна – “вствай на”, “вставай на” була...

П: Әй, Румия, Румия... Йөремә  әле монда юк-бар фикерләрең белән....

Рәмзис: Кара әле, әгәр “Җомга”ны жырласак? Менә дигән халык җыры...

П.Я, ничек була инде ул?

Рәмзис:  (ага чыга, баш ия) Халыкская-народная - “Пятница”

                  Тополиный почка, тополиный почка

                  Тополиный почка у тала...

                  Кешедә дә шул кадәр почка булса

                  Рәхәт булыр иде татспиртпромга....

 П: Юк, булмый, булмый бу җыр...бармый ул хорга...

Инсаф: (продюсерны үртәп)Ну  тогда “Сарманай” ны җырлыйк: Сарманай, Сарманай – Мальчик желтухай, мальчик желтухай....

П.Уф, арыдым, туйдым.... Нишләргә соң,ә?

Инсаф: Баш катырып та торасы да юк... Әйдәгез үзебезчә, татарча җырлыйк та вәссәләм...

П: Әйе, шул, ник азапланабыз соң...Җырлыйк үзебезчә...

Алга чыгып тезеләләр...

Рәмзсис алгарак чыгып: Опладушки..., опладушки  безгә,  опладушки....

Җыр: Э.Хәйруллинаның”Бәхет дагасы” җыры көенә

          Татарны телсез итәбез бугай

          Атларны куабыз шикелле.

          Бакчада сандугач үз телен онытса

          Әйләнеп кайтуы икеле

Кырык телне кырык якка ташлап

Үз телеңне башта кадерлә

Үз телеңне белсәң, татар телен сөйсәң

Башка телләр сиңа килерләр

Башта башла туган телеңнән.

     



Предварительный просмотр:

Зирекле муниципаль лицее

 К Ө З Г Е    Б А Л да ясаган чыгыш

Поле чудес”уенының башлангыч музыкасы астында А.Б. чыга

А.Б. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар...  Бүген җомга көн... Һәм сезнең экраннарыгызда, сез яратып карый торган “ Могҗизалар кыры” уены. Бүген аны сезнең өчен мин – Рәмзииис Мустааааафин алып барачакмын... Аллага шөкер, ниһаять мин дә теләгемә ирештем....  Якубович больничныйга китте...  Һәм  мин..., мин бүген уенны алып барачакмын.

50 елдан бирле гел бертөрле бара торган уенны мин – Рәмзи-и-ис Мустафин бүген үзгәртәчәкмен... һәм сез минем уенны, минем “Могҗизалар кыры”мны уйнарсыз....

Уенның кагыйдәләрен бүген мин сезгә тәгъдим итәчәкмен...

 Ә кагыйдәләр мондый: - Уен кыры барабанының моторы янып чыгу сәбәпле, уен кыры менә мондый булыр (экранны күрсәтә).

  • Шакмаклар эченә берәр хәреф яшерелгән, аларны ачыклар өчен менә бу “Кара тартма”эчендә ни барын белергә кирәк,  шул әйбернең беренче хәрефе бу сүзнең бер хәрефе булачак; Тартма эчендәге әйбер җавап табучының үзенә булачак.
  • Экранда өч сүз, димәк өч тур..

Я, ничек, уйныйбызмы минем уенымны?!  Бүгенге уенның темасы - көз ае булу уңаеннан  яшелчә, җиләк - җимешләр турында булыр...

БЕРЕНЧЕ УЕН.

1. Кызыл кызы җир эчендә, Чәчләре җир өстендә. (кишер)

2. Длинный и зеленый, вкусен он соленый, Вкусен и сырой, Кто же он такой? (огурец)

3. Түгәрәк кенә кызыл йорт, эче тулы корт. (томат) Тик аның икенче төрле исеме кирәк.

4. Заставит плакать всех вокруг,  Хоть он и не драчун, а просто  (Лук)

5. Яз да, җәй дә, көз дә, кыш та яфрак ул, гел бер төстә (ылыс)

А.Б.. Молодцы... Менә шуның белән безнең беренче тур тәмам. Ә хәзер сезнең игътибарга – РЕКЛАМА. Рекламасыз ярамый, рекламасыз тапшыруны экранга чыгарып булмый. Рәхим итегез - реклама.

Рекламада “Уральские пельмени” тамашасыннан “Слуховой аппарат” миниатюрасы тәгъдим ителә.

А.Б. Бу әбиләр рекламалаган аппарат безнең мәктәпнең кайбер уенчылары өчен дә файдалы булыр иде, әйеме?!   Ә хәзер икенче уен...

ИКЕНЧЕ  УЕН.  

1.  Төбе алмалы, башы чалмалы.    (Бәрәңге)

2. Яшел картның сакалы җилдә җилферди (укроп)

3. Он почти как апельсин, 
С толстой кожей, сочный, 
Недостаток лишь один - 
Кислый очень, очень. (лимон)

4. Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.(суган)
5. Менә бу әйбер бакчада эшләп кергәч рәхәтләнеп су буена төшеп ял иткәндә бик кирәк (ыргак)

6. Җәй дә егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет. (нарат)

А.Б. Шулай итеп икенче уен да тәмам... Ничек, туйдыгызмы?! Рекламаны әйтәм... Яратмыйм да соң шуны..., но кирәк... Сезнең игътибарга кабат – РЕКЛАМА...

Рекламада кызлар башкаруында “спорт биюе”. Кроссовкалар рекламасы.

А.Б. “НАЙК ”кроссовкаларын кисәгез безнең кызлар кебек гел сикергәләп, биеп кенә торырсыз.

 ӨЧЕНЧЕ  УЕН.

Ә хәзер өченче уен.... Беренче табышмак менә мондый...

 1.Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, кызыл-кызыл кан кебек, әчедер дә татлыдыр, тешлим дисәң ташлыдыр. (балан)

 2. Бакчада эшләп арып кергәч иң тәмле булган сыеклык. (әйрән)

3.  Эш эшләп арыгач менә моны ашап куйсаң, бер чиләк бәрәңге ашаган кадәр көч керер үзеңә  (йомырка)

4. Щеки розовые, нос белый,

   В темноте сижу день целый.

А рубашка зелена -  

Вся на солнышке она. (редис)

 Кызганычка каршы редиска иртә язда өлгерә. Шуның өчен без аның портретын сезгә бүләк итәргә булдык.

5.  Чүп үләне, себерке син,

 Яман исле, - димәгез.

Салкын тисә кайнатып эчегез

Файдам бик зур белегез. (әрем)

6. Кызыл төймәсен аскан, Каршыма килеп баскан. (миләш)

 

А.Б. Менә уеныбыз азагына якынлашты. Экранда бездән сезгә теләк

Барысы бергә : “Бәйрәм котлы булсын!”

Без сезнең белән саубуллашабыз. Яңадан очрашканга кадәр сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

"Могҗизалар кыры" ( 5 класс)

5 нче  сыйныф  укучылары  өчен тарихи уен....

Могъҗизалар кыры

Инфоматикадан башлангыч класс укучылары өчен кичә....

"Дөнья могҗизалары" презентациясе

Дөнья могҗизалары буенча презентация...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Могҗизалар кыры

Тема: Милли йола һәм бәйрәмнәр (“Могҗизалар кыры” уены)Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне                  онытмаска, ихтирам итәргә...

Яңа ел кичәсе “Кыш бабай могҗизалары”

Яңа ел кичәсе “Кыш бабай могҗизалары”...