Ягез, әле, әбиләр һәм оныклар
план-конспект занятия (8 класс) на тему

8 класс

Әбиләр белән үткәрелгән чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le_bilr_hm_onyklar.docx26.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»

“Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!”

(тәрбия чарасы)

                                             Үткәрде:Файзрахманова Г.Ф

2015-2016 нчы уку

Ягез әле, әбиләр һәм оныклар! 

Максат: 1. Укучыларда олыларга хөрмәт тәрбияләү; 
2. Укучыларның гаиләдәге олылар турында белемнәрен тирәнәйтү; 
4. Бер-берләренә, гаилә әгъзаларына карата ярдәмчелек, дуслык 
хисләре тәрбияләү. 

Җиһазланыш: залны бизәү өчен плакатлар, стенгазеталар, 
балаларның дәү әниләренә багышланган рәсемнәре, фломастерлар, 
альбом битләре. 

Әзерлек эшләре: 
1. Программа төзү. 

2. Стенгазеталар чыгару, плакатлар ясау. 
3. Залны бизәү. 
4. Командаларга бүленү, исемнәрен билгеләү. 
5. Бүләкләр әзерләү. 

Ягез әле, әбиләр һәм оныклар! 
Зал бәйрәмчә бизәлгән, салмак кына көй агыла. 

1 б. Кем дөньяга кеше бүләк итә? 
Ә кешегә якты дөньяны 
Тойгылары кояш кебек кайнар 
Эретерлек гранит кояны. 
Кем күңеле тулган айдай серле, 
Язлар сыман назлы, ягымлы. 
Шатлыкларын башкаларга бүлә 
Кайгыларга түзем, сабырлы. 
Кем елмая җәйге таң аткандай 
Балкып китә шундук тирә-як. 
Нәфислеге гөлләр сокланырлык 
Көләчлектә аңа тиңнәр юк. 
Кем куллары өйне, җирне ямьли, 
Изгелеге үлчәү тапкысыз. 
Ул әлбәттә яшәү чыганагы, 
Тормыш яме - әнкәй, әбекәй, хатын-кыз! 

1 а.б. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, дәү әниләребез! 
Әбиләр көне бүген булса да 
Күңелегез сезнең гел яшь. 
Торсагыз иде безнең арада 
Булып назлаучы кояш. 

Җыр. “Әнкәм сүзе” _____________________________________ 

2 б. Кояш көлеп уянды ды 
Нурларын сипте мулдан. 
Әбиләр килде мәктәпкә 
Атлап кояшлы юлдан. 
Һәр җирдә бер хикмәт көтә 
Бүген гади көн түгел. 
Бүген - Әбиләр бәйрәме 
Шуңа шатлана күңел. 
Нинди назлы, нинди эшчән 
Синең куллар әбием! 
Бөтен дөнья бәйрәм итә 
Сезне зурлап әбием! 

2 а.б. Әбием! Нинди ягымлы, нинди җылы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да, ул – безнең өчен изгелек чыганагы. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары да бу ышанычны сүндерә алмаган. Ак яулыклы татар әбисе! 

Җыр.”Әнкәмнең ак шәле”. __________________________________________ 

3 б. Кадерле әбиләребез, 
Чал чәчле дәү әниләребез! 
Бәйрәм белән котлый бүген 
Сезне ул һәм кызларыгыз. 
Яшәгез сез мәңге яшь булып, 
Туган йортыгызда ямь булып. 
Сез булсагыз таза-сәламәт 
Оныкларга булыр бик рәхәт. 

Оныкларга терәк булып, 
Яшәгез сез шатлыкта. 
Сәламәтлек, ак бәхетләр 
Юлдаш булсын картлыкта. 
Картаймыйча шулай кояш кебек 
Балкып торыгыз сез иртә-кич 
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр 
Онытмабез сезне без һич тә. 

4 б. Әбиләргә бурычлы без, 
Рәхмәтле без мең тапкыр. 
Әгәр берәр эшең булса, 
Әбием, безне чакыр. 
Әби кеше гел яхшылык тели, 
Гаебебез булса кичерә. 
Гомер буе калыйк тугрылыкта 
Әби дигән изге кешегә. 

