Ягез , әле әниләр.
план-конспект занятия (8 класс) на тему

8 класс

Әниләр белән үткәрелгән кичә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagez_le_nilr.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Балтач муниципаль районы

МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»

“Ягез, әле, әниләр!”

(КВН)

                                                      Үткәрде:Файзрахманова Г.Ф.

2014-2015 нче уку елы

Ягез, әле, әниләр!

        

Укытучы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – 8 март халыкара – хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә.

Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

Укучылар башкаруында җыр башкарыла “Яз килә”

Кадерле әниләр! Сездән бүген тырышлык та, җитезлек тә, уңганлык та, осталык та таләп ителә. Безнең бүгенге бәйрәмебез гади генә түгел, без сезнең белән ике командага бүленеп ярышабыз. Сез инде менә үзегез үк ике командага бүленеп утыргансыз. Безгә хөрмәтле жюри әгъзаларын гына сайлыйсы калды. Кемнәрне тәкъдим итәсез (жюри сайлана).

1 тур: Сез командагызга командир сайларга, исем, девиз уйларга тиеш.

Сез әзерләнгәнче Садиков Данил сезгә үзенең шигырен бүләк итә.

Командаларның бер – берсен сәламләве.

2 тур: ,, Бишек җырлары”.

Туган телгә, иксез-чиксез дөнья читлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Безнең әниләребез бишек җырларын онытмадылар микән, кызларыбыз белә микән?! Кадерле әниләребез, кадерле кызларыбыз. Бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтегез әле.

Иң беренче сез шушы курчакларны тиз, матур итеп төрергә, аннары бишек җырларын җырлап йоклатырга тиеш (командадан 1 кеше).

Сез әзерләнгән арада Хабибуллин Наил безгә гармунда үзенең бик матур көйләрен бүләк итә.

3 тур: ,, Ромашка» уены.

Әйдәгез, балачактагы хыялларыбызга кайтып килик әле. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган, яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган.

( Командирлар чәчәк таҗларын алалар. Анда төрле биремнәр язылган.)

-  Сез – Әлфия Авзалова. Зал Сезне көтә, Әлфия апа! Сәхнәгә рәхим итегез.

- Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезне котлап, яңа курчак бүләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

-  Иртә белән баланы бакчага алып бару күренешен күрсәтегез.

- Кечкенә чакта өйрәнгән беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.

-  Бакчадан кайтканда, әниегез белән кибеткә кердегез. Күзегез матур уенчыкларга төште. Шуны әниегездән алдыруыгызны күрсәтегез.

- Сезгә 4 яшь. Төне буе тешегез сызлап чыкты. Иртә белән әниегез теш врачына алып барды, сез нишләдегез?

4 тур: Причёска ясау

Кызларның чәчен үрү (командадан бер кеше). Иң оригинал прическа кемнеке булыр икән?

Сез әзерләнгән арада Ситдикова Камилә җыр җырлый “Әнием”.

5 тур: Табышмаклар әйтешү.

            Бик сәләтле икәнсез,

            Талантлы – шаккатырлык,

            Минем сыныйсы килә:

            Ничек сезнең тапкырлык?

1) Һәй,егет, бу ничек була?Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.(Ата- анасына, баласына, үзенә)

2) Ишек төбендә алтын таяк.(кияү)

3) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен.(бабай, ата, ул)

4) Бер көзгегә дөнья сыйган.(Телевизор)

5) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)

6) 4 татар, дүртесен дә бер чиләк төбенә атар.(Сыер саву)

7) Асты диңгез, өсте нур(Бәби)

8) Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк?(Саулык)

9) Һәркемдә бар (Исем)

10) Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда табылмый,

Үзеңнеке булмаса,

Кешедән сатып алып булмый.(Бәхет)

11) Фатыйма белән Хәдичә

Бер- берсенә караша,

Килә алмыйлар янәшә (Идән, түшәм)

12) Көндез  - хөрмәттә,

Кич –хезмәттә.(Юрган)

13) Мең туган бер каеш буган.(Себерке)

14) Дүрт  татар хатыны бер яулык ябынган(Өстәл)

15) Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз)

6 тур: Иң истә калган вакыйга.

Әниләре балаларының кечкенә вакытларын искә төшереп китсеннәр әле. Алар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп безгә дә сөйләтик әле үзләрен.

Укучылар башкаруында татар биюе.

        7 тур: Иң өлгер пар.

Командадан ике кеше чыгып бәрәңге әрчетү.

.

            8 тур: “ Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез” – дигән уен үткәреп алыйк әле.

 - Агачны яфрак бизәсә, кешене ......... ( хезмәт бизи ).

 - Һөнәрле үлмәс, .............( һөнәрсез көн күрмәс ).

 - Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ..........( тыңламаган, әрәм булган)

 - Олыласаң олыны, ...........( олыларлар үзеңне )

 - Яхшыдан үрнәк ал, ............( яманнан гыйбрәт ал )

 - Өйнең яме.............( бала белән)

 - Казанга ни салсаң,...........(чүмечкә шул чыга)

 - Оясында ни күрсә,...........(очканында шул булыр).

Басырова Язгөл башкаруында җыр.

Минем хәзерге соравым, балалар, сезгә:

Иң кыйммәтле оя нәрсә ул балалар? Сез ничек уйлыйсыз? (гаилә).

Укытучы. Әйе, иң кыйммәтле оя – гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Әйдәгез, балалар, киләчәктә дә шушы ояда тату, дус булыйк. Әти-әниләрегезнең ярдәмчеләре, төп терәкләре булырсыз, аларга беркайчан авыр сүз әйтмәссез, гел кадер – хөрмәттә яшәтерсез дигән теләк белән кичәбезне тәмамлыйк. Учагыбыз сүнмәсен, сүрелмәсен.

Егылганда тартып торгызырга,

Арыганда иңнән этәргә,

Әти-әни кирәк балаларга,

Сабыйлыкны шатлык итәргә.

Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп дирекциясенә бирелә.

Жюрига сүз бирелә.

Командаларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

Кызларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырам.

Бәйрәмебез ахырга якынлашты. Бәйрәмгә килүегез, катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Тагы бер кат бәйрәм белән.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН. "Ягез әле, малайлар! "

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"

Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

  А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.    Дуслар, бүген нинд...

Ягез әле, кызлар.

8 март бәйрәменә татарча сценарий....