5 б. Кичләрен иркәләп мине, 
Җырлый-җырлый йоклаткан. 
Аның ягымлы көлүе 
Кайгыларны тараткан. 
Әбиемнең җылы кулы 
Чәчләремен сыйпады. 
Бүгенге матур бәйрәмдә 
Тәбриклибез без аны. 
Әбиләр – мәңгелек шатлык, 
Язгы шатлык, язгы нур. 
Әбиләргә багышлана 
Дөньяда иң назлы җыр. 

Бүген сөенә-сөенә 
Шушы җырны җырлыйбыз. 
Сезне, кадерле әбиләр, 
Бәйрәм белән котлыйбыз. 

Җыр. “Әбием васыятьләре”. __________________________________________ 

1 а.б. Бүген без “Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!” конкурсын уздырабыз. Әйдәгез бәйрәмдә катнашучы әбиләребез һәм аларның оныкларын сәхнәгә чакырыйк һәм алар белән танышып китик. 

2 а.б. Катнашучылар белән таныштык, хәзер хөрмәтле жюри белән танышыйк! 
____________________________________________________________________ 
____________________________________________________________________ 

1. а.б. Беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул “Татлы сүзләр” дип атала. 
Хөрмәтле әбиләр, берничә минуттан сез оныгыгызга иркәләп әйтелгән сүзләрне әйтергә тиеш. Ә сез оныклар киресенчә, әбиләрегезгә иркәләп әйткән сүзләрне исегезгә төшерегез. 

Каинашучылар әзерләнгән арада сезнең өчен җыр. “Әнкәй”. ________________ 

2 а.б. Кадерле әбиләр һәм оныклар! Әйдәгез үзебезнең булганлыгыбызны, тапкырлыгыбызны мәкаль, табышмаклар өлкәсендә күрсәтик. Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итәсез. 
Әбиләр өчен: 
1.Акылны кешедән сора..... (үзеңнекен тот) 
2. Бакча ясалмый .... (алма булмый) 
3. Гыйлемсез бер яши .... (гыйлемле мең яши) 
4.Сөйдергән дә тел ... (биздергән дә тел) 

5. Туры сүз .... ( таш ярыр) 
Оныклар өчен: 
1. Аз сөйлә .... (күп эшлә) 
2. Олыласаң олыны ..... (олыларлар үзеңне) 
3. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ... (тыңламаган - әрәм булган) 
4. Халык әйтсә .... (хак әйтә) 
5.Әйткән сүз ... (аткан ук) 

Ә хәзер, уеныбызны дәвам итеп, сезнең игътибарга табышмаклар. 
Әбиләргә: 
1. Өй башында ярты ипи. (Ай) 
2. Көч түкми, бил бөкмичә, 
Кулга керми бу нәрсә. 
Кулга керсә тиз ычкына, 
Сизелми дә бу нәрсә. (Акча) 
3.Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (ватык) 
4. Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? (барысы да) 
5. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (төшне) 
Оныкларга: 
1. Бар бер үлән чокырда, 
Аны таный сукыр да. (кычыткан) 
2. Чыршыда бар, наратта юк, 
Сылуда бар, Маратта юк. (ы хәрефе) 
3. Су кайда коры була? (география картасында) 
4. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык ишектән) 
5. Бер кешенең 6 улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7) 

Кадерле әбиләребез! Оныкларыгыз сезнең өчен бик күп шигырьләр ятлаганнар Хәзер шуларны тыңлап китик. 

6 б. Минем әбием бик уңган 
Бар эшкә дә өлгерә. 
Юа, җыя, тегә, бәйли, 
Тәмле ашлар пешерә. 
Тор бәбкәм, уян дип, 
Дәү әнием уята. 
Көләч йөзле әбиемне 
Һәммәбез дә ярата. 
Өйгә кайтсам, өй балкыган, 
Өйгә нур иңгән. 
Ерак җирне якын итеп 
Әбием килгән. 
Ышаныгыз, без мәктәптә 
Бик тырышып укырбыз. 
Кайгы-хәсрәтләр китерми 
Таянычыгыз булырбыз. 

1 а.б. Өченче конкурсыбыз - “Зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы”. Әбиләр оныкларына дәрес әзерләргә булыша. Хәзер без сезнең белемнәрегезне ачыклыйбыз. 
Әбиләргә: 
1. Мәктәптә эшли, балалар укыта? (укытучы) 
2. Сталинның исеме? (Иосиф) 
3. Сабан туе үткәрелә торган урын? (мәйдан) 
4. Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (Мамык һәм нефть) 
5. “Шүрәле” әкиятенең авторы? (Г.Тукай) 
6. Мәктәптәге спорт дәресе? (физкультура) 
7. Сөйләшү органы? (тел) 
8. Казан хоккей командасының исеме? (Ак барс) 

Оныкларга: 
1. Шәймиевның исеме? (Минтимер) 
2. Дөньяда иң зур материк? (Евразия) 
3. Америка акчасы? (доллар) 
4. “Моабит дәфтәре”н кем язган? (М.Җәлил) 
5. Әнинең әнисе? (Дәү әни) 
6. Татар алфавитында ничә хәреф? (39) 
7. Татарстан гимнының авторы? (Р.Яхин) 
8. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (күләгәсен) 

Безнең әбиләр белемнәре белән оныкларын гына түгел, безне дә шаккаттыра! Жюри конкурска нәтиҗә ясаган арада, әбиләре хөрмәтенә оныклары җырлый! 
Җыр. “Әнкәмнең догалары”________________________________________ 

2 а.б. Соңгы конкурсыбызны игълан итәбез. “Үзеңнекен тап!” дип атала. Әбиләргә күзләрен бәйләп, оныкларын танырга, ә оныкларга әбиләрен танырга кирәк. 

Рәхмәт сезгә! Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада әбиләргә багышланган тагын бер шигырь тыңлап китик. 

7 б. Минем Әби бик тә кызык 
Кеше ул – 
Ләбибләргә, Хәбибләргә, 
Сәгыйтьләргә 
Күрше ул. 
Ул - әтинең Әнисе, 
Апамның Дәү Әнисе. 
Ул минем дә Дәү Әби. 
“Сезнең җылы сүзегез 

Минем өчен дәва”, - ди. 
Бабам: “Карчык”, - ди аңа, 
Ә әнигә - Биана. 
Тик әнием: “Әни”, - ди. 
Малайлар: “Бал Әби”, - ди 
Сәрби әби: “Яшьтәш, - ди, - 
И Сәхипҗамалкаччаем, 
Син һаман да япь-яшь!” – ди. 
Әбиләргә - Ахирәт ул, 
Бар авылга – Авылдаш: 
Бөтен авыл хәлен белде 
Бервакытны авыргач. 
Хәзер Хезмәт Ветераны, 
Лаеклы Пенсионер, 
Ә кечкенә чакта менә 
Булган ул да Пионер. 
Минем Әби 
Сиңа кем була инде? 
Соң үзең уйла инде! 

1 а.б. Хөрмәтле әбиләр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстергәнегез, ә хәзер инде оныкларыгызны тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә! Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә, әбиләр! Оныкларыгызның игелеген күрегез! 
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. 

2 а.б. Хөрмәтле әбиләребез! Дәү әниләребез! Сез – тыйнак та, сөйкемле дә, сез – эшчән дә, түземле дә, сез – иманлы да, дәрманлы да. Сез өйләребезнең яме, 

ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә, сез дөрләтеп торгансыз. 

1 а.б. Әй сез, татар әбиләре, 
Нур сибә йөзләрегез. 
Шуңа күрә дә яз сыман 
Сезнең чал йөзләрегез. 
Чәчләргә ак карлар яусалар да, 

Язлар яши сезнең күңелдә. 
Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап, 
Сокланырлык тормыш төзергә. 

Җыр. “Хатын-кызның яшен сорамыйлар”. ______________________________ 

2 а.б. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт! Әбиләрне чәй эчәргә чакырабыз! Рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

КВН. "Ягез әле, малайлар! "

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ!

СӨЕКЛЕ ШАГЫЙРЕБЕЗ ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ....

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"

Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...